поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.10.2012 Медицина

Миллионы кызыктыра да, авылы кызык түгел...

Быелдан башлап авыл районнары дәвалау оешмаларына эшкә кайткан яшь белгечләргә федераль проект буенча 1 миллион сум акча бирелә башлады. Шуңа өстәп һәр төбәк үз ставкасын да куя: Татарстанда, мәсәлән, ул сумма – 100 мең. Район җирләре исә яшьләрнең торак шартларын яхшыртуга үзләреннән өлеш кертергә тиеш.

Яшең 35тән артмаса, медицина вузын күптән түгел генә тәмамлагансың яки сә­ламәтлек саклау өлкәсендә эшлисең һәм авыл районына күчеп кайтырга ризасың икән, миллион сум синеке, теләсә ничек туздыр. Дөрес, башта Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешү төзисең. Алар тәкъдиме бе­лән районга барып урнаша­сың, аннары инде Мәскәү миллионы озак көттермәячәк. Исегезгә төшерәбез: Татарстанда 13 район авыл җир­легенә керә. Болар – Актаныш, Әлки, Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Мөслим, Яңа Чишмә, Питрәч, Сарман, Теләче, Чирмешән районнары. Сә­ламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәге мәгъ­лүматлары буенча, быел 115 кеше әлеге районнарга эшкә кайтырга килешү төзегән һәм тагын 20 белгеч теләк белдергән. Россиянең бүтән тө­бәкләренә күз салсак, Пермь краенда – 40 табиб, Ростов өлкәсендә – 35, Кал­мыкиядә – 31 табиб районга кайтырга ризалашкан. Ә менә Магадан өлкәсенә, Чукотка автономияле округына хәтта миллион сумга да баручы юк.

Сәламәтлек саклау ми­нистрлыгының ел башында булып узган коллегия утырышында Чүпрәле районы муниципаль берәмлеге башлыгы Тимур Ногуманов бу җә­һәттән тәэсирле чыгыш ясаган иде. Районга дистәдән артык табиб кирәк булуын, яшьләр кайткан очракта алар­га матди ярдәм күрсә­теләчәген, торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек тудырылачагын әйтте башлык. Хәлләре шулкадәр мөшкел булган, күрәсең, медицина вузларына барып, студентларны районга кайтырга үгетләргә әзер икәнлеген дә белдерде ул. Аннан соң инде ярты елдан артык вакыт үтте: башка районнар белән беррәттән, Чүпрәлегә дә яшь белгечләр килде, дип ишетеп беләбез. Чүпрәле районы үзәк хастаханәсе баш таби­бының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Илгизәр Хөснетдинов әйтүенчә, кызыксындыру программасы кадрлар кытлыгын җиңәргә ярдәм иткән, ләкин тулысынча түгел. Быел гинекологлы булганнар, ул – Чүпрәле кызы. Бүтәннәре читтән күченгән белгечләр. Гомумпрактика табибы – Улья­новск өлкәсеннән, дүрт белгеч: ике педиатр, балалар хирургы, стоматолог – Чу­ашиядән, хирург Төньяк Осе­тиядән хәтле килгән. Ә торак шартларын яхшырту турында сүз алып барганда, белгечләрнең бары берсе генә – гомумпрактика табибы гына социаль найм белән фатирлы булган. Калганнары вакытлыча фатирга кереп торалар. Алар киләчәктә районда төпләнеп калырмы, монысын әле­гә беркем дә тәгаен генә әйтә алмый. Әмма акчаларын Чүпрәледән фатир сатып алу өчен тотарга бер дә исәпләре юк, ди. Һәм аларны моның өчен гаепләп тә булмый.

Җитәкчеләр, табиблар бе­лән сөйләшкәннән соң, шундый фикергә киләсең: миллионга кызыгып ерак районга килгән яшь белгечләрнең шактые тәҗри­бәсез, аларны ныклап торып эшкә өйрәтәсе бар. Аннары яшьләрнең байтагы авыл медицинасын үстерик әле, халыкка файдабыз тисен дип салага ыргылучы патриотлар түгел. Аның заманасы да коры патриотизм хисе белән яши торганмыни соң? Узды инде андый чорлар. Миллион сумны алам да, биш ел узгач китеп барам, дип алдан ук план коручылары да җитәрлек. Шәһәр тормышын авыл мохитенә алыштыру яшьләргә җиңел дисезме, әлбәттә, юк. Әле алдан ук килешүне өзмәсәләр ярый. Ул чагында акчаны кире кайтарырга тиеш булалар. Әйтик, ике ел эшләгәч китәргә уй­ласаң, калган 3 еллык сумманы исәпләп үзеңнән түлә­тәчәкләр. Шундый сорау туа: яшь ханымнарга бәбигә узып, декрет ялына китәргә ярыймы? Ярый икән, бер генә тү­гел, ике, өч тапкыр да, чөнки законда ул хакта берни дә язылмаган.

Кызганыч, бистә яисә шә­һәр тибындагы район үзәклә­ре, бик теләсәләр дә, ул программада катнаша алмый. Бу – программаның бер минус ягы. Уңайсыз яклары тагын бар әле. 35 яшьтән олыраклар да аңа өметләнә алмый. Бер­ничә ел элек районга эшкә кайткан яшьләр дә аңа эләкми. Аның өчен районны, торган урынны алыштырырга туры киләчәк. Шулай да, Илгизәр Хөснетдинов програм­маның дәвамлы булуын тели. “Эшләргә кеше калмаган иде бит, хет акчага кызыктырып булса да, тагын бүтән белгечләрне дә районга кайтарасы иде”, – дип хыяллана ул. 


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 203 | 13.10.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»