поиск новостей
Көн мәзәге
  • «Париж-Дакар»да ел да җиңүче КамАЗларны, бәлки, «Евровидение»гә җибәреп караргадыр?

Бүген кемнәр туган
  • 08 Октябрь
  • • Марсель Галиев - шагыйрь
  • • Рәшит Нургалиев - дәүләт эшлеклесе
  • • Раббани Гайфуллин (1935-2023) - көрәшче
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
21.09.2012 Дин

Аксубай һәм Баулы районнары имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырылды

20 сентябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Аксубай һәм Баулы районнары дин әһелләренә имам-хатыйблык вазыйфасын раслаучы шәһадәтнамәләр бирелде. Шәһадәтнамәләрне мөфти вазыйфаларын башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов тапшырды. Шәһадәтнамәләр тапшыру тантанасында әлеге районнарның мөхтәсибләре һәм авыллардан килгән 30 дан артык имам катнашты.

Габдулла хәзрәт имам-хатыйблык вазыйфасын аңлатып болай диде: “Җәмгыятебезне төрле чирләрдән кем дәвалый ала? Фәкать динебез генә. Матди чирләр урынына дин рухый азык тәкъдим итә. Әгәр дә кеше күңелендә Аллаһы Тәгаләгә карата  хакыйкый дөрес мәхәббәт булса, ул пычрак гамәлләрдән тыела. Ә рухи азыкны халык каян ала соң? Имамнардан. Безнең дәрәҗәбез югары һәм шул ук вакытта бик җаваплы, авыр. Хәдистә хәерле бәндә дип, Коръәнне өйрәнеп, башкаларга өйрәтүче атала.  Динебезне өйрәнеп, башкаларга өйрәтү –безнең турыдан - туры вазыйфабыз. Пәйгамбәребез (сгв) бер киңәш бирә: “Аллаһы Тәгаләнең юлына хикмәт һәм матур вәгазь белән күндер”. Һәркайсыбыз, авылларда Диния нәзарәтенең бер вәкиле. Үзара бердәм булып, динебез кыйммәтләрен халыкка җиткереп эшлик”.

Белгәнебезчә, Коръән басылуга 225 ел тулу уңаеннан агымдагы ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте тарафыннан “Коръән елы” дип игълан ителде. Коръән елы кысаларында “Казан басмасы”ның юбилей басмасы әзерләнде. Нәзарәт көче белән изге китап 10 мең тираж белән нәшер ителде. Ул халкыбызның мөхтәрәм шәхесләренә бүләк ителде, шулай ук аны республикабызның һәр имамына җиткерү максаты куелды. Шул ниятне тормышка ашырып шәһадәтнамәләр тапшыру тантанасында “Казан басмасы” Аксубай һәм Баулы районнары муллаларына да бүләк итеп бирелде.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы