поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.09.2012 Җәмгыять

“Үземне үтерергә киттем”. Интернет-сәхифәдә мондый хәбәр язучы баланың әти-әнисе нишләргә тиеш?

“Мин веналарымны ки­сәргә киттем. Бәлки, миннән башка яхшырак булыр?”, “Мин үлсәм ярыймы?”, “Мин башка юк, барысы өчен дә гафу итегез”. Шулай дип язылган кара төстәге сурәтләр, веналары ки­селгән кыз рәсемнәре. Бу “ВКонтакте” сайтындагы кайбер 13-14 яшьлек кызлар үз сәхифәләренә урнаштырган фотосу­рәтләр.

Халидәгә (биредә һәм алга таба исемнәр үзгәртелде) 13 яшь. “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсендә 517 дусты бар. Берничә ай дәва­мында Халидә сәхифәсенә 6 тапкыр “Мин үлсәм ярыймы?”, “Мин үлсәм яхшырак булыр” дип язылган фото­су­рәтләр, бер тапкыр веналарын кисеп, куллары канга баткан кыз рәсеме урнаштырган. Әлеге фотолар кызның дусларының игътибарын җә­леп иткән. Кү­бесе Халидәне аларны бете­рер­гә үгетли, “Барысы да әйбәт булыр”, “Алай эшли күрмә” дип яза.

Кыз аларның күбесенә кире җавап­лар кайтарган, кайберләренә елмаю, үбү тамгалары белән җавап биргән. “Син юләрме әллә?” “Әйе”. “Алып куй бу рә­семне”. “Юк”. Дус­ларының берсе: “Егетләр аркасындамы?” – дип сорый. Халидә: “Юк”, – дип җавап биргән. Кайбер дуслары әлеге хәлне ошаткан, күрәсең. Рәсемнәрнең кайберләре – 3, кайберлә­ре 5-6 “ми­ңа ошый” тамгасы белән билгеләнгән. Фотолар арасында аның үз рәсеме булганнары да күп. Аларга дуслары язган фи­керләр дә шактый һәм “миңа ошый” тамгалары да әз куелмаган.

Алсуның сәхифәсендә ике канлы фото очрый. Аларда – веналары киселгән кызның куллары. Аңа 17 яшь, челтәрдә 657 дусты бар. Сәхифәсенә урнаштырган 60тан артык сурәтнең берсе дә үзенеке түгел.

12 яшьлек Надиянең сәхи­фәсендә дә: “Мин үлсәм әйбәтрәк булыр, бәлки?” – дигән су­рәт бар. Кыз “дусты бар” дигән статус куйган. Челтәрдә 485 дусты бар. Дус кызлары Надиядән: “Кем үпкәләтте сине?” – дип сорый. Кыз: “Тормыш”, – дип җавап биргән. Аның сәхи­фәсендә мондый рәсем башка очрамый.

– 14-15 яшьтә суицид турында сөйләшкәндә балаларны “Мин болай эшләсәм, алар белән нәрсә булыр?” дигән сорау кызыксындыра. Гадәттә бу чорда аларда үзләренә агрессия булмый. Бу турыда сөйлә­шеп, алар үзләренең әһә­ми­я­тен күрсәтергә тырыша. Әмма кайвакыт бу сөйләшүләр бала­ның чынбарлыктагы уңыш­­­­ларыннан мөһимрәк урын ала башларга мөмкин, – ди яшүсмерләр психологы Гүзәл Фатыйхова. Аның сүзләренчә, “аватарка”­сына (Интернет-сә­хифәсендәге фо­то­­­­рәсеме) карап кына баланың чынлап та үзенә кул салырга әзерме әллә бу үзенә игътибар җәлеп итү чарасымы икәнен әйтүе кыен. Әмма бу әйләнә-тирәдәгеләр өчен сигнал булып тора. Бала: “Бу шаяру гына”, “Барысы да шулай эшли”, –дип әйтсә дә, моңа ниндидер сәбәп бар дигән сүз. Баланы бу халәттән чыгарырга тырышырга, мо­ңар­чы ирешкән уңыш­ларын искә төшерергә, яңа мавыгулар тәкъдим итәргә кирәк”.

“ВКонтакте”да яшүсмерләр бер-берсенә каршы оештырган төркемнәр дә бар. 17 яшьлек Лера Романовага каршы дуслары махсус төркем ачкан. Төркемнең тасвирламасы мондый: “Безнең дус коллективта күптән түгел “күсе” барлыкка килде. Ул безне алдалап йөрде... Безне әләкләвен, ике­йөзле­лә­нүен үзе дә яшерми иде... Бу төркемгә керүче һәркем диварга Лера-ялагай-Романова турында нәрсә уйлавын һәм аның сезгә нәрсә эшләвен яза ала)))…”

Төркемгә 15 кеше кергән. Берләшмәнең фотоальбомына кызның 30дан артык фото­су­рәте урнаштырылган. Төп су­рәт буларак урнаштырылганында кызның рәсеме өстенә кызыл хәрефләр белән алдакчы сүзе­нең иң ямьсез синонимы язылган. Төркемне төзүче – Лера яшендәге кыз. Диварга Лера турында, күп булмаса да, фикерләрен язучылар табылган. Аеруча ике кыз бирегә үз фи­керләрен күп язган, алар­ның берсе – төрекемне төзүче. Алар Лераның сәхифәсен күзә­теп барган, мыскыллау сүзләре әйтеп, аның статуслары турында фикер алышкан. Кызларның фикерләрен кайбе­рәүләр хуплаган, кайберәү­ләр елмаю тамгалары белән теләктәшлек белдергән, бер егет диварда хәтта: “Сез аны үтермәдегезмени әле?” – дигән сорау язган. Аңа: “Юк...” – дип җавап биргәннәр. Төркем барлыкка килеп, бер елга якын вакыт үткәч, диварга әлеге төркемне бетерү тәкъдимнәре язылган. “Бетерегез, аның турында барысы да онытты инде, кемгә кирәк соң ул”, “Үзегезне аның урынына куеп карагыз, төркемне бетерегез”. Әмма төркемне төзе­гән кыз: “Мин аны махсус рә­вештә бетермим. Минем дусларым монда кереп аның ха­таларын күреп гыйбрәт ала”, – дигән хә­бәр калдырган. Төркем әле дә бетерелмәгән. Бә­хеткә, хә­зер анда язучы юк. Лераның сә­хифәсен карап булмый, ул блокланган. Әмма төркем төзелгән генә вакытта аның актив кулланучы булуы аңла­шы­ла. Кызның әлеге төркемне, андагы фи­ке­рләрне кү­рүе шиксез, чөнки бу – ачык төркем.

“Кто ненавидит” дип эзләсәң, “ВКонтакте” сәхифә­сендә Казанда яшүсмерләр бер-берсенә каршы оештырган тагын 40тан артык төркем табыла. Мондый төркемнәрнең га­дәттә 5-6 әгъзасы бар. 14 яшь­лек укучыга каршы төзелгән берсендә, мәсә­лән, “Каникулдан соң аны юк итү башланачак. Аңа яшәү юк” дигән хә­бәр бар. Төркемдәге башка мәгълү­матны күреп булмый, бу – ябык берләшмә. Илназга каршы тө­зелгән төркемдә катнашучылар саны – 6, аларның өче­се – төркемне барлыкка ки­терү­че­ләр: икесе – кыз кеше, берсе Илназ яшендәге малай. Ул: “Мин Илназ аркасында “икеле” алдым”, – дип яза. Төркемнең диварында малайны кимсетү, мыскыллау сүзләре язылган, “аның белән аралашмагыз” ди­гән тәкъдим бар. Оештыручылар тавыш бирү дә оештырган. Алар: “Илназ кем?” – дигән сорау бирә. Ул – “нә­җес”, “дурак”, “бака”, “лайла”, “ерак галактикадан чит планета кешесе” дигән вариантларны сайларга мөмкин. 6 кеше тавыш биргән.

– 10 яшьтән 16 яшькә ка­дәрге чор һәр кеше тормышында – иң каршылыклы һәм катлаулы чор. 10-11 яшьтә аңа әле башкалар кебек булу мө­һим. Ә зуррак үскән саен ул аерылып торырга тели башлый, әмма аңа яшьтәшләренең ярдәмен һәм игътибарын тою мөһим. Бу те­ләктәшлекне тапмау аның өчен зур фаҗигагә әйләнә, – ди Гүзәл Фатыйхова. – Балалар дөнья­сында барысы да чын-чынлап. Без, зурлар, социаль челтәрләрдәге сәхифәне ябып торып, көндәлек эшләргә чума алабыз. Ә балалар өчен Интернет – аерым бер дөнья. Игътибар булмау яки үпкәләтә торган комментарий балага чынбарлыкта тәнәфестә төрт­кәләшү, үртәү­ләрдән дә ныграк рухи яра ясарга мөмкин.

Интернетта кемнедер тү­бәнсетү, кимсетү, кемгәдер һөҗүм оештыруны белгечләр кибербуллинг дип атый. Рос­сия­­­дә Интернет кулланучы 23 процент бала бу күренеш бе­лән очраша икән, аларның өчтән бере атнага берничә мәртәбә кимсетүләргә дучар була. Россиядә челтәрдән файдаланучы балаларның 25 проценты соңгы бер ел дәвамында Интернетта кемне дә булса үпкәләтүен әйткән. Google ком­панисенең Директорлар советы рәисе Эрик Шмидт, балигълык яшенә җиткәч, мондый балаларга Интернет-биография­ләреннән котылу өчен исем-фамилиясен алмаштырырга туры килергә мөмкин, ди.

Күралмаучылар төркем­нә­ре арасында бер кешегә каршы гына түгел, укытучыларга, сыйныфка, берәр фәнгә каршы тө­зелгән төркемнәр дә бар. Гүзәл Фатыйхова “ВКонакте” социаль челтәренең администраторлары мондый төркем­нәрне күзә­теп бара, ди. Әмма бу һәрвакытта уңай нәтиҗә бирми икән.

Психолог әти-әниләргә һәм педагогларга социаль челтәрләрдәге мәгълүматны күзәтеп барырга киңәш итә. “15 минут эчендә аккаунт ясауның (социаль челтәрдә теркәлү) берние юк. Балагыз һәм аның әйләнә-тирәсендәгеләрнең яңалык­ла­рын күзәтеп барыгыз. Болай иткәндә әти-әниләр баланы яхшырак аңлый башлый, аның мавыгуларын уртаклаша ала. Әмма артыгын да җибәрергә ярамый. Комментарийларны бик аз калдырырга тырышырга, клас­сындагы һәркем белән дуслашмаска кирәк, – ди Гүзәл Фатыйхова. – Балага Интер­нетның аралашу, мәгълүмат алмашу чарасы гына икәнлеген тө­шендерергә тырышыгыз. Аның бе­лән күбрәк чынбарлыктагы тормышы турында фикер алышыгыз”. 


Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 188 | 22.09.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»