поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.10.2012 Дин

Бердәмлек, теләктәшлек күрсәтеп, бер юнәлештә барсак иде

Самараның Җәмигъ мәчетендә Самара өлкәсе мөселманнарының чираттан тыш корылтае булып узды. Ул мөфти Вагыйз хәзрәт ЯРУЛЛИНның Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте казые, ә Талип хәзрәт ЯРУЛИНның мөфти, Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе итеп билгеләнүе уңаеннан Вагыйз хәзрәтнең соралуы буенча үткәрелде.

Корылтайга чакырылган 133 делегатның 130сы килә алган. Ә кунаклар арасында Үзәк Диния нәзарәте Рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Самара өлкәсе вице-губернаторы Алексей Бендусов, Самара өлкәсе буенча баш федераль инспектор Владимир Коматовский, губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, Самара шәһәре башлыгы Дмитрий Азаров, башка регионнардан һәм өлкә мәчетләреннән килгән мөфтиләр, имамнар һәм дин әһелләре бар иде.

Корылтай, гадәттәгечә, Коръ-ән сүрәләре укудан башланып китте. Беренче булып сүз алган Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин Россия регионнары Диния нәзарәтләренең басынкы сәясәте нәтиҗәсендә хакимият органнары белән уртак тел табып, экстремизм һәм терроризмга каршы бергә эшләүләренә басым ясады. “Күптән түгел Казанда дин әһелләренә каршы ясалган теракт та, радикаль ислам яклы мөселманнарның параллель структуралар булдырып, мәчетләребезне басып алырга ниятләве дә дөньяларның тыныч булмавына ишарәли. Шундый вакытта берләшү кирәк, имамнарның гайрәтен арттырып, халык арасына чыгу, өммәтебезне җыю нияте белән яшьләрне мәчет тирәсенә туплау, иманы нык булмаганнарны да үз итеп, дин юлына юнәлтү кирәк. Безнең илебез - Россия. Бу - безнең дәүләт, һәм без дәүләт сәясәте яклы булырга тиешбез. Илләр тыныч булса, тәртип була, мәчетләр төзелә, халык тынычлыкта иманлы балалар үстерә ала. Бөтен диннәр, традицион конфессияләр дә тотрыклылык юлын сайларга тиешле”, - диде ул. Баш мөфти Талип хәзрәт Яруллинны мөфти һәм Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе итеп сайлануы белән котлады һәм: “Безнең илдә кайбер регионнарда гына мөфти һәм Диния нәзарәте рәисе урыннарын бер кеше били. Әмма мин ышанам, сез бу эшләрне башкарып чыга алырлык шәхес”, - дип аңа мөфти чапаны һәм чалмасы кидерде.

Аңардан соң сүз алган Самара өлкәсе вице-губернаторы, өлкә хөкүмәте аппараты җитәкчесе Алексей Бендусов та хөкүмәт һәм дин әһелләренең бер сәясәт алып баруларына, хезмәттәшлек итүләренә басым ясады һәм Талип хәзрәт Яруллинның да традицион ислам нигезләренә таянып эш итүенә ышаныч белдерде. Ул Вагыйз хәзрәтнең 30 елга якын халыкка хезмәт итү дәверендә конфессия эчендә тынычлык саклап, башка конфессияләр белән хезмәттәшлек җепләре булдыруын югары бәяләде һәм губернатор исеменнән аны “Самара өлкәсе алдындагы казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләде. “Самара җирендә тынычлык һәм тотрыклылык булдыру максатында башлаган эшләрегез губернатор администрациясендә һәм өлкә хөкүмәтендә хуплау табачак”, - диде вице-губернатор. Вагыйз хәзрәт, үз чиратында рәхмәтләр белдереп, Алексей Бендусов аша губернаторга чиккән түбәтәй һәм билбау тапшырды. Билбау бу очракта дин һәм хөкүмәтнең бергә бәйләнүен билгеләүче символ буларак та кабул ителде.

2009 елда уздырылган отчет җыелышыннан соң эшләнгән эшләр турында Вагыйз хәзрәт Яруллин болай дип сөйләде: “Карагыз әле, дөньялар ничек үзгәрә бит. 1986 елда Россиядән хаҗга баручы 14 кеше арасында Самара өлкәсеннән мин берүзем генә идем. Хәзер мөмкинлекләр башка: хаҗга баручылар саны бихисап, өлкәдә төзелгән сиксән мәчетнең бишесе Самарада. Укытучыларның квалификациясен күтәрү институтында укытучыларны ислам дине нигезләрен укытуга әзерлиләр, дин буенча фәнни-практик конференцияләр үтә, балаларыбыз мөселман лагерьларында ял итә, “Нур”, “Гали” мәдрәсәләрендә имамнарыбыз белемнәрен үстерә, ислам дине буенча викториналар үткәрелә... Менә кайберәүләр, муллалар бәлеш кенә ашап йөри, дип аларны кимсетергә тырышалар. Бәлеш ашау да бит үсеп килүче балаларга үрнәк һәм тәрбия булып хезмәт итә. Балалар шул мәҗлестә Коръән сүзенә колак сала, тәртипле тормыш алып баручы әти-әнисеннән үрнәк ала. Бала бит ул бөтен нәрсәне тиз сеңдерә: әтисе Азан әйтеп кулын күтәрсә, бала да күтәрә. Ә инде олылар рюмка күтәрә икән, бала да аның төбен ялый”.

