поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.10.2012 Җәмгыять

Зина кылган өчен түлисең бар

Бүгенге җәмгыять кешеләре арасында шактый киң таралган яман гамәлләрнең берсе – зина кылу. Өлкән буын вәкилләре сөйләвенә караганда, элек авылга бер исерек, бер фахишә булса, аларны ачуланып, тискәре яктан гына искә алып сөйлиләр иде. Бүген исә шушы начар гадәтләр яшәешебезнең бер нормасына әверелде. Кайберәүләрнең «йөрешүләре», җилдән бала алып кайтулары хәзер инде гадәти күренеш буларак кабул ителә, күпләрнең моңа исе дә китми.

Ләкин мө­нәсәбәт нинди булса да, мондыйрак хәл­ләр кешеләрнең гомерлек йөрәк ярасына әйләнә, гаиләгә зур фаҗига булып килеп керә.

Нәҗесләнеп, йөрәк каралса...

Ислам дине буенча ир бе­­лән хатын арасында җен­­си мөнәсәбәт фәкать никах укылганнан соң гы­на рөхсәт ителә. Өйләнешмичә, никахсыз ир-хатын якынлыгы зина кылу дип исәпләнә. Барлык диннәр буенча да зина кылу тыелган һәм бик зур гөнаһ булып санала. Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Зинага якын да бармагыз, аның сәбәпләреннән дә ерак булыгыз, чөнки ул пычрак эш вә бик яман кабахәт юлдыр» (17 нче сүрә, 32 нче аять).

Пәйгамбәребез Мө­хәм­мәд (с.г.в.) хәдисләрендә дә зина олуг гөнаһ буларак бәяләнә. Хәдисләрнең берсендә: «Зина кылган кеше иманлы булган хәлдә зина кылмас», – дип әй­телә. Тагын бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: «Кем дә кем ике ирене һәм ике аягы арасындагы әгъзаларын хә­рамнан тыйса, мин ул ке­ше­гә җәннәтне вәгъдә итәм». Чыннан да, адәм баласының бик күп гөнаһларына сәбәп булган һәм аны җәһәннәмгә илтә торган ике әгъзасы – ул тел һәм җенси әгъзасыдыр. Аять-хәдисләрдән аңлашылганча, шушы әгъзаларына хуҗа була алган кеше бөек дәрәҗәләргә ирешер, әмма аларга ху­җа була алмаган кеше­ләр дөньяда түбәнлеккә, хурлыкка, ахирәттә исә зур газапларга дучар булырлар.

Шулай итеп, ислам ди­не зинаны катгый рә­веш­тә тыя һәм зинага ил­тә торган бөтен юлларга кир­тә куя. Билгеле ки, нык иманлы мөэмин-мө­сел­маннар моны яхшы аң­лыйлар, һәм бу мәсьә­ләдә бер дә ике­лән­мичә, Аллаһ кушканына итагать кылалар, Яратучы бүләк иткән инстинктларны фә­кать Ул әмер ит­кәнчә генә канәгатьләндерәләр. Лә­кин, ни кызганыч, бүген күпләр зина кылуны әл­ләни зур җинаять буларак танымыйлар, киресенчә, аны зарарсыз, хәтта кызыклы һәм күркәм бер гамәл дип саныйлар. Шушы иманнары зәгыйфь булган кешеләр өчен дин күр­сәт­мәләре җаваплылык хисе артуга сәбәп була алмаганлыктан, әлеге яман гамәлнең дөньяви зарарларын билгеләп үтү урынлы булыр. Ә алар түбән­дә­геләр:

– зина кылу гаиләгә зур зыян сала, гаилә таркалуга китерә;

– кияүгә чыкканчы з­и­на кылган кызның ки­ләчәк гаилә тормышында ире каршындагы дәрә­җә­се түбән була, аның картайганчы хурлыклы шел­тәләргә дучар булуы ихтимал;

– өйләнгәнче зина юлында йөргән егеткә, үз гаиләсен коргач та, элекке тормыш рә­вешен­нән арыну, га­дәт­тә, җи­ңел түгел, андыйларның кү­бесе, никахларына хыянәт итеп, хәләл җефетләрен алдауга керешәләр;

– зина кылу кешенең һәм аның балаларының исемен пычрата, җәмгыятьтәге абруен төшерә;

– зина кылып йөрүче атага (анага) карата балаларының хөрмәте бетә;

– никахсыз (зинадан) бала туса, ул баланың нәселе беленмәс, киләчәге билгесез, аңлаешсыз, күңеле каты һәм мәрхәмәтсез булыр;

– зина аркасында шактый күп йогышлы авырулар тарала, алар кешеләрнең сәламәтлегенә зур зы­ян китерә.

Ахыргы мәгълүмат, аң­лаган кешеләр өчен, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына бер дәлил дә булып тора: һәр заманда да зина кылу нәтиҗәсендә дәвалап булмый торган авырулар таралды, хәзер дә күп кешеләр шулар аркасында үлә – бу, һичшиксез, Аллаһның бер җәзасыдыр. Дөрестән дә, Раббыбыз билгеләп куйган законны бозу дөньяви мәгънәдә генә түгел, дини, ахирави мәгънәдә дә кешегә зур зыян һәм михнәтләр ки­лү­гә сәбәп була. Зина йө­рәкнең каралуына, иманның зәгыйфьләнүенә китерә. Иманы зә­гыйфь­лән­гән кешенең үзен ниндидер әхлакый кысаларда тоту сәләте бик түбән дә­рә­җәгә төшә, хәтта бө­тенләй югала, ул рухи мәгънәдә дә пычракка, «нәҗескә» баткан хәлдә гомер кичерә.

