22.09.2012 Мәгариф
Мәктәп автобуслары ни хәлдә?
Балтач районы мәктәпләрендә автобусларның руль идарәсе төзек түгел, Чистайда 2 нче гимназия директоры боерыгы белән «балалар таксие» республика семинарында катнашучыларны өйләренә тараткан, ә Чаллыда мәктәпара укыту комбинатының начар күрүче балаларны йөртүче «Фиат Дукато» автомобиле, спутник навигациясе эшләмәү сәбәпле, ел буе тик торган.
Боларның барысын да узган уку елы азагында үткәрелгән прокурор тикшерүләре ачыклады һәм мәктәпләргә «өй эше» - җәйге каникуллар вакытында бөтен җитешсезлекләрне бетерергә күрсәтмә бирде.
Безнең хәбәрчебез мәктәп автобусларының нинди хәлдә булуы белән кызыксынды.
Элемтә бар, куркынычсызлык кына аксый
Шушы көннәрдә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хисап тотканча, Татарстанда балаларны кечкенә авыллардан төп мәктәпләргә йөртүче 617 автобус бюджет акчасына ГЛОНАСС һәм ГЛОНАСС/GPS нигезендә заманча спутник навигациясе җиһазлары белән тәэмин ителгән һәм ел азагына кадәр тагын 20 гә якын мәктәп автобусына шушындый мониторинг системасы урнаштырылачак. 5 сентябрьдә министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүматка караганда, мәктәп автобуслары хәрәкәтен иярчен аша тикшереп тору нәтиҗәсендә, быелның беренче яртыеллыгында тизлекне арттыруга бәйле кагыйдә бозу очраклары узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике тапкырга кимегән. Ләкин мәктәп автобусында спутник элемтәсе булу гына яшь пассажирларның куркынычсызлыгына гарантия бирми әле. Мисал өчен, Татарстанның Югары Ослан районы прокуратурасы август аенда мәктәп автопаркының яңа уку елына әзерлеген тикшергәннән соң, район уку йортлары балансындагы 14 автобусның бары тик 6 сы гына балаларны йөртергә яраклы булуын ачыклаган. «Мәктәп таксиларының» күбесендә, мәктәп балансына ике ел элек үк кабул ителсәләр дә, һаман да җитешсезлекләр бетерелмәгән - тизлек чикләгеч куелмаган, иминлек каешлары ышанычсыз, салонда балаларны озата баручы олы яшьтәге кеше өчен кәнәфи юк, ә ул, билгеле булганча, укучыларга карап утырырга тиеш. Кайбер автобусларда икешәр аптечка булса да, алардагы даруларның куллану вакыты инде күптән чыккан.
«Юк»ка суд бар
Район прокуратурасының дүрт белем бирү учреждениесенә карата җитди дәгъвалары бар. Вахитов урта мәктәбендә автобус ишекләре ябылмаса яисә ябылып бетмәгән очракта машинаны «туктатучы» җиһаз бөтенләй куелмаган, шоферның тавыш көчәйткече эштән чыккан. Ә Югары Ослан гимназиясе һәм Югары Ослан урта мәктәбе балаларны электр җиһазлары төзек булмаган машиналарда йөрткән. Яр буе Морквашы мәктәбе автобусларында исә иминлек каешлары ышанычсыз, сигнал төймәләре эшләми. Моннан тыш, бер ел элек машинада урнаштырылган ГЛОНАСС системасы хәбәрне бары тик кабул итә, кирәк булган очракта шофер үзе элемтәгә чыга алмый.
Югары Ослан районы прокуроры ярдәмчесе Алсу Гарифуллина сүзләренчә, барлык директорлар да җитешсезлекләрне финанслауның җитәрлек булмавына сылтый.
- Мәктәпнең спутник элемтәсен мөстәкыйль рәвештә җайга сала алмавы аңлашыла, - дип фикер йөртә ул. - Ләкин аптечкаларны кирәкле дарулар белән комплектларга көчләреннән килә бит. Хәзер көзге юл өзеклеге башлана, аннары салкыннар китереп сугачак. Балаларны төзек булмаган машиналарда ничек йөртергә мөмкин? Мине иң гаҗәпләндергәне шул, Мәгариф һәм фән министрлыгы 2010 елда мәктәпләр өчен сатып алган яңа «Фиат»лар башта ук куркынычсызлык ягыннан балаларны йөртү өчен яраклы булмаган. Аларны нигә баланска алганнардыр, анысы аңлашылмый. Әлегә без учреждение җитәкчелегенә җитешсезлекләрне бетерергә күрсәтмә бирдек. Әгәр дә тиешле чаралар күрелмәсә, без суд аша бу автобусларны гамәлдән чыгаруны таләп итәчәкбез.
Ремонт мәктәпләре
Яр буе Морквашы мәктәбе директоры Надежда Кирилова хәбәр иткәнчә, мәктәпнең иске «пазигын» киләсе елга капиталь ремонтка тапшыру күздә тотыла. Бер ел ничек тә йөрер әле дип уйлыйлар. Ләкин прокуратура тикшерүеннән соң кайбер урыннарын ремонтларга туры килгән. Чөнки аннан файдалануны тыйсалар, балалар мәктәпкә барып җитә алмаячак бит.
- Хәзерге вакытта без бөтен җитешсезлекләрне дә диярлек төзәттек, - ди директор. – Бары спутник элемтәсе генә рәтләп эшләми. Безгә «ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге» ДУП белән килешү төзергә кирәк дип әйттеләр - алар барысын да ясаячак.
Район мәгариф бүлеге Вахитов урта мәктәбенә «Фиат»ны техник яктан җиһазландыру өчен акча бүлеп бирергә вәгъдә иткән. Әмма мәктәп директоры Гөлнара Усманова инде хәзердән үк борчуга калган: машина һәрвакыт ремонт таләп итә, дип зарлана ул, инде хәзер аккумуляторны алыштырырга кирәк, җылыткыч та ага, ә бит кыш борын төбендә генә. Югары Ослан урта мәктәбе директоры Татьяна Фокеевага да автомобильләрне энәсеннән җебенә кадәр өйрәнергә туры килгән.
- Иң иске автобус бездәдер, мөгаен, - ди директор. - Ул - «КВЗ» автобусы. Аны әле совет заманында ук чыгаралар иде. Аларның ремонттан чыкканы да юк. Хәзер прокуратура ярдәмче фаралары төзек түгел дип белдерде. Без аны үз көчебез белән төзәттек инде. Югыйсә нишләмәк кирәк? 18 укучыны ерак авыллардан йөртәсе бар бит.
Татарстан прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге җитәкчесе Җәүдәт Ибраһимов сүзләренчә, яңа уку елында Татарстанның барлык районнарында да мәктәп автобусларының техник торышы тикшереләчәк.