07.10.2012 Шоу-бизнес
Бетәм дисәң – бетәсең, яшим дисәң – яшисең, ди авырган килеш концерт куеп йөрүче Салават
Август ае ахырларында автоузышлар вакытында машинасы белән сикереп Салават Фәтхетдиновның авыр тән җәрәхәтләре алуы һәм дәвалану өчен шактый вакыт кирәк булачагы хакында язган идек инде. Газета чыгышыннан соң редакциягә Салаватның сәламәтлеге өчен борчылып язылган хатлар килде, телефоннан шалтыратучылар хәтсез иде, киңәш-табыш итүчеләр, мөмкин булганча булышырга теләк белдерүчеләр дә күп булды. Аларның барысы хакында да җырчыга җиткерелде.
Бәлагә таруының беренче көннәреннән үк җырчы төшенкелеккә бирелмәде, ай ярымнан аякка басам әле мин, дигән фикерен дә әйткән иде. Һәм могҗиза: “Салават” җыр театры Россия буйлап гастрольләрен алдан билгеләнгән график буенча башлап җибәрде. Шулай да алдагы дүрт концертны бераз соңрак вакытка күчерергә туры килгән, әмма Салават аларга да, һичшиксез, барып җитәчәк.
Гастрольләргә чыгып китәргә бер көн кала миңа Салаватларның шәһәр читендәге яңа йортларында булып, җырчы белән гәпләшү мөмкинлеге туды. Җырчының кәефе яхшы, күңеле күтәренке, шулай да кулыннан таягын ташламаган әле. Моңа аның үз фәлсәфәсе: “Элегрәк җиргә ике аякта гына басып тора идем, хәзер менә таяклар булгач, ышаныч тагын да артты”. “Чыннан да нәрсә булды соң, Салават?” – дип сорамыйча булдыра алмадым. Җавап мондый иде: “Ходай Тәгаләнең кисәтүе, сынап каравы булгандыр, дип уйлыйм. Мондый хәлләрдән соң кайберәүләрнең аяк-куллары йөрми. Минем исә, Ходайга шөкер, аяк-кул йөри, үз акылымда. Менә шуларга сөенәм, ай ярымда эшләмәгән эшем калмады. Гомер булмаганны куяннар үрчетә башладым, озакламый аюга да шушында урын булачак”. Шушында диюе яңа йорт янәшәсендәге табигатьне күздә тотып әйтүе. Әкияти дөнья анда. Чокыр-чакырлар, ерынтыклар, берсен-берсе уздырып үскән каеннар, имәннәр, һавасы... сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Сихәтләнергә табигать тә булышкандыр дип уйлыйк.
“Минем ай ярым чамасы өйдә торуыма Ләйсән белән балаларның шатланганын күрсәң иде, – дип сөйләп китте Салават. –Үзем дә шул тормышка күнегә башладым. Бер нәрсә дә очраклы була алмый. Автоузышларны ташла инде, дип киңәш бирүчеләр бар. Әмма спорттан аерылып булмыйдыр ул. Апрель аенда булачак ярышларга заявка биреп куйдык инде. Үләм, бетәм дип көн үткәрсәң, бетәсең инде ул, мин яшим әле, яшәячәкмен, дип гомер итәргә кирәк. Әле менә бертуган абыйны җирләдек. Аның үлем хәбәрен Төркиядә вакытта ишеттем, аннан: “Мине көтмәгез, мәрхүмне гөнаһка батырмагыз, мулла ничек куша, шулай җирләгез, дип шалтыратып әйттем. Шәригать кануннарына без каршы килә алмыйбыз. Абый мәрхүм бик ипле, тәртипле кеше иде. Берәүне дә рәнҗетмәде, эндәшкәндә дә кычкырып та эндәшми иде. Урыны оҗмахта булсын!”
Моннан бер көн элек Салаватның 24 нче сезон концертын әгерҗелеләр карады. Концерт тәмамланган мизгелләрдә мин җырчы белән телефон аша элемтәгә кердем, концертның ничек узуын, Салаватның кәефен беләсем килде. “Казан белән Әгерҗе арасы әллә ни ерак түгел, әйдә тиз генә кил, күреп-белеп китәрсең”, – дип шаярасы итте ул. Шаяра, димәк, күңеле күтәренке. Шулай була күрсен, аны көтәләр!
Әгерҗедәге концертлары хакында менә шушындый фикерләр ишеттек:
Рәмзия Зарипова, “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире:
– Салават берничә ел рәттән инде яңа сезон гастрольләрен безнең районнан башлый. Быел да бик матур гына концерт күрсәттеләр. Зал тулы иде. Халык яратып кабул итте. Салават сәхнәгә әкрен генә атлап чыкты. Чирләгәч, җырларын киметкән дип әйтеп булмый. Машинага чыкканда гына таягы бар иде. Без аны исән-сау концертта күрүебезгә бик шатбыз.
Зөлфәт Фәхретдинов, җырчы:
– Әгерҗедәге концерт зур гына паузадан соң беренчесе булды. Зур җитешсезлекләрсез, җайлы гына үтеп китте. Салават сәхнәгә таяксыз чыкты. Күбесенчә бер урында торып җырлады. Тамашачыга: “Авырганнан соң беренче мәртәбә сәхнәгә чыгам, әле үзем өчен дә яңалык”, – дип авыруы турында әйтеп алды. Сәхнә артында таякка таянып йөрде. Җырлап бетерүен сәхнә артында таяклар белән көтеп тордык. Машинада исә, ятып бару өчен, махсус карават көйләнгән.
Ядкарь Хәбибуллин:
– Концерт бик әйбәт үтте. Салаватның авырып алуы концертның сыйфатына бернинди дә зыян китермәде. Әлегә аңа кисәк хәрәкәтләр ясарга ярамый. Залдан: “Ташла инде шул автоузышларны, син безгә җырчы буларак бик кирәк”, – дип записка җибәргәннәр иде. Гастрольләр 13 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Концертлар Ижевск, Красноуфимск, Пермь, Барда, Чиләбе, Екатеринбургта узачак.