|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2012 Милләт
Хәтер көнен ничек билгеләп үтәргә?Иртәгә Казанда 22 нче тапкыр Хәтер көнен билгеләп үтәчәкләр. 460 ел элек Явыз Иван гаскәрләре Казанны ала. Татар, ногай, удмурт, мордва, чуаш һәм марилардан торган 30 мең кешелек гаскәрләр русларның 180 меңлек армиясенә 41 көн буе каршы тора, ләкин җиңелә. Хәтер көнен сез ничек үткәрергә тәкъдим итәр идегез? Фәндәс СаФИУЛЛИН, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе: – Беренчедән, әлеге датаны рәсмиләштерергә кирәк, ул республика күләмендә билгеләп үтелергә тиеш. Икенчедән, ул – тарихтан сабак алу көне. Аны кемнедер каргап түгел, ә дәүләтчелегебезне югалту сәбәпләрен эзләү, ачыклау көне буларак үткәрергә кирәк. Татар-төрки халыклар үзара бердәм булмаулары, эчке низаглар аркасында Казан, Себер, Әстерхан ханлыклары җимерелде. Бер фикергә килә алмау, ызгыш-талашлар, хакимият өчен көрәшү, бердәмлек булмау аларны юк итте. Бүген яңадан торгызыла башлаган дәүләтебезне дә шул ук сәбәпләр – юк нәрсә өчен талашу, халык язмышына битараф булу аркасында югалтып киләбез. Өченчедән, ул көнне, гомумән, бөек тарихыбызны искә алу, аны яшь буынга сеңдерү көне буларак күз алдыма китерәм. Илшат СӘЕТОВ, сәяси фәннәр кандидаты, КФУ доценты: – Мин мондый чараларга каршы. Хәтер көнен билгеләп үтәсе килгән кеше ул көнне дога кылсын. Әлеге датаны сәяси чарага әверелдерергә кирәкми. Тарихны искә алу өчен, урамда баннерлар тотып йөрергә түгел, аны өйрәнергә кирәк. Хәтер көненең гадәттәгечә үткәрелүе русларда негатив уята. Казан ханлыгын тар-мар иткән руслар безнең арада күптән юк, шуңа милләтчеләрнең бар ачуы бернидә дә гаепле булмаган кешеләргә төшә. Хәтер көненнән бигрәк ул “оят көне”: татарлар ук татарларны саткан, Казанны алырга ярдәм иткән. Казан ханлыгы, Болгарның барлыкка килүен зур итеп бәйрәм итәргә кирәк, җиңелү көнен түгел. Наил НӘБИУЛЛИН, “Азатлык” Татар яшьләре берлеге рәисе: – Хәтер көне ничек кенә үткәрелсә дә, плакат тотып урам буенча йөрешләр булырга тиеш. Татар өчен бу үзен күрсәтергә, “мин – татар” дип әйтергә бердәнбер мөмкинлек. Чара рәсми дәрәҗәдә үткәрелсә, матди яктан ярдәм күрсәтелсә, яхшы булыр иде. Әлегә җитәкчелек тарафыннан теләктәшлек юк. Быел, мәсәлән, автоузыш үткәрергә планлаштырган идек, финанс як кысан булганга, әлеге идеядән баш тартырга туры килде. Кичә “Хәтер тасмасы” өләшү акциясе булды, бүген “Мин хәтерлим” дип язылган календарьлар таратырга ниятлибез. Моннан тыш Төркия вәкиллеге янында пикет уздырдык, хәтер вахталары тоттык, Хәтер көне уңаеннан танылган кешеләр белән видеомөрәҗәгатьләр яздырдык. Михаил ЩЕГЛОВ, Рус мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары: – Рус кешесе буларак, миңа әлеге чараны күзәтү уңайсыз. 500 ел буе янәшә яшибез. Шул еллар дәверендә без гел татарларны кимсетеп, кыерсытып тормадык бит инде. Татарларның бүгенге кебек күп санлы һәм кыю булуы моңа дәлил. Без әлеге чараны бергәләшеп, позитив рухта үткәрергә теләр идек. Моның өчен очрашып сөйләшергә, “түгәрәк өстәл” үткәрергә әзербез. Хәтер булырга тиеш. Ләкин бүгенге кебек негатив, бер-беребезне капма-каршы куеп түгел. Ике халык та – тарихның бер өлеше.
|
Иң күп укылган
|