поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.10.2012 Җәмгыять

Роза ФӘРДИЕВА: “Мөслим, Татар Караболагы кешеләре үзләрен “без тәҗрибә куяннары” дип атый”

29 сентябрьдә Чиләбе өлкәсендәге “Маяк” җитештерү комбинатында 1957 елда булган шартлауга (ул тарихка Кыштым техноген катастрофасы булып керде) 55 ел тулды. Бүген бу нисбәттән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында видеоконференция узды. Анда шартлау аркасында зыян күргән татар авылларында яшәүчеләрнең хокукын яклаган адвокат, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Роза Фәрдиева, Татарстандагы атом-төш коралына каршы җәмгыять рәисе Альберт Гарапов катнашты.

Алар техноген катастрофа тарихы, аның Чиләбе өлкәсе шәһәрләре һәм торак пунктлары, шул исәптән, Мөслим һәм Караболак кебек татар авыллары халкы өчен фаҗигале шаукымы турында сөйләде. Анда яшәүчеләрнең Татарстан җитәкчелегенә булган теләкләрен җиткерде.

29 сентябрьдә Чиләбе өлкәсендәге “Маяк” җитештерү комбинатында 1957 елда булган шартлауга, техноген атом-төш катастрофасына 55 ел тула. Ул вакытта нәрсә булганлыгы һәм бу сүзләр артында турында ныклап уйлансаң, моның дөньяны дер селкеткән фаҗига икәнлеген аңлыйсың. Әмма бу хакта белгән кешеләр бик аз. Тарихка Кыштым фаҗигасе булып кергән авария вакытында ни булган соң?

Р.Ф.: Аның Кыштым техноген катастрофасы дип аталуы фаҗиганең шушы исемдәге шәһәрдән ерак булмаган җирдә килеп чыгуы белән бәйле. Якында гына – Теча елгасы, Татар Караболагы, Мөслим һәм Мусакай кебек татар авыллары. Авария 1957 елда – хәбәрдарлык булмаган чорда – була. Бәлки Чернобыль авариясен дә яшереп калырлар иде, әмма ул Европага якын җирлектә урнашкан. Шуңа күрә дә аның турында бөтен кеше белде. Ә бит Кыштым фаҗигасе китергән зыяны ягыннан 200 тапкырга көчлерәк.

А.Г.: “Маяк” – плутоний җитештерү, кулланылган атом-төш ягулыгын эшкәртүче дөньядагы иң зур берләшмәләрнең берсе була. Андагы авария дөньядагы иң зур атом-төш аварияләреннән санала. Ул хәтта реакторның эшчәнлеге белән дә бәйле түгел, анда сыек радиоактив калдыклар тутырылган бак шартлаган. Нәтиҗәдә 400 километр мәйданны радиоактив явым-төшемнәр каплап ала. Бу “Көнчыгыш Урал радиоактив эзе” дип атала. Берничә өлкә территориясе радиоактив пычрануга дучар була. Теча елгасы буйлап радиоактив калдыклар хәтта Төньяк Боз океанына кадәр барып җитә. Бу элементлар бераз гына таркалсын өчен дистә-йөз еллар кирәк, киләчәк буыннар да авария нәтиҗәләрен юкка чыгару белән бәйле проблема белән очрашачак әле. 

Авария тирәсендә бик зур серлелек саклана. Ул 1957 елда ук булуга карамастан, аның турында рәсми рәвештә 1989 елда гына сөйли башладылар. Хәтта 1988 елда Чернобыль авариясенә багышланган табиблар конференциясендә ул вакыттагы Сәламәтлек министры, академик Чазовтан “Кыштым катастрофасы белән бәйле тәҗрибә бар бит инде. Чернобыль авариясенең ни белән тәмамланачагын ничек фаразларга була?” – дип сорагач, ул бу хакта берни белмәве турында җавап бирә.  

Нигә Кыштым фаҗигасе турында искә төшерергә яратмыйлар, дип уйлыйсыз? Элек бу сер булган, ә хәзер нәрсә?

Р.Ф.: Чөнки аның нәтиҗәләре кеше язмышлары белән бәйле. Мин татар авылларының зыян күргәнлеге турында әйтеп киттем инде. Рус Караболагы авылы халкы, мәсәлән, яңа елга кадәр үк күчерелгән. Зыян күргәннәрнең бөтенесен күчереп бетергәннәр. Татар Караболагы авылын исә кәгазьдә генә “күчергәннәр”. Бу авыл картада да, бернинди документларда да юк. Мин биредә яшәүчеләргә Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнар статусын бирү буенча эш белән шөгыльләнгәндә, документларда Татар Караболагы авылының чиста зонага күчерелгәнлеген, һәр кешенең 20 мең сум акча алганлыгы турында укыдым. Акчалар Мәскәүдән җибәрелгән, торак пункт юкка чыккан һәм шуның белән бергә проблема да хәл ителгән. Бу кешеләр документ буенча күчерелгән булсалар да, минемчә, алар зиратта үз урынын тапкан. Архив документларын эзләгән вакытта, миңа социаль яклау, прокуратура органнары каршы чыкты. Алар миңа “анда чиста, кешеләр үлми, балаларның бу мәйданнарда эшләгәне турында бернинди документлар да юк”, - диде. Авария булганнан соң, бөтен балаларны, барлык халыкны иген җыярга җибәрәләр. Бу балалар яланкул белән игенне җыеп алып, башка кешеләрнең табыннарына эләкмәсен өчен, чокырга күмәләр. Шуңа күрә аларны “бәләкәй ликвидаторлар” дип атыйлар. Алар нурланыш алган бәрәңгене ашыйлар. Аннан соң колак-борыннарыннан кан китә. Хатын-кызлар, мәсәлән, Гөлшара Исмәгыйлеваның әнисе (мин судта Гөлшара Исмәгыйлеваның хокукларын якладым) дегеткә баткан кебек бала тудыра һәм ул бала үлә. Ул вакытта, ялгышмасам, 600ләп баланы шушы эшләргә җәлеп итәләр. Мин документлар табып, бу балаларның авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашуын раслауга ирештем. Татар Караболагында 4500 кеше яши торган чор була ул. Бүгенге көндә бу авылда һәм Мөслим авылында 180 кеше калган, мәктәптә 14 бала.

Әлеге проблема хәзергә кадәр хәл ителмәгән. Бу кешеләр өчен махсус тернәкләндерү үзәкләре эшли. Мөслимдә дә, Татар Караболагында да мондый хастаханәләр бар. Кешеләр өстендә эксперимент бара. Алар үзләрен “без тәҗрибә куяннары” дип атый. Мөслим авылындагы гаилә чирләп китсә, аларны үзләренең палатасына салалар һәм бүгенге көнгә кадәр сынаулар дәвам итә. 

А.Г.: Аларның “Тәҗрибә куяннары” дигән үз иҗтимагый оешмасы да бар.

Р.Ф.: Кешеләр безгә үзләренең хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать итте. Миңа аларның һәм Татар Караболагы авылы халкын “Маяк”тагы шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә катнашуларын расларга кирәк иде. Аларның бөтенесе диярлек Озерск шәһәрендә яши һәм эшли.  Суд та Озерскида булды.  Безнең гаризалар гел читкә куелып килде. Алар каралса да, хакимият басымы белән, бернинди нәтиҗәгә ирешеп булмады. Без 2003 елда беренче тапкыр “чернобыльче” статусын ала алдык. Бу безнең мораль яктан җиңүебез иде. 1993 елда “1957 елда “Маяк” җитештерү берләшмәсендә булган авария нәтиҗәсендә нурланыш алган гражданнарны социаль яклау һәм Теча елгасына радиоактив калдыклар ташлау турында” федераль закон кабул ителде. Мин аларга адвокат буларак кына түгел, башка яктан да булышлык күрсәтә алдым. Татарстанның ул чактагы Президенты Минтимер Шәрипович, сәламәт саклау министрлыгы ярдәме белән анда дарулар, китаплар алып бардык.

Сез Чиләбе өлкәсенә барып эшли башлагач, анда ниләр үзгәрде соң?

Р.Ф.: Без бу мәсьәләләр буенча РФ Дәүләт Думасына, Хөкүмәткә, РФдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Лукинга, суд инстанцияләренә мөрәҗәгать иткәч, Хөкүмәт 2004 елда Мөслим авылы халкын күчереп утырту, һәр гаиләгә 1 миллион сум акча бүлеп бирү турында карар кабул итте. Әмма бу акчаны, күп дигәндә, 30-40 кеше ала алды. Төп халык акчасыз калды.

Алар Татарстан Президенты М.Шәймиевкә дә мөрәҗәгать итте. Шуңа күрә без анда барган да идек инде.

Мөслим авылы халкы үзләреннән 1 километр ераклыкта урнашкан Мөслим тимер юл станциясенә күчеп утырды. Әмма алар элеккесеннән дә начаррак урын сайлаган булып чыкты. Анда родон газы чыгып ята.

А.Г.: Атом-төш куркынычсызлыгы җәмгыяте активистлары хәбәр иткәнчә, анда илленче елларда радиоактив калдыклар күмелгән. Тик нигәдер анда йортлар төзи башлаганнар. Үз вакытында бик әйбәт проектлар булган, зыян күрүчеләрне 20-30 километр ераклыкка  күчереп утыртканнар. Монда уйланылмаган, бик гади юлдан киткәннәр.

Р.Ф.: Йортларны да аннан-моннан гына төзегәннәр. Мондый территория өчен борысларның диаметры 60 см булса, боларныкы 15 см гына. Монда юл да, медицина хезмәткәре дә, хәтта кибет тә юк. Хәзер алар туган авылларыннан ник күчергәннәренә аптырый. Аларның инде авылы юк, аны җир белән тигезләгәннәр. Җитмәсә, бу родон аркасында авырый башлаганнар. Болай да авыру кешеләрнең борыннарыннан һәр көнне кан китә. Көн саен 3-4 кешене җирлиләр. Татар Караболагында да – көн саен кабер казыйлар.  Алар өчен җан сызлый. Әмма монда кешеләр яман шештән үлми дип санала – аларга мондый дигноз куярга рөхсәт ителми. Алар арасында яшьләр дә бик күп. Ә нинди балалар туа? Мин күргәзмәләрне дә, документларны да күрдем. Балалар балык кебек туа. Мутантлар турында минем сөйлисем дә килми. Тернәкләндерү үзәгендә булганда мин шуышып йөрүче кешеләрне күрдем. Бу  - коточкыч күренеш. Моннан соң мин 7 ай буе йоклый алмадым, алар күз алдымнан китмәде. Аларның башлары әйбәт эшли, алар яхшы укый. Әмма куллары юк. Кеше үзе нурланыштан зыян күреп, үлеп китсә дә, аның шаукымы нәселдәндектә чагылыш таба: гарип балалар туа. Мөслим һәм Караболак авыллары буйлап барганда бер сәламәт кеше дә күрмисең, иң аз дигәндә, кеше аксак булырга мөмкин. Чөнки нурланыш буыннарга, аннан эчке органнарга бәрә. Алардан нинди сәламәт бала тусын? Андагы кешеләрнең 90 проценты - авыру. Әгәр авариядән соң ук күчеп киткән булсалар да, авыруны үзе белән алып китә.

Менә Мөслим авылы халкы Дмитрий Медведевка юллаган мөрәҗәгатендә күп нәрсә дә сорамый кебек: алар йортларын җылытуны, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә булышлык күрсәтүне сорый. Менә шундый кечкенә мәсьәләләрне  генә хәл итеп булмый микән? Алар бик рәхмәтле булыр иде ....

Р.Ф.: Әйе, рәхмәтле булыр иде. Мин беренче тапкыр 2003 елның июлендә “Газель” машинасын тутырып дарулар алып килгәч, анда табиб булып эшләгән Гөлфирә апа аңын җуеп егылды. Моңарчы ул миңа үзләрендә анальгин булмавын, яман шеш белән чирләүчеләрнең авыруын җиңеләйтү өчен, бер төймәне берничәгә бүлеп бирүен әйткән иде.

Роза ханым Кыштым фаҗигасе нәтиҗәсендә күпме зыян күргән булып исәпләнә?

Р.Ф.: Документлар буенча, ким дигәндә, 500 меңнән артык кеше зыян күргән дип санала. Аларның балаларын, оныкларын да исәпкә алсаң, миллионнан артып китә.

Роза Атласовна, анда безнең милләттәшләребез яши. Без алар өчен ни дә булса эшли алабызмы?

Р.Ф.: 2003 елда Мөслимдә яшәүче 12 кеше Татарстанга күчеп кайтырга теләк белдергән иде. Алар бүген дә бу теләкләреннән кире кайтмаган, башка җиргә күчереп утыртуларыннан канәгать түгел. Өлкән яшьтәге кешеләр: “Безнең балаларыбыз булса да, яхшы шартларда яшәсен”, - дип әйтә. Мин җәмәгатьчелеккә, республика җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать итәм: бу авылларда яшәүчеләрнең һәркайсы үз татарлары янына күченеп кайтырга тели. 2003 елдан бирле алар бирле шундый теләктә тора. Алар теләсә нинди ярдәмгә дә риза.  


Римма ГАТИНА
Татар-информ
№ |
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»