поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин берәр кайчан балаларым туена киләчәкмен дә, табындагы җылы ризыкны ашамыйча нагетслар һәм чипсы сораячакмын.

Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
17.09.2012 Язмыш

«Туганың белән кода бул инде»

Аларның күптәннән инде туган якларына кайтканнары юк. Кайтмаска ант итеп киткәннәр диярсең. Үзләренең ялгышлары өчен бу гаилә гомер буе үкенеп яши.

Шәриф абый белән Һәдия апа авылдагы күп балалы гаиләдә туып үсә. Шуңа күрә апалы-энеле бу ике бертуганны мәктәпне тәмамлаганчы ук туганнары Волжск шәһәренә алып китә. Икесе дә шунда гаилә корып җибәрәләр. Шәриф абыйларның улы белән Һәдия апаның кызы тугач, аларның исемнәрен дә бер-берсенә охшатып Илгиз белән Нәргиз дип кушалар. Балалар бәләкәйдән бергә уйнап үсә. Ата-аналары балаларының бу дуслыгына сөенә генә. Мәктәпне тәмамлаганда, Илгиз белән Нәргиз бер-берсеннән аерылмас дусларга әйләнә. Һәдия апа күрше хатынының: «Сезнең балалар арасында мәхәббәт түгелме икән?» – дигән сүзләренә дә колак салмый. «Туганнар шулай дус-тату булырга тиеш», – дип кенә җибәрә. Югары уку йортының соңгы курсында укып йөргәндә, Илгиз өйдәгеләргә үзенең өйләнергә теләвен әйтеп сала. Әтисе кызның кем булуы белән кызыксынганнан соң, аның Нәргиз икәнен белгәч, бөтенләй өнсез кала. Ачуы кабарган ата шундук улына аңлатырга тотына: «Ничек инде Нәргиз? Ул бит синең сеңлең. Туганың белән гаилә корырга ярамый. Электән үк өлкәннәр белми әйтмәгән. Андый парлар гомер буе бергә яши алмый, бәхетсезлеккә дучар була, балалары зәгыйфь туа». Шәриф абыйның хатыны исә аны-моны уйлап тормыйча, яшьләргә үзенең фатихасын бирә. Әлеге хәбәрдән соң Һәдия апа бөтенләй урын өстенә егыла. Үз энең белән кода бул инде. Кыз белән егет әти-әниләре сүзенә карамыйча, гаилә корып, аерым фатирда яши башлый. Бер елдан соң көтеп алган балалары дөньяга килә. Табиблар бала тудыру йортында ук: «Кызчыкның сәламәтлеге бик үк мактанырлык түгел», – дип кисәтеп куялар. Шунда Илгиз әтисенең әйткән сүзләрен исенә төшерә. Бала ун яшенә җиткәнче алар хастаханә сукмагын таптый. Авылга кунакка кайткан җирләреннән әбиләре дә үзләрен ачуланып җибәрә. «Кешедән оят. Мондый хәлнең авыл тарихында булганы юк. Алдан ук кисәтергә ярамадымы икәнни соң үзләрен? Читкә китәләр дә гореф-гадәтләрне бөтенләй оныталар. Медицина буенча да туганнарга өйләнешү ярамый бит».

 

Аларның кызлары Чулпанга бернинди табиблар да ярдәм итә алмый. Инде унбиш яшенә җитсә дә, ул һаман да сабый хәлендә. Нәргиз унбиш ел буе авыру баласын карый. Кем белә, бәлки ата-ана сүзенә колак салмыйча, туганы белән гаилә коруына үкенгән чаклары да булгандыр аның. Тик үзе абынган еламас дигәндәй, ул сер бирмәскә тырыша.

 

Мондый гыйбрәтләр булмасын өчен, балаларга ул хакта мәктәпләрдә дә сабак бирергә кирәк югыйсә. Уйламый эшләнгән ялгышлыкның нинди бәхетсезлеккә китергәнен соңрак аңларга туры килә шул. Нәргиз белән Илгиз дә балачактан ук үзебезнең йолалар турында мәгълүматлы булып үссәләр, мондый адымга бармаслар иде.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы