поиск новостей
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
27.09.2012 Җәмгыять

Син яшәргә тиеш, Фазыл!

Әй бу язмыш дигәннәре! Яшисең, эшлисең, укыйсың, якты киләчәккә өметләр баглыйсың... Һәм боларның барысы да бер мизгелдә туктап кала. Барлык хыяллар челпәрәмә килә, акланмаган өметләр буш куык кебек күккә оча да китә. Бер мизгел эчендә барлык тормышыңның асты өскә килә. Әйе, бик еш була мондый хәлләр...Килешмичә дә булмый...Тик...Боларның барсы да 20 яшьлек япь-яшь, зур дөньяга әле яңа гына аяк баскан, яшәүгә, җиһанга үлеп гашыйк булган егеткә бәйле булуын күңел кабул итә алмый, ышанасы килми!

Күз яшьләренә буыла-буыла “нинди гаделсез дөнья соң бу!” дип, Җир Шарын ярып кычкырасы килә дә бит...ярдәм итми анысы да...Ләкин бернигә дә карамастан өмет уты сүнмәгән әле.

Фазыл Фардеевка быелның җәендә коточкыч диагноз куела – ашказаны асты бизендә яман шеш авыруы. Бүгенге көндә яман шеш иң соңгы стадияләрнең берсендә икән инде. Уйларга да коточкыч булган чир белән Фазыл әле дә бирешмичә яши! Туганнары сүзенә караганда, Фазылның кинәт кенә 1 августтан башлап бик нык эче авырта башлый. Табибларга мөрәҗәгать иткәч, алар егетне 1 атна буе гастрит авыруыннан дәвалыйлар. Тик бу табибларның ялгышы була...Кан анализы Фазылда рак күзәнәкләре барлыгын күрсәткәч кенә, Фазылга куркыныч диагноз куела.

Кечкенәдән үк актив, шук, һәрвакыт елмаеп торучы егетне бу авыру аяктан егар дип кем уйлаган соң? Фазыл яшьтән үк тырыш, акыллы, эшчән, музыка яратучы, аралашучан булып үсә. Бер бәйрәм – кичә дә Фазылсыз үтми. Әти-әнисе Фазылны мәктәпкә иртә бирә, чөнки үз яшьтәшләреннән ул күбрәк белә торган, кызыксына торган малай була. “Укытучылар белән бер тигез дәрәҗәдә сөйләшә иде, бездән күбрәк белә торган егет иде ул мәктәптә” дип искә алды классташлары. Фазыл яхшы билгеләргә генә баян классы буенча музыка мәктәбен тәмамлый, мәктәптә дә ул бик әйбәт укып, БДИны югары балларга бирә һәм КФУның икътисад һәм финанс институтына укырга керә. Фазыл 4нче курс студенты.

Мәктәптә, балачакта актив булган Фазыл, студент елларында да үзен күрсәтеп өлгерә һәм бары тик позитив, яхшы яктан гына! КВНда катнаша, җырлый, бии, концертлар куя – студент тормышының нәкъ эчендә кайный! Аны белмәгән кеше, таныш булмаган студент, тавышына, ул уйнаган гитара чыңына гашыйк булмаганнар юктыр ул..

Фазылның дусты Артур Шакиров болай ди:

“Фазыл, мин белгән киң күңелле, дөньяны үлеп яратучы кешеләрнең берседер ул. Ул һәрвакыт яхшы кәефтә һәм сиңа да моңсуланып утырырга ирек бирми беркайчан да. “Балланс” концертына бергә әзерләнгәндә, аның позитив тавышы, көлүе әллә кайларга ишетелә иде.Фазыл бик акыллы, укымышлы егет – әңгәмә вакытында төрле темага кушылып китә ала, футболмы ул, кино, театр дөньясымы, әллә инде яңа китапмы...Минемчә, Фазыл – иң якты талантларның берсе! Андыйлар бик сирәк очрый дөньда…»

Дима Бегимов:

«Фазыл минем белән бергә бер потокта укый. Бу кеше миндә кызыксыну уята, мин һәрвакыт аңа хозурланып карый идем. Фазыл минем өчен – чын шәхес ул! Ул беркайчан да миллионлаган кеше артыннан китми, аның һәр ситуациягә үз карашы, үз фикере, үз билгесе бар. Ул “ясалма” кешеләрдән үзенең чын булуы белән, гадилеге белән аерылып тора! Аның авыруы турында ишеткәч, минем күңелемдә сәер бушлык урнашты, һәм Фазылның диагнозына мин әле хаман да ышанып бетә алмыйм! Ләкин мин беләм, бу егет һичшиксез аякка басачак, киресенчә булуы мөмкин түгел! Яңадан университет диварлары эчендә аның кулын кысып, “Сәлам, Фазыл” дигән моментларны көтеп калам!”

Бүгенге көндә Фазыл үз нәселенең – Фардеевлар нәселенең бердән-бер дәвамчысы! Һәм ул яшәргә тиеш! Бернигә дә карамастан, дәваланып, алга атларга, яңа хыяллар, уй-фикерләр белән киләчәккә барырга тиеш!

Әлегә Фазылның хәле бик авыр. Ул якыннарының, туганнарының, дусларының тырышлыгын сизеп, табиблар ярдәменә таянып, үзенең чиксез яшәү теләге белән генә тора! Терелүгә һәм дәвалану курсларын башлап җибәрүгә бердән-бер каршылык – ул дәвалану бәясенең коточкыч кыйммәт булуы – 4млн сум! Кыска вакыт эчендә Фазылның әти-әнисе үзләре генә бу кадәр акчаны җыеп бетерә алмый! Мондый авыруларны безнең илдә дәвалу практикасы бик аз, шуңа күрә Фазылга Германиядән клиника эзлиләр. Ләкин бу бик зур финанслар тәлап итә!

20 яшьтә тормыш әле башланырга гына тиеш. Һәм без барыбыз да Фазылның бәхетле, сәламәт тормыш итүенә тагын бер шанс бирә алабыз! Бары тик теләк кенә кирәк!

Ә син, Фазыл, бернигә дә карамастан, яшәргә тиеш!

Ярдәм кулын сузарга теләүчеләр өчен реквизитлар:

- Мегафон:

(9274433517)
(9274455829)
(9270320349)
(9297257245)

- Яндекс.Деньги (410011553049847)

- WebMoney WMR:
R781400158030 (рубли)
WMZ: Z202186744703 (доллары)
WME: E377802150963 (евро)
WMU: U160447699902 (гривны)

- Qiwi кошелек (9872601054)

- АКБ «СПУРТ» (ОАО) ИНН 1653017026 БИК 049205858 В назначении платежа обязательно должно быть указано ФИО получателя, его лицевой счет и назначение платежа:

Счет № 40817810990052003626 ФИО Получателя: Фардеев Фазыл Ягъфарович Назначение платежа: "Материальная помощь на лечение" (обязательно!)

- АКБ "СберБанк" (ОАО) ИНН 7707083893 БИК 049205603 КПП 165002001

В назначении платежа обязательно должно быть указано ФИО получателя, его лицевой счет и назначение платежа: Счет № 42307810362033102356/48 ФИО Получателя: Фардеев Ягъфар Амирович Назначение платежа: "Материальная помощь на лечение" (обязательно!)

- АКБ "АльфаБанк" (ОАО) БИК 044525593 В назначении платежа обязательно должно быть указано ФИО получателя, его лицевой счет и назначение платежа:

Счет № 40817810508530026108 ФИО Получателя: Фардеев Фазыл Ягъфарович Назначение платежа: "Материальная помощь на лечение" (обязательно!)


Әлмира ӘГЪЗАМОВА
Матбугат.ру
№ --- | 27.09.2012
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№10 (816269) / 01.10.2012 21:06:33

Татар башын татар ашый: тырнак астыннан кер эзләп, авторга бәйләнеп утыралар бит, әй... Ошбу егеткә хәерле савыгулар телик!!!

№9 (815995) / 28.09.2012 14:19:02

Хормэтле Пингвин, Барабан! Элбэттэ, мин сезнен кайнар комментларыгызны анлыйм! Егеткэ булашасым килмэсэ, мин бу эшкэ бармас та идем..Эш авторлыкны танытуда тугел, бу мина кирзкми дэ, бары тик тоне буе тупланган материалны чупкэ калдырасы килмэде!
булышуга килгэндэ, бу авырунын ни икэнен мин бик яхшы белэм!!!

№8 (815962) / 27.09.2012 22:21:50

Таратсалар да авторы белэн таратырга тиешлэр. Сыныкка сылтау юк!!

№7 (815960) / 27.09.2012 22:10:19

Чынлап та, мондый вакытта авторлыкны дэлиллэп торырга кирэкми. Халыкка тиз арада тарату купкэ мохимрэк...

№6 (815956) / 27.09.2012 21:18:18

Әлмираның комментын укып, исем китте: аның егеткә ядәм итәсе киләме, әллә үзенең исемен танытыргамы? У-ф-ф...

№5 (815934) / 27.09.2012 17:05:24

Бик дорес суз абый!
Татарстан байларыннан һэрберсеннэн дэ 100 мең җыйсалар!!!
алар өчен пүчтәк акча.
Барыбер безнең кесәдән чыккан акчалар.Кулында бюджет булмаган кеше андый акчалар ясый алмый.Җитмәсә, үзләреннән дә яхшырак эшләүче хатыннарыннан аларга кирәк.
Бурычларын халыкка шул рәвешле кайтарсалар, саваплы булырлар! Ничу монда адым саен мәчет ачкан булып гөнаһларны юарга!!!

№4 (815907) / 27.09.2012 12:46:26

Абзый, рэхмэт,бик акыллы сузлэр!

№3 (815906) / 27.09.2012 12:44:19

Абзый,бик дорес булыр иде,кинэшен дорес.Безгэ Янарыш фонды тугел,шушындый авыр хэлгэ калган яшьлэргэ ярдэм фрнды кирэк!!!

№2 (815903) / 27.09.2012 12:05:13

Тамчылап акча җыйганчы бу егет китеп тә барырга мөмкин. Шуңа күрә безнең Фәрдиев фамилияле хөкүмәттә утыручы (Татэнергода эшләгән) хәлле милләттәшебез бар бит. Ул биреп тормасмы берьюлы 4 миллионны. Аны яхшы кеше диләр бит. Аннан әкренләп шул өлкән Фәрдиевкә акча җыяр идек әле. Тәкъдимемне яхшы нияттән яздым, берүк гаеп эзли күрмәгез. Бездә күпме кеше - яшьләр бигрәк тә үлем көтеп ята. Аларга хәер җыю гадәтен бетереп, байлардан берәр ярдәм фонды оештырып булмас микән? Моны оештыруны хөрмәтле Минтимер Шәрипович үз өстенә алса, аңа үзе исән чакта Ирек мәйданына һәйкәл куяр идек.

№1 (815900) / 27.09.2012 10:54:04

Я Раббым!нинди донья сон бу?!Япь-яшь кешелэр шундый чиргэ дучар була да,япь-яшь жаннар озелэ...э син Фазыл яшэргэ тиеш!!!эти-энилэренэ сабырлык,туземлек бирсен бер аллам!!!!!эйдэгез жэмэгать!булдыра алганча ярдэм итик,тамчыдан кул жыела дилэр бит.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar