поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.10.2012 Дин

Рәхмәтле булыйк

Изгелек җирдә ятмый, диләр. Без дога кылып, изге теләк теләп, Аллаһы Тәгаләдән нәрсә дә булса сораганда, күкләрдә ниләр була икән?

Бер көнне төш күрәм. Мин күккә күтәрелгәнмен имеш, чын менә. Яныма канатларын җилпеп фәрештә дә очып килеп җитте. Миңа күктә ниләр барлыгын күрсәтергә, ягъни экскурсия үткәрергә икән исәбе. Шундый ягымлы, чибәр экскурсовод ярдәмендә ничек танышмыйсың ди күктәге хәлләр белән. Кузгалып киттек, янәшә барганда зур бер залга килеп чыктык. Анда бик күп фәрештәләргә тап булдык.

 

– Менә бу кабул итү бүлмәсе. Без монда Аллаһыдан дога кылып сораган үтенечләрне эшкәртәбез, – диде мине озатып йөрүче мөлаем фәрештәм.

 

Мин кызыксынып әйләнә-тирәгә күз салдым. Монда бик күп фәрештәләр төрле калынлыктагы, төрле зурлыктагы кәгазьләрне тәртипкә салалар. Алар арасында дөньяның төрле җирләреннән җибәрелгән кәгазь төргәкләре дә, хатлар да, кечкенә генә запискалар да бар.

Аннан без озын коридор буйлап киттек. Барганда тагын бер залга килеп чыктык.

 

– Ә менә монда төргәкләү һәм тарату бүлеге. Биредә Аллаһының кешеләргә булган юмартлыгы һәм мәрхәмәте. Кешеләр ни сораган булсалар, иртәме-соңмы, барысы да шушы бүлек аша узып, ияләренә барып ирешә.

 

Монда да бик киеренке эш бара. Фәрештәләр тырыша-тырыша җиргә җибәрергә дип нәрсәләрдер әзерләп мәш киләләр. Кешеләрнең үтенечләре шулкадәр күп, шулкадәр зурдыр дип һич уйламаган идем.

 

Инде экскурсиябез соңында озын коридорның ахыргы кечкенә генә бүлмәсенә күз салдык. Минем гаҗәпләнүемә каршы, монда бер генә фәрештә утырып тора. Җитмәсә, әле үзенең эшсезлектән интеккәнлеге дә сизелә.

 

– Ә монысы инде Рәхмәтләрне кабул итү бүлеге, – диде минем фәрештәм, бераз оялыбрак.

 

– Ничек инде, монда бернинди дә эш юкмыни? – дип аптырап сораганымны сизми дә калдым.

 

– Шулайрак шул, – дип авыр сулады фәрештә. – Кешеләр үзләре сораган әйберләрне алганнан соң бик азлары гына рәхмәтләрен белдерәләр.

 

– Ә рәхмәтне ничек ирештерергә соң? Бәлки ул шактый катлаулыдыр, – дидем мин, акланырга тырышып.

 

– Бу бик җиңел, – диде фәрештәм. – Бары тик: «Рәхмәт, Аллам!» – дип әйтергә генә кирәк.

 

– Кешеләр Аллаһы Тәгаләнең нинди юмартлыклары, мәрхәмәтлекләре өчен рәхмәт белдерергә тиеш соң?

 

Әгәр суыткычыңда ризыгың, кияргә киемең, баш очыңда түбәң һәм йокларга урының бар икән, димәк, син дөньядагы барлык халыкның 75 процентыннан баерак! Әгәр банкта яки янчыгыңда бераз акча бар икән, вак-төяккә дип хезмәт хакыңның бер өлешен җыеп та барасың икән, димәк, син бу дөньяның 8 процентын тәшкил иткән иң бай кешеләре сафында. Әгәр бу язманы укыйсың икән, инде син Аллаһы тарафыннан икеләтә мәрхәмәткә ирештең дигән сүз. Чөнки Җир йөзендә 2 миллиард кеше бөтенләй укый белми. Сиңа хәерле көннәр телим. Аллаһы ярдәме белән үзеңнең нинди игелеккә ирешкәнеңне, сине дә, башка кешеләрне дә Раббыбызның ничек яратуын истән чыгарма. Һәм инде рәхмәт сүзләрен белдерү өчен адресны, рәхмәтләрне кабул итү бүлеге барлыгын онытма, – дип елмайды минем фәрештәм.


Фаил ГЫЙМАДОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»