|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2012 Авыл
Татар авылында – әрмән акцентыАзия якларыннан килгән мигрантларның балалары берничә елдан соң: “Татарстан – туган җирем!” – дип үз хокукларын даулаячак Күптән түгел Азнакай якларына, бер зур гына авылга барып чыккан идем. Уттай кызу эш өсте. Бар халык – уракта. Эшләмәсәң эш көне, нәрсә ашарсың кыш көне, дигәндәй, авыл Cоветының, колхоз идарәсенең дә ишекләренә йозак элгәннәр.
Беркем юк дияр идең дә, авыл Cоветының җыештырылган, чип-чиста итеп себерелгән ишегалды чыр-чу бала-чага белән туп-тулы. Авыл җирләрендә балалар бакчалары күптән юк бит. Аларның башларына демократлар, “единорослар” җитте. Үзләре уракта булган ата-аналарның балалары шушы ишегалдына җыйналган. Хөррият биредә аларга. Кычкырып торучылар, тегене эшләмә, монда барма, дип тыеп торучы да юк. Җитмәсә, бер читтәрәк кәрҗине коелган иске тарантас тора. Башыңа әз генә фантазия дә өстәсәң, бер дигән уйнау урыны. Икенче баштарак юлдан бәрелеп кайткан, ишекләре каерылган колхоз “Волга”сы. Бәхетле булырга тагын ни җитмәгән?! Рәхәтләнеп, чәчелешеп уйный балалар. Үзем дә сабый чагымны искә төшереп, сагынып, кызыгып карап торам боларга.
Ишегалдын бетереп чабышкан балаларга ирексездән игътибар иттем. Үзләренә әзрәк зуррак джинсыларының озын балакларына бутала-бутала, абына-сөртенә чабышкан малай-кызларның барысының да чәчләре бөдрә. Йөзләре дә безнең Айрат, Нияз, Сөмбел, Суфияларга тартым түгел. Туктатып сорарга мәҗбүр булдым: “Кем малае, син кем улы?” – дим. Бер дә тотлыгып тормыйча: Егоян, Тигран, Петросян, Аванесян улы, диләр. Чәчләрен матур үргән кызчыкларның да исемнәре йә Каринэ, йә Сабинэ.
Башка авылларга, Сарман, Мөслим, Чирмешән, Ютазы якларына барып чыксаң да шушы хәл. Бөтен республиканың татар авылларын әрмән, таҗик, үзбәк балалары баскан. Балаларның күп булуы күңелле хәл. Әмма проблеманың икенче ягы да бар. Ул турыда әз генә соңрак.
Чеп-чи татар авылларында әрмән, таҗик балаларының үрчүе беркадәр аңлашыла. Авыл-сала җирләрендә эш булмаганлыктан, бер дигән яшьләребез эш эзләп Себер якларына, һич югында Казан, Чаллы тарафларына китеп бетте, авылда калмады. Ә кыз балалар, ни генә булса да, ялгыз әти-әнисен ташлап китми. Шул ук вакытта йөзек кашыдай чибәр, озын толымлы, нечкә билле Мәйсәрәләребез, Кафияләребез парсыз, ирсез картая башлады. Әле дә ярады, ялгыз картаймаска бәхетләренә авылларга уртаазиялеләр, кавказлылар килеп чыкты. Ишегалларын бетереп чабышкан бөдрә чәчле әрмән, кысыграк күзле таҗик балалары менә кайдан килеп чыкты.
Әрмән диаспорасы татар җирлеген аеруча килештерде, үз итте. Килеп төшә авылга төрле яшьтәге егермеләп әрмән егете. Әйтик, бу авылда, сыер фермасында кечерәк кенә каравыл өе салырга кирәк. Әрмәннәрнең бригадиры, дөньяны күп күргән агай әлеге колхоз рәисе белән бик кыю сөйләшә. Каравыл өен салу ун меңгә төшә, ди. Ә мин йөз мең сум сорыйм, ди. Йөз мең сумның илле меңе сиңа, илле меңе безгә. Килештекме? Килешмичә соң? Илдә тәртип, һич төрле контроль юк.
Авылларыбызга көннән-көн керә, ныграк урнаша барган чит-ят халыклар, килмешәкләр авылларны кулга ала бара. Кибетләр, пилорама, кирпеч-таш салулар хәзер алар кулында. Казаныбызның үзендә дә рестораннар, туклану урыннары әрмәннәр, грузиннар, әзәрбәйҗаннар, кытайлар, вьетнамнар кулында. Автобусларны, троллейбус, трамвайларны таҗиклар, үзбәкләр йөртә, кондукторлар да чит халыктан.
Күп нәрсәләр турында исәп-хисап тотарга, уйланырга кала. “Без – татарлар!” дип күкрәк сугарга яратсак та, саныбыз бик аз бит. Булыр-булмас, тулыр-тулмас җиде миллион чамасы. Еллык үрчүебез дә бик түбән. Нәрсә булды безгә? Өстебездән йогышлы чирләр, эпидемия, холера да узмады. Әле Тукаебыз горурлык белән 1910 елда ук, егерме биш миллион халкыбыз бар, дип язган. Ул чордан бирле без һич югында илле миллион булырга тиеш идек. Ялагайланып, чикләнмәгән толерантлык күрсәтә торгач, кая югалып, кырылып беттек соң без? Татарстаныбыз һич югы мигрантлар хисабына артсын дипме, чит-ят халыкларга республика ишекләрен киң ачтык. “Килмешәк” атамасы авыр сүз. Үз адресыңа аны ишетергә язмасын. Шулай да әйтәм: килмешәкләрне республикабызга күпләп кертәләр. Өеңә өйдәш кертүнең дә бер чиге була. Без Мәскәүчә яшәргә өйрәнгән. Әмма мәскәүлеләр, урыслар толерантлыкны күрсәтергә әллә ни җыенып тормый. “Россия – урыслар өчен!” дигән фәлсәфәне алга сөрә. Урыс шовинистлары Мәскәүдә күпме чит милләт егетләрен, хәтта студентларын үтерде.
Мин Татарстанда яшәүче халыкларның ике корылтаенда да катнашып, Лениногорск районыннан унбер кешелек делегация булып бардык. Корылтайлар бик тантаналы шартларда узды. Толерантлыкны җәелдерү, халыклар арасында дуслыкны ныгыту турында бик мәгънәле вәгазьләр тыңлап кайттык.
Делегация составында Мордва-Карамалкадан – мордва, Сарабиккүлдән – авыл старостасы, Чуаш Чәрүшкәсеннән – почта хезмәткәре, Керәшен Федотовкасыннан – урта мәктәп укытучысы, урыс чиркәвеннән – батюшка, районның җәмигъ мәчетеннән яшь мулла һәм мин бар идек. Болар арасында бер генә килмешәк тә юк. Барысының да туган җирләре – Татарстан. Ә делегатлар арасында кемнәр генә юк.
Безнең арада гына да уналты мең украин яши икән. Татарстанда яшәп ризыкланучы чит-ят халыкларның кырыклап милли-мәдәни оешмасы бар. Һәр атнаны офисларына, милли штабларына җыелып, үз телләрендә сөйләшәләр, балаларын өйрәтәләр, бииләр, җырлыйлар. Милли бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр, тарихларын өйрәнәләр, милли ашларын пешерәләр. Аларны беркем кыерсытмый, җәберләми, “килмешәкләр” дип тә атамый. Бер яктан караганда, бик яхшы. Без, татарлар, чын мәгънәсендә толерант халык. Әмма әлегә авылларыбыз урамнарында, шәһәр җирләрендә дә озын балаклы джинсыларына абына-сөртенә чабышкан балалар, үсә төшкәч, аяк терәп, “Туган җирем – Татарстан!” диячәк.
Нык үрчеп, ишәеп китеп, өч-дүрт бүлмәле офисларына гына сыймый башласалар, нишләрбез? Украин, әрмән, вьетнам, кытайлар үзләренә аерым автономия таләп итмәс дип кем ышандыра ала? Үзебезне кысрыклый башламаслармы? Бакча иясенә түтәл юк, дигән хәлгә калмабызмы? Икенче Карабах килеп чыкмасмы? Гасырлар дәвамында гомер иткән авылларыбыздан, шәһәрләребездән кумаслармы?
Тагын шуны әйтәм әле. Россиянең кайсы өлкәсен алсак та, татарлар ун меңләп тә, йөз меңләп. Калининградтан алып, Сахалинга, Камчаткага кадәр шулай. Халык саны алганда 5 миллионнан чак кына арта. Бу хәтле генә халык саны белән үз акчаңны бастырып та, гаскәр-армия тотып та булмый. Суверенлык турында уйлыйсы да юк. Үз акчасын булдырган, бастырган ил генә суверен дәүләт була ала. Мин шуннан нык шикләнә башладым. Җан исәбе алган саен татарларның баш санын киметеп күрсәтүдә әллә бер-бер бик усал мәкерлек ятамы? Моны ныклап тикшерергә, ачыкларга кирәк. Һич кичекмичә!
Яраткан оныгым Арыслан Йосыпов, Казан университетын “бик яхшы”га тәмамлап, аннары Кытайның башта Канша, соңыннан Ганҗау вузларын бетерде. Хәзер 37 нче номерлы Гонконг университетында галим булырга укый. Дөньяда “альма-матер”ларга, укыту-гыйлем бирүләренә карап, номер сугып йөртү гадәткә кергән. Беренче номер Американың Гарвард университетына сугылган. 2 нче һәм 3 нче номерлар Англиянең Кембридж һәм Оксфорд университетларында. Казан университеты йөз дә фәләненче урында.
Бу турыда озаклап сүз куертуымның сәбәбе шул: барысы 16 млн кеше яшәгән, оныгым укыган Гонконгта милли мәсьәлә бөтенләй юк. Заманында бу җирләр Кытай территориясе була да, хәзер анда кем генә яшәми? Арыслан укыган 33 кешелек группада татар, пуштун, үзбәк, төрек, кытай, сайгон, америкалы, инглиз, Африка негрлары, вьетнамлылар укый. Барысы да инглиз телендә сөйләшә; ашый, эчә, гыйлем ала. Ә менә андый дәрәҗәгә, югарылыкка ирешү өчен безнең сөйгән Татарстаныбызга Андромеда йолдызлыгына кадәр ерак араны узарга кирәк. Әмма, шул дәрәҗәгә омтылабыз дип, тарихта тирән булган эзен-йөзен югалтырга куенында типкән ярсу йөрәкле бер татар да риза-разый булмас. Аннары шуны да онытмыйк. Без бит Исәй баһадирның улы, Тәмудҗин, ягъни Чыңгызхан өммәтеннән. Кан тамырларыбызда бүген дә бөек Чыңгызхан каны акканын онытмыйк.
Альберт ХӘСӘНОВ |
Иң күп укылган
|