поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.03.2008 Җәмгыять

«БӘХЕТЛЕ» ДИГӘН ДӘҮЛӘТ

Татар халкы гомер-гомергә үзенең кунакчыл булуы, бай табыны белән дан тоткан. Әле хәзер дә, мич бәлеше, камыр ризыклары заманы артта калган кебек тоелса да, кадерле кунакларны чәк-чәк белән каршы алабыз, өебездә кискән токмачлы аш, итле бәлеш белән сыйлыйбыз. Өчпочмак, чәк-чәкләрне замана телендә татар брэнды дип атарга да була, аларның татар халык ашы икәнлеген кем белми икән?! Хәер, нәрсәгә бүлеп торырга, әйдәгез, тотабыз да “Бәхетле” сәүдә комплексын үз брэндыбыз дип атыйбыз. Нәрсә, анда сатылучы гөбәдия, өчпочмак, талкыш-кәләвә, кош теле, кыстыбыйлар безнең милли ризыкларыбызны, димәк, милли йөзебезне ачып салмый мени?!

КОШ ТЕЛЕ, ЧӘК-ЧӘК, ӨЧПОЧМАК...

 

         Татар брэнды турында сүз кузгатуым тикмәгә түгел. Һәр халыкның үз йөзен ачып бирә торган милли тамгалары була. Бүген, бөтен тереклек “заманчалык” дигән пәрдәгә төренгән, өстәгеләр икътисадый үсеш турында баш ваткан, дөнья базарына чыгуның яңа юлларын эзләгән вакытта, нәкъ менә “Бәхетле” безне, ягъни татар халкын (Татарстанны) башкалар алдында күрсәтә дисәм, ялгыш булмас. Казанның меңьеллыгында “Бәхетле” компаниясе әзерләгән чәк-чәкне күпләр хәтерлидер. Тау кадәр өеп пешерелгән ул чәк-чәк Гиннессның рекордлар китабына да кертелде.

 

          Бервакыт “Чәй йорты”нда утырам. Үзәккә барган саен, шунда кереп өчпочмак белән чәй эчми чыкмыйм мин. Каршыма мөлаем генә бер ханым килеп утырды. Өчпочмак, кыстыбый, чәк-чәк алган. Ризыкларын тәмләгәч, ханым миңа сүз катты: “Казанга килгән саен бирегә керми калмыйм. Инде менә озак еллар буе шулай, – ди. – Үзем Мәскәүнеке, биредә кайнанам яши. Әле хәзер яңа гадәт уйлап таптым: Казанга килгәч, “Бәхетле”гә кереп күп итеп камыр ризыклары төяп китәм. Мәскәүгә кайткач, дус хатыннарымны чакырам да, татарча чәй мәҗлесе уздырабыз. Бигрәкләр дә тәмле әзерлиләр инде шул “Бәхетле”дә. Гомумән, сезнең халык тәмле ризыклар ашарга ярата.”

 

          Беренче сүзләрен игътибарсыз  гына уздырсам да, “сезнең халык” дигәч колакларымны тырпайтым. Ханым – марҗа икән. “Мәскәүдә дә бар ул “Бәхетле” кибете, әмма мин аның кайда икәнлеген белмәдем әле, шуңа күрә моннан алып китәм. Кызларыгыз да матур сезнең, ике улым бар, татар кызларына өйләндерәсем килә. Тәмле ашап, матур гына, ипле генә яшәп ятарлар иде.”

 

          Өйләнү – икенче мәсьәлә, әмма тәмле ашау турындагы сүзләре йөрәккә май булып ятты. Чыннан да, тәмле ашау каныбызга сеңгән безнең. Әмма көн дә пешерергә вакытыбыз юк, бигрәк тә шәһәр җирендә (әлеге дә баягы замана арбасыннан калмый йөгерергә маташу нәтиҗәсе). Шуңа күрә “Бәхетле” безгә – менә дигән ярдәмче. 8 гә хәтле эшлисеңме, 9 гамы, юл уңаеннан керәсең дә, кайнар ризык алып чыгасың. Аш кирәкме, итме, бәрәңгеме – рәхим ит. Камыр ризыкларын сагындыңмы – ала күр. Ниндисен телисең, шунысы бар. Кунак җыйганда да, кухнядан чыкмыйча чиләнәсе түгел: кибеттә салат төре генә дә ике йөздән артык.

 

          Дөрес, бүген әзер ашларны бөтен зур кибетләрдән алырга була. Әмма яшерен-батырын түгел, мин үзем бөтен кибетләр арасыннан да “Бәхетле”не үз итәм, аларга ышанычым да зуррак.  Гел шаккатып чыгам: көннең кайсы вакытында керсәң дә, бөтен ризыклар әле яңа гына табадан төшкән булыр. Шуның өстенә үзеңне монда шулкадәр кирәкле кеше итеп сизәсең ки, әйтерсең бөтен кибет синең өчен генә эшли.  Ашыгу юк, кабалану юк, кычкыру-җикеренү юк, кайсы прилавка янына килсәң дә, елмаеп сәламлиләр, соравыңа җавап бирәләр, күпме генә тинтерәтсәң дә, елмаеп, рәхмәт әйтеп озатып калалар. Әлбәттә, болар барысы да – сәүдә өлкәсендә үтәлергә тиешле таләпләр, әмма кайсы кибетләрдә бу тулысынча үтәлә соң?

 

          Кергән саен мондагы тәртипкә, байлыкка гаҗәпләнеп йөри торгач, кибетнең прилавка артына күз саласы, ягъни бу хәтле ризыкны ничек әзерлиләр икәнлеген беләсе килә башлады. Тик бу бик җиңел түгел икән, җитештерү бүлегенә теләсә кемне кертмиләр. Рөхсәт алып йөри-йөри шактый вакыт узды.

 

 

ТӘҖРИБӘНЕ – КУЛДАН-КУЛГА

 

         Җитештерү  бүлеге – үзе бер дөнья. Шуның өстенә әле ул заманча таләпләргә туры китерелгән цехларга да бүленгән. Мәсәлән, салатлар әзерләү бүлеге аерым, камыр әзерләү  – үзенә бер, пирогларга эчлекләрне исә бөтенләй башка бүлектә әзерлиләр. Монда тулы бер конвейер эшли: әйтик, бер ишек артында кыстыбыйның җәймәсен пешерәләр, икенче бүлектә исә – бәрәңге боламыгы. Конвейер көн буе туктаусыз эшли, “Бәхетле”дә киштәгә алдан чыгарып тезү дигән нәрсә юк. Салатларны (ә аларның төре 250 дән артык, ай саен 10 төргә яңартылып тора) уртача зурлыктагы бер савытка ясыйлар һәм сатып бетергән җиргә генә икенче партиясен әзерлиләр, чөнки 3 сәгатьтән инде куллану срогы чыга. Өчпочмаклар да көн дәвамында яңадан-яңа партия белән пешерелеп тора.

 

          Партия дигәннән, мондагы ризык төре... Кибеттә сатылучы 40 мең төрле товарның 1 меңен “Бәхетле” үзе җитештерә. Пилмәннең генә дә 12 төрлесен ясыйлар. Варениклар исә 10 төрле. Сүз уңаеннан, “Бәхетле” пилмәннәре башка бөтен пилмәннәрдән дә аерыла. Республикада сату итүче башка сәүдә үзәкләре бу продукцияне үзләрендә ничек кенә булдырырга тырышса да, “Бәхетле”ләр үз товарларын үз кибетләрендә генә сата.  “Аны саклау таләпләре үзенчәлекле. Әгәр бер генә таләп бозылса да, тәме үзгәрәчәк. ”, – диделәр миңа. “Бәхетле”нең пилмән, кискән токмач, ысланган итне әзерли һәм саклый торган аерым базасы бар. Калган ризыклар исә барысы да кибетләрдә “пешә”.  Кондитерлык цехында  150 төрдән артык торт ясала, кулинарлария бүлегендә пешерелүче камыр ризыклары  200 төрдән артык. Ипинең генә дә 40 (!) төрен пешерәләр!

 

          –  Технологлар группасы – компания пешекчеләренең уң кулы, – ди җитештерү бүлеге җитәкчесе Рәмзия Хаҗиева. – Пешекчеләрне үзебезнең таләпләргә туры китереп әзерләүдә күп көч куябыз. Әле менә Казанның 49 нчы училищесыннан студентлар практикага килде, ул училище безгә пешекче-кондитерлар әзерли. Һәр укучыга аерым игътибар, эш урыны бирелә, остазлар билгеләнә һәм укучыларга ризыкны әзерләү буенча компаниянең серләрен ачабыз. Практика вакытында студентларга һәрбер цехта ризык әзерләү технологиясен өйрәтәбез. Бит ит утрауның үз технологиясе, бәрәңге әрчүнең дә серләре бик күп.

 

          Шунысы да кызык: монда тәҗрибәне кулдан-кулга тапшыралар. Мәсәлән, Мәскәүдә кибет ачыла икән, андагы эшчеләрне өйрәтергә биредән “вахта” белән тәҗрибәле хезмәткәрләрне алып китәләр. Соңгылары берничә ай яңаларны эш тәртибе белән таныштыра: ризык нинди суда пешәргә, өчпочмакка бәрәңгене ничек турарга, кыстыбый әзерләүнең дә бик күп серләре бар икәнен өйрәтергә тырыша.  Әлеге дә баягы, һәр ризыкның үз тәме бар, ә бер кибеттәге ризык тәме икенче кибеттәге игезәгеннән аерылмаска тиеш дигән таләп бу.

 

          Мәскәү дигәннән, мәгълүм җырдагыча, Мәскәү күз яшьләренә ышанмый ул. Биредә үзеңне эш белән күрсәтү мөһим. Әгәр бүген Мәскәүдәге ике кибеткә шәһәрнең бөтенләй башка читеннән нәкъ менә “Бәхетле”нең үзендә җитештерелгән ризыкны алырга йөриләр икән, димәк, безнекеләр үзләрен эш белән күрсәтә алган. Ә Мәскәү халкы бик таләпчән ул!

