поиск новостей
Көн мәзәге
  • Әгәр дә нәчәлнигыгыз сезгә хезмәт хакын арттырам дип әбищәйт иткән икән, димәк, арттырачак, ел саен исенә төшереп тормагыз!

Бүген кемнәр туган
  • 16 Июнь
  • Хәйдәр Бигичев (1949-1998) - җырчы
  • Марат Әхмәтов - дәүләт эшлеклесе
  • Нияз Сабирҗанов - дин әһеле
  • Айсылу Лерон - журналист
  • Ярлы Кәрим (1901-1937) - шагыйрь
  • Гомәр Гали (1900-1954) - әдәбият галиме, язучы
  • Рифкать Закиров (1938-2007) - шагыйрь
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
28.09.2012 Җәмгыять

Венера Дәүләтова тугыз сабыйны котырган төлкедән коткарган

29 август көнне Азнакай районының Зур Сукаеш авылы “Тамчы” балалар бакчасының ишегалдында кичке сәгать бишенче яртылар тирәсендә көтмәгәндә төлке пәйда була. Сабыйлар аны шундук күреп ала. Алар куркудан тәрбияче ярдәмчесе Венера Дәүләтованың аягына килеп ябыша. Менә шул халәттә Венера ханым төлке белән көрәшә.

– Балалар белән бакчада өстәл артында шигырь укып утыра идек. Шулчак ботыма юеш әйбер тиеп алды. Эт дип уйлаган идем, төлке булып чыкты, – дип сөйли бакчада 30 ел эшләүче Венера Рузалимовна. – Күңелемдә – курку, ә башымда бары тик – сабыйларны коткару уе. Башка бернәрсә турында да уйламыйм. Кулда таяк та юк. Аның һөҗүменә каршы кул, аяк, белән торам. Кулым белән муеныннан борып атам, үземчә буылып үлмәсме, дим. Бертуктаусыз уң аягым белән тибәм. Аягымнан берничә мәртәбә тешләп алды. Бары тик дүртенче мәртәбә теше сөягемә эләккәч кенә авыртуның көчле икәнлеге сизелде. Анда аяк кайгысымыни? Балаларны саклый алмасам, башым төрмәдә черерме икән инде, дип хафаланам. Әгәр берни эшләмәсәм, төлке барыбызның да битен умырачак, тар-мар итәчәк иде бит. җитмәсә, котырган булып чыкты ул. Ысылдап өскә сикерергә генә тора, – дип искә төшерә ул. Төлке белән көрәшкәндә ул балаларның кайберләрен бакчадагы өстәл өстенә менгезгән, зурраклары анда үзләре үрмәләгән. Ә менә 2-3 яшьлекләре апаларының аягын ычкындырмаган.

Ун минут эчендә Венера апаның кичергән уйлары, көрәшү алымнары бу. Менә шул вакытта этләре килеп чыкмаса, югыйсә бу вакыйга канлы күз яшьләре белән тәмамланырга мөмкин булган. Этне күрүгә төлке аның артыннан чаба башлый. Менә шул берничә минут эчендә олы йөрәкле Венера ханым тугыз сабыйны бина эченә кертеп өлгерә. Кыскасы, төлке әйләнеп килгәндә, алар инде бу мәхшәрдән котылган була. Төлке турында бакча мөдиренең ире Марат Гәрәевкә хәбәр иткән. Ул аны атып үтергән.

Бу хәлләрдән соң балалар урамга чыгарга курка икән. Венера Дәүләтованы бу вакыйга бик тетрәндергән. 85 кило авырлыктагы хатын берничә атна эчендә 8-9 килога ябыккан. Аягы белән хастаханәгә бармаган да булыр иде, төлкенең котырган икәнлеге ачыклангач, барырга мәҗбүр булган. Исән- сау калсам, Коръән ашы укытыр идем, дигән нәзерен әйткән. Инде менә бу атнада ашын үткәрергә җыена.

Төлкеләр авылда күренгәли икән әле. Бу хәлдән соң басуда операторны да тешләгән. Дөрес, ул төлкене үзе үтергән. Азнакай районы мәгариф бүлеге башлыгы Дамир Гыйләҗев сүзләренә караганда, төлкеләрне ату чаралары күрелә.

Куркыныч алдында югалып калмаган батыр Венера ханым әлеге каһарманлыгы өчен рәхмәт сүзләрен күп ишеткән. Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин хәл белергә өенә барган хәтта. Мал-туар асрап яшәгән ханымга ул сыер саву аппараты, тонналап ашлык, печән бүләк итүне урынлы дип тапкан. Мәгариф бүлеге акчалата ярдәм иткән. Венера ханым аңа да, мәгариф бүлеге башлыгы Дамир Гыйләҗевка да рәхмәт хисләрен белдерә. 


 

Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 190191 | 28.09.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы