|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2012 Дин
5нче номерлы Төзәтү колониясендә мәчетне зурайталарТатарстанның Яшел Үзән районында урнашкан 5нче номерлы Төзәтү колониясендә ирекләреннән мәхрүм ителгән мөселманнарның мәчетләрен зурайту максатыннан төзелеш эшләре алып барыла. Булдыра алган кадәр төзелеш материаллары һәм матди яктан ярдәм итүегезне сорыйбыз. Элемтәләр өчен телефон: 89053777672 (Айрат хәзрәт Зарипов, ҖҮФХ белән бәйләнешне координацияләү бүлеге мөдире) 5нче Төзәтү колониясендә бүгенге көндә 127 мөселман бар, мәчеткә өйлә намазына 50ләп кеше йөри ала, калганнары җитештерү эшләре белән мәшгуль. Эш урыннарында да намаз укыр өчен мөмкинлек бар. Бу елда Рамазан аенда учреждениеләрдә ураза тоту өчен дә барлык шартлар булдырылган. ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәләл ризыклар белән учреждениеләрне тәэмин итеп тора. Колония җитәкчелеге белән килешеп, Рамазан аенда тоткыннар үзләре ашханәләрдә хәләл ризык әзерләгәннәр.
|
Иң күп укылган
|