|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2012 Җәмгыять
Табиблар, кеше үтерергә кушмагыз!...Бар да ничектер үзеннән-үзе җайланып китте. 30 яшемдә булсам да, җанымның икенче яртысын очраттым. Эштә уңышлар елмая башлады – карьера баскычыннан күтәрелдем. Иремнең дә эшләре гөрләп барды. Үз фатирыбыз, машинабыз булды. Күңел көткән бердәнбер бәхетебез – балабыз гына юк иде. Шатлык илә... борчу Шулай да без күңел төшенкелегенә бирелмәдек. Икебез дә Аллаһка ялвардык, сорадык. Күпмедер вакыттан соң үземнең көмәнгә узуымны белдем. Монысы чыннан да зур бәхет иде! Баламны ирем белән бергә "күтәрдек" дисәм дә арттыру булмас. Ул һәрчак янәшәмдә иде. Авырга узуымның 12нче атнасында беренче УЗИны үттем. Әлеге көн безнең бөтен тормышның астын өскә китерде. Бәхетебез урталай ярылды. Табибның әйткән сүзләре аяз көнне яшен суккандай булды: "Балагызда генетик авырту. Төгәл диагнозны әйтә алмыйбыз, шулай да йөклелекне өзсәгез, яхшырак булыр". Бу минутта ниләр кичергәнемне сүзләр белән генә әйтеп аңлата торган түгел. Ирем белән озак вакыт сабыебызның авыру булганына ышана алмадык. Нәрсә эшләргә, аңа ничек ярдәм итәргә белмәдек. Ул вакытта табиблар да юньләп бер сүз дә әйтмәде. Бердәнбер фаразлары – бала корсакта килеш үләчәк яки зәгыйфь булып туачак. Тамак төбемә төен төшеп утырса да, мин, үземне кулга алып, "ак халатлы фәрештәләр"нең баланы төшертергә киңәш итүләрен берни булмагандай тыңлап утырдым да, төгәл диагнозны белү өчен тәкъдим ителгән медицина ысулларыннан баш тартып, гариза яздым. Өйгә кайткач үземне-үзем белештермәдем. Иремнең мине идәндә ауный-ауный акырып елаган хәлемдә күтәреп алып диванга салганын гына хәтерлим. Ниндидер бер мизгелдә күңел пәрдәм ачылгандай булды. Мин Ходайдан ярдәм сорый башладым. Аллаһы Тәгаләне исемнән чыгарган бер генә минутым да булмады. Балабызга исәнлек, сәламәтлек, бәхет сорадык. Сабыемның беренче тибүләрен тоя башлагач мин үземне күкнең җиденче катындагыдай хис иттем. Менә бит ул минем йөрәк парәм! Аның да яшисе килә! Шушы мизгелләрдән башлап мин табибларның начар фаразларын ишетмәмешкә салышып йөрдем, түземсезлек белән баламның якты дөньяга килгәнен көтеп яшәдем. Шуннан ни? Ниһаять, күңел көткән сәгать сукты. Улым туды. Кычкырып җибәргән тавышы ишетелүгә үк табиблар миңа кечтеки генә "йомгагым"ны күрсәтте. Нәниемнең миңа төбәлгән зур кара күзләрен күрүгә үк барын да аңладым. Бу бәхетне мин гомер буе көткәнемне, аны үлеп яратуымны һәм Ходай Тәгаләнең безнең ялваруларыбызны ишеткәнен аңладым. Улыма булган мәхәббәт хисе йөрәгемә генә сыймый иде. Шулкадәр борчу, күз яше һәм билгесезлектән интеккән җаным, ниһаять, тынычлык тапты. Табибларның минем белән шулай кырыс булуларын гына оныта алмыйм. Ни өчен соң минем балам, туганчы ук, үзенең Кеше буласын дәлилләргә тиеш иде? Ни өчен аны туганчы ук үтерергә киңәш иттеләр? Ни өчен йөклелек чоры буена тынычлыгымны ала килделәр? "Балагыз акылга зәгыйфь булып туачак", – дип дәлилләргә тырыштылар? Ни өчен төгәл диагноз куя белмәделәр? Минем баламда Даун синдромы. Шуннан нәрсә? Бер хромосомасы гына артык бит – бу аны башка балалардан аерып торучы бердәнбер билге. Кемнең баласында күпме хромосома барлыгы турында уйланганы бар? Аны берәү дә санап утырмый. Безнең өчен дә бу мөһим түгел. Иң мөһиме, аның җаны булсын, бәхетле һәм сәламәт булсын, якыннарын сөендереп яшәсен. Минем улым – иң матур һәм иң акыллы бала. Минем дә, иремнең дә аның бик бәхетле кеше булып үсәчәгенә шигебез юк. Хәзер безнең тиктормас нәниебезгә бер яшь. Аны бөтенебез дә ярата. Әбиләре дә, бабалары да, апалары да, абыйлары да. Ә иң кызыгы – үзебез әйтмәсәк, табибларның күпчелеге балабызның үзгә булуын сизмиләр дә! Табибларга әйтер сүзем Сезгә, мөхтәрәм табиблар, мөрәҗәгать итәсем килә дә. Кешегә ярлык тагарга сезнең ни хакыгыз бар? Кайсыгызның артык хромосомалы кешене туганнан алып картайганчыга кадәр күзәткәне бар? Аның беренче елмаюына шатланганыгыз бармы? Беренче адымына? Беренче сүзенә? Ни өчен әле сез, институтларда белем алып, инде тапталып беткән тикшеренүләргә, сүзләр тезмәсеннән генә торган диагнозга ышанасыз һәм шул ышануларыгызны, безгә, булачак әниләргә, тагасыз? Андый балалар турында берни дә белмисез икән, нигә дип аны үтерергә кушасыз? Табиблар! Үз өстегезгә Ходай ролен алмагыз! Мин үзем дә табиб һәм медицина күрсәткечләре буенча ышаныч барлы-юклы гына булса да, үз пациентларыма һәрвакыт оптимизм хисе сеңдерергә тырышам. Бәлки медицина вузларында белем бирүче мөгаллимнәргә стереотиплардан качарга һәм студентларга дөрес белем бирергә вакыт җиткәндер? Рәхмәт, улым! Кадерле улыбыз! Син безнең җаныбызның бер кисәге, синнән дә якынрак һәм кадерлерәк беркемебез юк! Сине икеләнүләр, күз яшьләре һәм курку хисе белән күтәргәнем өчен гафу ит. Әти-әниең итеп нәкъ менә безне сайлавың өчен рәхмәт сиңа. Без сине бик яратабыз һәм сине безгә бүләк иткәне өчен Ходайга рәхмәтлебез. Сине акылга зәгыйфь дип әйтергә кемнең теле әйләнде икән? Сиңа нибары 1 яшь кенә, ә инде 12 тешең бар. Сиңа нибары 1 яшь кенә, ә үзең көлә-көлә бездән йөгереп китәсең дә, кулыңны чәбәклисең, үз телеңдә нидер җырлыйсың. Яшьтәшләрең әйтергә тиешле бөтен сүзләрне әйтәсең, китап "укыйсың", бармаклар белән рәсем ясыйсың, үз дигәнеңә ирешү өчен матур итеп елыйсың. Хәзинәм минем! Безне көн дә шулай сөендереп торсаң иде. Юлыңда һәрвакыт яхшы, киң күңелле кешеләр генә очрасын. Ышан, андыйлар күп!..
ЛӘЙЛӘ |
Иң күп укылган
|