|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2012 Җәмгыять
Кибеткә акчаңны санап кер!Хәзер сатып алучыларга игътибарлырак булырга кирәк. Кибетләр кулланучыларга карата хәйләгә бару өстенә үз хокукларын да ныграк яклый башлады. Беркөн Казан кибетләренең берсендә азык-төлек сатып алам. Янчыгыма ипи, май, берничә банан һәм савытлы мармелад кына төшсә дә, кассир хатын миңа 140 сумлык чек чыгарды. Баксаң, мин 3 ай чит илдә булган арада чәйгә ала торган мармеладым 60 сумга ук җиткән! Шунлыктан мин мармеладны кассирга кире биреп, акчамны кайтаруны сорадым. Мондый очракларда башка кибетләр ике дә уйламый товарны алып калалар иде. Ләкин биредә кассир хатын мөрәҗәгатемне кире какты һәм мармеладны кире кайтарыр өчен паспорт күчермәсе алып килеп, гариза язарга кушты. Товарга акчам җитмәсә? Бу хәлләрне аңламыйча, кибетнең кулланучылар белән эшли торган колл-үзәгенә шалтыратам. - Әйе, безнең кибеттә шундый тәртип. Сатучылар бу очракта аны бозмаган. Сез кассадан китмәгән булсагыз да, товарны кире тапшыра алмыйсыз. Башка сәүдә урыннарында сезгә яхшылык кына күрсәткәннәр, - дип аңлатты элемтәнең теге очындагы хезмәткәр. - Паспорт күчермәсен таләп итүләре нәрсәгә бәйле? - Илнең «Ревизия комиссиясе турындагы нигезләмә»се товарны кире кайтару очрагын әнә шулай теркәүне мәҗбүр итә. - Миңа товарны кассадан үткәреп тә, сатучы әйткән бәядә акчам булмаса нишләргә? - Ул очракта да аңлатма язарга туры киләчәк. Мондый мәшәкатьләр белән йөрмәс өчен, кибеткә керер алдыннан акчаны санап кую, ә товарны җыйганда аның бәясен исәпләп бару зарур. - Кибетчеләр миңа юньләп аңлатмады. Дорфа гына: «теләсә нәрсә эшләгез, сезгә акчаны кайтару мөмкин түгел», диде. Бу очракта мин үземне кимсетелгән хис иттем. Кулланучы буларак, законда мине яклый торган маддә юкмыни? - Әлеге хәлдә сатучыларның сезгә карата дорфа мөнәсәбәттә булуына кибет җитәкчелегенә шикаять калдыра аласыз. Аның өчен ритейлерның нинди шәһәрдә урнашуы, төгәл адресы кирәк. Кибетчеләр «ценник» ярдәмендә алдый «Кулланучылар хокукларын яклау турындагы» федераль закон иң беренче чиратта кибетләр өчен файдалы булып чыга. Шуңа кибеттәге бәяләргә, әлеге продукциянең төгәл җитештерүчесенә игътибар итәргә кирәк. Еш кына төрле товар арасында аңа туры килгән «ценник»ны таба алмый азапланасың - йә җитештерүчесе, йә авырлыгы, күләме төрле. Күп очракта алырга теләгән товарның бәясе дә язылмаган булып чыга. Шуңа кулланучы берничә төр продукцияне кассага ук өстерәп барырга мәҗбүр. Товарга канәгатьсезлек арткан «Сатып алучы товарга бәяне «ценник»та күрсәтелгәнчә түләргә хаклы. Шуңа «ценник»та башта төрле бәя күргәнсез икән, кибет хезмәткәре белән аны барып тикшерә аласыз. Кем дөрес, закон шуны яклый», - дип аңлатты безгә Татарстан кулланучыларына консультация бирү үзәге хезмәткәре. Зур кибеттә эшләүче танышымнан бу хәлләр турында сөйләдем. «Әйе, элек безнең кибет тә товарны кайтаручыларның теләгенә каршы килми иде. Ләкин андый кешеләрнең саны, шулай ук чыгымнар артуына бәйле, хәзер бездә дә җитәкчелек шундый норма кертте. Товарны бозылган очракта гына алып калабыз. Кибет чыгымнары кассирларга төшә, шул сәбәпле алар хәзер кулланучыларны яклап тормый», - дип аңлатты сатучы танышым.
Миләүшә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|