• 01.06 "Сугыш еллары уенчыклары" - ТР Милли музееннан мастер-класс. 10:00
  • 01.06 “Мин һәм музей” - ТР Милли музееның 125 еллыгына онлайн-акция. 12:00
  • 01.06-24.06 "Йолдызлар кабызабыз" онлайн фестиваль-конкурсы. 7:00
  • 01.06-13.11 Изге Болгарга экскурсияләр
  • 02.06-07.06 Казан шәһәре буенча җәяүле экскурсияләр. ТР Милли музее
  • 02.06 Свияжск һәм Барлык Диннәр Гыйбадәтханәсенә экскурсия. 11:00
  • 02.06 "Молодильные яблочки", Дәүләт яшь тамашачылар театры. 10:00
  • 04.06 "Үткәннәргә тәрәзә: ТАССРның 100 еллыгы" виртуаль чынбарлык күзлекләре белән экскурсия
  • 06.06-05.07 «Шәрык әкияте» халыкара конкурс-фестивале
  • 07.06 Казан андеграунды. 10:00
  • 24.06 Вадим Захаров концерты. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 01 Июнь Минсәгыйть Шакиров
  • 01 Июнь Айнур Айдельдинов
  • 01 Июнь Виталий Агапов
  • 01 Июнь Леонид Толчинский
  • 01 Июнь Камил Фәткуллин
  • 01 Июнь Нәби Дәүли (1910-1989)
  • 01 Июнь Фарсель Зыятдинов
  • 01 Июнь Айдар Шакиров
  • 01 Июнь Эльвира Мозаффарова
  • 01 Июнь Резидә Ахиярова
  • Газель, грузчик хеэмэте курсэтэбез 24/7. 89196271171
  • Энергетиклар урамында урнашкан (Мәскәү базары) тулак торактагы бүлмә арендага бирелә. Булмәдә яшәү өчен кирәкле бөтен җиһаз бар. 89050215173 номерына шалтыратып, тулырак мәгълүмат белә аласыз.
  • Ф. Амирхана урамында 1-булмэле фатырны озак вакытка арендага бирэм. Яшэу очен ботен унайлыклары да бар. Айлык тулэу бэясе 17мен.89173903748.
  • Казанда сатам диван яна 20 менгэ алган идем бер тапкырда ятмаган кучеп киту сэбэпле сатам 15 менгэ тел89178840723
  • Казан Чапаева урамында 2 булмэле фатирны арендага бирэм.17500+ счётчики газ+ вода+ свет.т.89655931320.т.89872630522
  • Ищу девушку на подселение в комнату к девушке, в 2-х комнатной квартире. Желательно на долгий срок. По адресу Восстания/Ибрагимова. Оплата 4500 руб. в месяц. Оплата после заселения. Всё необходимое в квартире имеется. Без комиссий. Собственник! Не риэлтор. +7 917 873-82-13 или +79179361290 (ватсап)
  • Продаётся комната в Приволжском районе г. Казани по адресу ул. Роторная д. 9 на 4/5 кирпичного дома. В хорошем состоянии. Все удобства внутри. Общая площадь 18 кв. м. Хороший ремонт. Комната светлая, уютная. Пластиковое окно. Надежная входная металлическая дверь. Статус гостинки. Имеется горячая вода. Душевая кабина, туалет. Вместительная кухонная зона, в которой размещены раковина, обеденный стол, стулья, стиральная машина-автомат, шкаф. Совмещённый санузел/душ. Порядочные соседи. Инфраструктура развита. все рядом школы, садики , магазины, Остановки. Тихий , спокойный район. До ближайшей станции метро "Аметьево" 10 мин, до остановки общественного транспорта 5 мин. Ближайшие улицы Оренбургский тракт, Павлюхина, Даурская. Гвардейская, , Назарбаева , Даурская . В пешей доступности школы 73, 136, детский сад 161, женская консультация, детская и взрослая поликлиники. Рядом Казанский институт культуры и искусств, Казанская ярмарка, Управление гибдд. Есть парковочное место. Один взрослый собственник. Тел. 89674693287
  • Казанның "Яшьлек" торак комплексында өр-яңа фатир сатыла. 3 катлы кирпеч йортның 1 нче катында 60 кв. метрлы 2 бүлмәле фатир, бөтен уңайлыклары бар, күршеләр тыныч. Ашыгыч. Бәясе 2,9 млн сум гына. Тел. 89046656726
  • Газель Грузоперевозки 24 часа,город,межгород. Длина 4.2,высота 2.2,ширина 2.Офисные,квартирные переезды,грузчики,доставка стройматериалов.Быстро,дешево,надежно. 89178521958 Рустем
  • Минская 30 урамында 1 бүлмәле квартира сдавать ителә! Кап. Ремонттан соң,бөтен әйбер яңа! 13000+ квартплата! Собственник. 89274346231
 

 
Архив
 

               

16.10.2012 Икътисад

Кыш «кызу» булырга охшаган...

