поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.11.2008 Спорт

КОРБАН БӘРДЫЕВ: ХАТЫНЫ ИТӘГЕНӘ ЯБЫШЫП ЙӨРҮЧЕ ФУТБОЛЧЫЛАР КИРӘКМИ

"Рубин"ның баш тренеры Татарстан гына түгел, Россия спортында да иң серле кешеләрнең берсе булып исәпләнә. Корбан Бәкиевичны яратып бетермәүчеләр исә төрекмән остазның аз сүзле булуыннан башка бер генә кимчелеген дә таба алмый. Шул ук вакытта Бәрдыев белән аралашу бәхетенә ирешүчеләр аның менә дигән әңгәмәдәш икәненә инана. Берничә көн элек Казан командасының баш тренеры бу сыйфатын тагын бер кат раслады. "Рубин" клубында узган матбугат конференциясенең иң кызыклы өлешләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Корбан Бәкиевич, чемпионатта җиңүдән соң нинди хисләр кичердегез?

 

– Дөресен әйткәндә, футболчыларымнан бераз көн­ләшеп тә куям. Чөнки уенчы буларак чыгыш ясаганда бер тапкыр да чемпион булу бәхетенә ирешә алмадым. Әле һаман котлаулар килә, шалтыратулар бик күп. Менә хәзер "Рубин"ның тамашачылары бихисап икәненә ышана башладык. Бу – зур сөенеч, әлбәттә. Шул ук вакытта җаваплылык та. Чөнки бу кадәр югары күтәрелгәч, мондый дәрәҗәне саклап каласы да бар.

 

– Командада үзгәрешләр дә булыр бит ин­де...

 

– Әлегә бу хакта сөйләшергә иртәрәк. Чөнки барысы да акчага бәйле. Клуб бюджеты тәгаенләнгәч кенә, яңа футболчылар турында уйларга мөмкин булачак. Шуңа күрә уенчылар белән килешүләрне озайту-озайтмау мәсьәләсе дә соңрак хәл ителәчәк. Ә спонсорлар белән чемпионат тәмамлангач кына сөйләшәчәкбез. Бу кешеләргә, оешмаларга инде бүгеннән үк рәхмәт әйтәсе килә. Алар, кризис булуга карамастан, үз бурычларын тулысынча үти. Әлбәттә, Чемпионнар Лигасын күздә тотып бюджетны арттырырга да мөмкиннәр. Ә инде ул кимесә, кул астындагы состав белән канәгатьләнергә туры киләчәк. Мондый хәлдә исә Европада авыр булачак.

 

– Ничек уйлыйсыз, икътисадый кризис уенчыларның бәясе артуга китерерме?

 

– Россиядә әлегә мондый хәл күзәтелми. Ә чит ил уенчылары Россиядә чыгыш ясарга тәкъдим иткәч, зуррак сумма таләп итә.

 

– "Рубин" Чемпионнар Лигасына эләкте. Шуңа күрә чит ил уенчыларын чакыру җиңеләер бит.

 

– Әлбәттә, шулай. Моңа кадәр тәкъдимнәребезне кире каккан футболчыларның хәзер телләре ачылды. Ә премьер-лигада, билгеле булганча, чит ил футболчылары санына чикләүләр кертелгән. Шуңа күрә Россия уенчыларының бәяләре арта. Башка клуб белән килешүе булганнар өчен зур сумма сорыйлар. Без исә Россия паспорты бар дип кенә алар өчен 15 миллион түләргә әзер түгел.

 

– Сер булмаса, әйтегез әле, уенчылар сайлаганда нәрсәгә игътибар итәсез?

 

– Бу мәсьәләдә бик күп ялгыштым, шуңа тәҗрибәм дә артты. Әйтик, футболчының хатыны итәгенә тагылу-тагылмавы мөһим. Алайса, спортчы белән килешү төзегәч кенә, аның өчен барысын да хатыны хәл итүе аңлашыла. Үзе кая тели – ирен дә шунда өстери. Ә менә Нобоа исемле уенчыбызның хатыны итәгенә генә тагылып йөрүен телибез. Аның тормыш иптәше татар бит (көлә). Икенчедән, кешенең рухи дөньясы мөһим. Түзем егетләрне сайларга тырышабыз. Быел, мәсәлән, безгә бик зур сынаулар аша узарга туры килде. Шөкер, егетләр сынмады-сыгылмады. Тагын бер тапкыр элеккеге хезмәттәшебез Рөстәм Саймановның тырышлыгын әйтми булмый. Ул алдан ук егетләргә чемпион булырга кирәклекне сеңдереп килде. ("Рубин"ның элеккеге спорт директорына карата җинаять эше ачылды. Аны оешкан җинаятьчел төркем вәкиле булуда гаеплиләр – ред.)

 

ХӘБӘРЛӘРНЕҢ 99 ПРОЦЕНТЫ ЯЛГАН

 

– Әйтүләренә караганда, "Рубин" Румыния җыелма командасы капкачысы белән кызыксына.

 

– Беләсезме, матбугатта пәйда булган мәгълүматның 99 проценты дөрес түгел. Әлегә кадәр безне кызыксындырган уенчылар турында бер генә тапкыр булса да дөрес хәбәр бирелмәде.

 

– Сер түгел, Мәскәү матбугаты "Рубин"ны яратып бетерми. Мондый мөнәсәбәт сезгә йогынты ясадымы?

 

– Дөресен генә әйткәндә, моның файдасы да булды. Тискәре мәгълүмат арткан саен, командадагы бердәмлек тә артты. Әгәр 2003 елда бронза медальләрне очраклы рәвештә генә откан булсак, быелгы уңыш – максатчан рәвештә башкарылган эш нәтиҗәсе.

 

– Ничек уйлыйсыз, "Рубин" киләсе елларда да ЦСКА, "Зенит" һәм башкалар белән чемпионлык өчен көрәшүче командалар арасында кала алырмы?

 

– Әгәр спонсорлар шундый бурыч куя икән, без моңа әзер.

 

– Тик чемпионлык исеме яуланганнан соң узган беренче матчта ук "Рубин" җиңелергә мәҗбүр булды...

 

– Нинди генә илдә булса да, чемпион калган команда беренче матчта җиңелергә мәҗбүр. Статистика да шуны күрсәтә. Җиңүдән соң бик арыган идек. Моны алдан ук күрдем. Әмма ЦСКА һәм "Локомотив" матчларына без әзер.

 

– "Рубин"ның уенын Европадагы кайсы команданыкына охшатып булыр иде?

 

– Теләсә кайсы итальян командасына. Тик Россиядә моны аңлап бетермиләр. Әйтик, күбрәк үз капкабыз тирәсендә уйнасак, "Рубин"ны күңелсез футбол күрсәтүдә гаеплиләр. Шундый ук уенны "Реал" күрсәтсә, "менә бит, "Реал" ничек итеп уңышка ирешә" дип испаннарны мактыйлар. Әлбәттә, яхшы һөҗүмчеләргә ия буласы килә. Тик моның өчен тагын акча кирәк.

 

– Ә Европада кемнәргә каршы уйнарга теләр идегез?

 

– "Арсенал"га. Сүз уңаеннан, бу команданың баш тренеры Арсен Венгер да безне чемпионлык белән котлады.

 

– Россия клубларының барысы да котлагандыр бит?

 

– Дәшми калуны кулай күрүчеләр дә булды. Сүз уңаеннан, бүген Россия җыелма командасы баш тренеры Гус Хиддинк белән сөйләштек. Ул да котлады һәм башкаладан булмаган командага чемпион калуның икеләтә авыррак икәнен таныды.

 

– Ничек уйлыйсыз, Семак белән Рыжиковтан кала, "Рубин"нан тагын кемнәр җыелма командага чакыру алырга лаеклы?

 

– Киләчәктә моңа Рязанцев, Бухаров һәм Баляйкин ирешергә мөмкин.

 

КИТМИБЕЗ...

 

– "Рубин"дагы кайбер уенчыларга башка клублардан тәкъдимнәр килә. Ә сезне чакырсалар?

 

– Әйттем бит инде, тормышымның хыялы – Татарстанда футбол инфраструктурасын булдыру. Сүз уңаеннан, 1991 елда туган егетләр дә Россия чемпионы булды. Ә бит алар яхшы шартларда ике генә ел шөгыльләнә әле. "Рубин"ның чемпион булуы балалар спортының үсешенә зур этәргеч ясаячак. Чөнки менә дигән малайлар үсеп килә. Икътисадый авырлыклар барлыгын да аңлыйм мин. Әмма бөтен республика буенча балалар футболына шартлар тудыру эшендә соңга калмаска иде.

 

– Әнә, данлыклы "Манчестер Юнайтед"ның баш тренеры Фергюссон инде ничә еллар буе инфраструктура булдыра. Һаман төзеп бетерә алмый...

 

– Аларның анда Минтимер Шәймиев кебек кешеләре юк бит...

 

– Татарстандагы төп команданың баш тренеры буларак, беренче лигада уйнаучы "КамАЗ"ның да чыгышын бәяли аласызмы?

 

– Команданың баш тренеры Юрий Газзаевны билгеләп үтми мөмкин түгел. Әлбәттә, зуррак максатларга ирешү өчен зуррак финанслар да кирәк. Әлегә ул тәҗрибәсез уенчылар белән эшләргә тырыша. Әмма зуррак бурычларны үтәү өчен ким дигәндә өч-дүрт яхшы футболчы кирәк. Әлбәттә, "КамАЗ"ның да премьер-лигада уйнавын теләр идем. Тик ул вакытта ике командага да акча табарга кирәк булачак.

 

– "Рубин"ның уңышын нәрсәдән гыйбарәт дип уйлыйсыз? Баш тренерның осталыгыннанмы?

 

– Юк, әлбәттә. Монда бик күп кешеләрнең хезмәте кергән. Җиңүләрнең әһәмияте турында күп сөйләдем инде. Тагын бер нәрсә – рухи дөнья турында да әйтми мөмкин түгел. Барыгыз да күреп тора, яшьләр башка бүген. Без тәрбияли торган балаларның рухи халәте мөһим. Аларның иманы булырга тиеш. Сүз дин турында гына бармый, гореф-гадәтләргә дә, әти-әнисенә карата да ихтирам булырга тиеш. Кеше бездән киткән очракта да, аның эчендә иман калсын дип тырышырга кирәк. Ә мондыйлар беркайчан да җинаять кылмый инде. Минтимер Шәрипович юкка гына спортка зур игътибар бирми бит. Милләт бар яктан сәламәт булырга тиеш. Көчле рухлы булуның нәрсә икәнен күрдек инде. Нәкъ менә шуның аркасында "Рубин" чемпион булды. Ә Татарстанда яшәүчеләрнең рухы шундый. Гомумән, бу республика башка төбәк­ләрдән бик нык аерыла. Сез монда яшисез, шуңа күрә бу үзенчәлекләрне шулай тиеш дип кабул итәсез һәм сизмисез. Ә мин менә, читтән килгән кеше буларак, аны бик яхшы тоям. Урта Азиядәге бик күп танышларым Россиянең башка төбәкләреннән кире үз ил­ләренә кайтып китте. Ә Татарстанга килүчеләр монда төпләнеп кала.

 


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 237 | 15.11.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»