поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.10.2012 Җәмгыять

Цифралы ТВ – халыктан акча җыю ысулы

Ел азагына Татарстанның барлык шәһәрләрендә, шулай ук алар тирәсендәге кайбер районнарда 8 телеканалны цифралы сыйфатта бушлай карап булачак. Шул рәвешчә, Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр республика халкының 70 проценты DVB-T2 форматтагы телевидениедән файдалана алыр дип көтелә. Тик цифралы сигналларны кабул итәр өчен гадәти телевизорларга приставка-ресиверлар тоташтырырга кирәк. Аз керемле кешеләргә аларны сатып алуда дәүләт ярдәм итәрме, әлегә билгесез.

Искәртеп узабыз, хәзерге вакытта Россиядә цифралы эфир тапшыруын үстерү программасы тормышка ашырыла, аның кысаларында 2017 елда бүгенге көндә гамәлдә булган телевидениенең эшчәнлеген туктату күздә тотыла. Бүген кибетләрдә декодер урнаштырылган телевизорлар сатуга чыкты (аларның бәясе 15 мең сумнан башлана), шулай ук DVB-T2 цифрлы сигналларны кабул итүче кытай һәм корея приставкаларын да алырга була (алар 2-4 мең сум тора).

 

– Зур булмаган торак пунктларда кабельле телевидение операторлары хезмәт күрсәтми, анда берничә каналны гына карарга мөмкинлек бар, шуңа күрә цифралы телевидение алар өчен бик уңайлы булачак, – дип белдерде Казан IТ-паркында узган киңәшмәдә республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

 

Дөрес, әлегә бушлай цифралы пакетка нибары 8 федераль канал гына керә. Яңа елдан соң аңа Премьер-министр Дмитрий Медведев башлангычы белән оештырылучы Иҗтимагый телевидение каналы да өстәлергә тиеш. Ә өченче кварталда пакетка төбәк каналы да кертеләчәк. Ул каналны тапшыру хокукына конкурс үткәрү нигезендә билгеләячәкләр.

 

2014 елда исә 10 бушлай телеканалдан гыйбарәт икенче мультиплекс эшли башлаячак. Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре федераль дәүләт унитар предприятиесенең челтәрне үстерү, идарә итү һәм эксплуатацияләү буенча генераль директоры урынбасары Виктор Пинчук вәгъдә иткәнчә, икенче мультиплекс Казанда инде 2013 елда ук пәйда булачак.

 

Украина безгә үрнәк түгел

 

Цифралы телевидениегә күчә башлауга да карамастан, дәүләт аз керемле гражданнарга махсус приставкалар сатып алуда ярдәм итәчәкме-юкмы икәнлеген әле һаман да хәл итә алмый. Берникадәр вакыт узгач, аларның бәясе 1000-1500 сумга кадәр төшүен фаразлаганда да, ул пенсионерлар һәм күп балалы гаиләләрнең кесәләренә барыбер сугачак.

 

– Безнең Украина тәҗрибәсен кабатлыйсыбыз килми, – ди Пинчук (бүгенге көндә анда тамашачылар инде 18 цифрлы канал карый ала. – ред.). – Узган ел анда аз керемле кешеләргә 1 миллион 200 мең приставка сатып алып таратканнар. Шул ук вакытта бүгенге көндә гамәлдә булган телевидениенең эшчәнлеген туктату вакыты әле төгәл билгеләнмәде. Кешеләр исә, бу приставкаларның нигә кирәклеген аңлап җиткермичә, аларны икенчел базарда очсыз бәягә сатарга кереште. Берничә елдан, Украинада бүгенге көндә гамәлдә булган телевидениенең эшчәнлеге туктатылгач, мөгаен, анда социаль шартлау булыр. Кешеләр телевидениедән мәхрүм калачак, ә бушлай бирелгән ресиверларны саткан акчаларын алар инде күптән туздырып бетерде. Хәзерге вакытта Россия Хөкүмәтендә аз керемле кешеләргә ни рәвешле ярдәм итү хакында фикер алышалар, әмма әлегә хәлиткеч карарга килә алмадылар.

