|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2012 Дин
Тарихи мәчет манаралары ни сөйли?“Бердәмлек” газетасының 33нче санында Гүзәл Әдһәмованың “Коймак” дип аталган хикәясен укыгач, балачак хатирәләре күңел түремдә яңарды. Дөрестән дә, безнең сабыйлык чорыбыз бик зур сынаулы вакытка туры килде бит. Без Октябрь балалары идек. Дин тоту, намаз, дога уку тыелган. Авылыбыздагы дүрт мәчетнең берсе (Аллаһыга шөкер, без аның 100 еллык юбилеен хөрмәтләп үткәрү бәхетенә ирештек) җимерелмичә калу гына безне динсезлектән алып калды, дип әйтсәм, ялгыш булмас. Аны үз гомерләре бәрабәренә саклап калучы кешеләрнең урыннары җәннәттә булсын иде! 60нчы еллар уртасы булгандыр, кояшлы, җәйге матур көннәрнең берсендә өебезгә бер ягымлы гына апа килеп керде. Ул исәнләшеп, хәл - әхвәл сорашкач, әнкәйгә:
- Апа, җаным! Ирем белән чит илгә китәбез. Зинһар өчен, миңа догалар язып бирсәңче, - дип инәлде. Әнкәй авырлык белән гына ризалашты. Ул догалар язып утырганда, көтмәгәндә өебезгә тагын бер авылдаш хатын-кыз килеп керде дә:
- Ә-ә-ә, әле бер тапкыр әйткәнне генә аңламадыңмы? Үзеңне төрмәгә яптырып, балаларыңны тартып алганны көтәсеңме?! - дип әниемә янап чыгып китте.
Әнкәй берникадәр каушап калса да, берни дә сиздермичә, догаларны язып бетереп, хуҗасына тапшырды. Шушы апаның ихлас шатланып, әнкәйгә изге теләкләр теләгәне әле дә исемдә. Ул чыгып киткәч, (кызганычка, әтием миңа бер яшь булганда үлеп киткән) әни безне - өч кызын кочаклап елаган иде. Ә теге усал хатын тормышта өлешсез калмады, хәсрәт шулпасын җитәрлек чөмерергә туры килде аңа.
Бераз үсә төшкәч, Гает көнне мәктәптәге бер малайның:
- Намазыңны укып килдеңме? - дип көлгәнен оныта алмыйм. Әйтерсең лә, Ислам кушканча яшәү бернинди кысаларга сыймый торган эш!
Укытучым Саҗидә апа Нуретдиновага рәхмәт. Аның дәрестән соң барыбызны да җыеп: “Ислам динен тотуның начар яклары юк, ә, киресенчә, кешегә авыр чакларда сабыр итәргә, тормышта гел алга барырга ярдәм итә”, - дип сөйләгәне әле дә күңелем түрендә саклана.
Ул чактагы тыюлар канга сеңгән, күрәсең. Еллар узгач, кече улым белән шәһәргә барып чыктык. Урамда кычкырып татарча сөйләшеп йөргән Рамилгә: “Улым, татарча сөйләшмәскә иде. Безгә кешеләр игътибар итә башлады бит”, - дидем. Ә ул: “Әнкәй! Мин татарлыгымнан, телемнән оялырга тиеш түгел!!” - дип кискен җавап бирде.
Безнең шулай көлешеп сөйләшүебезгә, алдыбызда барган өч егетнең берсе игътибар итеп: “Апа! Бигрәк матур итеп саф татар телендә сөйләшәсез. Улыгыз да телебезнең тәмен-ямен белеп сөйли. Рәхмәт сезгә! Сезнең кебек әниләр булганда, телебез, динебез яшәячәк әле”, - диде.
Аллаһыга шөкер. Хәзер бездә дин иреге. Ә шулай да балачакта кичергән уңайсызлыклар беркайчан да онытылмый икән.
Шенталы районы, Денис авылы.
Нурсинә ХӘКИМОВА |
Иң күп укылган
|