поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.10.2012 Медицина

Сорап алган чир түгел

Татарда гарип-гораба дип, гадәттә, саулыгын югалткан, үз аягы белән йөри, үз кулы белән эшли алмаучы кешеләргә әйтәләр. «Гарип» сүзенең яңгырашы күңелгә ятмаса да, фәлсәфи яктан аның мәгънәсе бик тә тирән. Элгәредән, гарәпләрдә бу кәлимәне авыруларга түгел, бәлки чит җиргә, чит халык арасына килгән кешеләргә карата кулланалар. Шунысы гыйбрәтле, элекке китапларда чит җир «горбәт» дип атала. Халыкның «Горбәттә солтан булганчы, туган якта олтан бул» дигән мәкале дә бар.

Читтән килгән кеше үзенә таныш булмаган җирдә уңайсыз хәлдә кала: аны белмиләр, танымыйлар, аңламыйлар... Җанына туган җир җылысы, ватандашлары җитми. Ирексездән, күңеле төшә. Авыру кеше дә, саулыгы китүгә, җәмгыятьтәге тоткан урынын югалтуга ук башкалардан читләштерелә башлый һәм «чит» кешегә, ягъни гарип-горабага әйләнә. Җир җимертеп эшләп йөргәндә, дәрәҗәң бар чакта, башкаларга сүзең үткәндә – дусларың күп. Әмма авыруга дучар булып, кулыңнан көч китсә, дус-ишләр берәм-берәм сирәгәя икән.

Инвалидлар бездә дә күп, әмма...

Бездән Америкага барган берәү анда инвалид коляскасында йөрүчеләрнең күплеген күреп шаккаткан. Баксаң, алар өйләрендә бикләнеп ятмыйлар, ә урамнарда йөриләр, спорт белән шөгыльләнәләр, башкалар белән бергә ял итәләр икән. Ә безнең илдә 12 млн инвалидның күпмесе еллар буе өеннән чыга алмыйча иза чигә?! Араларында үз-үзләренә кул салучылар яки эчүгә сабышучылары да аз түгел. Әле аяк-кулың сәламәт була торып та, тормыш итүләре авыр. Ә инвалидларга тормыш сынауларын үтүе ничегрәк икән? Утырып йөрергә махсус арбасын гына алыйм дисәң дә, аның да уңайлысы – «иномарка» булып, ул бик кыйммәт. Эзли башласаң, әле ансат кына табармын димә. Бер дустым: «Колясканы машинага салуы авыр, титаннан ясалганы җиңел икән, арзанракка табып булмасмы», – дигәч, кая гына чыкмадык. Интернет пәрәвезе буйлап үрмәли торгач, Украинага барып җиттек, ә үзебезнең иксез-чиксез киң илебездә юк яки шәхси заказ белән генә ясыйлар, җитмәсә, «кызыл дөя» бәясенә.

Күмәк көч белән егетебезгә машина алгач, газ-тормоз җайланмаларын кул белән хәрәкәткә китерүгә көйләү өчен, кайларга гына шалтыратмадык. Ахыр чиктә, Чаллының бер гаражында 15 меңгә торбаларны бөккәләп, ябыштыргалап ясап җибәрделәр. Әмма андый кустар ысул белән көйләгәнгә күрә, техосмотр үтүе катлауланды. Ярый ул егетебезнең шалтыратыр кардәшләре табылды. Ә бит аның хәленә төшкәннәрдән күбесенең җылы сүз әйтер кешесе юк. Андыйларга нишләргә? Сау-сәламәт егетләр дә көч-хәл белән таба торган гаражларны кайлардан эзләргә, ничек техосмотрлар үтәргә?

Бүген зур шәһәрләрдә түгел, авылларда да икешәр-өчәр автосервис эшләп ята. Аягы-кулы йөрми торган гарип ватандашларыбызга хезмәт күрсәтә торган махсус бер сервис оештырып булмыймы икән бөтен Татарстанына берне булса да? Болай да хәсрәт эчендә янып яшәүче шундый бер кешенең тормышын бераз гына җиңеләйтсә дә, аның күпме изге догасын алыр иде андый сервисны оештыручы эшмәкәр. Бәлки, шул догалар аша сәүдәсенең куаныч-бәрәкәте артыр иде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) берәр шәһәр яки авылга юл тотса, гадәттә, аны шәһәрнең иң хөрмәтле, иң хәлле кешеләре каршы алган. Әмма Аллаһының илчесе алар арасында зәгыйфь кешеләрне күрмәгәч: «Минем яныма зәгыйфьләрегезне китерегез, сез шулар сәбәпле ризыкланасыз һәм ярдәмгә ирешәсез», – дип әйтә торган булган.

Мескеннәрне үзеңнән ерагайтсаң...

Чыннан да, авырлыкка төшкәч, кешенең күңеле сына, ә сынган күңел белән ялварган доганы Аллаһы кабул итүчән. Шуңа күрә, мескенлеккә төшеп, канатлары каерылган кешене аз гына булса да сөендерү, күз яшьләре аша кылган догасын алу кебек изге гамәлләр артында күпме нигъмәт, күпме бәрәкәт ятканын Аллаһы Үзе генә белә. Кайвакыт урын өстендә ятып, көннәрен түгел, мизгелләрен дә үткәрә алмыйча тилмерүче авыруның янына биш-ун минутка кереп, хәл-әхвәлен сорашып, күңелен күтәреп чыксаң да, ул шуңа атна-ун көн буе куаначак. Һәр намазы саен үзең һәм гаиләң өчен исәнлек-саулык, бәхет-сәгадәт теләп ихлас догалар кылачак.

Мәчетебезгә йөргән бер авыру кардәшебез (хәзер инде ул мәрхүм): «Миңа бер изгелек кылсалар, мин аны мең дога белән кайтарам», – дия иде. Көч-куәт ияләре үз «бизнес-планнарының», Наполеон ниятләрен дә уздырып, уңышлы гамәлгә ашуы нигезендә фәкыйрь-мескеннәрнең догалары ятканны белсәләр иде...

Кызганыч, һәркем үз мәшәкате, үз кайгысы белән генә яшәргә өйрәнде шул. Пәйгамбәребез (с.г.в): «Күршесе ач булганда, корсагын тутырып йокларга ятучының иманы юк», – дигән. Әйе, үзен генә уйлап, үз кайгысын гына кайгыга санап яшәүчеләр иманлы була алмыйлар. Расүлебезнең зәгыйфь кешеләргә игътибары зур була, алар мәчетнең бер почмагында җыелышып аны сагынып көтәләр. Ул алар белән сәгатьләр буе утырып, берсен юата, икенчесен көлдерә, моң-зарларын тыңлый. Читтән моны күзәтеп торучы Мәккә хуҗаларына бу ошамый. Алар Пәйгамбәргә (с.г.в.): «Яки син безнең белән бул, яки алар белән кал. Әмма ул мескеннәрең белән булганда, безгә якын да килмә», – диләр. Исламның башлангыч чорында да түрәләр белән килешү мөселманнар өчен аеруча мөһим була. Ике ут арасында янып, күңеленә шикләр дә килә башлаган илчесенең күңелен ныгытып, Аллаһ «Терлек» сүрәсенең 52 нче аятен иңдерә һәм: «Әгәр ул мескеннәрне үзеңнән ерагайтсаң, залим бәндәләрдән булырсың», – ди. Ислам дине куәтләнеп, үзе дәүләт башлыгы булгач та, Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мәдинә шәһәренең читендә яшәүче мескен әбиләрнең хәл-әхвәлен белеп йөри. Мәдинә шәһәрендә, аксак һәм сукыр кешеләр сау-сәламәт булганнар белән бер табын артына утырып ашый алмыйлар – чөнки соңгылары алардан чиркана икән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәламәт кешеләрнең күңелләрен савыктырып, авырулар белән алар арасындагы киртәне юкка чыгара.

Җан саулыгы кыйммәтрәк

Җәмгыятьтәге зәгыйфь, гарип кешеләр электән пәйгамбәрләргә ияргән. Дин аларның кимсетелгән күңелләрен үз иткән, җәмгыять тормышына керткән. Бүген дә нәкъ мәчет һәм чиркәүләр шушы эшләрнең башында торырга тиеш. Бөтен нәрсәне хөкүмәттән өмет итеп, һавадан мөлкәт төшкәнне көтеп ятарга ярамый. Көченнән килгән һәркем бу эшне үз бурычы итеп алса иде.

Соңгы берничә елда, мәчетебездә Ураза һәм Корбан гаетләрендә гарип дусларыбызга аерым бәйрәм программасы оештырып, аз булса да алар белән якынаерга тырышабыз. Иртә белән җитмешләп кеше автобуска төялеп мәчеткә килә, аларны мәчеткә йөрүче яшьләребез каршы алып, кулларына күтәреп мәчетнең намаз бүлмәсенә алып менәләр. Иң элек бәйрәм вәгазе сөйләнелә, аннан соң аларның һәм әниләренең исәнлекләре өчен Коръән укып дога кылабыз.

Әниләре дигәннән, үзем өчен шунысы зур ачыш булды: мондый бәйрәмнәр, гарипләрнең үзләреннән дә ныграк аларның аналарына кирәк икән. Беренчедән, газиз әнкәйләр балаларының йөзләрендә булган шатлыкны күреп куаналар. Икенчедән, авыру бала үстерүче ананың еллар буе өеннән чыкканы, бер бәйрәм, ял күргәне юк. Шундый бер бәйрәм соңында безнең уңайсызланып кына биргән сорауга бер ана: «Малайлар булгач, кыз көткән идек, нишлисең, менә шундый сынау килде. Кызымны инде 22 ел карыйм», – дип җавап бирде. Белсә иде бу ана үзенә Аллаһының нинди олы һәм мәрхәмәтле йөрәк биргәнен! Әле бит кайбер әтиләр, гарип бала тәрбияләүдән куркып, гаиләләрен ташлап китә.

Бөтен илгә шаулатып, газета-журналларның беренче битләрен тутырып «Мисс-Татарстан», «Мисс-Россия» исемен алучы сылукайларны күрсәтәләр. Ватан өчен дә, милләт өчен дә әле өч тиенлек хезмәт куярга өлгермәгән кызларыбызны болытларга күтәрәбез, аларга мәдхияләр җырлыйбыз. Тәкъдир давыллары астында да сынмаган әнә шундый батыр аналарыбызның җан матурлыгын кайчан күрә, алар белән кайчан горурлана башларбыз икән?! Бүгенге җәмгыять кешенең тышкы кыяфәтенә, зифа сынына карап бәя бирә, иге-чиге булмаган эчке дөньясы, рухи кичерешләре бөтенләй читтә кала.   

Мәчеткә килгән кунакларыбызның бер-берсенә булган игътибарларын, кадер-хөрмәт күрсәтүләрен күреп таң каласың. Карап торырга сәламәт, әмма эпилепсия белән җәфаланучы егет берсен күтәрә, икенчесен күчерә, өченчесенә чаба... «Авыргач, шәһәрнең бер спорт сараена да кертмиләр», – дип зарланып та алырга өлгерде ул. Боларга карап торасың да, үзе бер дөнья икән, – дип куясың. Без шулар дөньясыннан никадәр ерак торабыз һәм аларны да үзебезнең арадан бик ерак җибәргәнбез...

Рухи зәгыйфьлектән арыныйк

Шөкер, соңгы елларда физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата игътибар арта кебек: йортларда һәм биналарда махсус керү җайланмалары, тротуарларда уңайлы төшү һәм менү урыннары һ.б. эшләнә. Шулай да, ачның хәлен тук белмәс дигәндәй, аягын-кулын югалткан кешенең хәлен сау-сәламәтләр аңлап бетерә алмый. Бәлки, безгә шәһәрдәге җаваплы җитәкчеләрнең унысына гына булса да, коляскалар биреп, шул гарип арбасында утырган килеш, шәһәр буйлап йөртергәдер?! Юл аша чыгып, трамвайга утырып карасын, кибеткә кереп чыксын, парк буйлап йөреп кайтсын... Минемчә, бу эштән соң күпләрнең күтәрелгән мәсьәләгә карата фикер һәм карашлары бөтенләй үзгәрер иде.

Кызганыч, күпләр матди якны кайгыртып, хакыйкый кыйммәтләрдән читләштеләр. Сәламәт булганнарыбыз рухи гариплектән арынмыйча, саулыгын югалтканнар җәмгыять өчен чит-ят, ягъни гарип булудан туктамас. Раббым, тормышларында авыр сынауларны күтәрүче бәндәләреңә сабырлык, ныклык бир. Сәламәт кешеләргә физик мөмкинлекләре чикле булганнар дөньясын күрә-аңлый белергә, ярдәмгә килеп, аларны «гариб-гораба»ларга әйләндермичә, бергәләшеп яшәргә насыйп итсәң иде. 


Йосыф ДӘҮЛӘТШИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»