Сентябрь аеннан торак-коммуналь хезмәтләре өчен тарифлар янәдән артты. Көз башында бу әле сүздә генә булса, октябрь уртасында, хисап кәгазьләре алу белән, Татарстан халкы ачы чынбарлыкны тулы мәгънәсендә үз күзе белән күрә алды. Җылылык кына түгел, суга да бәя алтын кыйммәтенә җиткән икән, ләбаса!

Халыкны иң борчыганы — товар җитештерүчеләрнең җылылык предприятиеләре чыгымнарын капламый башлавы. Катнаш субсидия юк ителү физик затлар өчен бәяләр үсү белән тәмамланды. Моңарчы «Таттеплосбыт» җылылыкны  600,3 сумнан җибәргән булса, хәзер аның 1 гигакалориясе 1271 сум тора.

Зуррак мәйдандагы фатирларны җылыту өчен нәкъ менә шушы күләмдә энергия тотыла да. Җылылыкка сезонлы үсешне исәпкә алсак, Казан, Чаллы, Түбән Кама (шулай ук Апанас, Красноключинск авыл җирлекләре), Зәй һәм Уруссуда яшәүчеләр фактура исәбен тыныч күңел белән карый алмас шикелле.

Субсидия «Казэнерго» кулланучыларына да бар

«Казаэнерго» оешмасы кулланучыларының исә «алтын бәяләргә» инде күптән исе китми. Алар инде шактый вакыт дәвамында җылылык өчен икеләтә зур сумма түләп килде. Сентябрь аеннан Казанда яшәүчеләрнең бер өлеше җылылыкны 1324,42 сумга (1 гигакалориясен) алачак. Республика Тарифлар комитетының бу мәсьәлә буенча белгече, «Татэнергосбыт» кулланучыларына кебек үк, «Казэнерго»дан җылылык алучыларга да субсидияләр каралганын хәбәр итте. «Бәя үсешен бераз йомшарта торган субсидия, тарифлар зурлыгы сәбәпле, аларга элек тә бар иде», - дип ассызыклады комитет вәкиле.

Сентябрь аенда күрсәтелгән хезмәтләр өчен фактура исәбен алгач, күп кеше иң ахыргы сумманың шактый түгәрәкләнеп киткәнен сизгәндер. Чөнки гел җылылык турында уйлап, җылы һәм салкын су, электр энергиясенә дә бәя үскәнен сизми калганбыз икән! Татарстан тарифлар комитеты раслаган тариф нигезендә бер киловатт-сәгатьнең 2 сум 43 тиеннән 2 сум 57 тиенгә кадәр кыйммәтләнүе мәгълүм.

Суның һәр тамчысы кадерле!

Салкын су кубометры августта республика буенча уртача 19,3 сум торса, көздән ул 20,9 сумга кадәр «сикерде». Канализацияләү бәясе дә, кулланылган су күләменнән чыгып, сентябрьдән инде 13,8 сум тора. Салкын суга бәя фактура исәбендә сентябрьдән ике графада күрсәтелә башлады. Берсе фатирда тотылган су өчен түләү булса, икенчесендә — йортта суга тотылган чыгымнарның бер өлешен (ОДН) язалар. Әйтик, кайдадыр торба тишелеп, су агып ята икән, ул чыгымнар бу йортта яшәүчеләр җилкәсенә төшә.

Нәрсә-нәрсә, халыкка быел чыннан да бик эссе булыр, ахрысы. Җылылыкның үзенә генә түгел, җылы суга да зур бәя куелган. Энергияне җибәрүгә чыгымнар үскәч, суны җылытуга да тарифлар бер урында калмас бит.  Өстәвенә, тарифка салкын су бәясе дә керә. Шуңа да Татарстанның төрле районнарында җылы суның куб метры хәзер, икеләтә артып, 94-120 сумга төшә. 

Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 16.10.2012
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№13 (817921) / 21.10.2012 21:37:41

Карале, Явыз дөрес әйтә бит! Фатирыгызны тапшырып, авылларга кайтсагыз, 60- 100меңгә йорт алып, әйбәт кенә яшәргә була. Бәрәңге утыртсаң, яшелчә үстерсәң, каз- үрдәк алып җибәрсәң...Безгә дә күңелле булыр, юкса авылларда кеше бетеп бара бит1

№12 (817548) / 16.10.2012 16:41:20

канализацияга тулэу суга караганда кыйммэтрэк йорергэ тиешме сон,кем белэ?шэмэрдэндэ 100сум су булса 150сум канализациягэ тулисе.50сумлык тычмыйм бит инде мин

№11 (817546) / 16.10.2012 16:39:17

Нигэ бетмэс-токэнмэс спрафкаларын узлэре жыймый ул комсызлар??
Хэзер электроника заманасы, кемнен купме хезмэт хакы алганлыгы билгеле бит. Узлэре жайларга тиешлэр иде!
Халык кунелсезлэнмэсен очен гел берэр торле шогыль уйлап табалар инде.

№10 (817528) / 16.10.2012 13:48:52

барыбыз да шунда булачакбыз,әллә котылып калырмын дип уйлыйсыңма? ялгышасың бырррат...

№9 (817527) / 16.10.2012 12:01:14

"1917 елдагы да,1990еллардагы эрвәлюсиәнирләр бүген кайда?"

Озакламый син дә шунда булачаксың инде..

№8 (817524) / 16.10.2012 11:08:36

$$$, соң бөтенләй үк төкемисең инде, бераз эшлисе дә була) ну ат урынына җигелеп тартмыйча гына. фатирдан ай саен ким дигэндә дә 15 мең кереп барачак бит. шәһәрдә тормыш кыйбат, транспорт кыйбат, машина белән йөреп булмый - пробка, азык кыбат, мәктәп кыйбат... Казаннан артык ерак булмаган берәр районда йорт сатып алсаң, яшисе дэ яшисе

№7 (817523) / 16.10.2012 10:57:12

Шәһәрдә эштән куркып, йөрәгегез ярылып, тиеннәр санап ятканчы, кайтыгыз авылга! Авылны зар елатып, качып беттегез дә..Анда китеп, кайбырәүләр ниләр майтарды соң?! Ташлы - комлы су эчкәнче, чишмә суы эчәр идегез. чиста урман һавасы сулар идегез. Матур тормыш эзләп китүчеләр аркасында газиз туган авылларыбыз таркалып бара да инде. Бергәләп яшәсәк, бик тә күңелле булыр иде, туганнар!

№6 (817521) / 16.10.2012 10:40:43

явыз, врядли

№5 (817518) / 16.10.2012 09:40:45

җаныем, Казан уртасындагы ике бүлмәле фатирымны сдавать итсәң авылда түшәмгә төкереп ятарга да булачак ул..

№4 (817516) / 16.10.2012 09:28:03

ай-хай,эрвәлюсия ясап маташма. ясаучыларга җылы урын бирмиләр аны.
1917 елдагы да,1990еллардагы эрвәлюсиәнирләр бүген кайда? кайда ул дермократлар? җууук алар.аларны куып бетерделәр..
тырмыш бозып җермә. түлә сыраганнарын.
дааа суың начар икән, сүз дә юк. Казан артында известковый су шул. водаканал эше инде бу,суны нормага китерү.. куйсыннар очистителную стансию. всү будет в пурядке.
ә вадаканалга моның өчен акча җалке.
чистарту стансиясе кирәк бары шул гына. су нормалләшәчәк.

№3 (817513) / 16.10.2012 09:02:29

утырып еларга да белмэссен...безгэ элегэ кадэр ни газ, ни коммуналь хезмэтлэр очен счетларнын килгэне юк эле, ботен подъезд бн котэбез котуен. Купме халыктан шулай колэрлэр микэн??? Безнен салкын суны быел гомумэн эчэргэ яраксыз дип таптылар. Кер юю машинасында да, чэйнектэ дэ эйтеп бетергесез ташкын утыра, кэструллэр ап-ак була, шул су очен дэ шул кадэр акча тулэп ятарбыз микэн? Дэулэтнен акылсыз акча туздыруы, урлаулар ботенесе безен жилкэгэ тошэ....эллэ чыннан да революция ясап атарга инде....

№2 (817512) / 16.10.2012 08:53:54

авылда җиңел дип беләсеңмә? в чуҗих руках ,всегда толшее.
кунакка кайтып киткәндә генә рәхәт шикелле ул авыл тормышы. әзерләгәннәр сиңа....

№1 (817509) / 16.10.2012 08:34:45

меж ярымга артып килгэн бу айда квартплата! ә җылыны яңа гына бирделәр. Әллә фатирны сдаватҗ итеп берәр авылга сызасы инде шунда

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте