|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2012 Җәмгыять
Студентлар белгечлек буенча эшләргә тиешме?Уку йортын бюджет нигезендә тәмамлаган студентлар соңыннан берничә ел дәүләт оешмасында эшләргә тиеш. Татарстан Дәүләт Советы югары белем өлкәсенә әнә шундый үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Моның өчен студентлар вуз белән килешү төзиячәк. Диплом алгач исә уку йорты аларны берәр шәһәр яки районга эшкә җибәрәчәк. “Ветеринар, агроном, укытучылар белем ала да теләсә кайда эшли – ләкин профессиясе буенча бармый”, – дигән бу хакта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Сезнең фикерегезчә, мондый үзгәрешләр кирәкме?
Роза АСЫЛГӘРӘЕВА, ТДГПУның хәзерге татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы доценты:
– Заманында бу мәсьәлә бик яхшы гына тәртипкә салынган иде. Студент соңыннан авылга барып, 2-3 ел буе эшләсә, моның бернинди начарлыгы да юк. Уку йорты алдында бурычын үтәп кайту өчен генә булса да. Минем кызым да, ветеринария институын тәмамлагач, колхозга барып эшләде. Дөрес, мондый үзгәрешләр керткәндә, кешенең гаилә хәленә дә игътибар итәргә кирәктер. Кемдер инде уку дәверендә үк гаилә корырга өлгерә. Ул ирен йә хатынын калдырып, читкә китә алмый бит инде. Шуның белән беррәттән мәсьәләнең икенче ягы да бар. Ни өчен, әйтик, педуниверситетны тәмамлаучылар бүтән профессия буенча китә? Алар эш таба алмый интегә, тапсалар да, уртача алганда, 10-12 мең сумлык хезмәт хакына риза булып эшли (өстәмә сәгатьләр, сыйныф алмаса). Шуңа Дәүләт Советының әлеге тәкъдимен бик саклык белән тормышка ашырырга кирәк.
Рәмис ХӘЯЛИЕВ, Кайбыч районы хакимияте башлыгы урынбасары:
– Бу бик катлаулы мәсьәлә, аңа бик җитди карарга кирәк. Студент, аның әти-әнисе катнашында килешү төзергә, аның шартлары хакында килешергә, ике якның да теләген искә алырга кирәк. Шулай эшләнсә, мондый алым бик отышлы булыр иде. Бүген югары уку йортлары башкарган эшнең 90 проценты диярлек бушка китә. Диплом алгач, яшьләр базарга, кибетләргә китә. Автосервисларны югары белемле егетләр басып алды. Искитмәле.
Тимур СӨЛӘЙМАНОВ, “Студентлар лигасы” яшьләр оешмасы президенты:
– Студентлар үз белгечлеге буенча эшләргә тиеш. Дәүләт аларга мондый мөмкинлек тудыра икән – бик яхшы. Бүген бит эшмәкәрләр, зур оешмалар кулына яңа гына диплом алган яшьләрне эшкә алырга ашкынып тормый, хәтта ул диплом “кызыл” булса да. Моңа өстәп предприятиеләргә үзләренә вузлар белән хезмәттәшлек итәргә кирәк дип уйлыйм. Әйтик, 3-4 курстан башлап студентларны практикага чакырып, үзләренә кирәкле кадрларны оешмалар тәрбияләсә, шәп булыр иде. Бүген мондый практика Казанның вертолет заводында яхшы гына эшләп килә. Авылдан килгән яшьләрне эшләргә кире авылга кайтару өчен дә шартлар тудырырга кирәк. Ләкин бу мәҗбүриләүдән бигрәк кызыксындыру булырга тиеш. Яшәү шартлары, хезмәт хакы ярдәмендә.
Лилия ВӘЛИЕВА, Казан дәүләт ветеринар академия студенты:
– Мин имтиханнарны үзем тапшырып, бюджет урынга үз белемем белән кергәнмен икән, нигә әле мин аннары вуз җибәргән җирдә эшләргә тиеш? Бушлай белем бирү системасы хәзер әнә шундыйга әйләнеп каламыни? Бәлки минем заманча клиникада эшлисем киләдер. Яки икенче югары белем алып, бөтенләй икътисадчы булып китәргә хыялым бардыр. Ихтыяри-мәҗбүри укыту булып чыга инде бу.
Рамил МӨХЕТДИНОВ, Арча мәдәният йорты мөдире:
– Бу тәкъдим белән тулысынча килешәм. Студентларны берничә елга авылга җибәрсәләр дә яхшы булыр иде. Эшләп карасыннар. Чын эшнең нинди булуын татысыннар.
|
Иң күп укылган
|