 

Цифралы «дәүләт» телевидениесен  үстерүдәге тагын бер тоткарлык – кабельле һәм спутник операторлары белән көндәшлек. Хәзерге вакытта күп кенә авыл өйләрендә параболик антенналарны күрергә мөмкин. Мисал өчен, спутник телевидениесе операторларының берсе инде бүген үк авыл халкына чагыштырмача арзан бәядән югары сыйфатта күрсәтүче (HD) 20 канал тәкъдим итә, шул ук вакытта әлеге каналларның кайберләре өченче мультиплекста 2015 елда гына пәйда булачак...

 

Әмма Виктор Пинчук күңелен төшерми, техник алгарышка да карамастан, бүгенге көндә россиялеләрнең 58 проценты телевизорны “иске” форматта каравын дәвам итә, дип раслый. Шуңа күрә цифралы «дәүләт» форматына да шуның кадәр абонент күчәр дип көтелә.

 

Җирле яңалыклар бетә?

 

Ә менә төбәк, шәһәр һәм район телекомпанияләренә DVB-T2 гә күчү җитди проблемалар тудырыр шикелле.

 

– Россиядә 3 мең телекомпания исәпләнә, – ди Пинчук. – Әмма аларның күбесендә эфирны көн дәвамында тутырырлык үзләре эшләгән материал юк. Шуңа күрә, гадәттә, федераль каналлар, әйтик, Рен-ТВ, үз тапшыруларын теге яки бу төбәктә күрсәтә башлау өчен, моңа лицензиясе һәм ешлыгы булган җирле каналларга мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, җирле телекомпанияләр федераль челтәргә үзләренең аз санлы тапшыруларын һәм рекламаларын урнаштыра башлый. DVB-T2 барлыкка килгәч, эре федераль телекомпанияләрнең инде үз ешлыгы булачак һәм аларның тапшыруларын Россиянең барлык төбәкләрендә карый алачаклар. Җирле телевидение исә эфирны көн дәвамында сыйфатлы материал белән тутыра алган очракта гына исән калачак. Моның өчен төбәк каналларына берләшүдән башка чара калмый. Яңа форматка алар 2015 елда – өченче мультиплекс барлыкка килгәч кушылачак.

 

2017 елны көтәбез

 

Тамашачыларга килгәндә, бүгенге көндә яңа форматтагы телевидение тапшыруларын 1 миллион 150 мең кеше карый ала. Яңа елга DVB-T2 цифрлы сигналларны республиканың барлык шәһәрләрендә, шулай ук алардан 60-80 чакрым радиуста урнашкан торак пунктларда кабул итеп булачак. Ләкин баштарак сигнал һәрвакыт тотрыклы булмаячак, бигрәк тә түбәнлектә яисә таулы урыннарда яшәүчеләргә шундый кыенлыклар белән очрашырга туры киләчәк. Әмма 2015 елда бөтен кирәкле инфраструктураны төзү эшләре тәмамлангач, сигнал тапшыруга бәйле проблемалар килеп тумас дип көтелә. Шуннан соң башланачак мәгълүмати кампания барышында кешеләрне республикада бүген гамәлдә булган  телевидениенең тиздән үз эшчәнлеген туктатачагы хакында кисәтәчәкләр. Кайбер белгечләр моны 2016 елда ук эшләргә тәкъдим итсә дә, министр Роман Шәйхетдинов киеренкелек тудырмас өчен 2017 елны көтәргә киңәш итә.

 

Гомумән алганда, республикада цифралы телевидениегә күчү программасына 80 миллион сум акча сарыф ителәчәк.


Олег ПЛАТОНОВ
Интертат.ру
№ | 17.10.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»