Контроль-ревизия комиссиясе отчеты белән чыгыш ясаган Таһир Мамышевның да сүзе кыска булды. Ул мәчеткә акчаның кайдан килүен һәм өлкә хөкүмәтеннән мәчетләрне төзекләндерүгә бирелгән акча-ларның тиешле эшкә тотылуын әйтте. Шулай ук ул үзенә 85 яшь тулуы турында белдереп, киләчәктә эшеннән азат итүләрен соралды.

Советлар вакытында Самара өлкәсендә 12 мәчет булса, бүген аларның саны - 92. Аларны үзгәртеп кору, төзекләндерү өчен хөкүмәт акча биреп тора, яңаларын төзү өчен җир бүлеп бирә. Менә Самараның Красная Глинка бистәсендә мәчет төзү өчен җир бүлеп бирү мәсьәләсе турында залдан сорау яңгырагач, шәһәр мэры Дмитрий Азаров әлегә җир табылмаса да, якын киләчәктә бу мәсьәләнең хәл ителәчәген вәгъдә итте. Шулай ук Вагыйз хәзрәт Яруллинның эшен зурлап, аңа шәһәр башлыгының I дәрәҗә Мактау билгесен тапшырды.

Гомумән, җыелыш бик тәр-типле төстә үтте: залдан кычкырулар, канәгатьсезлек белдереп чыгыш ясаучылар булмады. Килгән кунакларның да күбесе - Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, Чуашстан Республикасы һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов та мөселманнар арасында үзара мөнәсәбәтләрнең дустанә булып, бер-беребезгә авыр сүз әйтмичә, гаепләшмичә бер эшне - татар милләтен дингә якынайту, балаларны иманлы итеп тәрбияләү, илебездә тынычлык булдыру кебек мәсьәләләр өстендә эшләргә кирәклеген кат-кат әйттеләр.

Корылтайның резолюция-сенә үзгәрешләр дә кертергә туры килде. Анда “Региональ Диния нәзарәтенең эшчәнлеге Үзәк Диния нәзарәте белән берлектә алып барыла” һәм “Россия мөселманнарын берләштерү эшенә без каршы түгел” дигән сүзләр өстәп язылды.

Шулай ук Уставка да берничә зур булмаган үзгәреш кертелеп, Региональ Диния нәзарәте президиумы составына элеккечә алты түгел, ә унике кеше сайланды. Шулай итеп, президиум составына Вагыйз хәзрәт Яруллин, Җәмил Вәлиуллин, Илгизәр Сәгъдиев, Ислам Гомәров, Габдулла Кәримов, Җәүдәт Шәрапов, Мөдәррис Латыйпов, Наил Сөләйманов, Иршат Сафин, Гомәр Яруллин, Наил Биктаев һәм Әхмәткәрим Миннекаев сайландылар. Ревизия комиссиясе составы да үзгәрде. Анда Хәзер Газизҗан Сафиуллин, Рәфыйк Бадамшин һәм Ринат Фәйзетдиновлар эшләячәк.

Самара өлкәсе мөселман-нарының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин сүз алып, үз алдында торучы бурычлар арасында халык янына чыгу, яшьләр белән эшләү, мөселман җәмәгать оешмасы булдыруны атады.

Утыз ел буе Самара регионнары мөселманнары өчен янып-көеп яшәгән Вагыйз хәзрәт Яруллин үзенең йомгаклау сүзендә Региональ Диния нәзарәтенең һәм үзенең хезмәтен шулай югары бәяләгәннәре өчен рәхмәтләрен белдерде. “Мин бүген утыз еллык хезмәт юлыма нәтиҗә ясыйм. Әмма моның белән эшемне тәмамламыйм, казый буларак та Аллаһ юлында хезмәт куярга ниятлим”. Үзе урынына улын калдыруы турында әйтеп, ул җәмәгатьчелектән Талип хәзрәткә теләктәшлек күрсәтүләрен соралды. “Ат җигелгән авыр йөк арбасын арттан төртеп барсаң - бара, тәртәсенә таяк тыксаң, туктый. Бердәмлек, теләктәшлек күрсәтеп, бер юнәлештә барсагыз иде”, - диде Вагыйз хәзрәт.

Корылтай эшенә нокта куеп, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин Самара өлкәсе кебек зур регионның мөфтие итеп сайланган Талип хәзрәт Яруллинга: “Имам үзенең өммәте өчен Ходай алдында, эшләре өчен халык каршында җавап тота. Талип хәзрәтнең исеме “таләпчән” дип тәрҗемә ителә. Исемеңне җисеменә туры китереп, таләпчән булып, дөрес юлдан атла!” - дип, авыр йөккә җигелгән “ат дилбегәсен” тоттырды.

Вагыйз хәзрәт ЯРУЛЛИНга губернатор бүләген Алексей БЕНДУСОВ тапшырды.

Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа ТАҖЕТДИН Талип хәзрәт ЯРУЛЛИНга мөфти киемнәре кидерде. 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 41 | 06.10.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»