поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
11.10.2012 Тарих

Бабаларыбыз эзеннән – Алтайга, Дунайга

Күптән түгел Татарстан тарихчылары Алтай якларына сәфәр кылып, җирле галимнәр белән берлектә, “Идел-Алтай: Евразия цивилизациясенең бишеге” дигән, Евразия далаларының урта гасыр археологиясен өйрәнүгә багышланган халыкара конгресс уздырып кайтты. Хәбәрчебез Рәшит Минһаҗга конгресс нәтиҗәләре турында ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов сөйләде.

– Беренчедән, без кайда гына булсак та, татар тарихына кагылышлы мирасны өйрә­нәбез. Татар тарихына тирәнрәк керә башласаң, ул бөтен төркиләрнең тарихы, аларның килеп чыгышы була. Шуңа күрә безгә иң борынгы чор аеруча кызык. Борынгы, урта гасырларны тикшерә башласаң, барыбер Алтайга барып терәләсең.

 

Алтайдан соң бәлкем тагын каядыр барырга кирәк­тер – анысын белмим. Бүген без анда бик күп нәрсәне өйрә­неп ачыклый алабыз. Бе­ренчедән, төркиләр, Төрки ка­ганат кайдан килеп чыккан? Ул тиктомалдан гына тауларда һәм далада пәйда булмаган бит. Аңа кадәр дә ниндидер дәүләт­челек оешкан. Анда төркиләр генә түгел, башка цивилиза­цияләр дә булган. Алтайда кызык нәр­сәләр бик күп.

 

Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Конгресста төрле ил­ләрдән, әйтик, Кытайдан, Мон­голиядән дә галимнәр катнашты. Бу җирлектә алтай халкы сакланып калуы да кызык. Борынгы риваятьләре­без анда әле дә яши. Халык тау­лар арасында үз мәдәния­тен саклап калган, аңа ислам йогынтысы булмаган. Ислам өс­тен диләр. Әмма анда ислам булмаса да, бик әдәпле, тәр­типле, табигатькә якын халык яши. Кеше фикерен тың­лый, ишетә беләләр. Мөсел­маннар да шундый булса иде. Алтайлар – тәңречеләр. Татар те­ленең борынгы чорда нинди булганлыгын белергә телә­сәк, безгә алтай телен, мә­дә­ниятен, халык иҗатын өйрә­нергә кирәк. Без бит бик күп нәрсәне югалтканбыз. Күп кенә мирасыбыз фольклорда, әйтик, әкиятләрдә генә саклана. Безгә XVIII-XIX гасырдагы татар тормышы гына яхшы мәгълүм. Тирәнрәк китсәк – белмибез. Алтайларны татар белән генә түгел, башка төрле төрки халыклар белән чагыштырып тикшерсәң, күп кенә яңа табышларга тап булуыбыз бар. Әле тагын да ти­рәнрәк карый башласак, Дунайга барып терәләчәкбез. Халыклар Шәрекътән Көнба­тышка күченгән. VI-VII гасырларда халыкларның зур күчеше булган. Күчә-күчә Европага да барып җиткәннәр. Шуңа күрә без шушы көн­нәрдә Болгариягә китәбез. Безнең проект Идел аша Алтай белән Дунайга чаклы. Бу венгрларга да, болгарларга да кызык. Румыния дә кызыксына. Моны инде өченче мәсьә­лә дияргә була.

 

Менә Рәсәй кайдан килеп чыккан? Хәзер Рәсәйнең чыгышын 1150 ел дип игълан иттеләр. Һаман аларның җеп очы Скандинавиягә, шведларга барып чыга. Рюрик, Рюрик дип тарихларын аңа бәй­лиләр. Әмма ул бит урыс булмаган, варяг. Ул шул Швеция тирәсеннән чыккан бер каби­ләдән инде. Әле патша, хан да түгел, бер дружина башлыгы. Бөтен Европаны талап йөргән викинглар инде алар. Бәлкем кайберләре тынычрак та булгандыр. Рәсәй дигәндә, ул бит әле Новгород кына түгел, Петербургтан өске якта финнәр яши торган урманнар, балтлар, скандинавлар булган. Ан­да славяннар әлләни кү­ренми. Билгеле, Киевтә славяннар да, төркиләр дә яхшы күренә. Ләкин Рәсәй бүген Владивостокка хәтле, аның тарихы Скандинавиядән башланмаган бит. Скандина­вия­дән Владивостокка барып җитмәгән ул. Киресенчә, халыклар теге яктан бу якка күчкән. Шуңа күрә Рәсәй тарихына да кагыла бу эзлә­нүләр.

 

Анда археология табышлары искиткеч күп. Алтайны йөз елда да казып, тикшереп бетереп булмый. Шуңа күрә без уртак экспедицияләр оеш­тырырга килештек. Без­нең иң әүвәл таулар тирәсе, аннан дала кызыксындыра. Алтайда казынулар вакытында “Алтын кыз”ның табылуы үз заманында сенсация булган иде. Хәзерге вакытта Новосибирскида саклана ул яд­кәр. Аны кайтарачаклар. Мо­ның өчен “Газпром” берләш­мәсе Алтайда бик яхшы, бик матур музей корып куйды.

 

Әйткәнемчә, безгә иң әүвәл татарларның – төр­киләрнең килеп чыгышы кызык. Анда, мәсәлән, Кимак каганаты булган. Ул да бит – татарның бер кабиләсе. Без кайвакыт аңлап бетермибез: үзебезне йә болгар, йә татар дип кенә атыйбыз. Ә менә кимаклар да – татарның бер кабиләсе. Әнә утыз татар, кырык татар кабиләләр бер­ләшмәсе булган. Кайвакыт алар аерылып башка төрле исем белән дә йөргән. Шуңа күрә үзебезне татар-монголга гына бәйләмик. Әнә гарәп тарихчысы Рәшид эд-Дин, Чың­гызханга хәтле үк татарның алты дәүләте булган, дип язган. Алар нинди дәүләтләр булган соң – мәгълүм түгел. Гарәп тарихчылары аларны, бик данлы, шанлы дәүләтләр булган, ди. Әмма ул дәүләт­ләрнең тәгаен кайда булганлыгы мәгълүм түгел. Дөрес, без аларның Төркестан, Син-Цзян якларында булганлыгын чамалыйбыз. Аларны кыргый татар, ак татар, кара татар дип йөрткәннәре билгеле. Шуннан артыгы әлегә мәгълүм түгел.

 

Безнең хәзер анда нигез – Барнаул университеты бар. Анда әйбәт кенә археологлар эшли. Конгресска Себердәге барча археолог-тарихчылар­ны җыйдык. Таулы Алтай Рес­публикасында да галимнәр бар. Дөрес, археологлар күп түгел. Иң мөһиме: андагы җи­тәкчеләрнең тарихны өйрә­­нергә дигән теләге бар. Фи­лология буенча алтай га­лимнәре Казан университетына килеп диссертация як­лый. Без бу эшне киңәйтергә – этнологиягә, фольклорга, ар­хе­ологиягә дә игътибар би­рергә тиешбез. Әнә Тывада археолог Шойгу казый. Хака­сиядә дә эш әйбәт кенә бара. Новосибирскида да яхшы гына галимнәр бар. Шуңа күрә безгә төркиләрнең борынгы чорын өйрәнү, халыкка җит­керү әллә ни кыен булмас дим.

 

Бу сәфәребез бераз гына сәяси төсмер алды. Минтимер Шәймиев тә баргач, сәясәттән качып булмаганлыгын күпләр аңлады. Аны губернатор кабул итте, ул университетта чыгыш ясады. Таулы Алтай Республикасында без килгән көнне өч митинг үткәрелде. Халык урамга чыгып, безгә рәхмәт әйтте. Сез республиканы саклап калдыгыз, диде. Без килгәч, Шәй­миев килгәч, бөтен республикада бәйрәм булды. Түрәләр белән аралашу – элемтә урнаштыру дигән сүз дә. Андый элемтәләр булмаса, галим­нәргә эшләве кыенгарак туры киләчәк. Татарның, болгар­ның кайдан килеп чыкканлыгы Алтайда яхшы күренә. Татарстанда гына алар аерылган кебек. Борынгы тарихта татар, болгар бер халык. Болгардагы барсил кабиләсе дә – шул ук болгар инде ул. Без боларны шәһри Болгарыбызда төзеләчәк музейда яктыртырбыз дип уйлыйм.

 

Дунай буенда – Болгария­дәге Варна шәһәрендә узачак конференциядә максатларыбыз тагын да зуррак. Сәяси күзлектән караганда да, тарихчыларны Шәрекъ ягына таба борырга кирәк. Алар бит хәзер Европага карый, килеп чыгышларын шуннан эзли башлады. Евросоюзга кергәч, европоцентризм бик нык көчәйде. Рәсәй тарихчыларында да мондый омтылыш көчле. Менә бу ике җыеннан соң безгә Евразия тарихын язар өчен байтак материал җыела.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 200 | 10.10.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы