|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2012 Дин
Бозымнан намаз гына коткардыЧираттагы командировкама барам. Ниндидер бер авыл янында безнең автобус туктап, кеше утырта башлады. Урта яшьләрдәге бер апа минем янга утырды. Башта бер-беребезгә сүз катмыйча, бик озак тәрәзәгә карап бардык. Аннан соң телефоным шалтырап, мин эш турында сөйләшкәч, юлдашым эндәшеп куйды: “Карале, миңа нәкъ син кирәк идең бит”, – ди бу. Наиләнең ире белән аерылышып йөрүе икән. “Районга барам, документлар илтәм”, – ди ул. Наилә ханымның Казанның бер зур фирмасында эшләп йөргән чагы икән. Ул вакытта ире каты авырудан үлгән, кызы белән улы мәктәп яшендә була. Бергә эшләгән иптәш хатыны Наҗия, Наиләнең ялгыз гына тормыш арбасын тартканын күреп, авылга үзләренә кунакка дәшә. Баштарак эшнең нидә икәнен аңламаган Наилә кунакка кайткач, барысын да сизеп ала. Баксаң, Наҗиянең тол калган энесе бар икән. Ире үлгәннән соң, башка иргә бармам, дигән булса да, Наилә Ринатны бик ошата. Күп тә үтми, авылга килен булып төшә. Шәһәрдә торып калган үз балалары буй житеп килгәнгәме, алар өчен артык борчылмый да. Ринатның сабыйларын аякка бастырырга бар көчен бирә. Табибларга йөртә, озак та үтми балаларның авырулары бермә-бер кими. Ринат Наиләне өзелеп ярата. “Синең кебек хатын юктыр ул. Син миннән китә генә күрмә, синсез ничек яшәрмен. Яратам бит”, – ди ул. Хәтта йоклаганда да миңа таба борылып ят әле, битеңне битемә куй, миңа шулкадәр рәхәт, дип еш кабатлый. Ике якта ике бала булса да, тора-бара Ринат уртак сабый сорый. Наилә исә иренең сүзләренә каршы килми. Тупырдап торган кыз бала таба. Ул көннәрдә Ринат очып кына йөри. Наиләсен учларында гына йөртә. Хәер, сөенеп кенә яшәрлек тә шул – йорт-җир җиткән, байлык та бар. Туганнар, дуслар кайтып-китеп торалар. Авыл кешеләре дә Наиләне бик ярата. Тик менә Ринатның туганнары гына аны чит күрә башлый. Башта бик акыллы, уңган килен аларга нигәдер ошамый. Араларын бозар өчен ни генә эшләмиләр. Баштарак ир Наиләсен якласа да, тора-бара үзгәрә дә куя. Хатыныннан бөтенләй читләшә. Бер түбә астында аерым яши башлыйлар. Мал-мөлкәт дип күзе томаланган Ринат хатынының йөрәген яралаудан да курыкмый. “Син сихерче, минем керемне юма, миңа тотынма”, –ди. Өйдә күп җиргә йозак салына. Бу йортта Наилә картаеп кына тапкан кызы белән чит кешегә әверелә дә куя. Наиләгә авылдашлары багучыга барырга кушалар. Башта батырлыгы җитмәсә дә, көннәрдән бер көнне хатын авырып китеп күрәзәче ишеген шакый. Сания исемле ханым аны күрүгә үк: “Сине бит бозганнар, тормышыгыздан көнләшкәннәр. Моннан 10, 7, 2 ел элек нәрсә булганын исеңә төшер. Ирең белән бергә яшәтмиләр сине. Калган гомереңне тыныч кына яшисең килсә, намазга бас”, – дип кайтара. Шул көннән башлап Наилә догалар ятлый, биш вакыт намазга өйрәнә. Озакламый матур итеп мөселманча яулык та яба. “Моңа кадәр, үз вакыты җитсә, укырмын әле намазын, дип йөри идем. Дингә килер өчен күпме авырлык үтәргә туры килде бит”, – ди ул. Наилә ханым күрәзәчедән кайткач, гомер юлын барлый башлый. Исенә төшә бит барысы да! Моннан 10 ел элек ишегалларында төрле якка чәчелгән мунча себеркесе таба. Иртән торып чыгуга, берни дә уйламыйча, җыеп алып куя. Җиде ел элек мич ягарга йөргәндә кулъяулыкка төрелгән чәчләр, тырнакларга тап була. Ә 2 ел элек капка төпләренә вак акча чәчеп китәләр. Наилә апа моны башта бозым дип башына да китерми. Чеп-чи татар авылында каян килсен ди сихерче! Ябыгып, үз-үзенә урын таба алмый, йөрәге әллә кайларга ашкынгач кына фикерен үзгәртә. – Аяк астында аунап яткан бер энә дә тормышның астын өскә әйләндерергә сәләтле икән. Эчемлек, ризык аша да бозып куярга күп сорамыйлар. Кешегә бүләк ясап та сихерләп була. Саный китсәң, бармак җитми. Әмма үзеңне начар хис итә башласаң (күп очракта табиблар диагноз куя алмаган чир сихер була икән) дога белән өшкерүче кешеләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди Наилә ханым. Хәзер Наилә дингә килеп, чирләреннән арынганга сөенеп бетә алмый. Тик Ринат белән генә яңадан кушылмыйлар. Аңа бозыкның көчлерәге эләгә. Ул хатынына кире кайтмый, эчүчелеккә сабыша. “Бергә булыйк дисә, мин аңа ярдәм итәргә ризамын. Байлык та кирәк түгел, җан тынычлыгы, сәламәтлек кенә булсын”, – ди ул.
Гөлүсә ХӘМИДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|