Азгын хатыннар азгын ирләргә булсын

Кайбер мәгълүматлар буенча, Аллаһы Тәгалә зи­на кылган кешенең нәселен 7 буынга кадәр бәхетсезлек белән җәзаларга мөмкин, ягъни зиначының баласы (оныклары) үзе фә­хеш кешеләргә эләгер­гә, каты авыру алырга яки башка ниндидер бәхетсезлеккә дучар булырга мөм­кин. Имам Шәфигый болай дигән: «Зина ул – әҗәт. Әгәр шул әҗәтне өстеңә алсаң, үз гаилә әһеле белән түлисең бу­ла...» Шулай итеп, әгәр ке­ше зина кыла икән, көн­нәрдән бер көнне ул шу­шы зинаның «әҗә­тен» түләячәк йә хатыны, йә кы­зы белән, йә башка гаилә әһеле белән, ягъни зиначының якын кешесе зина юлына басар яки сексуаль, интим тормышында бәхетсез булыр. Җенси авырулы кешеләр дә, ориентациясе традицион булмаганнар да, гомумән, гаи­лә тормышында үзләрен бәхетсез тоючылар да, бәлки, нәсел-нә­сәбендә зина кылучы булуның ачы нәтиҗәседер?.. Шуңа күрә дә элек: «Нәселегезгә зиначыны кертә күрмәгез», – дип, яшьләрне кат-кат ки­сәт­кәннәр.

Коръәндә дә Аллаһы Тәгалә бу мәсьәләне ае­рым игътибарга алып, «зиначы ир зиначы хатынга өй­ләнер, зиначы хатын зиначы иргә кияүгә чыгар», ди (24 нче сүрә, 3 нче аять), ягъни азгын, пычрак ирләр шундый ук хатыннарга булсын, азгын, пычрак хатыннар шундый ир­ләргә булсын дип тәгаенли.

Шуны да онытмаска кирәктер: дөньядагы җә­заларга караганда, ахи­рәттә­ге җәза күпкә авыррак. Ә инде олы яшьтә булган зина кылучыларга шәригатьтә аерым бер кисәтү бар: Кыямәт кө­нен­дә Аллаһы Тә­галә алар бе­лән бө­тенләй сөй­­­ләш­мәс, бер­сүз­сез җә­­һән­нәм­­­гә бил­ге­ләр.

Шулай итеп, зина ул бик зур афәт, чын мәгъ­нә­­сендә ачы хәс­рәт. Нәкъ шуңа күрә Аллаһы Тә­галә «зи­на кылмагыз» дип кенә әйт­ми, «зинага якын да бармагыз!» дип катгый кисәтә.

Кайбер яшьләр мәсьә­ләнең җитдилеген аңлап бетермичә: «Ник, нәрсә булган соң, бардым, килештек, миңа да рәхәт, аңа да рәхәт, көчләү генә булмасын...» – дип фикер йөр­­тә. Әлбәттә, шундыйларга өс­тәрәк аңлатылганны җиткерергә кирәк. Шуларга өс­тәп әле бер гыйбрәтле кыйс­саны да сөй­ләсәң, файдасы булмый калмас. Әлеге хикәя-хәдис эчтәлегеннән зур сабак вә гый­брәт алырга мөмкиндер.

«Аның йөрәген чистарт!»

Көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер яшь кеше килә һәм шундый үтенечен белде­рә: «Йә Аллаһның илчесе, миңа зина кылырга рөхсәт бир!» Шунда булган сә­хабәләр бу кешене ачулана башлыйлар, ләкин Пәй­гамбәр (с.г.в.) аларны туктата һәм егеткә берничә сорау би­рә:

– Әйтче миңа, егет, син башкаларның үз сеңлең белән зина кылуларын те­ләр идеңме?

Яшь кеше: «Юк, әл­бәттә, теләмәс идем», – ди.

– Кемнең дә булса үзең­нең кызың белән зина кылуына риза булыр идеңме?

Егетнең йөзе кырыслана һәм ул ачулы рәвештә: «Юк! Мин моңа беркайчан да риза булмыйм!» – дип җавап бирә.

Шул вакытта Пәй­гам­бәр­нең (с.г.в.) дә йөзе кырыслана һәм ул егеткә өченче соравы белән мө­рәҗәгать итә:

– Ә син башкаларның үз әниең белән зина кылуына ничек карыйсың?

Хәзер инде егетнең ачуы тагы да кабара һәм ул, үз-үзен көч-хәл белән тотып калырга тырышып: «Юк! Мин риза түгел мо­ңа, риза түгел!» – дип кычкыра.

Шуннан соң Аллаһның илчесе хатыны, апалары, башка кыз туганнары турында сорый, ләкин егет аларның да башкалар бе­лән зина кылуларына һич тә риза түгел икән.

Пәйгамбәребез (с.г.в.), сорауларына җавап алганнан соң, егеткә үзе янына якынрак килергә куша да миһербанлы кулын аның күкрәгенә куеп, дога кыла: «Йа Раббым, аның калебен чистарт һәм үзен зиналардан сакла!»

Киләчәктә бу егет беркайчан да зинага тартылмый һәм иптәшләренә: «Ал­­лаһның илчесе янына бар­ганчы, зина минем өчен иң ләззәтле гамәл иде, лә­кин аның белән сөй­ләш­кәннән соң, зинаны мин иң начар, иң пычрак һәм кабахәт эш дип саный башладым...» – дип сөйли. 


Ришат КУРАМШИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»