|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.10.2012 Икътисад
Нәрсәдән баш тарта аласыз?Озакламый Россия халкына көнкүреш техникасының кайберләреннән баш тартырга туры килмәгәе. Илдә энергия куллануның “социаль нормасы” кертелергә мөмкин. Норма бер айга 75-100 киловаттны тәшкил итәчәк. Энергияне шуннан артык куллансагыз, аның өчен аерым һәм кыйммәтрәк бәя түләргә кирәк булачак. Белгечләр фикеренчә, бу кадәр энергия пенсионерларга гына җитәргә мөмкин, ә Россиядәге гадәти гаилә бер айга уртача 350 киловатт электр энергиясе куллана. Ә сез компьютер, кондиционер, савыт-саба, кер юу машинасы кебек көнкүреш техникасының кайсыннан баш тарта алыр идегез? Венера САФИНА, Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты эшен тәэмин итү бүлеге җитәкчесе: – Микродулкынлы мичтән баш тарта алыр идем. Без өйдә электрны кимрәк куллана торган лампочкалардан файдаланабыз. Бу тәкъдим кабул ителгәч, электр куллануны киметеп, акчаны янга калдыру хәстәрен күрәчәкмен. Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА, җырчы: – Без бит инде элекке заманда яшәмибез. Көнкүреш техникасы уйлап табылган икән, ул кулланылырга тиеш. Бүген бөтен нәрсәдән аерылып, элекке заманга әйләнеп кайтып булмый. Әлбәттә, мин моңа каршы. Гади кешенең яшәештә болай да проблемалары җитәрлек, мондый үзгәрешләр кертмәсәләр дә. Мин савыт-саба юу машинасы кулланмыйм, әмма эш өчен компьютеры да кирәк, кайвакыт бик озаклап утырырга туры килә. Тавыш яздыру җиһазлары барысы да электр энергиясеннән эшли. Баш тартырга мөмкин инде ул. Идәндәге чүпне атнага өч тапкыр түгел, бер генә тапкыр суыртып алырга, йә тау кадәр керне кул белән юа башларга. Мин үзем моны күз алдына да китерә алмыйм. Гөлнур МИФТАХОВА, Балтач районы Борбаш мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары: – Әйбәт булмас ул. Көнкүреш техникасын даими кулланабыз бит инде. Компьютер гел кирәк укытучы булгач. Кыз укый, аңа да һәрвакыт компьютер, Интернет кирәк. Кер юу машинасын атнага ике-өч мәртәбә кулланабыз. Аннан башка булмый инде, искегә кайтасы килми. Бәлки, компьютер куллануны бераз чиклисе булыр. Роза ИБРАҺИМОВА, төбәк экология журналы корреспонденты: – Мин, беренче чиратта, тарифларны исәпли торган кайбер оешмалардан баш тартыр идем. Ресурсларга бай илдә халык югары тарифлар буенча түләргә мәҗбүр. Бу әлеге структураларның дөрес эшләмәвен күрсәтә. Исәп-хисапларны ничек ясаулары аңлашылмый. “Социаль норма”дан тыш электр энергиясе өчен аерым түләү кертелсә, аңлашылмаучанлыклар тагын да артырга мөмкин. Аны исәпләү аерым бәя күләмен билгеләү буенча. Шәхсән үзем микродулкынлы мичтән баш тарта алам. Әмма суыткыч, компьютерсыз яшәп булмый. Компьютер – минем эш коралы да. Гамил ХӘМӘДИШИН, студент: – Техника тормышыбызны уңайлырак итә. Әмма аны кулланган саен без ялкаурак була барабыз, сәламәтлегебез какшый. Күп хатын-кызлар симерүдән зарлана. Әгәр шул уңайлы техниканың берничәсеннән баш тартып, үзләре идән себерсә, кер юса, мондый проблема булмас та иде, бәлки. Мин микродулкынлы мич кулланмыйм, телевизор карамыйм, кирәкле мәгълүматны Интернеттан алам. Әмма өйдә булган вакытта компьютер һәрвакыт кабынган килеш тора, гадәттә, төнлә дә анда эшләп утырырга туры килә. Аны куллануны чикли алмыйм. Әгәр бу үзгәреш кертелсә, тиешле тариф буенча түләячәкмен.
|
Иң күп укылган
|