|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2012 Дин
Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яшик“Бердәмлек”нең быелгы 7 июль санында Булат Хәмитовның “Ялгыш юлга баскан кешегә тәүбә юлы ябылмаган” исемле мәкаләсен укып бик шатландым. Андагы Минтаһир хәзрәт Сираҗевның халык исеменнән ясаган чыгышы бик вакытлы, мөселманнар өчен генә түгел, бөтен халык өчен дә бик кирәкле. 4 август санында да шул ук темага мәкалә бастырылган иде. Анда инде Камышлы районы дин әһелләре һәм мөселманнары, район җитәкчелеге, Рамазан ае вакытында булса да, кибетләрдә исерткеч эчемлекләр сатуны туктатып торырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкканнар иде. Бу да бик яхшы гамәл.
Уйлап карасаң, 1929 елга кадәр татар авылларында исерткеч эчемлекләр сату гадәте бөтенләй булмаган бит. Менә хәзерге вакытта да татар авыллары кибетләреннән аракыны алып ташласалар, бик әйбәт булыр иде. Дөрес, бу хөкүмәт казнасын баетуны киметәчәк. Тик Рәсәй халкының бер өлеше айнык булса, начар булыр идемени?
Мөселман халкы гомер-гомергә тыйнаклыгы, чисталыгы, эш сөючәнлеге, аек акыллы булуы белән башка милләтләр өчен үрнәк булып торган. Ә хәзер кара инде – дин үсә кебек, ә әхлак, әдәп ягыбыз аксый. Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да халык көн саен диярлек эчеп-исереп, тузга язмаган гамәлләр кылып яши башлады. Динебезнең нигезе булып хезмәт итүче Татарстан хәтле Татарстанда да мөселман әдәбен күрмәссең. Телевизордан чыгыш ясаучы, гастрольләргә килүче артистлар яртылаш ялангач сәхнәгә чыгалар да мәгънәсез җырлар җырлыйлар, ә алып баручылары сүзләреннән кайчак нәфрәтебез кузгала, каһәр догалары әйтәсе килә башлый. Яртылаш ялангач йөргән хатын-кызларның ояты кача, ул хәрам ашап, хәмер эчәргә тотына, никахсыз балалар дөньяга килә, шул мескеннәрнең кайберләрен чүплектән табып алырга туры килә. Аллаһы Тәгаләгә ышанмаучылар Алладан курыкмый, бәндәдән оялмый.
”Ничек шулай ачык итеп язарга базды икән бу хатын?” - дип әйтүчеләр дә булыр, бәлки. Тик бу бит минем сүзләр түгел. Аллаһы Тәгалә китабы Коръән-Кәримдә шәригать хөкемнәре ачык итеп язылган. Аллаһы Тәгалә мөселманга ике катгый фарыз кушкан: беренчесе – бәндәләрне начарлыктан аеру, икенчесе – яхшылыкка өндәү. Ә без, үзебезне мөселман итеп санасак, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәргә тиешбез.
Самара шәһәре.
ӘНИСӘ апагыз |
Иң күп укылган
|