|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2012 Җәмгыять
“Кара теләнчеләр” кая югалды?Казанны “люли” милләтендәге (аларны икенче төрле Урта Азия чегәннәре дип тә атыйлар) кешеләре басып алып, транспортта, урамнарда, юл чатларында хәер сорашулары турында берничә тапкыр язган идек. Инде менә шактый вакыт алар башкалада күренми башлады. Баксаң, шәһәрдә аларга бәйле күңелсез вакыйгалар хокук сакчыларын аларга каршы катгый чаралар күрергә мәҗбүр иткән икән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Игорь Силко сүзләренә караганда, узган ел декабрь аенда хәер сорашкан кызчыкның машина астына кереп гомере өзелгәннән соң, махсус рейдлар башланган. “2011 елның декабреннән 2012 елның маена кадәр Татарстаннан 47 бала һәм 17 өлкән яшьтәге кеше җибәрелде. Алар өчен Россия Федерациясенә биш елга юл ябык. Федераль миграция үзәге белән берлектә эшләдек. 8 баланы әти-әниләре үзләре туган якларына алып китте. Соранып йөрүче күп кенә балаларны әти-әниләрен ачыклар өчен приютларга илттек. Алар барысы да Казанга эшкә урнашырга килгән. Әмма беркайда да теркәлмәгәннәр. Димәк, законсыз рәвештә яшиләр. Алар да туган якларына кире кайтарылды. Россиядә хәер сорашуны тыя торган закон юк. Тәртип бозса гына, аларны җавапка тартырга була”, – ди ул. Җәмәгать транспортында йөртүчеләр, кондукторлар “кара малайлар” юкка чыкканына сөенеп туя алмый. “Безнекеләр жәлләгән булып акча сузалар, ә алар артыннан тел күрсәтеп, көлеп калалар. Ул балалар кыйммәтле шоколадлар алып ашый, яхшы велосипедта гына йөри. Автобустан куып төшергән саен, каргап, пычрак сүз әйтеп калалар иде. Ниһаять, котылдык”, – ди кондуктор Наилә ханым. Дөрес, “кара теләнчеләр” юкка чыгу белән Казан урамнарында хәер сорашу бетте, дигән сүз түгел әле. Кул сузып ярдәм сораучы мохтаҗлар бик күп (араларында чынлыкта синнән һәм миннән баераклары да бар) һәм бу ямьсез күренешнең бетәчәгенә ышанып булмый әлегә.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|