поиск новостей
Көн мәзәге
  • Тәҗрибәле ир-ат пляжда ак тәнле хатын-кыз белән таныша. Чөнки аның әле бөтен ялы алда.  

Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
30.09.2012 Җәмгыять

Татарстанның иң өлкән кешесе, 108 яшьлек РАЗИЯ әби: “Ашарга чакырмагыз, уразамны бозасыз!”

Татарстанның иң өлкән кешесе Буа районының Янбулат авылында яши. Ул – Разия әби Хәйретдинова. Аңа ноябрь аенда 109 яшь тулачак. Өлкәннәр көне уңаеннан без аның янына кунакка барып, хәлләрен белештек.

Разия әби бик үзенчәлекле, хоккей ярата торган кеше булып чыкты әле. “Ак барс” өчен “без­некеләр” дип җан ата. Күрәсең, бу кызыксыну аңа мәрхүм ире Гыйль­метдиннән күчкәндер.

Гадәттә карт кеше телевизор карауны гөнаһ дип саный. Ә гасыр кичкән карчык аны мәгъ­лүмат чарасы буларак кабул итә. Хәбәрләр тапшыруыннан бар яңалыкны белеп тора. Бары тик телевизордагы ярымшәрә хатын-кызларга гына исе китә аның. Киемнәре юкмы икәнни, дип алар өчен бик читенсенә әбекәй.

Дөрес, ул үзе бик дини кеше. Шушы яшенә кадәр намазын укыган, уразасын тоткан. Бары тик быел көче бетә башлагач кына уразаны калдырырга мәҗбүр булган. Ә менә дога укуын дәвам итә. Быелгы уразаны сәхәр ашарга тормыйча гына тотарга исәбе булган. “Уразамны бозасыз, ашар­га чакырмагыз”, – дигән ул килененең килене Назыймәгә.

ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълү­матларга караганда, 2012 елның 1 сентябренә республикада яше йөздән артып киткән 174 кеше исәпләнә. Казанда – 51, Әлмәттә –13, Чаллыда –10, Актанышта – 9, Чистай, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында 6 йөзьяшәр гомер кичерә. Озак яшәүчеләр Балык Бистәсе, Чирмешән, Зәй, Әлки районнарында гына юк.

Әбинең озак яшәү сере нидә икән? “Ул авырса да, аягүрә эшләп йөрде. Хезмәттән башка яши алмады”, – ди 81 яшьлек килене Заһирә әби. Узган елга кадәр ишегалды себереп йөргән әле. Гомер буе колхозда эшләгән, тиктормас Разия карчык өйдәгеләрнең диванда ял итеп ятуын өнәп бе­термәгән. “Һаман яту булмый инде, кош-кортларны ябарга кирәк”, – дип шелтәли торган булган әле. Килене белән икәүләшеп онык, оныкчыкларына оекбашлар бәй­ләгәннәр. Ә бит аларның саны да – 50 ләп инде. Һәрберсенә берне генә бәйлим дисәң дә, күпме күз нурларын түгәргә кирәк.

Шушы яшенә җитеп, әби бер хастаханәдә дә ятмаган. Дөрес, бер тапкыр ашказаны җәрәхә­теннән интеккән анысы. Әмма пычак астына керүдән курыккан. Бу чирдән ире халык медицинасы белән дәвалаган. Димәк, кадерле хатын булган Разия. Килене За­һирә әби әйтүенчә, бик матур яшәгәннәр. Балалары да, оныклары да бик тәртипле, эшчән, чис­талыкка-пөхтәлеккә өйрәтелгән. Разия әби бала хәсрәтләре дә күргән: биш баласының икесе кечкенә чакта бер-бер артлы дөнья куйган. Бүген ике баласы исән-сау. Кызы Минсәүдә – Үзбәк­станда, ә улы Минрасыйх Мәскәү өлкәсендә гомер кичерә. Алар үзләре дә шактый өлкән яшьтә инде.

81 яшьлек килен һәм 108 яшьлек каенана. Мондый аерма бик сирәк була торган күренеш. Алар инде ничә дистә еллардан бирле тату яшиләр. Тормышның төрле вакыты булгандыр, әмма килен кеше каенанасын бары яхшы яктан гына телгә ала. Заһирә әби үзе 7 бала тәрбияләп үстергән, бер баласы – Илдарның гомере 28 яшьтә өзелгән. Илдарның хатыны исә, бүген шушы ике әбинең таянычы, югарыда әйтелгән Назыймә була инде. Ике бала белән тол калган хатын башка кияүгә чыкмаган. Ике кызы да Казанда укый икән. Бу йортта алар өчәүләшеп гомер кичерә. Өч килен дигән сүз бу. Назыймә апа күршедә яшәүче энесе Әлфәткә, аның хатыны Гөлгенәгә бик рәхмәтле. Алар бу гаиләгә төрлечә ярдәм итеп торалар икән.

Әбиләр үзләре Назыймәнең күрсәткән кадер-хөрмәтеннән бик канәгать калсалар да, безне ташлап чыгып китмәгәе, дип куркалар. “Ул бит әле яшь, һаман да безне саклап ятасы килмәс. Картлар йортына җибәрмәсәләр ярый инде. Бар курыкканыбыз шул”, – дип күз яшьләрен сөртеп куйды каенанасы Заһирә. Назыймә исә беркая да китәргә җыенмый, аларны тәрбияләвен дәвам итә­чәк. Ул пешекче булып эшли. Аларны тәмле ризыклар белән генә сыйлап тора. Әбиләр ашау-эчүгә талымчан түгел. Нәрсә пешерсәң дә, риза. Аларның бә­хетенә күрә төп йортта менә шундый сабыр, мәгънәле килен бар. Дөрес, бетерешкән әбиләр түгел алар, ныклар. Разия әбинең хәте­ре генә бераз чуала башлаган. Ә үзенең колагы ишетә, күзе күрә. Узган ел 108 яшен котларга кил­гән район хакимияте башлыгы Рафаэль Әбүзәровны тәрәзәдән кул болгап озатып калган ул. Быел да аны туган көнгә килер дип көтәләр.

Ире сугышта катнашкан кеше буларак, Разия әби фатирлы булган. Аздан гына бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча калганнар. Чөнки торакка дәгъва кылучылар исемлегендә аның фамилиясе булмаган. Әби иренең сугышта катнашканын әйтмәгән. Казандагы фатирда Назыймә апа­ның кызлары яши икән.

Шушы яшькә җитүенә әби үзе дә ышанмыйдыр, мөгаен. Әмма ул һәр кичне дога укып, соңгы төнем дип йокларга ята. Аның әйткән васыяте дә бар. Әгәр ир­тәнге якта үлсә, шул көнне үк җиргә иңдерү. Ләкин яшәсен әле ул тагын да... Татарстанның иң өлкән кешесе дөнья рекордын куйсын әле. Сүз уңаеннан, бүген дә исәннәр арасында АКШта 117 яше белән баручы Бесси Купер исемле әби гомер озынлыгы буенча рекорд иясе, ди “Википедиа” интернет-сәхифәсе. 

Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 190-191 | 28.09.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы