поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин берәр кайчан балаларым туена киләчәкмен дә, табындагы җылы ризыкны ашамыйча нагетслар һәм чипсы сораячакмын.

Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
20.09.2012 Җәмгыять

Бугенге жаргонда “колхозник” - авыл гыйбады, иләс-миләс кеше

Берәү сине “колхозник” дип кимсетергә тырыша, берәү үзен “мин колхозник” дип кимсетелгән саный. Хаклык кайда?

Моңа кадәр балаларга уку кирәк-яракларын, кием-са­лым­­ны Балтачтан гына ала идек. Быел ярамады. “Бөтен кеше дә Казаннан киенә. Анда күпкә очсыз да, сайларга-сайланырга да була”, - дип тәки күндерделәр (бусы, билгеле, сәбәп кенә, шунысыз безне Казанга алып чыгып китеп булмасын гына аңлый шул инде алар). Вариантлары күп булса да, мин бару-кайту өчен иң уңайлысын – Вьетнам базарын сайладым.

 

Үзе шимбә, үзе иртә булганлыктан, кеше аз. Иркен. Кайсы ноктага барсаң да, сатучылар бер алдыңа, биш артыңа төшә. Урта Азия кеше­сеннән аяк киемнәре сайлаган идек. Яныбыздан үтеп китүче бер ханым: “Моннан алмагыз, ишек төбендә әйберләр кыйммәтрәк була, эчкә кергән саен арзаная”, - дигәч, аяк киемнәрен кире куеп, китәргә җыендык. Тик сатучы егет арттан калмый гына бит. “Алыгыз инде, бәя­сен төшерәм”, - дип тә карый. Юк, дигәч, юк инде, дип кырт кисәм. Эчтә почти бушка сатучылар барында, 1600гә бер кроссовки алырга. Ә кроссовкилары шәп иде, каһәр. Тик егет тә бездән калышмый. Без кая – ул шунда. Нәрсәгә шулкадәр каныкты бу дисәм, “сез беренче сатып алучы идегез бит, зинһар, калдырып китмәгез, алыгыз инде,” – дип үзләренең әллә нинди йола­лары-ырымнары турында сөйли башлагач кына, эшнең нидә икәнен аңладым. Жәлләдек инде, өстәвенә, бәясен дә 800 сумга кадәр төшерде. Әле азрак ялындырсак, бө­тенләй бушка бирәсе иде бугай...

 

Биредә татар сатучылары да шактый булып чыкты. Шун­дыйларның берсеннән – ур­та­­ча яшьләрдәге бик сөйкем­ле, чибәр генә ападан кызыма күн куртка сайладык. Теле телгә йокмый, кызым, матурым, дип кенә тора. Әле монысын, әле тегесен тәкъдим итә. Берничәне киеп карасак та, безгә ошашлысы булмады. Берни алмый китеп баруыбыз, билгеле, сатучы ханымга ошамады. “Җыен колхозник йөри шунда”, - дип калды ул арттан. Янәшәмдә барган улым: “Әни, колхозник дип безгә әйтте бит ул”, - ди.

 

– Ишеттем, – дидем. – Колхозник начар сүз түгел бит ул. Авыл кешесе дигәнне аңлата. Димәк, дөрес әйтә. Ул үзе дә авылда туып-үскән бит. Шулай булгач, үзе дә колхозник булып чыга. Ә базарда сатучы булып эшләвен, шәһәрдә яшәвен дәрәҗәгә саный икән, димәк, аның акыл дәрәҗәсе шулкадәр генә, минәйтәм. Бер акыллы танышым әйткәндәй, андыйлар дәрәҗәсенә беркайчан да төшәргә ярамый.

 

Бу сөйләшү онытылып, инде Казан тәэсирләре то­ныкланып барганда, теге “колхозник” дигән сүз белән тагын “бәрелештем”. Юлда бер танышым бар дөньясын сүгә (кү­рәсең, нәрсәгәдер яки кемгәдер ачулы чагы булган): “Без колхозникларга кая барсаң да рәт юк инде. Барысы да шул түрәләр өчен. Эш урынын әйтәсеңме, хезмәт хакынмы... Бүлнисенә барсаң, анда да бит безнең ишене караган кеше юк, торасың инде ишек төбен саклап...”

 

Кызык та соң бу кеше дигәнең. Берсе, колхозник дип үзенчә башкаларны кимсе­тергә тырыша, берәү үзен колхозник дип кимсетелгән саный... Юкса, хикмәт колхозниклыкта түгел дә бит...

 

Август башларында район хастаханәсендә бер бик “боевой” әби белән танышырга туры килгән иде. Карадуган ягыннан дип хәтердә калган. Улым белән лагерьга дип медосмотр үтәргә барган идек. Ул исә оныгы белән килгән. Безнең кебекләр тагын берни­чәгә җыелдык. Берничә ге­нә бүлмәгә керәсе булса да, кайсында табиб юк диләр, кайсында безгә азактан ке­рәсе дип кире боралар. Тү­землекләр бетеп килсә дә, кая барасың, көтәргә туры килә дип тезелешеп утырабыз. Ә әбиебез түзмәде, үзенең һәм тагын бер якташының улының карточкасын тотты да кереп китте. Шул арада кул да куйдырып чыкты. Икенче-өченче бүлмәләрне дә “йөге­реп” кенә узды. Без дә аңа “тагылдык”. Ул – алдан, без аның артыннан, ул салган “эз”дән элдертәбез генә. Безнең аптыраулы карашны күргәч, әби­ебез үзе сөйләп китте: “Берчакны табибка күренә алмагач, баш табибка мендем, тамашаларын тартты. Шун­да миңа бер табибә: әби, син аҗдаһа икән, диде. Шуннан бирле куркып тормыйм мин алардан, йоклап торсаң, сине беркем кешегә санамый бит...”

 

Юкса, бу әбиең дә министр булып эшләмәгән, судья да, прокурор да булмаган. Гап-гади колхозчы, колхозник, ягъни-мәсәлән. Әмма үз-үзен яклый белүе, кыюлыгы, үткенлеге белән үзен алар дәрәҗәсенә куя алган бугай ул.

 

Тагын шунысын да әйтим: Вьетнам базарында да, башка урында да теге чакта безне башка бер генә милләт вәкиле дә “колхозник” дип озатып калмады. Киресенчә, киңәш бирделәр, сайлаштылар, тәкъ­­дим иттеләр. Кафеда исә: “Бездә итләр хәләл түгел”, - дип кисәттеләр. Исем китмәде дисәм дә, базардагы нәфрәт белән әйтелгән “колхозник”­тан соң барыбер күңелдә нидер калды. Юкса авылныкы булудан беркайчан оялган, кимсенгән һәм яшергән дә булмады.

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 185 | 19.09.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы