поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.10.2012 Җәмгыять

Алышынган язмышлар

«Бу бала минеке түгел!» – бала тудыру йортында улын кулына алуга ук Флюра апа шулай дигән һәм аңардан баш тарткан. Ләкин аны: «Бу – синең улың», – дип ышандырганнар. ...Һәм ана, шикләнеп-өзгәләнеп, баланы үзенеке итеп үстергән. Ә 25 елдан соң улының, чыннан да, аныкы түгеллеге расланган...

«Безнекеме, түгелме?..»

 

– Мин икенче улымны 1986 елның 3 июлендә Казанның Дәрвишләр поселогындагы 8нче бала тудыру йортында таптым, – дип сөйләде Флюра апа. – Ун ел элек туган беренче балабыз да малай булгач, мин кыз көткән идем, кызлар киемнәре дә алып куйган идем. Шунлыктан, бала тугач, табибларның: ”Малай, 3 кило 950 грамм авырлыкта”, – дигәннәренә ышанмый да тордым әле. Улымны көндез сәгать уннарда таптым, ә миңа аны, никтер, икенче көнне төштән соң гына китерделәр. Күрәм, бала безгә бөтенләй охшамаган: сары чәчле, ак тәнле! Ирем дә, мин дә кара чәчлеләр, дөрес, ирем ак тәнле. Мин шунда ук: “Кемне китердегез, бу минем бала түгел!” – дидем. Шәфкать туташы: “Ничек сезнеке булмасын, карагыз, кулына бәйләнгән язуда сезнең исем-фамилиягез бит”, – диде. Чыннан да, язуда шулай. Ләкин җаным белән сизәм – мин тугыз ай буе йөрәк астында йөрткән, мин тапкан бала түгел бу. Биләүне сүтеп, бөтен җирен тикшереп чыктым. Безнекедер инде дип, җаным-тәнем белән тарткалашып, ятсынып кына имездем. Йөрәк урынында түгел, баласын минем белән бер вакыттарак тудырган хатыннан сорадым: “Света, син күрдең бит, әйт әле, мин нинди бала таптым?” “Син сары чәчле, ак тәнле бала таптың. Мин әле үзе кап-кара, ә үзе аксыл тәнле бала тапты дип гаҗәпләндем”, – диде ул. Сүзен-сүзгә шулай дигәч, шигем таралды. Имезә торгач, малай күңелгә якыная башлады. Өйгә кайттык. Бәбине күрүгә, каенанам: “Бала безнеке түгел бит”, – диде. Аннан соң да, бала янына килә дә шул сүзләрне кабатлый. Ә мин: “Әй, әни, мин әле аны сиңа охшатам, синең кебек, әтисе кебек ак тәнле бит инде”, – дим. Ирем: “Безнеке булмыйча, кемнеке булсын инде”, – дип кырт кисә, аңарда шикләнүнең әсәре дә юк. Каенанам мин баламны иремнән түгел, ә башка кешедән тапкан дип шикләнгән булган икән. Без моны соңыннан гына белдек – иремнең туганнары әйттеләр. Улыбызга Илшат дип исем куштык. Ул бик тыныч булды, йоклады да йоклады. “Тәне әтисенеке кебек ак, күзләре әтисенекенә охшый башлады”, – дип, үзебезнең чалымнарны эзли-эзли, үстердек шулай. Үсмер вакыты җиткәч, йөрәк тагын кузгалды. Балаларның күбесе шул яшьләрдә чыгымлап алалар бит. Илшатның да тискәре яклары күренгәләп алды. Банк мәктәбендә укыды. Армиягә китәр чагы җитте. Шулвакыт медкомиссия үтеп йөргәндә канының икенче группалы икәнлеге ачыкланды. Миндә дә, иремдә дә өченче группалы кан ага. Һәм бездән йә беренче, йә өченче группалы канлы бала гына туа ала. Ярар, улыбызны 2005 елда армиягә озаттык. Мәскәү янындагы Ногинск шәһәренә эләкте. Шунда 19 егетнең, шул исәптән Илшатның да үпкәләренә бик нык салкын тидерүе мәгълүм булды. Сумкалар асып, киттек улыбыз янына – бала бит, кызганыч. Баргач, табибтан Илшатның кан группасын сорадым: “Икенче группа”, – диде. Күңелдә беразга тынып торган вәсвәсә кабат кузгалды.

 

Улыбыз армиягә киткәнче Ләйсән исемле кыз белән танышкан иде, хезмәт итеп кайткач, аңа өйләнде. Мин хәтта туй көнне дә Илшатка карап: “Ым-ишарәләре дә безгә охшамаган бит, безнеке түгел микәнни соң бу бала?..” – дип уйлап утырдым. Безгә бөтенләй охшамаган оныгыбыз да тугач, сеңлем: “Апа, җаның юктыр синең, улыгызның үзегезнекеме-түгелме икәнен нишләп тикшертмисез?” – дип гаҗәпләнде. Элек бергә эшләгән дустым Бәрия дә: “Сез улыгызны нишләп һаман тикшертмисез? Бала алмашынулар турында телевизордан да күрсәтә башладылар бит инде!” – дип, гел чылтыратып торды. Нәкъ шул вакытта телевизордан Чиләбе өлкәсендә роддомда алыштырылган кызлар турында сюжетлар күрсәтәләр иде. Әйтүе генә җиңел... Бик зур ихтыяр көче, салкын канлылык, сабырлык сорый торган һәм... җаннарны яралый торган тикшеренү бит ул. Аннан соң, һәрвакыттагыча, дөнья мәшәкате чабудан тота. Мин зур оешмада склад мөдире булып эшлим. Бик җаваплы, тынгысыз эш. Шулай ук җаваплы урында эшләүче ирем Әдип гел командировкада булды, шунлыктан гаилә, балалар үстерү мәшәкатьләрен күбесенчә үземә сөйрәп барырга туры килде.

 

Былтыр авырый башладым. Гомер кояшыбыз баюга таба бара, шик-вәсвәсәләрне бетерергә кирәк инде дигән карарга килдем. Һәм иремә ДНК анализы ясатырга кирәклеген әйттем. Суд-медицина экспертизасы бюросына барып, табиб Айрат Таишевка барысын да сөйләп бирдем. Илшатка дөресен әйтергә базмадым: “Авырыйм, улым, алай-болай кан салдырырга туры килсә, синең кан кирәк булуы бар, шуңа тикшертик әле”, – дидем. Бардык. Айрат Разыевичка рәхмәт, барысын да һөнәри осталык белән эшләде. ДНКны белү өчен бик аз гына кан да җитә икән. Әгәр шулай икәнен белсәм, улымның кемлеген ачыклау чарасын күптән күргән булыр идем. Анализ ике атнадан әзер була диделәр. Шул вакытлар узгандыр, төш күрдем: ирем белән минем арага бер ир кеше кереп яткан, имеш. Башыннан аягына кадәр кара киемгә төренгән, бите генә ачык. Мин аны олы монахка охшаттым. Якыннанрак карасам, япь-яшь, чибәр егет йоклап ята. Шунда минем белән әйтеп-аңлатып бирә алмаслык хәл булды, җаным тәнемнән чыгып, шушы егет җаны белән очрашкандай тоелды. Уяндым да, уйлыйм: әллә улыбыз, чыннан да, үзебезнеке түгел микән? Әллә үзем тапкан бала урыс гаиләсендә үсеп, чеп-чи татар булганлыктан, аны “син кара” дип кимсеткәннәр дә, шул түбәнсетүләргә түзә алмыйча, ул монах булып китте микән?.. Шул көнне көндезге өчтә Айрат Таишев чылтыратты: “Флюра ханым, сез килгәнне түзеп көтеп тора алмадым, шигегез расланды, улыгызның биологик әти-әниләре – башка кешеләр”, – диде. Ул вакытта нәрсәләр кичергәнемне аңлатуы авыр. Билгесезлектә шикләнеп-шөбһәләнеп яшәү арыткан иде, шуңа җиңел дә булып китте, шул ук вакытта егерме биш ел тәрбияләп, үзебезнеке дип үстергән улыбызның үзебезнеке булып чыкмавы йөрәкне телгәләде. Җан өшетерлек сораулар бимазалый башлады: ә үз улыбыз кемнәр кулында үсте икән, хәзер кайда, нинди хәлдә, ярдәмгә мохтаҗ түгел микән?! Димәк, шул төндә төшемдә улымның җаны килгән булган! “Әни, син, ниһаять, бүген минем хакта беләсең”, – дип әйтергә теләгән ул. Җаннар, чыннан да, үлемсез икән.

 

Бу хәбәрне белгәч, ирем гаҗәпләнде, билгеле. Инде үз баламны табу уе белән генә яши башладым. Урамда очраган һәр егеттән үземнең балам чалымнарын эзләп, бу минем улым түгел микән дип карарга гадәтләндем. Озынчарак кара йөзле егетләрне күрүгә, бәлки улдыр дип, дулкынлана башлый идем. Складка товар алырга Дербышкидан килгән егетләрдән 8нче роддом турында сораштырдым. Алар бу йортның ябылуын әйттеләр. Архивларда 8 нче роддомда туган балалар хакында мәгълүмат бик аз сакланган икән. Бинаны су баскан булган һәм документларның күбесе танымаслык, яраксыз хәлгә килгән. Мәрхәмәтле хезмәттәшләремә рәхмәт, мин бала тапкан көнне дөньяга килгән балаларның адресларын загс аша табып бирделәр. 8нче роддом ул көнне дежур сырхауханә булган һәм Казанның Бауман, Совет, Идел буе районнарындагы бала табучы барлык хатыннарны шунда китергәннәр. Ул көнне 15 малай, 1 кыз туган. Миңа 10 адрес бирделәр, 5есен бөтенләй таба алмадылар. Кулдагы адреслар буенча йорт саен кереп, балабызны эзли башладык. Ишекне ачучыларга бер үк сүзләрне кабатлыйм: “Безнең балалар бер үк көнне бер үк роддомда туган, минем улым үземнеке булып чыкмады, сез минем кебек бу минеке түгел дип, баласыннан баш тартучы ананы хәтерләмисезме?” Хәтерләмиләр, безне кызганып, исләре китеп карап калалар. “Сез бик матур пар, үзегезгә охшаган кызыгыз тугандыр да, алмаштырганнардыр”, – диләр. Алланың рәхмәте, бер адрес җанымны борчып тора бит. Анда Айдар исемле бала яшәгән. Ләкин ул асылынып үлгән. Шуны белгәч, күңелем купты: нишләп асылынды икән, әллә безнең бала микән, без ул адрес буенча барырга тиеш! Ирем: “Безнең улыбыз – Илшат, булды сиңа, болай туктаусыз уйлана-эзләнә башласаң, җүләрләнүең бар”, – диде. Шулай да бардык без анда. Ишекне ачучы булмагач, күрше фатир кыңгыравына бастык. Аннан бер әби чыкты да болай диде: “Монда өч бүлмәле фатирның залында бер әби белән бабай яшәде, ә ике бүлмәдә өч балалы гаилә торды. Өченче уллары бигрәк тә йомшак җанлы, акыллы иде, әниләре аны аеруча яратып үстерде, ләкин ул егетне бандитлар шушында асып үтерделәр, хәзер биредә бер уллары гына яши”. Зинһар чылтыратсыннар әле дип, телефон номерын калдырдык. Разыя исемле хатын безгә икенче көнне үк чылтыратты. Ул – Айдарның әнисе, хәзер Казан янындагы Восточный поселогында яши икән. Өйләренә бардык. Разыяга бөтен серләремне сөйләп бирдем. Ул да минем кебек 53 нче елгы хатын икән. Ике улы булган һәм кыз бала тумасмы дип, 1986 елда өченче баласын тапкан, әмма анысы да малай булып чыккан. Разыя безгә фотоларны күрсәтте. Шунда мин иремә һәм аның әтисенә нык охшаган баланы күреп алдым. Разыя суд-медицина экспертизасы үтәргә ризалашты. Инде якын дустыбыз кебек тоелган табиб Айрат Таишев үз күзләренә ышанмыйча, әзер анализларны тагын ике көн тикшерүен әйтте: “Каннарның моның кадәр тәңгәл килүен беренче тапкыр күрдем: Илшат – Разыя ханымның улы”, – диде.

 

Инде бу хәбәрне Илшатка ничек әйтергә? Әйтәм дип барам (улыбыз гаиләсе белән аерым яши), кыюлыгым җитми, әйтә алмыйча кайтып китәм. Шуннан уйладым да, башта киленгә – Ләйсәнгә әйтергә булдым. Ә ул моны белгән икән инде: бервакыт ничектер күрәзәче егет белән очрашканнар алар. Ул Ләйсәннең беләген тотып караган да, үзенә генә: “Илшатның әти-әнисе үзенеке түгел, алар моны соңыннан беләчәкләр, ләкин син аларга әлегә берни әйтмә”, – дигән.

 

Ниһаять, беркөнне улыбыз гаиләсен кунакка чакырдык, өстәл әзерләдек һәм мин: “Улым, бүген сиңа сюрприз ясыйбыз әле”, – дидем, шулвакыт телефоным чылтырады. Әтисе шул арада: “Улым, без синең үз әниеңне таптык бит”, – дип әйтеп салды. Илшат аптырап калды. Мин аңлатып бирдем. Карыйм, яшьләре килеп төелә дә, ул аны йота, тагын яшьләренә төелә, шуннан елап җибәрде. Бик нечкә күңелле ул. “Сез бит минем әтием белән әнием”, – диде. “Әлбәттә, син безнең улыбыз. Шулай язгандыр инде, синең туганнарың артты, хәзер тагын бер әниең, тагын ике абыең булды, син аларны да белергә, аларны да яратырга тиешсең. Дөньяда әллә нинди хәлләр булуы ихтимал, Алла сакласын, сиңа кан кирәк була калса да, бертуганнарың кирәк бит. Бик баедың – туганнарың артты, син бик бәхетле”, – дип, аңлатып бирдек.

 

Илшатны үз әнисе, абыйлары белән таныштыру өчен Разыялар гаиләсен кунакка чакырдык. Илшатның үз абыйларына шулкадәр охшаганлыгын күреп, шаккаттым. Хәзер без – ике гаилә аралашып яшибез. Разыяны бер күрүдә үк якын туганымдай үз иттем. Минем улыма ана назы биреп үстергән хатын бит ул. Илшат әнисе, абыйлары янына барып йөри. Олы улыбыз: “Әни, Илшат мине кагалар, чит итәләр дип уйлый күрмәсен, ул безнеке бит”, – дип, энесе белән хәзер тагын да күбрәк аралаша башлады. Тапкан ана түгел, баккан ана дигәндәй, Илшат үз әти-әнисе дип безне саный, билгеле.

 

Шунысы кызык һәм кызганыч, без – ике гаилә бер тирәдәрәк яшәгәнбез. Балаларыбыз татарча белсеннәр дип, аларны бер үк татар гимназиясенә биргәнбез. Алар параллель сыйныфларда укыганнар, Илшат “а” сыйныфында, Айдар – “б”да укыган. Язмыштырмы инде ул, очраклылыкмы – икесенең дә әбиләре Урал якларында яши. Җәйге каникулда әбиләре янына кунакка кайткач, узып барышлый гына күрешкәннәр дә әле алар! Разыя миңа Айдарның кечкенә чагыннан алып, үскәнчегә кадәр төшкән фотоларын ясатып, альбом китерде. Айдар сыйныфындагы башка балаларны беләм, ләкин аның үзен искә төшерә алмыйм бит, ниндидер пәрдә төшкән кебек була – нәрсә бу, аңламыйм. Илшатның сыйныфташлары, дуслары безнең өйгә дә килеп йөриләр иде, бәлки Айдарның да килгәне булгандыр... Дөрес, Айдар, һичшиксез, безнең бала дип тулысынча ышанып әйтә алмыйбыз. Ник дигәндә, аның кан группасы беркайда да язылмаган. Без Айдарның төс-кыяфәтен, буй-сынын, гадәтләрен үзебезгә охшатып, төсмерләп кенә аны үзебезнеке дип саныйбыз. Бик чиста, пөхтә булуы каенанама охшаган. Каенанам Миңнисаны авылның иң чиста хатыны дип йөрткәннәр...

 

Айдарның каберенә бардык. Әтисе белән янәшә, бер чардуган эчендә яталар. Ул да, әтисе дә бер-берләренә ят кешеләр булуын белмичә үлеп киткәннәр. 16 сентябрьдә аның үлгәненә 8 ел тулды. Үз улымны исән килеш бер кочаклап сөя дә алмавымны уйлап, җаннарым актарыла. Аның хакында соң булса да белдек, рухы шат булсын иде. Без күз яшьләрен йөрәккә агызып, вәсвәсә белән көрәшеп яшәдек. Башкалар мондый үкенечле, аянычлы хәлләргә дучар булмасыннар иде. Күңелләрендә шик-вәсвәсә туа икән, аны вакытында бетерү чарасын күрсеннәр иде. Ә бала тудыру йортларындагы табиблар бик игътибарлы булсыннар, кеше язмышы белән эш итүләрен онытмасыннар иде.

 

«Йөрәгемдә мәңге ут янар»

 

– Мин өченче улымны иремнең туган көнендә таптым, – дип сөйли Разыя апа Факарова. – 1986 елның 3 июле иде. Ике улым булгач, кыз туар дип көттем, шулай да сау-сәламәт тугач, малайга да бик сөендем. Бала минеке түгел дигән уй башыма да килмәде. Бәлки аның каны сизенгәндер: ун ай елады да елады, гел күтәреп йөрдем. Улыбызга әтисе Айдар дип исем кушты. Төпчек бала булганга да, ягымлы, йомшак күңелле, акыллы, тырыш булганга да, аны барыбыз да яраттык. Шук иде ул, техниканы яратты. Радио, телефон кебек яңа әйбер алып кайтсак, сүтә дә, җыеп та куя иде. Өйдә тәртип ярата, мин кер юсам, яныма килеп, үз керләрен юа, кухняда да гел минем янымда кайнаша иде. Үзенекеләр белән бергә минем аяк киемнәремә кадәр чистартып, кремлап куя иде. Мин 13 ел китапханәдә эшләдем, алып кайткан китапларымны йотлыгып укый, күп белергә тырыша иде. Күп сөйләшми иде ул, икәү тын гына утырсак та, аңлаша идек. Татар гимназиясендә башта әйбәт кенә укыса да, аңа тора-бара татарча уку, ә миңа аның белән дәрес хәзерләү авырлаша башлады. Шулай итеп, 6 сыйныфтан соң без аны урыс телендә белем бирә торган мәктәпкә күчердек. Бәлки болай эшләү кирәкмәгәндер, чөнки бу мәктәптә ул тәртипсез малайлар белән аралаша башлады. Бик якты күңелле, беркатлы, тиз ышанучан булуы харап итте аны. Казанда яшүсмерләр төркемнәре “чәчәк аткан” вакыт иде. Шунда безнең улыбыз да бер төркемгә ияреп, каядыр барган. Ияргән дусларының кем икәнлекләрен чамалагач, бүтән алар белән йөрмәде ул. Мәктәп тәмамлаган елы Айдар өчен бик авыр булды: йөрәк чиреннән әтисе үлеп китте, хәсрәт басылырга өлгермәде, өебезгә милицияләр килеп, тентү үткәреп, улыбызны ниндидер җинаятьтә гаепли башладылар. Айдар мәктәпне тәмамлап, КАИга укырга керде. Ләкин укырга бирмәделәр аңа, сентябрьдә тикшеренү изоляторына ябып куйдылар. Шунда җиде ай тоттылар. “Әнием, минем гаебем юк, кайгырма, тиздән чыгарырлар, син үзеңне сакла, син безнең өчен бер генә бит”, – дип, хәлләребезне сорашып, тиздән чыгасына ышанып, бик җылы эчтәлекле хатлар язып торды. Аннан чыгардылар, ә алты айдан... өебездә асылынган гәүдәсен таптык. Мин гаделлекне юллап карадым, ләкин ул юлның нинди икәнен үзе шуннан үткән кеше генә белә. Җаным белән сизәм, беләм: улымның гаебе юк иде. Аның: “Әни, коткар мине”, – дигән үкенечле, моңсу карашын гомеремдә онытасым юк. Дөньяны, яшәүне шулкадәр яраткан улымның үзебезнең өйдә үз-үзенә кул салуына гомеремдә ышанмаячакмын. Дөньяда бит алдап, ялганлап та котылып була, әмма Аллаһның гадел хөкеменнән бер кем дә котыла алмас.

