поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.09.2012 Мәдәният

Әлмәт театрында сезон ачылды

Быелгы 68 нче иҗат сезонын театр алдагы еллардан аермалы буларак уйнап кына түгел, җырлап-биеп, концерт-тамаша белән башлады.

Театр коллективын һәм театр сөючеләрне бәйрәм белән котларга килгән муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов соңгы еллардагы гадәт буенча  “Елның иң яхшы актеры” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләде. 67 нче сезон нәтиҗәләре буенча  сәнгать советы карары нигезендә “Ир-ат образын иң яхшы башкаручы” номинциясендә Кәрим Тинчуринның “Назлы кияү” спектаклендәге Вәгыйз, Наил Гаетбай әсәре буенча куелган “Студенлар 3D” тамашасындагы Усман Сабирович образлары өчен Нәфис Габдрахманов, Әмирхан Еникиның “Тормыш корабы”ндагы Харис, “Назлы кияү” спектаклендәге Рәшит образлары өчен артист Раушан Мөхәмәтҗанов бүләкләнде. “Назлы кияү”, “Студенлар 3D” спектакльләрендәге  Гайни һәм Хәкимә образлары өчен артистка Рәзинә Хәкимова “Хатын-кыз образын иң яхшы башкаручы” буларак аталды.

Театр директоры Фәридә  Исмәгыйлева быелгысы елны театрның алтын баганасы -  өлкәннәргә багышлыйбыз, диде. Бер төркем артистлар бу көннәрдә төрек драматургы Азиз Несинның “Ал җанымны, әфәнде!” комедиясен әзерли. Спектакль Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнә. Премьера 12 октябрьдә – юбилей кичендә булачак. Спектакльне яшь режиссер Альберт Гаффаров сәхнәләштерә. Февраль – март айларында  Татарстанның халык, Башкортостанның атказанган артисты Фоат Зарипов һәм Татарстанның халык артисты Сәкинә Минханованың  юбилей кичәләре планлаштырыла...

Сезон ачу тантанасында мәдәният министрлыгының мактау кәгазьләре тапшырылды. Бу мәртәбәгә хезмәттә ирешкән уңышлары өчен тегү цехы башлыгы Резедә Коноржевская, костюмнар цехы җитәкчесе Лилия Кузнецова, театрның әдәби бүлек мөдире Әнисә Таһирова, озак еллар театрга ихлас хезмәт итүче артистка Фәймә Бикморатова, талантлы артистка Мәдинә Гайнуллина лаек булды.

Концерт-тамашаны халык ошатты. Программада тамашачы яратып өлгергән спектакльләрдән өзекләрне моңлы җырлар, дәртле биюләр алыштырды. Афәрин! Быелгы сезон ачу тантанасының тагын бер үзенчәлеге, тәнәфес вакытында фойеда берәүләр скрипкә моңын тыңлады, икенчеләре  гармун белән моңланды. 

Сезонны ачкач та артистлар концерт программасы белән Чиләбе өлкәсенә гастрольгә җыена. 26ынчы сентябрьдән 6ынчы октябрьгә  кадәр алар Сибай, Магнитогорск, Уфалы, Нязепетровск, Аргаяш, Кунашак, Чиләбе, Златоуст, Усть-Катав   шәһәрләрендә булачаклар. Октябрь аенда Башкортостанда Татарстан мәдәнияте көннәре уза. Шул уңайдан Әлмәт театры Салават шәһәрендә 17есе көнне Т.Миңнуллинның “Исәнмесез” һәм 18ендә И.Зәйниевнең “Туган-тумача” спектакльләрен күрсәтәчәк.

1

2

3

 

 


Әнисә ТАҺИРОВА
Әлмәт театры
№ |
Әлмәт театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»