поиск новостей
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 25.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 28.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.01 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 29.01 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 30.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.01 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 12.00, 12+
  • 31.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 21 Гыйнвар
  • Фирзәр Мортазин - җырчы
  • Эльнара Нурмөхәммәтова - җырчы
  • Иван Егоров - дәүләт эшлеклесе
  • Наил Мөхәррәмов - галим
  • Кәрим Җаманаклы (1905-1965) - шагыйрь
  • Наил Табанаков - җырчы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
23.09.2012 Дин

Иптәш кызымның «Яулыкка чик куялар» дигән сүзләрен ишеткәч, күзем маңгайга менде

Бишенче сыйныфта укыганда, без 20ләп үсмер кыз, авылыбыз мәчетенә абыстайдан дини гыйлем алырга, гарәп хәрефләре белән танышырга йөри башладык. Әле дә хәтерлим, мәчеткә яланбаш керергә ярамаганлыктан, мин ак читле «әбиләр яулыгы» бәйли идем. Аны төрле ысуллар белән бәйләп, үземчә уңайлы да, матур да фасоннар уйлап тапкан булдым. Мәчеткә генә бәйләп йөргән яулыкларыбызны без инде салмадык. Ул вакытта мәктәптәге кайбер укытучылардан яулыкка каршы шелтә ишетсәк тә, алай кискен таләпләр куймадылар безгә, Аллага шөкер.

Инде туган мәктәбебезне тәмамлаганга да 3 ел вакыт узып киткән. Уку йортын үзгәртсәм дә, тормышта сайлаган юлыма, динемә тугры калдым. Чөнки баштагы яулык, шәригать кануннары белән яшәү миңа беркайда, беркайчан да каршылык, комачаулык тудырмады. Киресенчә, дин белән бергә тормышыма җиңеллек һәм тынычлык иңде. Казанга килгәч, минем кебек уйлаучыларның аз түгеллеген күреп сөендем. Тора-бара алар арасыннан үземә бик күп якын дуслар да таптым. Төрлебез төрле өлкәдән, уку йортларыннан булганлыктан, уртаклашасы яңалыклар хәйран җыела безнең. Беркөнне Казанның медицина көллиятендә укучы иптәш кызымның «Яулыкка чик куялар», – дигән борчулы сүзләреннән соң, күзем маңгайга «менде». «Син нәрсә инде, әле быел гына паспорт алмаштырдым, анда яулык белән төшкәнгә сүз әйтүче, хокукны кысучы булмады, сездә нинди кыргыйлар эшли?» – дидем, көлеп. Ләкин бер дә көлке түгел икән шул дустымның хәлләре...

Медицина көллиятенең ишегеннән үткәндә, ирексездән башымдагы яулыгымны сыйпадым. Кызык инде, минем кием кемгә «мишәйт» итә икән? Югыйсә бер киемсез, ярымшәрә ботларын ялтыратып йөргәннәргә кисәтү генә дә ясамыйлар бит! Ә монда матур яулык, озын итәк кигән кызларга бәйләнеп маташалар. Әле бит кайда диген?! Татар дәүләтендә!.. Бу хәбәр дөрес түгелдер дигән өметле уйлар белән, көллиятнең коридоры буйлап атлыйм. Ләкин кечкенә генә көллиятнең эченә үтү юлы Президент кабинетына илткән юлдан да киртәлерәк булып чыкты: каядыр шалтыратасы, кемгәдер хат язасы... Килүемнең сәбәбен дә белгәч, «бу дөреслеккә туры килми» дигән сүзләр белән тизрәк ишеккә күрсәттеләр.

Дөреслеккә туры килү-килмәвен мин инде соңрак, шушы көллияттә укучы бер мөслимә белән әңгәмәдә ачыкладым. «Динегезне монда түгел, әнә мәчеттә тотыгыз! Коръәндә, гомумән, болай капланып йөрергә дигән сүзләр юк... Татарлар элек алай киенмәгәннәр, сез гарәпләрдән үрнәк аласыз... Озын итәкләрегез санитария таләпләрен боза... Медицина чепчигын кияргә теләмәсәгез, документларыгызны алырга әзерләнегез!» – бу көллият җитәкчелегенең хиҗаб киюче студент кызларга юнәлтелгән сүзләре...

Кызы-ык!.. Нәрсәсеме? Ничә еллар буе җирдән, алар әйтүенчә, өстерәлгән итәкләрнең, яулыкның нәкъ менә бүгеннән санитария таләпләренә туры килмәве! Ә медицина чепчигы астыннан «тырпайган» чәчләрнең әлеге таләпләрне бозуында, әлбәттә, беркемнең дә эше юк! «Коръәндә андый сүз юк»? Коръәнне ачып караган кеше булсалар, мондый сүзләрне әйтер идеме икән алар...

Бу минем яулык астында булган кечкенә башымдагы гаҗәпләнү катыш (әле нәфрәтләнү юк) уйлар... Әгәр әлеге карар Казанның бөтен уку йортларына да кагылса? Кайбер Казан мәктәпләреннән инде шундыйрак шелтәле сүзләр килеп ирешә башлады бит. Имеш, дин ул күңелдә генә булырга тиеш, ә без «показуха» ясыйбыз. Юк, мин бары шуны аңламыйм, җәмәгать: аларга безнең «показуха»дан нинди зыян бар соң? Мөселманнарның тынычлыгын бозудан кемгә файда?

Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА, «Мөслимә» җәмгыяте оешмасы рәисе:

– Яулык мәсьәләсендә 7 судта булган кеше буларак, миңа әлеге көллият җитәкчелегенең кыланмышлары аңлашылмый! Монда Татарстанның дәрәҗәсен төшерү максатыннан ниндидер «кара көч» кулы уйнаганга охшаган. Безнең баштагы яулык – Россия күләмендә яулап алынган хокукыбыз ул! Берүк, кадерле мөслимәләребез куркып калмасыннар. Бернинди артка чигенү юк!

Ренат ХӘСӘНШИН, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтенең юридик бүлеге җитәкчесе:

Мөселман хатын-кызларының хиҗабы ул кием генә түгел, ә яшәү рәвеше, дине дә бит. Шуңа да яулыкка чик кую, уку йортыннан куып чыгару белән янау дөрес түгел. Бу турыдан-туры кешенең хокук-бурычларын боза. Мондый очракка юлыккан мөслимә, прокуратурага мөрәҗәгать итеп, үз хокукларын яклый ала. Бирешмәскә кирәк, закон бар кешегә дә бер бит ул.


Мәрьям АБДУЛЛИНА, КФУ студенты
Шәһри Казан
№ --- | 20.09.2012
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы