|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2008 Милләт
АЛАЙ ТҮГЕЛ, БОЛАЙ УЛ...“Комсомольская правда” газетасының 15 апрель санында (2008 ел) язучы-сатирик Михаил Задорнов белән философ-язучы Сергей Алексеевның әңгәмәсе басылган иде. Анда алар “Кем ул урыс кешесе?” дигән темага сөйләшәләр. Табигый, язучыларның икесе дә урыс буларак, үз милләтләрен яхшы яктан гына күрергә тырышалар. Русия тарихына да урыс күзлегеннән карыйлар. Задорнов, мәсәлән, мондый сүзләр әйтә: “У нас принято считать прошлое незавидным. А я считаю, у России потрясающая история... У нас не было инквизиций, ни одну женщину мы не сожгли на костре. У нас в Сибири живут “наши индейцы”, очень много национальностей монголоидного типа. Никого из них не загоняем в резервации. Христианство никого принимать не заставляли. Никаких рыцарских походов против какой-либо конфессии не было. Ни одной колонии у России не было”. Шул юлларны укыгач, газетага реплика язасым килде. Чөнки аңламадым: Задорнов Русия тарихын белмиме, әллә белеп тә алдашамы? Әллә патриотик хискә бирелеп, фактларны күрмәскә тырышамы?
Язам, язам дип йөреп, шактый вакыт узып китте. Ниһаять, бүген “Мәдәни җомга” газетасында татар язучысы Фәүзия Бәйрәмованың “Утта яндырылган татар хатыны” дигән мәкаләсен укыдым да, Задорнов әфәндегә әйтәсе сүземне әйтергә булдым. Фәүзия ханым мәкаләсендә татар хатыны Кисәнбикә Байсарова язмышы турында яза. Татар хатынын көчләп чукындыралар, ул, качып китеп, яңадан мөселманлыкка кайта. Бу турыда императрицага хәбәр итәләр. Патшабикә 1728 елның 12 сентябрендә мондый указ чыгара: “По указу Ее Императорского Величества... оной татарке за три побега и что она, будучи в бегах, крещеная обасурманилась, учинить смертную казнь – сжечь”.
Фәүзия ханым Задорнов кебек буш сүз сөйләми, архив документларының кайда сакланганын да теркәп куя – ГАСО Ф.24 ОП.1 Д.818 Стр. 243-245. Менә, хөрмәтле әфәнде Задорнов, бу да Русия тарихының бер сәхифәсе. Татарларны көчләп чукындыруның нинди ысуллар белән башкарылганын Задорнов кебек үткен күзле язучының белмәве яки белергә теләмәве сәерсендерә. Татар авылларына җәза отрядларын ияртеп миссионер поплар килеп, мөселманнарны кыйнау, җәзалау, каторгаларга сөрү тәре походларыннан киммени? Угро-фин халыкларын күлләргә куып төшереп чукындыруларны да тарих хәтере саклый. Русияне яратырга, хөрмәт итәргә була, әмма тарихны бизәп, аңардан әүлия ясау хакыйкатькә хыянәт итү буладыр. Инквизиция мәсьәләсенә килгәндә, опричникларның мәйдан уртасында урысларның башларын меңәрләп балта белән чабып йөрүе, ниһаять, 1937 ел афәтләре инквизиция алымнары түгелмени? Без бүген БДБ дәүләтләре дип аталган илләр колония түгел идеме? Инде бүген махсус закон кабул итеп, Русиядәге урыс булмаган халыкларны туган телләреннән яздыруны ни дип атарга? Мин Русия Дәүләт Думасында кабул ителгән законны – мәгариф системасыннан милли компонентны алып ташлауны әйтәм.
Әйе, Русия бөек державалар исемлегендә. Ул моңа туктаусыз яулап алу сугышлары аша иреште. Русия генә түгел, бүтән державалар да шул юл белән дөньяда танылдылар. Мин әле бер генә империянең дә кемнәргәдер бәхет алып килгәнен укыганым юк. Күрәсең, бу тарихи закончалыктыр. Нигә аны бизәп күрсәтергә? Язучының максаты, сәясәтчеләрдән аермалы буларак, хакыйкатькә мөмкин хәтле якын килүдер: мактарлыгын – макта, мактарлыгы юкны акларга тырышма. Һич югында дәшми кал.
Туфан МИҢНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|