поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.11.2008 Могҗиза

ИЛФАТ ФӘЙЗРАХМАНОВ: ҖЕННӘР БЕЛӘН СӨЙЛӘШТЕК...

Үземнең кәефемнең бик үк шәптән түгеллеген сизенәм. Күңел төшеп китә һәм болай атап кына әйтерлек авыруым да юк кебек. Әлбәттә, поликлиникага барсаң, бәлкем, комплекслы тикшереп карасалар, ниндидер кимчелек табарга мөмкиннәр, ләкин поликлиникалардагы чират, аннан табиб кабинетында тагын нәрсә, нинди авыру табарга йөри инде дигән гаепле карашлар безне медицина оешмалары бусагасын соңгы чиккә килеп җиткәч кенә атлап керергә мәҗбүр итә. Совет профсоюзыннан, Ленин бабайдан, Сталиннан мирас булып калган түләүсез медицина хикмәтләрен бүген язып торуның кирәге юктыр. Кешечә игътибар булсын дисәң, түләүсез медицинаны түләүлегә әйләндерәсең. Гаеп итеп булмый, табибларга да яшәргә кирәк бит... Хәер, табибларның хезмәт хакын күтәрсәң дә бер күнегелгәч, ришвәт алу гадәтеннән котылып булмас...

Читкәрәк киттем бугай. Мин дә аягым йөреп торганда бу җирем авырта дип әйтә алмагач, табибка бармадым. Әмма кеше аркылы бер хәбәр ишеттем, Нурулла мәчетендә Фәрит хәзрәт эшли дип әйттеләр. Һәм ул өшкереп кешене сихер-бозымнардан дәвалый икән, диделәр...

 

Көннәрдән беркөнне җомга көнне намаз вакытын туры китереп, бер иптәшем белән шунда киттек. Намаздан соң янына кереп утырдык. Әле мин зарланырга өлгермәдем, дөнья хәлләре, хәл-әхвәл генә белешә идек. Яңа танышыбыз минем иптәшемә бераз карап торды да карашын миңа төбәде һәм бу боргычлы караш мине үтәли тишкәндәй итте. Тәнем буйлап ниндидер дулкын-каз тәне йөгерде. Шуннан сорап куйдым, гозеремне әйттем.

 

– Бездә бозык-фәлән кебек әйберләр юкмы?

 

– Бу егеттә аз гына күз тию бар, ә менә сез башыгыздан бозыкка чумган, – диде Фәрит хәзрәт. Монда гына карарлык түгел дип фатирына чакырды. Шунда мин, ничектер, тәнемнең дулкынланып алганын әйттем.

 

– Шул сихернең бер билгесе инде, – диде ул.

 

Билгеләнгән вакытка без теге дустым белән Фәрит хәзрәт өенә килдек. Сүз уңаенда әйтим, мәчеттә дә, өендә дә Фәрит хәзрәтнең кабул итүен һәрчак күп кеше көтә. Фәрит хәзрәт безне аерым бүлмәгә кертеп утыртты һәм каршыбызга басып догалар укырга кереште. Өйгә килүгә үк үземдә ниндидер уңайсызлык тоя башлаган идем инде. Фәрит хәзрәт укый башлагач, бөтенләй әллә нишләдем. Теге дустым исә тыныч. Берзаманны укшыта башлады. Югыйсә шикләндерерлек ризык та ашамадым, дога укыганнан кеше укшыймыни дип уйлыйм эчемнән. Каршыма табак китереп куйдылар. Хәлем китте, калтырата ук башлады. Умыртка баганасыннан шарлавыклап тир ага. Ә Фәрит хәзрәт аның саен тавышын көчәйтә-көчәйтә ниндидер догалар кычкыра. Миңа ияреп килгән иптәшем мине тота, тынычландырырга тырыша. Актарылып коса ук башладым. Ашказаным үзе чыгып төшәмени? Хәлем бик авыр. Үзем уйлыйм, кайчан бетәр бу мәхшәр. Ә Фәрит хәзрәт ара-тирә күкрәгемне, аркамны, эчемне уып ала, дога укый-укый миңа да өрә. Шактый озак азапландым. Инде эчемдә бер әйбер дә калмады. Ул безгә савыт алып килергә кушкан иде. Шул савытка өшкереп салган суны эчертте. Ләкин ул яңадан кире чыкты. Инде җеп өзәрлек тә хәлем юк. Күземне ача алмыйм. Ләкин мәхшәр әле моның белән генә бетмәгән икән. Фәрит хәзрәт чәнти бармагымны тотты да, миңа карап, кырыс тавыш белән сораулар яудыра башлады. Үзе куркыныч карашын миңа төбәгән, ә үзе минем белән сөйләшми, кемгәдер эндәшә:

 

– Син мөселман җенеме, кайсы диннән син, әйт тизрәк!

 

Җавап бирүче юк. Мин кемнән сорый соң бу дип аптырыйм. Ә Фәрит хәзрәт аның саен котыра:

 

– Син кыямәт көнендә җавап бирәсеңне беләсеңме соң, Аллаһы Тәгалә каршында нәрсә дип әйтерсең, сине бит Аллаһы кешеләргә зыян салыр өчен яратмады, бу адәмнең ни гаебе бар, ник кердең аның эченә? Кем кертте сине?

 

Менә могҗиза! Мин утырам, авызым ачык, соңыннан иптәшемнең сөйләвенә караганда, күзләремнең нуры юк, акайган диде, тамагымда гырылдап тавыш чыга. Шул гырылдык тавыш кеше исемен атады. (Исемен язмыйм).

 

– Ник кертте ул сине?

 

– Көнләшә, – ди гырылдык тавыш.

 

– Ничек кердең син анда?

 

– Аракы белән.

 

– Кайчан?

 

– Ике ел элек.

 

– Сез ничәү анда, берәү, икәү, өчәү?

 

– Күп.

 

– Бу кешенең сезгә ни зыяны тиде?

 

Бу юлы да җавап ишетелмәде.

 

Ә Фәрит хәзрәт аның саен усаллана бара:

 

– Чыгыгыз, чык, бу кешенең сезгә зыяны юк, нахакка рәнҗетмәгез, зыян салмагыз, тәүбә итегез!

 

Шундый чакыру-өндәүләр, янаулар, куркытулардан соң да әле мин укшыдым. Аннан соң Фәрит хәзрәт бер мизгелгә чыгып китте. Ә минем күзләремнән ургылып яшь ага, күлмәгем сыгып алырлык, юеш. Тирләдем. Фәрит хәзрәт яңадан кереп, каршыма утырып, миңа тынычланырга булышты һәм сихернең бик әшәкесе эшләнгәнен әйтте.

 

Миңа бу газаплар бик озак булган кебек тоелды. 5-6 сәгать үткәндер дип уйладым. Шулай да берәр сәгатьләп җәфаланганмын икән. Миңа ияреп килгән иптәшемнең коты чыккан. Әгәр кеше сөйләсә, бу әйбергә ышанмас идем, диде ул.

 

Фәрит хәзрәт су өшкереп бирде һәм без кайтып киттек. Икенче көнне дә әле авыраячаксың дип кисәтте. Дөрестән дә, икенче көн көнозын кәеф шәптән булмады. Көч-хәл белән йөрдем.

 

Фәрит хәзрәт шундый җиде сеанс үткәрергә тиеш иде минем белән. Икенчесе дә шулай булыр микән дип борчылам. Үзем генә барырга куркам да. Ләкин теге иптәшем бу юлы курыкты, бармады. Икенче кешене үгетләргә туры килде. Инде монысы аз гына җиңелрәк булды. Шулай да бер дә газапсыз булмады. Укшытты да. Ләкин бу юлы Фәрит хәзрәт белән "сөйләшүче" табылмады.

 

Өченче сеанска тагын икенче кешене ияртергә туры килде, (тегесе дә курыкты). Ул егет үзе дә сырхаулар белән интегә. Иммунитеты юк, хәлсезлектән җәфалана. Бер шифаханәдән икенчесенә йөри. Ләкин анык диагноз куеп дәвалаучы юк. Фәрит хәзрәтнең бүлмәсенә кереп утырганнан соң, гадәттәге сеанс башланды. Ләкин мин беренче һәм икенче очрашулардагы кебек авырлык тоймадым үземдә. Дөрес, аз гына уңайсызлык бар, ләкин сизәм, күршемнең хәлләре мөшкел. Күзеннән яшь ага, космакчы була. Алдында табак тотып торабыз. Күзләр куркыныч кыяфәт алган. Кырыйдан карап торучыга гаять куркыныч икән. Ә Фәрит хәзрәт аның саен догасын көчәйтә, җеннәрне чыгарга өнди, үз урыннарыгызга кайтып китегез дип чакыра. Шулай газапланганнан соң ул иптәшемнең бармагын кулына алды, аңа да теге усал сорауларны яудыра башлады.

 

– Сине кем кертте бу кешенең эченә?

 

– Хатын-кыз.

 

– Кайчан?

 

– 20 ел элек.

 

– Ни өчен? Ни зыяны тиде бу кешенең аңа?

 

Әмма башка дәшүче булмады.

 

Шулай ук иптәшем тынычлангач, без кайтыр юлга чыктык. Һәм ул сөйли башлады:

 

– Моннан 20 ел элек бер вакыйга булды. Армиядә хезмәт итә идем. Гражданкага чыккач, бер чегән хатыны очрады, багам дип әйтте. Кызык бит, яшь чак, юләр чак, ризалаштым. Бер бөртек чәчемне йолкып алды, 10 сум акча сорады, мин бирдем. Шунда яныбыздан узып баручы бер ханым дәште: "Солдат, кит ул хатын яныннан, хәзер ыштансыз каласың", – диде. Ә теге чегән хатыны аңа кычкырды гына: "Бар-бар, үз юлыңны бел!" Ул да булмады, яныбыздан бер милиционер үтеп бара иде, ул да дәште: "Әйдә, солдат, исән чагыңда кит аның яныннан", – дип мине алып китә башлады. Теге чегән юха елан кебек: "Сез нәрсә, командир, без аның белән күптәнге танышлар, без бит сөйләшеп кенә торабыз!" Әмма теге милиционер үҗәт булып чыкты, мине җитәкләп алып китте. Мин мә 10 тәңкәне дип, теге чегән хатынына суздым. Теге хатын алмады һәм миңа усал, бик янаулы тонда: "Егет, синең миндә чәч бөртегең кала, син аны гомерең буе исеңдә тотачаксың, бәхетсез булырсың, сырхау булырсың", – дип калды. Әллә мин әйтәм бөтен сырхауларым бәласе шул микән дип, соңгы вакытта шул чегән хатынын искә төшерә башладым. Дөрестән дә, ул чорга инде 20 ел вакыт узды, – дип төгәлләде үзенең хикәясен миңа ияреп килгән дустым.

 

Дустым белән тагын ике тапкыр бардык. Ул йөреп бетерде, ә мин ике сеанска бара алмыйча калдым. Эш өстендә эш, мәшәкать чыга. Инде хәлең әйбәтләнә башлагач, авыр вакытлар онытыла да бит ул. Аннан башка бармам да дип уйладым. Һәм, ничектер, бу вакыйга үземә дә кеше ышанмаслык хәл кебек тоелды. Минем белән булмаган һәм мин аның шаһиты түгел кебек төсле тоелды. Шулай да, интервью алырга баргач, Фәрит хәзрәт әйтте, синдә әле чыгып бетмәгәннәр, калганнар, йөреп бетерергә кирәк, диде. Интервьюны алдым, шактый сөйләшеп утырдык. Инде барырмын дип йөргәндә, яңа проблемалар килеп чыкты, көтмәгәндә хәлем начарайды һәм шактый гына вакытымны сырхауханәләрдә үткәрергә туры килде. Сәламәт тормышка Яңа ел алдыннан гына әйләнеп кайта алдым. Соңгы сырхавымның да сәбәбе бозык белән бәйле дип әйттеләр. Эшләнгән бозык әйберсен үз күзләребез белән күрдек, юк иттек. Хәер, минем бу хакта сүз кузгатасым килми. Әгәр, чынлап та, бу әшәке эшләр дөреслеккә туры килсә, миңа әшәкелек эшләгән, дөресрәге, эшләргә теләгән кешеләр үз пычракларын үзләренә кабул итеп алганнар, диделәр. Чөнки бозык һәрвакытта да заказ биргән кешенең үзенә әйләнеп кайта. Ул кешеләрне мин чамалыйм һәм михнәтле, газаплы вакыйгаларга юлыкканнарын да беләм. Шулай да мин аларга бәхет телим. Фәрит хәзрәт белән сөйләшкәндә дә ул бозыкны эшләгән кешегә түгел, башка җиргә җибәреп буламы соң дип сораган идем дә: "Юк. Бозык эшләүче сихерче аны үзенә алмый, эшләүне сорап килгән кешенең үзенә кайта торган итеп ясый”, – диде.

 

P.S. Фәрит хәзрәт белән бозымнар, алардан ничек сакланырга кирәклеге турындагы әңгәмәбезне киләсе санда укырга мөмкин.

  


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ 45 | 12.11.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»