поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.11.2008 Җәмгыять

БАЛАЛАРНЫ БАКЧАГА УРНАШТЫРУ МӘШӘКАТЬЛӘРЕ

"Ришвәт" белән "ирекле ярдәм"не аеру кыен хәзер. Даны таралган мәк­тәп яки бакча мөдирләренә, ни өчен ришвәт аласыз, дип сорау биргәндә, гадәттә: " Нинди ришвәт булсын, ата-аналар үз теләге белән акча күчерә бит", – дигән җа­вап ишетәсең. Ата-аналарга ирекле рәвештә мәктәп һәм балалар бакчалары фондына ярдәм күрсәтү рөхсәт ителә дигән маддәне законнан алып ташламыйча, акча җыюларны киметеп булмас, ахры.

Ата-ана өчен, ришвәт дип аталамы ул, әллә ирекле акча җыюмы – анысы мөһим түгел бит. Россия законнарында, һәр граждан бушлай белем алуга хокуклы, дигән нигезләмә генә тулысынча үтәлсен. Белем бирү учреждениеләрендәгеләр дә биргәннең битенә карамаска өйрәнеп җитте кебек. Һәр кирәк-яракка ата-аналардан өлеш чыгаруны көтә башладылар. Газетабызның алдагы саннарында балалар бакчаларында, мәктәпләрдә акча җыю очраклары турында язган идек инде. Әмма республика прокуратурасыннан алынган мәгълүматлар белән танышканнан соң, кулга тагын каләм алырга туры килде.

 

Ана кешенең балалар бакчасына йә тәрбияче, йә бала караучы булып эшкә урнашуы нарасыен урнаштыруның иң киң таралган ысулы булып тора. Чөнки бакча чиратлары озын, аның җиткәнен көтәргә хәтта берничә ел кирәк булуы да бар. Шунлыктан, сабыен урнаштыру өчен, ата-ана төрле "ярдәм"гә барырга мәҗбүр. Фәлән кадәр акча төрттек яки җиһазлар алып бирдек, дип әйтүчеләргә дә гаҗәпләнми башладык бугай инде.

 

– Бакчага юллама алу бер дә җиңел түгел. Чират көтсәң, балаңның мәктәпкә барыр вакыты җитәчәк. Шуңа күрә турыдан-туры мөдирләр белән сөйләшеп урнаштыру җаен эзләргә туры килә, – дип сөйли бер ана. – Башта бер бакчага бардым, анда җиһазлар сатып алырга куштылар. Чутлап караган идем, 20 мең сумлык әйбер кирәк икән боларга. Киттем икенчесенә. Андагы мөдир шулай ук бакчага иганәче ярдәме күрсәтергә кирәклеген искәртте. Инде башка чара калмаганын аңлагач, килешмичә булдыра алмадым. Бакчаның ике тәрәзәсенә тимер рәшәткә куйдыртырга туры килде.

 

"Мондый акча җыюга ата-аналар үзләре юл куя. Теләмиләр икән – бирмәсен­нәр", – ди мәгариф җитәкчеләре. Әмма баланы урынлы итү, укытучылар һәм тәрбиячеләр тарафыннан яхшы мөгамәлә теләү ата-аналарга акча җыюга каршы "юк" дип әйтергә мөмкинлек бирми шул.

 

Интернетта mama­kazan.ru сайты бар. Андагы ата-аналар үзара мәктәп һәм бакча хәлләре турында яңалык алышалар. Кайсы бакчада нинди тәрбияче эшли, күпме акча җыялар, хезмәткәрләргә нинди бүләк бирергә кирәклеге хакында шуннан да белергә була.

 

Шәһәрләрдә бакчалар саны җитсә, ата-аналар шулай чират көтеп газапланмас, акчалары да янга калыр иде, бәлкем. Татарстанда гына да 22 мең сабый бакчага юллама көтә. Мәсәлән, Казан шәһәрендә – 15 мең, Чаллыда 2,5 мең бала, бакча яшендә булып та, өйдә утырырга мәҗбүр. Гомумән алганда исә, республикада 160 мең бала бакчага йөри. Ә мәктәп яшенә якынлашучы 7 меңгә якын баланың нибары 4 меңенә генә мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге тудырылган. Бакчалар җитми, төзисе бар, дибез. 1990 нчы елларда бакча биналарын башка оешмалар үзләренә алып бетергәч, зарланырга урын кала шул инде. Нигә әле ул биналарны кире бакчаларга кайтармаска?

 

– Яңа бакчалар төзелү, искеләрен төзекләндерү исәбенә чиратта торучылар исемлеге берникадәр кыскарды. Агымдагы елның 9 аенда гына 1300 дән артык урынлык 15 бакча ачылды, шуларның 4 се яңа. Әмма мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә кыскартулар барганлыктан, 28 бакча ябылуга дучар булды. Моңа авыллардагы балаларның саны җитмәү, шәһәрләрдәге бакчаларның исә авария хәлендә булуы да сәбәпче. Мәсәлән, Казанда 5 бакча санитария-гигиена таләпләренә җавап бирмәгәне өчен ябылды, – ди ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү секторы мөдире Гөлнур Манюрова.

