поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.10.2012 Спорт

Эльвира Хәсәнова - безнең чемпион

Синхрон йөзү буенча команда составында алтын медальгә лаек булган өч тапкыр олимпия чемпионы Эльвира Хәсәнова да тамырлары белән безнең яклардан – аның әтисе Пашат авылыныкы икән, Эльвира үзе дә бала чакта җәйләрен гел Пашатта уздыра булган. “Ел саен диярлек әти-әнисе белән бабасы йортына киләләр иде, бик батыр, акыллы кыз булып үсте, татарча шартлатып сөйли иде”, - ди күршеләре Җәфәр Шаймәрдәнов.

Бу Эльвира өчен өченче олимпиада инде булган, ул шулай ук команда составында 2004 елда Афинада, 2008 елда Пекинда олимпия чемпионы исемен яулаган. Мәскәүдәге “Олимпийский” спорткомплексына аны җиде яшендә әтисе китергән. Башта ул суга сикерү белән шөгыльләнгән, аннары синхрон йөзү секциясендә кызлар җитешмәү сәбәпле анда күчкән.

Соңгы олимпиада белән Эльвира спорт карьерасын тәмамлый. Киләчәккә планы – Казанда синхрон йөзү буенча спорт мәктәбе ачу (аның әнисе Татарстанныкы). “Россия бик зур ил һәм регионнарда да барлык спорт төрләрен үстерергә кирәк”, - ди ул.

Эльвира РФнең атказанган спорт мастеры, олимпиададан кайткач ул бүтән спортчылар белән бергә Россия президенты белән очрашуда булды һәм Владимир Путин аны IV дәрәҗәле “За заслуги перед Отечеством” ордены белән бүләкләде.

“Бик дулкынландыргыч мизгелләр иде, ни әйтсәң дә, һәр көн хөкүмәт башлыгы бүләкләми бит. Шулай ук бүләккә тапшырылган “Ауди А8” автомобилен әлегә белмим нишләрмен – бәлки үземә калдырырмын, бәлки якын кешеләремнең берсенә бүләк итәрмен”, - ди Эльвира.

Ул үзенең татар милләтеннән булуы белән горурлана, татарларга хас үҗәтлеге аңа җиңүләр яуларга булыша. Милли тәрбия, аңа, әлбәттә, гаиләдә бирелгән, Хәсәновлар милли гореф-гадәтләрне саклап яшиләр, кече ватаннарын бер дә онытмыйлар. Менә үткән атнада да Эльвираның әтисе Рамил һәм бабасы Мостафа Пашатка килеп мәрхүмнәрне яд итеп киткәннәр.

Без Эльвира кебек күренекле якташларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз, ә аңа хыялын тормышка ашырып, үзе кебек олимпия чемпионнары үстерүен телибез.   


Н.ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 38 | 28.09.2012
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»