|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2012 Җәмгыять
Сиренасыз өйрәнүләр4 нче октябрьдә Татарстанда өйрәнүләр башланачак. Бөтен ил күләмендә булачак бу чара барышында гадәттән тыш хәлләргә әзерлек дәрәҗәсен тикшермәкче булалар. Өйрәнүләрне Гражданнар оборонасы (ГО) системасы оешуның 80 еллыгы уңаеннан Россия Хөкүмәте уздыра. Ил гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Орлов сүзләренә караганда, бер атна дәвам итәчәк чара барышында белгечләр ГО җитәкчеләренең гражданнар оборонасы чаралары белән идарә итү осталыгын тикшерәчәк. Сүз уңаеннан, Татарстанның Гражданнар оборонасы системасы белән Хөкүмәт Рәисе Илдар Халиков җитәкчелек итә. Ә өйрәнүләрдә барлык район һәм шәһәрләр катнаша. Әлеге чара саклану системасына кергән предприятие һәм оешмаларга да кагыла. Орлов сүзләренә караганда, өйрәнүләргә федераль башкарма органнар белән бергә, илнең барлык субъектлары башкарма хакимиятләре һәм җирле үзидарәләр дә җәлеп ителә. Мондый күләмле чара илдә тәүге тапкыр оештырыла. Ә менә халыкны борчып тормаска булганнар. Өйрәнүләр барышында сирена кабызмаячаклар. Шулай да саклану чаралары турында мәгълүмат таратылачак.
Сирена дигәннән, республикада халыкка сөрән салу системасы моннан 30 еллар элек үк корылган. Ул әле дә сафта, әмма белгечләр аның инде шактый искергәнлеген таный. Әйтик, башкалада шушы вакыт эчендә халык күп яши торган Азино, Яңа Савин районнары барлыкка килде. Ә сиренаның тавышын шәһәр эчендә 700 метрдан гына ишетеп була. Әнә шул техник һәм технологик үзгәрешләрне искә алып, республикада халыкка сөрән салу системасын яңартмакчы булалар. Бу эшкә инде быел ук тотыначаклар. Проектны башта Казанда тормышка ашырачаклар. Россия казнасыннан моның өчен 55 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шундый ук сумманы Татарстан Хөкүмәтеннән алачаклар. Андрей Орлов сүзләренә караганда, ел ахырына “Cell Broadcast” системасын проектлау эше башланырга тиеш. Әлеге хезмәт ашыгыч хәбәрне шунда ук тиешле урынга җиткерергә ярдәм итә. Пилот проекты уңышлы дип табыла икән, тәҗрибәне илнең башка төбәкләренә дә таратачаклар. Әйтергә кирәк, бүген күпләр мәгълүматны тиз арада җиткерү ысулларының иң уңышлысы дип смс юллауны телгә ала. Әмма идарә җитәкчесе урынбасары моның белән килешми. Аның сүзләренә караганда, смс җибәрү алты сәгатькә сузылырга мөмкин, ә иң тиз хәбәрне радио һәм телевидение аша таратып була.
|
Иң күп укылган
|