поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.10.2012 Медицина

Казанда плазмолифтингны кайда һәм ничек эшләтергә?

Plasmolifting™ – медицинаның гинекология, урология, ортопедия һәм травматология, стоматология, трихология кебек өлкәләрендә кулланылучы универсаль һәм куркынычсыз дәвалану чарасы. Моннан тыш, Плазмолифтинг яшәртү тәэсиренә ия булган косметологик процесс булып та санала. Бу методның үзенчәлеге аның кирәкле урында регенератив процесслар белән идарә итүендә. Плазмолифтинг PRP-терапиянең бер тармагы булып санала, ягъни ул тромбоцитларга бай плазманы инъекция рәвешендә кертүгә нигезләнгән.

Медицинаның Плазмолифтинг методы уңышлы кулланылучы бер тармагы булып гинекология исәпләнә.

Статистика буенча, хатын-кызларның җенси органнары авырулары арасында бүгенге көндә иң киң таралганнары аналык һәм аналык жиңсәсе авырулары: эрозия, эндоцервицитлар, полип, эндометриоз, лейкоплакия, хроник кандидоз. Кызганычка каршы, әлеге авырулар озак вакыт бернинди симптомнарсыз уза һәм хатын-кызларда бернинди шикләр дә тудырмый.
 
Бүген табиблар һәм авыруларга, гинекология өлкәсендәге авырулар белән көрәштә, яңа медицина технологияләре ярдәмгә килә. Күптән түгел илебезнең ике галиме тарафыннан, организмның үз ресурсларын файдаланып, сәламәтлекне кайтаруга юнәлгән, Плазмолифтинг инъекция методы эшләнде. Әлеге методның асылы - дәваланучының махсуслаштырылган PlasmoliftingTM маркалы биотехнологик җиһазда эшкәртелү узган канының плазмасын зарарланган әгъзасына кертү. Моның нәтиҗәсендә канда тукымаларны яңартуга ярдәм итүче тромбоцитлар концентрациясе барлыкка килә. Тромбоцитларда булган витаминнар, фермент һәм аксымнар ярдәмендә аналык муенсасының лайлалы тышчасы тукымалары яңара, иммунитет ныгый һәм авыру кабатлану мөмкинлеге кими. Плазмолифтинг куркынычсыз һәм токсиннарга ия түгел, чөнки дәвалауның бердәнбер һәм иң төп компоненты – дәваланучының үз каны.

Плазмолифтинг методының бик кирәкле икенче бер тармагы - урология. Простатит, уретрит һәм цистит кебек авыруларны БоТП инъекцияләре ярдәмендә дәвалауның файдасы инде исбатланган.

Простатит - биз ялкынсынуы. Бу авырудан бик күп ир-атлар зыян күрә. Хроник простатитның билгеләре озак еллар дәвамында үзен сиздермәскә дә мөмкин. Кызганычка каршы, бүгенге медицина ирләрне бу авырудан тулысынча дәвалап бетерә алмый. Ләкин табиб авыруны киметеп, аның көчәюен туктатырга сәләтле.

Медицина бер урында тормый, тизрәк сәләмәтләндерү һәм авыруны басуга юнәлдерелгән яңадан-яңа методлар уйлап табыла. Шундый ысулларның берсе – Россия табиблары Ахмеров Р.Р. һәм Зарудия Р.Ф. тарафыннан эшләнгән Плазмолифтинг методы. Методның эшләү принцибы тромбоцитларга баетылган плазманы (БоТП яки PRP) зыян күргән урынга  инъекция рәвешендә кертүгә нигезләнгән. БоТП күзәнәкара яңару процессларын башкара. Нәтиҗә: авыруның симптомнары югалу, тизрәк төзәлү, авыруның кимүе яки тулысынча дәвалану.

Уретрит (сидек куышлыгы каналының ялкынсынуы), цистит (сидек куышлыгы тышчасының ялкынсынуы).

Хроник цистит һәм уретиритның клиник билгеләре күп төрле, шулай да ешрак алар сидек чыгару процессы бозылуында чагылыш таба.

Уретритны традицион дәвалауның нигезендә бактерияләргә каршы терапия, иммунитетны ныгытучы препаратлар, витаминнар терапиясе тора. Дәвалануның эффектын Плазмолифтинг процедурасы ярдәмендә көчәйтергә мөмкин. Болай эшләү сидек куыгы һәм уретраның  лайлалы тышчасы төзәлүгә булышлык итә. Дәваланучылар инде беренче процедурадан соң ук җиңеллек сизәләр.

Plasmo Clinic клиникасында 2011 елдан урология авыруларын дәвалауда Плазмолифтинг методы кулланыла башлады. Инфекцияне җиңүгә генә ярдәм итүче дәвалау препаратларыннан аермалы буларак, Плазмолифтинг методы лайлалы тышчаның зарарланган тукымаларына төзәлергә ярдәм итә. Бу исә иммунитетны ныгытырга һәм организмның әлеге авыруларга каршы торучанлыгын арттырырга мөмкинлек бирә. Пациентлар авыруның билгеләре кимүне үзләре үк сизәләр: авырту китә, сидек бүлеп чыгару ешлыгы беренче процедуралардан соң ук нормага кайта.

Плазмолифтинг методын куллануга сидек һәм җенси органнар системасы авырулары гына түгел, мәсәлән, буыннарның кайбер төр зарарланулары да сәбәп булырга мөмкин. Шунлыктан, бүгенге көндә ортопедия өлкәсендә дә әлеге дәвалау методын киң кулланалар.

Иң еш очраучы ортопедик авырулар – артроз һәм артрит. Буыннар белән бәйле  авыруларны дәвалауда тиз арада һәм дөрес итеп куелган диагноз гына түгел, ортопед тарафыннан дәваланучының яшь үзенчәлекләрен, авыру дәрәҗәсен, теге яки бу препаратларны кабул итү үзенчәлекләрен истә тотып һәр дәваланучы өчен аерым сайланган комплекслы терапия  дә зур роль уйный. Аутоплазмотерапия принципларына нигезләнгән Плазмолифтинг методы башка төр дәвалау методларыннан өстәмә эффектлар булмавы һәм комплекслы дәвалауда яки мөстәкыйль процедура буларак кулланыла алуы белән аерылып тора. Ортопед тарафыннан авыру буынга кертелгән тромбоцитларга бай плазма (БоТП - PRP (platelet rich plasma)ның рус телендәге аналогы) кимерчәкле тукыма төзелешен яңарту, синовиаль сыекчаның күләме арту, мускуллар сызлавын киметү, буыннарның хәрәкәтчәнлеген арттыру кебек вазифаларны башкара. Травмотологиядә әлеге метод сынган сөяк ялгануын тизләтү һәм сөяк тукымасы барлыкка килү процессларын үти һәм реабилитация вакытын кыскарта.

Нәтиҗләр ясап, Плазмолифтингны төрле авырулардан дәваланучыларга үзләрен яшь һәм сәламәт итеп тоярга ярдәм итүче «яшьлек эликсиры» дип атарга мөмкин.

Plasmo Clinic клиникасы белгечләренә мөрәҗәгать итегез:

Ортопед – Емелин Алексей Львович
Уролог – Киселев Леонид Александрович
Гинеколог – Власова Маргарита Михайловна

Әлеге табибларга куренү өчен язылып куерга клиника телефоннары:

+7 (843) 519-47-47
+7 (843) 216-74-74

Авыруларны дәвалау һәм белгечләр белән киңәшләшүдән тыш, Plasmo Clinic клиникасы туганлыкны (әти, әни) билгеләүче ДНК анализы да ясый. Шулай ук Казанда бердәнбер булган профессиональ спорт белән шөгыльләнүгә яраклылыкны һәм генетик авыруларны билгеләүче ДНК-тест үткәрә.

Клиниканың гыйльми-белем бирү үзәге Плазмолифтинг методы буенча укулар да уздыра. Уку төрләре һәм мастер-классларның календаре белән оештыручының официаль сайтында танышырга мөмкин: http://plasmolifting.ru

Реклама шартларында.
Табиб белән киңәшләшү зарур.


---
Матбугат.ру
№ --- | 15.10.2012
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»