поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.09.2012 Җәмгыять

«Шәрә» реклама имамның ачуын чыгарган

Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәет Җәгъфәр хәзрәт Лотфуллин шәрә (яисә ярымшәрә) хатын-кызлар һәм ир-атлар сурәтләнгән реклама баннерларына каршы көрәшергә ниятли. Моңа кадәр хәзрәт Казанның Бауман урамындагы гей-клубны ябуга ирешкән иде. Хәзрәт фикеренчә, мондый реклама яшь казанлыларны боза һәм шунлыктан «Балаларны аларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерүче мәгълүматтан саклау турында»гы яңа федераль законга каршы килә.

Шушы көннәрдә генә Сәет Җәгъфәр хәзрәт Лотфуллин «Вконтакте» социаль челтәрендә «Әхлакый чисталык өчен көрәш» төркемен төзеп, шунда үзенең җәмәгатьчелеккә юлланган мөрәҗәгатен урнаштырды. Анда болай диелә:

«Билгеле бер көчләрнең халыкны телевизор һәм интернет аша бозуы гына җитмәгән, хәзер алар моны урамда да эшли һәм мәктәпләргә якынайганнан-якыная бара. Казан үзәгендә - Эсперанто урамында урнашкан 27 нче татар гимназиясе шәрә ирләр һәм хатын-кызлар төшерелгән реклама такталары белән уратып алынган. Көн саен мәктәпкә барганда һәм кайтканда, спорт мәйданчыгында шөгыльләнгәндә һәм мәктәп тәрәзәсеннән урамга караганда, балалар бозыклыкка дучар була. Мондый әхлаксыз, бозык сурәтләр балаларның керсез җанын таплый һәм күп кенә проблемаларга, гаилә һәм җәмгыятьтә фаҗигагә китерә... Без, өлкәннәр, сабыйларыбыз алдында җаваплы һәм аларны мондый бозыклыктан сакларга тиеш!».



Безнең хәбәрчебез белән сөйләшкәндә, Сәет Җәгъфәр хәзрәт «шәрә» рекламаларга каршы көрәш игълан иткәндә, үземне танытуны максат итеп куймадым дип белдерде:

- Мин гей-клубка каршы көрәшкәндә дә, хәзрәт шул рәвешле популярлык казанырга тели дип гаепләп чыктылар... Бу һич тә алай түгел. Ул чакта да, хәзер дә минем төп максат - Казанны бозыклыктан арындыру. Шәрә кешеләр сурәтләнгән рекламалар кешенең аңына йогынты ясый. Ни өчен бүгенге көндә педофиллар, бозыклар, маньяк һәм көчләүчеләр күбәйде дип уйлыйсыз?.. Өстәвенә, мондый реклама хатын-кызларны кимсетә. Әгәр дә андый баннерны Американың берәр шәһәрендә урнаштырсалар, реклама бирүчене хатын-кыз хокукларын яклаучылар судка бирер иде. Дин әһеле буларак, минем бурыч - әхлакый чисталык өчен көрәшү. Кабан арты мәчетенә йөрүчеләр дә минем белән килешә. Безнең максат - хакимиятне тәнкыйтьләү түгел, ә аңа ярдәм итү: нинди өлкәдә халык алдында үз бурычларын үтәмәвен күрсәтү.



Сәет Җәгъфәр хәзрәт бу проблемага битараф булмаган кешеләргә «Әхлакый чисталык өчен көрәш» төркеменә «Балаларны аларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерүче мәгълүматтан саклау турында»гы законны бозган реклама такталарын фотога төшереп җибәрергә тәкъдим итә. Материаллар тиешле күләмдә җыелганнан соң, хәзрәт прокуратурага мөрәҗәгать итәчәк.

Ә беренче сурәтләрне ул үзе төшергән. Аерым алганда, аңа «US MEDICA» фирмасының Казан вәкиллеге рекламасы ошамаган: шәһәр үзәгендә урнашкан баннерда күкрәкләрен компания логотибы төшерелгән табличка белән каплаган ярымшәрә кыз сурәтләнгән.

Безнең редакция «US MEDICA» фирмасының Казандагы вәкилләреннән имамның үз рекламаларына карата дәгъва белдерүе уңаеннан ни уйлаулары турында сорады. Реклама тактасы дин әһеленең ачуын чыгаруын белгәч, фирмада бик нык гаҗәпләнделәр.

- Модель тулысынча шәрә булса, дәгъваны аңлар да идем. Ләкин кызның оят урыннары тиешенчә капланган бит, - дип ассызыклады фирманың Казандагы директоры Галина Короткова. - Бу баннерның эчтәлеге Мәскәүдәге төп офиста эшләнде. Анда мондый реклама игътибарны җәлеп итә дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Баннерның эчтәлеге законга каршы килә дип уйламыйм, чөнки нинди дә булса рекламаны урнаштырыр алдыннан, фирма аны җентекләп тикшерә. Шулай да мин төп офиска Казанда безнең рекламаның зур шау-шу уятуы турында хәбәр итәчәкмен. Чөнки ул әле яңа законга кадәр үк эшләнгән иде... Әгәр дә баннерның эчтәлеге законга каршы килсә, без реклама сәясәтен үзгәртәчәкбез.



Безнең редакция Казандагы берничә агентлыктан, «Балаларны аларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерүче мәгълүматтан саклау турында»гы закон гамәлгә кергәннән соң, эшчәнлекләре ни дәрәҗәдә үзгәреш кичерүе белән кызыксынды. Ачыкланганча, аларның эшендә бернинди үзгәрешләр дә булмаган. Беренчедән, аларга рекламада балалар өчен нинди мәгълүматны зыянлы дип санарга кирәклеге аңлашылмый: законда бу хакта төгәл мәгълүмат юк. Икенчедән, реклама агентлыклары тактада урнаштырылган рекламаларның эчтәлеге өчен җаваплы түгел, шуңа да әлеге мәсьәлә өчен әлләни борчылмыйлар.

- Күп очракта без заказ бирүчеләрнең әзер файллары белән эшлибез, ягъни баннерларны бастыру белән шөгыльләнәбез. Безнең килешүдә дә макетта сурәтләнгән бөтен нәрсә өчен заказчы, ягъни реклама бирүче җаваплы булуы турында язылган, - дип хәбәр итте «Виктория-Принт» ҖЧҖ директоры Юлия Инякова. - Гомумән алганда, нәрсә ярый, нәрсә юк, әйтүе кыен. Мисал өчен, әгәр дә саунага реклама ясарга туры килсә, баннерда киенгән кешеләрне сурәтләү бик сәер күренер иде бит.

Кабан арты мәчете имамы, үз чиратында, реклама агентлыклары һичьюгы реклама мәгълүматын биргәндә җаваплылык хисен тоеп эш итәргә тиеш дип саный. Чөнки заказ бирүчеләр үз акчасына реклама тактасында ни генә урнаштырырга теләмәс? Бүген кызның «бөтен тиешле урыннары» капланган булса да, иртәгә ачып куюлары да бик мөмкин… 


Венера БЕЛЯЕВА
Интертат.ру
№ --- | 30.09.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»