 

Айдарны әтисе янына җирләдек. Аның белән хушлашырга барлык сыйныфташлары, дуслары, туганнар – бик күп кеше килде. Барысы да яраталар иде аны. “Әни” дип күземә генә карап торган улымны югалткач, минем өчен кояш сүнгәндәй булды. Яшәвемнең яме, мәгънәсе калмады. Йөрәктәге әрнүләремне шигырь юлларына салып, көндәлеккә язып кына азрак юанам (“Сулар сибеп гөл үстергән кебек, бик яратып сине үстердем, гел янымда булыр идең кебек, улым, нинди явыз сине үтерде?!”) Аны югалтуыма сигез ел узса да, сагынып еламаган көнем сирәк.

 

Шулай яшәүдән бизмәскә тырышып яшәп ятканда, шаккаткыч хәл мәгълүм булды – минем Айдарымны башка әни тапкан булган, ә үз улым исән икән! Илшат исемле икән ул. Бу хакта белгәч, ышанмый тордым. ДНК үткәч кенә дөньяда әллә нинди могҗизалар да була алуына ышанырга туры килде. Илшат белән очрашырга барганда дулкынландым, каушадым. Олы улым: “Әни, син аңа ташланма инде, аның янында үстергән әти-әнисе бар бит”, – диде. Шунлыктан миңа хисләремне азрак йөгәнләргә туры килде. Шулай да без кочаклашып күрештек. Күңелем кузгалды, тагын күз яшьләре... Бер улымны югалткан идем, икенчесен таптым. Мин Айдарны оныта алмаячакмын, билгеле. Тудырган улым Илшатны да Ходай бүләге дип кабул иттем. Илшатны үстергән гаилә белән туганнар кебек аралашабыз. Хәзер безнең уртак улыбыз Илшат, уртак киленебез Ләйсән, уртак оныгыбыз Эмил бар.

 

P.S. Флюра апа әйтүенчә, роддомда уллары алышыну турында белгәч, аларны үзәк телевидениедә бара торган шау-шулы тапшыруга чакырып, гаделлекне табарга ярдәм итәбез дип бик кыстаганнар. Ләкин аналар: “Без кемнеңдер ялгышы аркасында болай да Ходай тарафыннан җәзаланган кешеләр инде. Дөреслек юллап, кемнәр беләндер судлашып йөрергә теләмибез, моңа күпне кичергән йөрәкләребез түзмәячәк. Гаеплеләрне Ходай үзе хөкем итәр”, – дип, баш тартканнар.

 

          

 

                                  Айдар                                                                            Илшат


Аналарны Назилә САФИУЛЛИНА тыңлады
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»