поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.10.2012 Мәдәният

Алмаз Хәмзин: “Елмаеп-көлеп кенә яшәп булмый...”

Юмор остасы, артист, пародист, язучы, җырчы, гармунчы, популяр җырлар авторы – болары аның халыкка билгеле булган һөнәрләре. Әле кеше белмәгәннәре дә байтак. Кыскасы, искитмәле талантлы, бай күңелле, әкәмәт кызык кеше ул – Алмаз абый Хәмзин! Атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзингә 18 сентябрьдә 65 яшь тулды. Шушы түгәрәк дата алдыннан без аның белән очрашып, дөнья хәлләре, татар язмышы, юморның киләчәге һәм, әлбәттә, Алмаз абыйның үзе, гаиләсе турында ике сәгатьләп сөйләштек. Онытылмаслык бу очрашу өчен зур рәхмәт аңа!

– Алмаз абый, Сезне белмәгән кеше юк. Үз гомерегездә күпне күргәнсездер...

 

– Күрелде инде, күрелде. Тормышны шактый беләм хәзер. Әмма тагын да күбрәк беләсе килә: көнемне яңалыклар тыңлаудан башлыйм. Сәясәт белән кызыксынам. Безнең сәясәт бик кызык: хөкүмәт – халыкны, ә халык, аптырагач, хөкүмәтне ташлады.

 

– Иҗатыгызга темаларны әллә сәясәттән сөзәсезме?

 

– Безнең илдә темаларны яшәеш үзе табып бирә. Мине күбрәк милләт язмышы, халкыбызның басынкылыгы, телсезлеге борчый. Безнең татарның исәнләшүе дә: “Исәнмени әле сез?” – дигән кебек килеп чыга бит. Куркып яшәргә күнеккән инде без. Язучыларның кыю әсәрләре юк, публицистикада язмалар сыек. Матбугатның хәле аяныч.

 

– Матбугат дигәннән, Алмаз абый, соңгы елларда “Казан утлары” журналында эшлисез икән. Ничек килеп чыкты бу хәл? Сәхнәдән китүегез түгелдер бит?

 

– Юк, мин сәхнәдән китмәдем, телевидениегә генә кертмиләр (көлә). Моның, билгеле, сәбәпләре бар. Дөресен әйтим, миңа телевидениенең бүгенге халәте бер дә ошамый. Туры әйткәч, туганыңа ярамыйсың... Ә “Казан утлары”на мине Камил Кәримов үҗәтләнеп китерде. Рәхмәт аңа моның өчен. Тиражны арттыру максаты белән мине пропаганда бүлегенә билгеләделәр.

 

– Ничек итеп арттырасыз соң сез аны, Алмаз абый?

 

– Укучыларны хезмәтебез белән кызыксындырабыз. Халык белән очрашабыз, журналның соңгы саннарын алып барабыз. Элек Акмуллалар чана белән китап тартып йөргәннәр бит әле, шуның кебек инде (көлә). Халык безне көтеп кенә тора, чөнки әдәбияткә, сәнгатькә сусаган. Безнең белән очрашу бушлай. Җырлыйбыз, көлдерәбез. Камилне бик яраталар. Яшерен-батырын түгел, мине дә яраталар икән (көлә). Кызым Алияне дә алып барам. Һәр районның башлыгы, мәгариф бүлеге белән сөйләшәбез.

 

– Алмаз абый, җырлар язасыз бит, аннан да акча керәдер әле?

 

– Җырларым өчен шушы көнгә кадәр акча алганым юк. Дөрес, соңгы вакытта гына: “Алмаз, кара әле, син аларга көен дә, сүзләрен дә язып бирәсең, ә үзеңә ник бу кадәр битараф соң?” – дип уйладым да, җырларымның фонограммаларын сорый башладым.

 

– Беренче җырларыгыз ничек туды?