 

Республика прокуратурасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә иганәчелек ярдәме дип ата-аналар белән төзелгән килешүләрнең мәҗбүри акча җыюга яки матди ярдәм күрсәтүгә кайтып калуын ачыклаган. Бу күренеш бигрәк тә Чаллы, Алабуга, Зәй һәм башкалабызның Киров, Мәскәү районнарына кагыла. Шулай ук иганәчелек ярдәме күрсәтеп, балаларын чиратсыз гына урнаштыру очраклары да билгеле булган. Мисал өчен, Чаллыдагы 21 нче бакчага булган юлламалар бакчаның верандалары төзелешенә өлеш керткән ата-аналарга бирелгән. Алабугадагы 35 нче бакчага балаларын йөртүче ата-аналардан ай саен бакча тирәсен җыештырган өчен 20-25әр сум акча җыелган.

 

Кайбер бакчалардагы төркемнәрдә сабыйларның саны чамадан тыш артып китә. Бу бигрәк тә Чаллы, Арча, башкалабызның Киров районнарында шулай. Түбән Камада Иганәчеләр советы тарафыннан ирекле акча җыю турындагы нигезләмәләргә түләүләрнең күләме, бакчаны төзекләндерү эшләре өчен хәйрия җыемнары законсыз рәвештә теркәлгән. Яңа Чишмә районында 11 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе уставында төркемнәрдә ничә бала булырга тиешлеге каралмаган. Законга каршы килгән актларга Чаллы, Арча, Балтач районнарында, башкалабызның Вахитов һәм Совет районнарында тап булганнар. Балалар бакчалары, үзләренең уставларын, эчке тәртип кагыйдәләрен кабул иткәндә, гражданнар хокукларын бозуга юл куя. Зәйдәге бер бакча уставында, мисал өчен, айлык түләүне вакытында башкармаган ата-аналарның балаларын бакчадан җибәрү, балаларга түләүле өстәмә медицина хезмәтләре күрсәтү каралган.

 

Гомумән алганда, быел бакчалардагы закон бозуның 685 очрагы ачыкланган, шул уңайдан 110 гариза судка җибәрелгән, 98 административ-хокук бозу эше башланган, 183 вазифаи хатлар дисциплинар һәм административ җаваплылыкка тартылган.

 

Кимчелекләре ачыкланган шундый кайбер бакча мөдирләре белән элемтәгә кереп, хаталарны ни рәвешле төзәтүләре белән кызыксынып карадык.

 

– 40 ел эшләп, бер тиенне дә үз кесәмә салып куйганым булмады. Мин килгәндә, бакча авария хәлендә иде. Идәннәрен, түшәм­нәрен алыштырдык, балаларга тиешле шартлар тудырдык. Шуның нәтиҗәсендә, учреждениенең дәрәҗәсе үсте. Бүген менә тәрәзәләрне алыштырырга кирәк. Әмма сабак җитәрлек булды: җил өрсә дә, ишелеп төшсә дә кагылмаячакмын. Чөнки, акча җыялар, дигән дан таралды. Хөкүмәт тиешле ярдәм күрсәтсен,– ди Чаллы шәһәрендәге 21 нче бакча мөдире Наҗия Нуруллова.

 

Һәр мөдирнең үз бакчасын ал да гөл иттерәсе киләдер инде анысы. Ләкин хөкүмәттә булмаган акча ата-аналарга каян килсен соң? Аларга акча дигәнең күктән явып тормый бит. Башка чарасы калмагач, кешедән әҗәткә алып яки соңгысын булса да бирә инде.

 

 – Ата-аналар балалар бакчасы фондына ирекле рәвештә акча кертә ала. Ләкин алардан мәҗбүри акча җыярга берәүнең дә хакы юк. Мәгариф һәм фән министрлыгы быелның февраль аенда бөтен мәгариф органнарына, шул исәптән бакчаларга да "Ата-аналардан законсыз акча таләп итүне кисәтү чаралары" дигән хат юллады, – дип аңлатма бирделәр бу уңайдан министрлыктагылар.

 

Барысы да гади һәм аңлаешлы кебек: теләмисең яки мөмкинлегең юк икән, акчаңны гына бирмә! Ләкин монда икенче як та бар шул әле. Ата-ана белән ике арадагы киеренке мөнәсәбәт балага булган карашта чагылыш тапмас дип кем әйтә ала? Нәкъ менә балага булган гаделсез мөгамәлә аркасында бакча яки мәктәпне алыштырырга мәҗбүр ителгән ата-аналар да юк түгел. Чөнки бала гомер-гомергә бәгырь җимеше булып кала. Шуңа күрә киләчәктә дә ата-ана, тешен кысып булса да, акча бирүен дәвам итәчәк.

 

Тәнкыйтьләү җиңел, ә нинди реаль тәкъдим ясый аласыз, дигән сорау туарга мөмкин. Безнең тәкъдим шундый: балалар бакчаларындагы барлык фондларны юк итеп, республика буенча гомум бер фонд ачып, ата-аналарның хәйрия акчаларын бер җиргә тупларга мөмкин ич...

 

Д.Бунтуков фотосы.

 


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 237 | 15.11.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»