• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
13.11.2008 Матбугат

МӨСЕЛМАН ЯРЫШЫНДА “ЭФИР” ҖИҢДЕ

Мөселман матбугаты ярышында “Эфир”ның “Город” тапшыруы уңыш казанды. "Мөселман интернет мәгълүмат чарасы" бүләге “Интерфакс”ка тәтеде.

Казанда икенче мөселман матбугаты фестивале һәм бәйге тәмамланды. Бәйге хәзер “Каләм” дип атала.

 

Фирая Бәдретдинова белән Дилбәр Фәезгә 

 

“Мөселман журналистикасына керткән өлеш өчен” бүләген  «Сөембикә» журналы мөхәррире Фирая Бәдретдинова алды.

 

Иң яхшы радиотапшыру дип “Яңа гасыр” радиосыннан Дилбәр Фәез ясаган “Хак дин” дип аталган даими тапшырулары табылды.

 

“Кыйбла” вә “Город”

 

Ә мөселманнар турында иң яхшы сюжетны “Эфир” телеканалындагы “Город” тапшыруы өчен Эльвира Шәрәфиева әзерләгән булып чыкты. Татарча телевидение тапшыруы дип «Чаллы-ТВ»дан «Кыйбла» табылды.

 

Дөньяви чыганакларда басылган мәкаләләре өчен Яшел Үзән шәһәр газетасыннан Әлфия Зыякова,  “Зәй офыклары” газетасы хәбәрчесе Рәсимә Кашапова бүләк алды.

 

“Интерфакс” - "мөселман интернет мәгълүмат чарасы"

 

“Иң яхшы мөселман интернет мәгълүмат чарасы” дигән номинациядә мөселман сайты түгел, ә “Интерфакс” агентлыгының Казан бүлеге хәбәрчесе Диана Бачурина табылды.

 

 “Дини мәгълүмат чараларында Татарстанның рухи тормышына багышланган иң яхшы мәкалә” дип Яшел Үзән районының “Рассвет”, Түбән Кама районының “Рисалә” газеталары материаллары табылган.

 

Шулай ук «Ислам-инфо» (Казан), «Татарстан» радиосы, “Бөгелмә авазы” газетасының “Сәҗдә” кушымтасы да жюри тарафыннан билгеләп үтелде.

 

Казан бүләге Казанга

 

Ә менә Казан шәһәре хакимияте махсус бүләген үз газетасына бирде. “Казан – мөселман Русиясенең рухи үзәге”исемле махсус бүләге булган ноутбукны “Шәһри Казан”да  даими чыгып килүче “Иманлы сүз” сәхифәсен алып баручы Алсу Мәҗитова алды.

 

Узган елны алсаң, быел көтмә

 

Бүләк өләшүчеләр җиңүчеләрне нинди кысадан чыгып билгеләгән? Мөфтинең урынбасары Вәлиулла Ягъкуб: “Бу безгә билгеле түгел. Аны КДУның журфак укытучысы Илһам Фәттахов җитәкләгән жюри карады”, ди.

 

Бу бәйгедә узган елны бүләк алган һәм исемсез калырга теләгән бер әңгәмәдәш исә: “Мөфтияттә алдан ук кисәтеп куйдылар. Узган елны бүләк алучылар быел алмый дип. Бу да "Бәллүр каләм" бәйгесе кебек үзара бүлешүгә ошаган ”, диде.

 

Илһам Фәттахов исә, килгән материалларны бик кыска вакытта карауларын һәм алар арасында сыйфатлы эшләрнең дә күп булуын ассызыклады.

 

Шулай ук күзәтүчеләр арасында, җиңүчеләр исемлегендә бәлага тарыган мөселманнарны яклаучылар түгел, ә мөфтият эшен, рәсми дини чараларны даими яктыртучылар, хөкүмәт чыганакларында эшләүчеләр күберәк, дип зарланучылар да булды.

 

Дини матбугатны үстерүче бәйге

 

"Бәйге нәтиҗәләре һәрвакытта да тугры була алмый. Әмма бу бәйге барыбер дини матбугатны бер башка югары күтәрә", диде бу нисбәттән татар журналистикасы ветераны Шәех Зәбиров.

 

Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да: "Дини темага язучылар һәм дини матбугат чаралар туксанынчы елларда пәйдә булды. Бүген алар инде көч җыеп, үзләре бер юнәлеш булып үсеп чыкты", дип саный.

 


Амил НУР
Азатлык
№ --- | 13.11.2008
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№19 (9039) / 19.11.2008 16:47:08

Мин "город"ның тапшыруны булеп, "Перехват" анонсын бирүләре гайрәтемне кайтара. Городны апам белән 6 яшьлек улы да карый. Ник тиктомалдан уле гәүдәләр күрсәтә башладылар. Белими, мин ТВга укымадым. Ләкин бер кадрны анын кадәр озак курсәтергә ярамыйдар бит. Әллә ничә секунд шул гәүдәне күрсәтеп торалар. Теге мәххүм рәнңеп ятадыр инде боларга.

№18 (9037) / 19.11.2008 16:41:05

Ул Интерфаксны ничек укыйлар икән? Ачсаң шул кадәр язма арасында югалып каласың. Язмалар бер-бер артлы барып, укылмый калмыйлар микән.Текучка материалов зур дип әйтүем.

№17 (8961) / 18.11.2008 15:33:49

Каршы, каршы тугел дисез... Минемчэ, "Город" моселман конкурсында катнашып булэк алырга лаеклы микэн сон? Яналыклары кан, утереш, асып куелган хэм асылынган кешелэр белэн тулы...аларга эле беренче булэк бирелгэн... На самом деле, булэкне алдан булеп куеп алынган диярсен!!

№16 (8823) / 15.11.2008 18:16:58

кабак, бик күп язгансың. Язганнарыңнан "электронный" белән "электрический" сүзләрен аермыйсың икәнен аңладым.

№15 (8819) / 15.11.2008 09:12:12

Карбыз, Аерам. Барыбер да бугенге телевидениеде электрон технологиялэр аз тугел. бусы бер. икенчеден, электрон технологиялэр электрический технологиялэр уйлап табылганнан сон гына барлыкка киле, турыдан туры аларга бейле рэвештэ. алайга китсэ, башта электронны "ачалар", аннары гына электричество, физика тарихын искэ тошерсен. ярар, болары ерунда.

Бугенге матбугатны да электрические сми дип атарга кирэк. Ин мохиме - Электрический сми юк доньяда)))) алай аталганнары юк диюем. Син доньядагы фэнни басмаларга саллы язмалар жибереп, телевидениенен электрические сми булуын исбат ит. аннары мин де телевидение электрические сми дип язармын. элегэ, бигайбе, бу синен телэген генэ булып кала.

№14 (8818) / 15.11.2008 07:29:18

кабак, син "электронный" белән "электрический" сүзләрен аерасыңмы ул? Мин беренчесе турында яздым, син икенчесен теткәнсең. Телевидениедә электрон технологияләр әз, электрическийлары күп. Алайса ТВны электронное СМИ дип түгел, ә электрическое СМИ дияргә кирәк.

№13 (8816) / 15.11.2008 01:06:19

чара дип тетэсез инде тетмэне.... нэрсэ сон ул чара? татарда НИ дигэн универсал суз бар, аны шунын белэн алыштыру яхшырак булыр....

№12 (8813) / 15.11.2008 00:03:04

моселман матбугатчысы, 

№11 (8810) / 14.11.2008 23:33:07

Карбыз, алай тугелдер. Газета электр уйлап табылганчы ук пэйда булган. Э телевидение электрсыз берничек те була алмый. телевидениенен нигезе - сигнал тапшыру, видео яздыру электр казанышлары. Шуна да телевидение, радио хэм интернет-смилар электрон СМИ дип атала да инде. Микрофон тотып йогереп йорген кызлар (микрофоны да электрсыз эшлэми) телевидениенен нигезе тугел, э анын кечкенэ генэ бер элементы. Аны без уйлап тапмаган, ботен доньяда шулай эйтэлэр. Ботен донья ялгыша, бер карбыз гына доресен сойлидер дип уйламыйм

№10 (8807) / 14.11.2008 22:40:58

моселман матбугатчысы, 
син дөрес сөйлисең.
Телевидениене электрон массакүләм мәгълүмат чарасы диләр шул. Гәрчә бу дөрес түгел. Интернет-СМИны гына электрон дип атарга кирәк. Чөнки телевидениедә электрон технологияләр кулланса да, алар основной түгел.

№9 (8802) / 14.11.2008 17:53:03

Городовой, белмим дэ инде, татарча белэсенме сон син?
"йап-йаланаяк" - сугену сузе. Йаппашмайт диген урыс сузенэ ошатып ясалган.
"эфир" - матбугат чарасы тугел.
"Матбугат чарасы" дип газета-журналларны гына эйтэлэр. Э "Эфир" - телекомпания, икенче торле аны электрон массакулэм мэгълумат чарасы дип атарга була.
Э бу мэкалэдэ "матбугат ярышында “Эфир”ның “Город” тапшыруы уңыш казанды" дип язалар, телекомпанияне матбугат чарасы дип атыйлар, э бу дорес тугел. Телекомпаниянен газета булмаганы белэн килешэсендер бит?
Э "Эфир"нын конкурснын берэр номинациясендэ булек алынуына мин каршы тугел.

Шул ук вакытта син "Сюжетны “Эфир”дагы “Город” алуына кем каршы?" дип язасын.

Сюжет дип тапшырудагы репортаж-материал атала.

Э "Город" сюжет алмаган, эзерлеген сюжетлары очен мофти хэзрэтлэреннэн булек алган.

Урысчага тэржемэ итэргэме?

№8 (8799) / 14.11.2008 15:08:04

моселман матбугатчысы, татарча яки русча яз әле. берни дэ анламыйбыз.

№7 (8798) / 14.11.2008 14:55:18

Городовой, йап-йаланаяк, эфир - матбугат чарасы тугел дим, кем эйтэ каршы дип! Эфир - телекомпания, эллэ инде син узен дэ азатлыктанмы?
"Сюжетны “Эфир”дагы “Город” алуына кем каршы?" дип язасын. Сюжет алу-биру турында суз бармый язмада)))) "город" сюжет алмаган, тагын бер укып кара эле язманы.

№6 (8796) / 14.11.2008 14:35:17

"Бәйге нәтиҗәләре һәрвакытта да тугры була алмый" - Азатлик.

Куз генэ ташладым язмага, ахырына гына...

"ТУГРЫ"....."ТУГРЫ"?...."ТУГРЫ?!"

"ТУГРЫ..."

№5 (8793) / 14.11.2008 14:11:43

"Эфир" даулат каналы тугел. Ирекле канал ул.
Сюжетны “Эфир”дагы “Город” алуына кем каршы?

№4 (8792) / 14.11.2008 14:01:12

ЙАППП-йаланаяк!!! Бу бит нонсенс!!!
"Мөселман матбугаты ярышында “Эфир”ның “Город” тапшыруы уңыш казанды"

Эфир матбугат чарасы тугел. Город - рубрика, статья тугел. Ничек итеп матбугат ярышында эфир жинэ алды икэн ул? "эфир" белэн йомырка тореп те, хужалыкта кулланып та булмый бит

№3 (8790) / 14.11.2008 11:17:09

Алсу, котлыйбыз! Сезнең сәхифә чынлап та бик бай! Ул беренче урынга лаек иде.

№2 (8789) / 14.11.2008 11:14:13

Статья тугел, сарказмга ошаган.

№1 (8785) / 14.11.2008 08:34:39

Эльвира - Спортсменка, комсомолка и просто красавица!

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar