поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.09.2012 Дин

Диннәр кул алышкан җирдә (Мәскәүнең Отрадное рухи-мәдәни үзәгенә 15 ел)

Моннан унбиш ел элек, Мәскәү үзенең 850 еллыгын зурлап билгеләп үткән көннәрдә, башкаланың Отрадное дигән микрорайонында өч традицион динне бер урынга туплап уртак олы максат белән бәйләгән рухи-мәдәни үзәк ачылды. Ә бу вакыйгага кадәр биш ел элек Лихоборка елгасы ярларындагы ике гектарлык мәйданда тик җил сызгырып уйный иде.

Бу урында уникаль рухи-мәдәни комплекс булдыру идеясе күренекле якташыбыз, эшмәкәр Рәшит әфәнде Баязитовның башында илне үзгәртеп кору, демократия җилләре исә башлау белән тугандыр. Көнбатыш сәясәтенең нинди үзгәрешләр үзе белән алып киләчәген аңлап, күрәсең, ул динебезне торгызуга басым ясады. Эш башында, тәвәккәлләнеп, туган авылы Камкада уникаль архитектуралы мәчет салдырып куйды һәм аңа “Абделҗаббар мәчете” дип әтисенең исемен бирде. Шул ук вакытта Түбән Новгород мәчетен торгызуга зурлап ярдәм итте. Дингә сусаган башкалада татарлар өчен яңа гыйбадәт йорты булдыру нияте белән “Ярдәм” мөселманнар берләшмәсе оештырды. Озак та үтмичә, Лихоборка елгасының сул ярында Мәскәүнең олы дин әһелләре, мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре “Ярдәм” мәчете нигезенә беренче таш куйдылар.

 

 Мәскәү уртасында мәчет салдыра башлау хакимият органнарын аптырашта калдырды – рөхсәт итәргәме, әллә төзелешне тыяргамы. Шулай уйланып торган арада Рәшит Баязитов мәйданның бер читенә часовня салып куйды. Әлегә кадәр төзелешкә сәерсенеп, эчке канәгатьсезлек белән караган христианнарның күңеле җылына башлады. Ә инде елга ярында чиркәү салып биргәч, халык та, хакимият вәкилләре дә аңладылар: академик Рәшит Җаббар улы Баязитов җитди егет, тирәнгә карый, еракны күрә. Демократия котырынган заманда тик дин генә кешене кеше булып калырга, бүтәннәр белән туганнарча татулыкта, хезмәттәшлектә яшәргә өйрәтә. Без күп динле, күп милләтле уртак бер зур йортта яшибез. Сулаган һавабыз, эчкән суыбыз, язмышыбыз, максатларыбыз уртак. Безгә кадәр дөнья юлын үткән күп буыннар шулай дуслыкта, хезмәттәшлектә яшәгәннәр. Советлар дәүләте таркалып аның хәрабәләрендә калкып чыккан илләргә милли тотрыксызлык янап торганда, Отрадноеда күпләрне берләштергән хезмәттәшлек мәйданы туды. Лихоборка елгасының уң ярында яһүдиләргә синагога салдырып бүләк иткәч, нәрсәгә татарга бу чиркәү – синагогалар, бу тарихта булмаган, акылга сыймаган хәл дип, Рәшитне тәнкыйтьләүчеләр дә табылды. Ләкин вакыт – иң акыллы хөкемдар, Рәшит әфәнденең хаклылыгын ул бүген тагын бер кабат исбатлады. Баязитов биргән сабакны галимнәр, руханилар, сәясәтчеләр фәнни яктан уйлаштырып күптән инде уңай бәя бирделәр. Бүген традицион диннәр мәдәниятен, диннәр тарихын бөтен Россия мәк-тәпләрендә балалар фән буларак өйрәнәләр. Толерантлык, хезмәттәшлек, бер-береңне аңлау, сабырлык һәм түземлек күрсәтү – җәмгыятебезнең тотрыклылыгы нигезе, дәүләтебезнең тынычлыгын тәэмин итүче иң мөһим бер фактор. Әле күптән түгел генә, Чуваш республикасының Россиягә кушылуына багышланган юбилей чарасында, ил җитәкчесе Владимир Путин диннәр, милләтләр арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне саклауга тагын бер кабат басым ясады. Моңа Кавказдагы вакыйгалар, Казанда булган теракт та этәргәндер – дөньялар тыныч түгел...

 

 Бүген Отрадное рухи-мәдәни комплексы үз тормышы, үз җае белән яши. Христианнар дини бәй-рәмнәрен үз чиркәүләрен-дә билгеләп үткәрәләр, балаларга исем кушалар, дини йолаларын үтиләр. Елганың аргы ягында яһүдиләр үзләренчә гыйбадәт кыла. “Ярдәм” мәчете – шушы рухи-мәдәни комплексның иң кадерле урыны безнең халык өчен.

 

Гыйбадәт йортыбыз янында “Инан” азәрбайҗан мәчете калкып чыкты – бүген анда якташыбыз Шабанов Фәйзрахман хәзрәт имам вазифаларын башкара. “Ярдәм” мәчетен имам-хатиб Зиннур хәзрәт Хәсәнов җитәкли. Балалар, өлкән яшьтәге милләттәшләребез өчен дини укулар оештырылган. Ритуаль хезмәт күрсәтү Отрадноеда иң югары дәрәҗәдә. “Ярдәм” мәчете имамнары Мәскәүнең бөтен районнарында диярлек якташ мөселманнарга хезмәт күрсәтәләр. Биредә яңа туган балага исем кушу, никах, ифтар мәҗлесләре күркәм үтә. Рухи-мәдәни үзәк кибетләрендә татар халык ашлары, хәләл ризык, милли-дини атрибутика, мөселман өс киемнәре, китаплар сатыла. Рухи үзәкнең концерт залында узган зур киңәш-мәләр, мөселманнар съездлары, фәнни конференцияләр, концерт-фестиваль-ләр күпләрнең хәтерендә.

 

 Отрадное рухи үзәге башкаланың үзенчәлекле һәм кадерле урыны булып тора. Ураза, Корбан гаетләре көнне нижгар якташларыбыз нәкъ “Ярдәм” мәчетендә намаз укырга тырыша. Биредә татарга ихтирам-хөрмәт белән карыйлар. Башкаланың Җәмигъ мәчетен үзгәртеп кору сәбәпле күпчелек мөселманнар Отрадноеда күңеленә җылы таба, “Ярдәм” мәчетенә сыена.

 

 Рәшит әфәнде Баязитовның олы хезмәтенә Мәскәү һәм ил хакимияте югары бәя бирә. Ул Россия Федерациясенең хөрмәтле төзүчесе, Россия фәннәр академиясе әгъзасы, динебез, халкыбыз тарихына, мәдәниятебезне саклауга багышланган китаплар авторы, Түбән Новгород өлкәсенең хөрмәтле меценаты. Ул оештырган һәм җитәкләгән “Хилял”, “Сабантуй”, “Веротерпимость и гражданское согласие” иҗтимагый оешмалары татар мәдәниятен, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап үстерүгә зур өлеш кертте. Һәм бүген дә Рәшит Җаббар улы Мәскәүдә динебезне үстерү, татарлар өчен яңа мәчетләр булдыру турында кайгыртып яши. Һәм моның өчен барлык нижгар якташларыбыз, Мәскәү татарлары аңа олы рәхмәтле.

 

 Узган атнада Рәшит Җаббар улы Баязитов чираттагы туган көнен билгеләп үтте. Бу көн рухи-мәдәни үзәкнең 15 еллыгы белән янәшә туры килде. Илебезнең төрле җирләрендәге дини һәм иҗтимагый оешмалардан, күренекле шәхесләрдән, хакимият вәкилләреннән тәбрик хатлары күп булды. Аларга кушылып без дә Рәшит әфәнде Баязитовка нык сәламәтлек, хәерле хезмәтендә уңышлар, ак бәхетләр телибез.


Мөфти Махмут хәзрәт ВӘЛИТОВ
Туган як
№ 37 | 14.09.2012
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»