• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 28 Июль
  • Айрат Акимов - җырчы
  • Нургали Булатов - журналист
  • Якуб Агишев (1899-1972) - галим
  • Рәшит Ибраһимов - язучы
  • Наил Мәганов - җәмәгать эшлеклесе
  • Рамил Нотфуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Розалина Шаһиева - шагыйрә
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
  • 62 яшьлек Ир Яна гына пенсиягэ чыктым казаннан ерак тугел район узэгендэ яшим бакча яратам бераз гына умарталарым бар жыр монга гашыйк узем шикелле ялгызлыктан туйган 55 62 яшьлек хатын кыздан шалтырату кэтэм тел 89270417535
  • Исэнмесез. Метро Аметьева,горьки яки Карбышева,даурский,мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира озак вакытка снимать итэргэ эзли без. 89372982380
  • Исәнмесез. Яңа бал сатам. Умартам урман янында тора. Экологик чиста бал. 3л -1300, кәрәзле бал - 600скм/кг. Казанга китереп тә бирәм. 89600344439 нлмерына шалтыратыгыз.
  • Добрый день! Продаю мёд из своей пасеки. Пасека находится около липового леса, в отдаленном от основных автомобильных дорог. Мёд характеризуются экологической чистотой и повышенными лечебными свойствами. Мёд цветочно-липовой. Цена 3л - 1300. Имеется доставка по городу Казани. В продаже имеется мёд в сотах весом от 1кг 500гр - до 2 кг. (вес тары не входит). Цена - 600 р/кг. Оптовом покупателям (от 10 банок), скидки. Желающие пишите по номеру 89600344439
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
 
 

 
Архив
 

               

17.10.2012 Мәдәният

Актерлар йортында Рәшидә Җиһаншинаны искә алу кичәсе була

17 октябрь көнне 18 сәгатьтә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Рәшидә Җиһаншинаның тууына 95 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе була.

Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) – Казан шәһәрендә туа. 1936нчы елда Татар сәнгать техникумын тәмамлый һәм шул елдан бөтен гомерен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән бәйли.

 

1964 елда Татар академия театры өчен иң катлаулы чорларның берсе вакытында Р.Җиһаншина театр директоры итеп билгеләнә. Унбер ел директор булып эшләү дәверендә ул театрны яңа югарылыкка күтәрә.

 

1991 елның гыйнварында театрның өлкән артистларыннан – сәхнә ветераннарыннан торган “Инсаният” труппасын оештыра.

 

Бөтенроссия театрлар җәмгыяте Татарстан бүлеге оешуның беренче елларыннан ук Р.Җиһаншина җитәкче вазифаларда сайлана. Башта правление әгъзасы, рәис урынбасары, соңрак егерме елга якын (1971-1988) җәмгыятьнең рәисе була. Бу еллар Актерлар йорты һәм Театр эшлеклеләре берлеге өчен иң гөрләп эшләгән, вакыйгыларга бай чор була. 

 

Искә алу кичәсенең программасында: Рәшидә Җиһаншина катнашындагы спектакльләрдән архив-видеоязмалар, хезмәттәшләренең (Наилә Гәрәева, Ринат Таҗетдинов, Зөльфирә Зарипова, Фирая Әкъбәрова, Наилә Ибраһимова) һәм туганнарының истәлекләр.


Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№3 (817720) / 18.10.2012 19:58:53

Андый кичә бездә кемгә багышланып уздырылса да, барыр идек әле... Андый "штучный" чаралар безләргә сирәк тәти...

№2 (817638) / 17.10.2012 18:47:34

Шамуковны хәтерли торган яшьләр алар 50 тирәсендә Хәким абый. Алар,бу сайтта утырмыйлардыр.

№1 (817637) / 17.10.2012 18:26:43

Моннан ун ел элек Рәшидә апа Җиһаншинаның 85 яшьлек юбилее Камал театрының кече залында үтте. Мин әлеге тантаналы кичәне яратып карадым. Рәшидә апа инсульт кичергән иде, аны яшь егетләр култыклап алып чыгып, креслога утырттылар. Шулай да ул бик матур сөйләде, бер оныгының альпинист булуы белән горурлануы истә калган. Кайтканда Равил Шәрәфиев белән трамвайда янәшә утырып барырга туры килде, аңа кичә турында тәэсирләремне сөйләдем. Теләгемне дә әйттем, юбилярны котлап, берәр җыр яңграса тагын да күңеллерәк буласы иде, дидем. Илһам Шакировны чакырып, туган көн вальсын җырлатырга иде бит, диюләрем истә калган. Кичәдә бер генә җырчы да юк иде.
Кызганыч, халкыбыз тамаша карап ләззәтләнергә яратса да, бу дөньядан киткән мәшһүр кешеләребезне искә алып, истәлекләре белән уртаклашырга иренә. Бу истәлекне шуңа борчылудан да язам. Әле берничә ай элек кенә "Матбугат.ру"да Габдулла Шамуков турында язылган иде, беркем дә фикер уртаклашуда катнашмады. Безнең татар халкы үзенең уңай сыйфатларын югалта бара, күрәсең бетүгә таба йөз тотуыбыздыр инде...

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar