|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2012 Мәдәният
Сладковский дилбегәне нык тотаСоңгы елларда Татарстан Дәүләт симфоник оркестры тирәсендә ыгы-зыгы, имеш-мимешләр күп булды. Кемнәрдер Мәскәүдән килгән дирижерны өнәп бетермичә, имештер татар кешесен тапмаганнармени дигән фикер белдерсә, кемнәрдер аны күкләргә чөеп мактады. Дәүләт симфоник оркестрын җитәкләгән Александр Сладковкий коллектив музыкантларының хезмәт хакын 35-40 мең сумга кадәр күтәргән дигән мәгълүмат күпләребездә соклану уятты. Чыннан да, журналистлар белән узган очрашуларда дирижер коллективны төпкелдән тартып чыгардым, минем аркада симфоник оркестрны читтә генә түгел, Татарстан районнарында да таный башладылар дияргә ярата. Татарстан Дәүләт симфоник оркестрында егерме биш ел эшләүче, оркестрның фагот төркеме концертмейстры, Татарстанның атказанган артисты Илсур Айнатуллов белән уздырган җәһәт әңгәмә нәкъ менә коллективның эчке мохите хакында. - Илсур әфәнде, оркестр, чыннан да, профессиональ яктан ныгыдымы? Җитәкчегезне бик кырыс кеше диләр бит... - Татарстанга, безнең мәдәниятебезгә Александр Витальевичның килүе бөтен яктан отышлы булды. Концертларыбызга кешеләр йөри башлады. Ул гомер-гомергә очын-очка ялгап яшәгән музыкантларның хезмәт хакларын арттырды. Ниһаять, үзебезнең эшебезне башкаларга кирәк дип саный башладык, музыка сөючеләргә шатлык китергәнебез өчен куанабыз. Адәм баласының хезмәте үзенә дә бәхет китерергә, шатлыклы мизгелләр бүләк итәргә тиеш бит. Хәзер рәхәтләнеп иҗат итәбез. Дирижерыбыз позитив энергия бирә торган, бик профессиональ кеше. Үткенлеге дә бар, дилбегәне кулда тота белә. - Яңа җитәкченең шартларына түзә алмыйча китүчеләр дә шактый булган ахры... - Буыннар алмашына бит инде, өлкәннәр урынына яшьләр килә. Бу - табигый хәл. Оркестр коллективының туксан тугыз проценты - Казан консерваториясе шәкертләре. Кыллы уен коралларында, виолончель, скрипка, шулай ук тынлы уен коралларында - барысында да үзебезнең музыкантлар уйный. - Сез бит әле Казан консерваториясендә дә егереме елдан артык хезмәт куйган мөгаллим, профессор. Оркестр әлеге уку йорты белән дә тыгыз элемтәдәме? - Әйе, музыкантлык һәм педагог эшчәнлегем бергә үрелеп бара. Мин консерваториянең агач тынлы уен кораллары кафедрасын җитәклим. Олуг композиторыбыз Нәҗип Җиһановның “Алтынчәч” операсы - консерватория студентлары белән эшләнгән уртак проектыбыз. Хәтерләсәгез, Кремльдә, ачык һавада узган чарага бик күп тамашачы килгән иде. Әле алдагы көннәрдә дә мондый күләмле проектлар оештырырга ният бар. Гомумән, Александр Сладковский талантлы кешеләр белән эш итәргә ярата. - Күптән түгел генә Татарстан композиторларының антологиясен дә яздырдыгыз, бу фикерне кем күтәреп чыкты? - Бу бик матур һәм бик кирәкле идея оркестрның сәнгать җитәкчесенеке иде һәм ул аны башкарды да. Германиядән иң көчле яздыру аппаратуралары кайтартып, тәҗрибәле тавыш режиссерлары белән эшләдек. Дөньяга татар композиторларын танытырга, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның әсәрләрен дөнья аренасына алып чыгарга кирәк дигән максат куеп эшләнде. Шунысы сөенечле: әлеге антологиягә өлкән буын, урта яшьләрдәге һәм яшь композиторларыбызның әсәрләрен яздыру бәхетенә ирештек. - Ниһаять, чит илләргә үз исемебез белән чыга башладык, дидегез. Ә сез анда нинди әсәрләр алып барасыз? - Беләсезме, анда татар композиторларының әсәрләрен белмиләр. Күбрәк алар үзләре теге яки бу әсәрләргә заказ бирә. Аны яшереп булмый. Әлеге дә баягы, антология дә шул максаттан әзерләнә. Анда дүрт сәгать дәвамында чип-чиста музыка гына яңгырый. Аны нәкъ менә чит илгә тәкъдим итү булыр дип өметләнәбез. Ул әсәрләрне бернинди оялусыз дөньяның төрле сәхнәләрендә яңгыратырга мөмкин. Киләчәктә үзебезнең композиторларыбыз әсәрләрен дә читләрдә уйнарга насыйп булыр дип уйлыйм. Безнең җитәкчебез - Александр Витальевич һәр әсәрне энә күзеннән үткәреп, бик җентекләп эшләде дисәк тә ялгыш булмас. Антологиягә татарның музыкаль шаһәсәрләре (шедеврлары) гына язылды. Үзенчәлекле проектны 2013 елның 23 гыйнварында тәкъдим итәргә җыенабыз.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|