 

          Мәскәүдәге “Бәхетле” безгә Татарстанның йөзен күрсәтүче, әлеге дә баягы татар брэнды булуы белән аеруча кадерле. Русия башкаласында татар милли ризыклары сатылып ята икән, "Афәрин!" диясе генә кала. Әле бит шул өчпочмак, бәлешләрне һәм бары тик “Бәхетле”дә генә әзерләнүче ат итен махсус эзләп киләләр, туй, мәҗлесләргә заказлар бирәләр. Тагын шунысына игътибар итәргә кирәк: Татарстандагы зур сәүдә кибетләрендә республикада җитештерелгән товарлар сатылмаган вакытта Мәскәүдәге “Бәхетле”гә Татарстан товарын ташыйлар. Үзебезнең “Татспиртпром” аракысы, “Нәфис” косметикасы, туалет кәгазенә хәтле китә анда. Мәскәү хәтле Мәскәүдә татарча зур хәрефләр белән язылган “Бәхетле” язуы эленеп куелу гына да ни тора!

 

 

ТӨП ЗАКОН – СЫЙФАТ

 

         Язмамның башында “Бәхетле”не дәүләт дип атаганмын икән, моңа аңлатма да кертеп китәргә кирәктер. Чыннан да, үзенә бер дәүләт ул. 5 мең кешене эш урыны белән тәэмин итүләрен генә әйтсәк тә, зур дәлил булыр. Һәр яңа ачылган кибет – 300-500 эш урыны дигән сүз. Ә “Бәхетле” дигәндә кибетләрне генә түгел, социаль ашханәләр, “Бәхетле-Агро” авыл хуҗалыгы комплексы, үзләренә кадрлар әзерли торган училищелар, мәрхәмәтлелек фонды һәм тагын әллә нинди оешмаларны күз алдына китерергә кирәк.

 

          Бүген Казанда “Бәхетле”нең 5 социаль ашханәсе эшли. Якын арада тагын ике ашханә ачылырга тиеш. Аларда 1500 өлкән яшьтәге кеше көн саен бушка туклана. Әлбәттә, бөтен өлкәннәрне җыеп кертеп булмый. Районнарның социаль яклау бүлекләре пенсияләре аз булган әби-бабайларны ( 3 мең сумнан да азрак пенсия алучыларны) билгели, “Бәхетле” исә аларны елның өч аенда көн саен кайнар аш белән тукландыра. Менюда – салат, аш, икенче аш, чәй, камыр ризыгы. Картлар үзләре моны зур ярдәм дип саный. Ризыктан да битәр ягымлы булулары, чисталык, хөрмәт кадерле диләр. Нәкъ менә социаль ашханәләре белән “Бәхетле”нең генераль директоры Мөслимә Латыйпова "Ел хәйриячесе" исеменә лаек булды.

 

          Эшче һөнәре дәрәҗәсен күтәрү турында шау-шу башлаганчы ук “Бәхетле” үзләренә эшчеләр әзерләүче училищелар булдырган. Казанның 3 училищесы һәм 1 лицеенда махсус алар өчен кибетче һәм пешекчеләр укыталар. Анда укырга кергәндә үк үзеңне эш белән тәэмин ителгән дип саный аласың.

 

          Бүген Казанда 9 “Бәхетле” супермаркеты эшли, Мәскәүдә алар – 2, Түбән Кама һәм Чаллыда берәр. Болар – 1991 елдан бүгенге көнгә кадәр башкарылган эшләр. Уңыш серен алар ачмый, ә бөтен эшчәнлеккә бер таләп – югары сыйфат икәнлеген яшерми. Сыйфатны исә һәрдаим тикшереп торалар. “Бәхетле”дә эшләүчеләрнең бик күбесе өйләрендә  ашарга пешерми дип ишеттем. Беренчедән, аларга монда бушлай төшке аш каралган, икенчедән, үзең ашап карап кына ризык тәмен белергә була. Русиянең башка эре шәһәрләре “Бәхетле”не үзләрендә ачарга теләк белдереп тә, безнекеләрнең бик ашыкмавының сәбәбе дә шунда – сан артыннан куып сыйфат дәрәҗен төшерүдән шикләнүдә.

 

          Сәүдә компаниясенең генераль директоры Мөслимә Латыйпова үзе дә “Бәхетле”дә пешкән ризыклар белән генә туклана һәм  һәрвакыт: “Минем хатын-кызларның буш вакытын арттырасым килә. Ризык әзерләүгә караганда, гаиләгә һәм балаларга игътибарлары күбрәк булсын иде", – дип кабатларга ярата. Үз теләген ул өлешчә генә булса да тормышка ашыргандыр. Ә минем бер хыялым бар –  барып төшкән һәр шәһәрдә сине киштәләре милли ризыклар белән тулган “Бәхетле” кибете каршы алсын иде!..

 


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 42 | 29.03.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»