 

– Аптырагач, кирәк булганга. Телевидениедә редактор булып эшләгән вакытта күп тапшыруларга музыка эзләргә туры килә иде. Еш кына Ислам Сафин дигән бер музыкант дустыма мөрәҗәгать итә идем. Аның аппаратуралары бар. Ул вакытта япон технологиясенең кереп кенә килгән мәле. Нота белән язып киләм дә, телдән көйли-көйли Исламга көй яздырам. Үзем теләгәнне, тапшыруга кирәкле дип тоемлаганны. Режиссерларга алып барып тыңлатам – ошаталар. Үзем язганны әйтмим, чөнки музыкант, композитор дип әйтү ул чагында оялдыра. Ә авторын язарга кирәк бит – үлеш. Кызарып бетеп: “Аны мин үзем кыландырган идем”, – дим. Шуннан минем исемне яза, миннән җыр сорап килә башладылар. Әлфис Кыямов эстрададан китәм дип каңгырап йөргәндә мин аңа җыр текстлары тәкъдим иткән идем. “Сине көтәм” җыры белән ул бик тиз популяр булып китте. Соңгы язган җырым “Сиреньнәр, сиреньнәр”не дә халык яратты кебек, аны Раяз Фасихов җырлый. Ә үзем теләп: “Тукта, бер утырып языйм әле”, – дип язган җырым берәү генә. “Сине көтәм” җырына ияреп язылган бу җырым “Үзем киләм” дип атала. Ул шулай ук Раяз репертуарында.

 

– Көй язганыгызны әйтергә уңайсызлангансыз. Әллә оялчан идегезме?

 

– Бик тә. Күршегә кереп таба сорарга да ояла идем. Ишек төпләрендә таптанып торсам-торам – кермим. Аннары өйгә чыгып, әнигә: “Өйдә юклар иде”, – дим. Әни мине белә инде, үзе кереп китә. Кыю булырга сәхнә өйрәтте. Әкренләп оят кача икән (көлә).

 

– Алмаз абый, ә зур сәхнәгә, юморга ничек кереп киттегез? Тамашачыны беренче тапкыр көлдергәнегез исегездәме?

 

– Сәхнәгә мин җырлап мендем. Мәктәптә укыганда ук классташым Разил Вәлиев белән җырлап йөрдек. Класс җитәкчебез Зыятдин абый баянда бик матур уйный иде. Зур сәхнәгә беренче чыккан елларымда “Гел елмай” җырын өч тапкыр җырлатканнары хәтеремдә. Җырладым инде, башканы белмәгәч (көлә). Аннары студент елларымда “Саз” ансамбле белән төрле төбәкләрдә йөрдек. Йөри-шомара торгач, күрәм: сәхнәдә җырчылар күп. Ә сүз белән әвәләп, шул җырчыларны матур итеп тәкъдим итүчеләр аз. Ул вакытта Шамил Закиров (соңрак Академия театры директоры) алып баручы булып йөри иде. Күзәттем мин моны, бер дә авыр эш түгел кебек. Ә бервакыт миңа Рифкать Гомәров (“Саз” ансамбле җитәкчесе) концерт алып барырга кушты. Шуннан, тиз шомарып, алып баручы-конферансье буларак юморга кереп киттем. Илдәге вакыйгаларга үз фикеремне белдереп, вак-вак әйберләр, соңрак берәр битлек юморескалар яза башладым. 9 минутлык Брежнев монологымны халык бик яраткан иде. Ул вакытта әле совет цензурасы көчле.

 

– Ә тамашачыны көлдерә алмаган чыгышларыгыз булдымы?

 

– Опера театрында “Бер кичтә биш бенефис” оештырган идек. Исеме ямьсез кайбер авыллар турында шаярып кына язган җырымны шунда җырладык. (Хәзер уйлыйм да, бәлки опера театр бинасында болай җырлап утыру килешмәгәндер дә инде.) Баскан авылы турында Шамкай җырлый. Артта без хор булып кушылабыз. Кеше көлми. Нишләргә дә белмиләр, я астан гына пырхылдыйлар. Соңлап кына тотынды бит берәү көләргә, түзә алмый залдан йөгереп чыгып китте бу. Аннары гына башкалар да көләргә тотынды. Шуннан соң кайбер авылларның исемнәрен дә үзгәрттеләр әле.

 

– Димәк, көлдерү бик җиңел эш түгел?

 

– Көлдерү җиңел, чын юморист булу җиңел түгел. Әнә, хәзерге яшьләрне мин хахмачлар дим. Теләсә-нәрсә сөйләп көлдереп йөриләр. Мәзәкләре сыйфатсыз, онытыла торган, чөнки үзләренеке түгел. Чын юморист булу өчен үзең иҗат итәргә һәм шул иҗатыңны җиткерә белергә кирәк. Үзләре юмор әсәрләре яза алмасалар, хет гәҗит-китап укысыннар, киңәшләшсеннәр иде. “Язучылардан юк, үзебез кыландырабыз инде юморны”, – дигән иде берәү. Беренчедән, алар кыландырган нәрсә юмор микән соң әле ул? Икенчедән, нишләп язмасыннар? Бер ел буе “Казан утлары”нда сатирик әсәрләр бәйгесе барды, шәп юморескаларны бастырып килдек. Укымый яшьләр, татарның бердәнбер шундый әдәби-нәфис журналын,юморны аңлаулары да шуның хәтле генә.

 

– Алмаз абый, ә сез хөрмәт иткән юмор осталары кемнәр?

 

– Шамкай юк кына мәзәктән театр куя белә. Шәрәфи – чын юморист, соңгы вакытта сатирик әсәрләрне күп укый. Камил Кәримов үзе яза, үзе сөйли. Рәшит Сабиров репертуарын бик матур сайлап ала. Фәнзаман Баттал, Зөлфәт Хәкимнәр шәп юмор яза.

 

– Тик сез санап үткән юмор осталарының инде барысы да олы яшьтә. Димәк, юморның киләчәге юк?

 

– Әйткәнемчә, “Казан утлары” сатирик әсәрләр бәйгесе уздырды. Катнашучылар байтак булды. Шунысы сөендерде: уңышлы дип тапкан әсәрләр арасында яшь авторлар – яңа исемнәр дә күп иде. Киләчәктә сатира үсәчәгенә өмет туды. Мондый бәйгеләр бик кирәк икән.

 

– Татар юмор сәнгатенә тагын ниләр кирәк?

 

– Иң беренче итеп, телевидениедә шырдый-бырдый мәзәкләр генә түгел, ә югары дәрәҗәдәге юмор тапшыруларын куәтләп җибәрергә иде. Күпчелек халык концерт-театрларга йөрми, телевизор гына карый.

 

– Мин сезне, беренче чиратта, туры сүзле юморист дияр идем.

 

– Анысы шулай, бу болгавыр заманда юмор-сатира белән генә күңелемне күтәреп яшим. Минем девиз: ялганлама – тотылмассың. Кайчакларда гаиләм, балаларым киләчәге өчен телемне тешләргә тырышсам да, мин шундый булып туган, шундый булып каламдыр инде. Миңа Минтимер Шәймиев: “Син койрык болгап йөрмисең, сине аңлап була”, – дигән иде. Мин үзем беркемгә дә ачу сакламыйм һәм миңа беркемнең дә үпкәсе юктыр дип уйлыйм. Телевидение турында да ачынып сөйләвемнең сәбәбе – барыбызга да файдага булсын, халык өчен эшләсеннәр дип кенә.

 

– Алмаз абый, ә гаиләдә сез нинди ир, нинди әти?

 

– Кырыс. Елмаеп-көлеп кенә яшәп булмый, дурак диярләр (көлә).

 

– Юбилейга нинди планнар? Сезнең кебек шәхескә багышлап, бәлки, зурлап, берәр концерт әзерлиләрдер?

 

– Туган ягым Түбән Камага ноябрь аенда үтәчәк “Җидегән чишмә”гә чакырырлар дип өметләнеп торам (көлә).

 

– Алмаз абый, бүген сезнең өчен тормышта иң әһәмиятлесе нәрсә?

 

– Беренче чиратта – хатынымның сәламәтлеге, гаиләмнең иминлеге.


Сөмбел МӨСТӘКЫЙМОВА
Татарстан яшьләре
№ 36-37 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»