28.09.2012 Мәдәният
"Аксу" студиясендә "Халкыбыз мирасы" дигән диск һәм китап чыкты
Дискка халык җырлары кергән, ә китапка шул җырларның текстлары. "Халкыбыз мирасы"ның кереш сүзен тәкъдим итәбез:
* * *
Беренче җырны кем, кайчан, ни тәэсирендә тудырган икән?
Ни моңландырган икән аны?
Тәү кат көйләп җибәргәндә, нинди хисләр кичерде икән ул?
Сискәндеме икән? Шикләндеме икән? Сокландымы икән?
Мөгаен, беренче җыр – сагышлы булгандыр; мөгаен, куанычыннан түгел, күңеленә сыешмаган зар-интизарның тышка – җиһанга түгелүеннән барлыкка килгәндер ул. Тәүге җырчы агымсуга карап йөрәген телгәләгән хәсрәтнең дә агып китүен теләгәндер һәм, үтне сытып, бугазны кырып чыккандыр бу илаһи көй:
Минем сагышларымны да
Алып кит, дип, диңгезгә...
Аннары, күз яшьләре кипкәч, авыр хисләр җыр белән бергә кушылып күктә эрегәч, нигә күңелсезләнеп утырырга әле, дип уйлагандыр да, тыпыр-тыпыр басып, такмаклый башлагандыр:
Их, төймә, төймә, төймә,
Төймәләре ун гына...
Безнең халыкны җырдан башка күз алдына китереп булмый. Җыр аның җанына сеңгән, бәлки, хәтта җанына ук әверелгәндер. Әллә, чыннан да, җыр – җанның үзгә бер халәте генәме? Татардан шуны гына – җырны – алып ат, һәм ул татар булмаячак инде. Юкса, телсез калган маңкортларның туган телләрендә җыр ишетүгә, түзалмыйча елап җибәрүләрен ни белән аңлатасың?
Әллә киресенчә – җыр көйләгәндә, җанының бер өлешен дә җырга күчереп барганмы безнең әбиләребез, бабаларыбыз? Бәлки алар шуңа күрә шундый якын, шундый үздер безгә? Бәлки аларга әби-бабаларыбызның рухы күчеп, алар, әби-бабаларыбыз, җыр булып бүгенгә – безгә килеп җиткәндер? Шахта якларына куылганда “Шахта көе”н, Магинткага сөрелгәндә “Магнита көе”н, “Магнита илләрендә”не, мылтык асып туган җирен яклап киткәндә “Герман көе”н җырлаган алар. Бүген без ул җырлар аша күптән әрвах
булганнарның авазын ишетәбез, кайгысын уртаклашабыз, алардан фатиха алабыз...
“Аксу” компаниясе “Халкыбыз мирасы” сериясеннән эшләп чыгарган халык җырлары CD-тәлинкәнесен тыңлаганда, ирексездән, шундый уйларга бирелдем мин. Төрле җырчылар – танылганнары, яшьләре башкаруында йөз җырдан торган бу диск минем өчен чын-чынлап олы бүләк иде һәм тәү кат тыңлаганда ук әсир итеп, күңел һәм музыкаль киштәмнең иң түрендә урында алды.
Тәлинкә белән бергә шул ук сериядән, шул ук компания эшләп чыгарган һәм шул ук җырлардан торган китап та бар...
Мин әледән-әле – кайгыда да, шатлыкта да, борчылганда яисә һичнидә гамем калмыйча, ваемсыз рәвештә диванда аунаганда да шул тәлинкәне уйнаткычка тыгып җибәрәм. Сыерчык кадәр генә фатир шунда ук моңга күмелә... Күңелне актара башлый, еласам – юата, сөенсәм – биетә, ләкин һичничек битараф калдырмый.
Бу тәлинкә һәр татарның йортында булырга тиеш бит!
Бу китап Изге Коръән-Кәрим, Изге Тукай китабы кебек һәр татарның йортында булырга тиеш!
Бу комплект корышып барган – кызганыч, моны танымау мөмкин түгел! – милли тамырларга шифалы яңгыр ич!
Бүген – бик күп төрле чит ил агымнары, чиле-пешле ыңгырашка дыңгычланган иясез-хәбәрсез сүзләр колак пәрдәләрен тырнап, ми күзәнәкләрен үтереп, башны кыскан, халыкны миңгерәүләткән вакытта – алар чиста урман һавасы, шифалы чишмә суы кебек кирәк ләбаса!
Җыр – безнең яшәү көчебез ул.
Җыр – безнең тарихыбызның шанлыгын, милләтебезнең данлыгын, иманыбызның сафлыгын, ниятләребезнең хаклыгын, хисләребезнең аклыгын саклый. Җыр бар икән әле, милләтебез дә бар, димәк, аның җаны да, дене дә бар, димәк. Аның яшәргә өмете, таянычы бар, димәк. Ул яшәргә хаклы, димәк! Шуны аңлаучы, аңлатучы оешмалар яисә кешеләр бар икән, яшибез,
яшибез, һәм тагын бер кат – яшибез әле, Алла боерса! Минем “Аксу”га бик зур рәхмәтләремне җиткерәсем, аларга һәртөрле уңышлар телисем һәм бу изге эштән читләшмичә (безнең җәүһәрләребез бер китап һәм бер диск белән генә чикләнми әле!), яңадан-яңа күчтәнәчләр белән халыкны сөендереп торуларын телисем килә.
Миләүшә ТАЛИПОВА, Казан