поиск новостей
  • 19.01 "Кичер мине, әнкәй", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Гыйнвар
  • Илнур Закиров - актер
  • Аяз Гыйләҗев (1928-2002) - язучы
  • Барлас Камалов (1930-2004) - язучы
  • Чулпан Шакирова - журналист
  • Гөлүсә Шаһбан - шагыйрә
  • Ләйсән Сафина - журналист
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Сдаётся 2-х комнатная квартира с мебелью в центре Актаныша на длительный срок. т. 89063332251
 
 

 
Архив
 
17.09.2012 «Яшьти» әдәби сәхифә

Яшьти Роберт Шәймәрданов

Тулы исеме: Шәймәрданов Роберт Дәүләтхан улы;

Туган җире: Балык бистәсе районы, Түбән Тегермәнлек авылы;

Туган көне: 16 декабрь, 1971;

Яраткан шөгыле: рәсем ясау, җырлау, уен-көлке, китап уку.

Яратмаганы: күңелгә ятмаган, файдасы булмаган эшләр майтару.

Яраткан китабы: “Кызыл усаклар”, “Тургай тәрәзәсе”, “Җиңү юллары буйлап”, “Чәчәкләр сөйли белә”, “Хәзинә”, “Намус”.                      

Яраткан авторлары: Һади Такташ, Муса Җәлил, Роберт Әхмәтжанов, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин.

 

***

Уза гомер-картаябыз,

Такырая башларым.

Үрләр менгәндә сиздерә,

Авыр сулый башладым.

Яшьлек елгасы саегып,

Чишмәгә генә калды.

Барлык булган юләр хисләр

Офыкларда югалды...

Акыл ныклап баса хәзер

Дуамал холык килешә.

Тарта, йолкый кулның җиңен

Бара торган килешкә.

Сагындыра туган яклар,

Йөрәккәем белгертә.

Читтә йөргән аякларым,

Туган якка элдертә.

Вакыт җитте, кайтам, халкым,

Ерак җирләр читеннән.

Туган җирем, туфрак тарта

Кайтам, кайткач-үкенмәм!

 

***

Кемгә сөйлим серләремне,

Күңел тәрәзен ачып?

Зарларымны кемгә әйтим,

Хисләр букчасын чәчеп?

Карашларын ни эшләтим,

Күрмәгән адәмнәргә?

Моңнарны ничек аңлатыйм,

Белмәгән бәндәләргә...

Гомеремнең язы килде,

Сары көзләр алдында.

Кемнәр генә аңлар икән,

Җаным шуңар борчыла...

 

***

Борыңгыда дус булганнар

Кайнар кояш, Ай, болыт.

Яшәгәннәр тату, бердәм,

Аерылмас дуслар булып...

Шулай беркөн хуҗа булып,

Кунак җыйган кара болыт.

Күк йөзенә сый-нигмәтләр,

Чәчелгән йолдыз булып.

Мәҗлес кызган, сүзгә узган,

Айдан көнләп, болыт тузган.

Уртак дошман җилгә кушып,

Ай йөзенә менеп кунган.

Тыйнак Кояш ярдәм килеп,

Кочып алып барсын тыйган.

Сүздән туеп яшен чыгып,

Сөңге белән күкне кыйган...

Шул мизгелдән Ай һәм Кояш,

Күрешмиләр оятыннан.

Җилләр генә куып йөри,

Кара болытлар артыннан...

 

***

Сөйләшмә дип бәләкәйдән,

Куялар ябып авыз,

Беләсе килгән сабыйның

Калдырып үзен ялгыз.

Йөзәрләгән сорауларга

Тели җавап табасы.

Балачакның шат илендә

Гыйлем алып чабасы...

Яшьлектә дә сорама дип,

Әйтәләр көткәннәргә.

Сөюенә җавап эзләп,

Тилмереп йөргәннәргә...

Күп сорашма!Әмер бирә

Гаскәр башы хезмәттә.

Өегездәй иркәләнеп,

Яшәмәссез рәхәттә...

 

***

Утырам ваемсыз шатланып,

Дөнья бит кызык, матур.

Сизәм янда әниемне,

Тотадыр өстә чатыр.

Күктән әкрен итеп кенә,

Тамадыр җылы яңгыр.

Кояш та сибә нурларын,

Яңгырга түзә, сабыр...

Менә кинәт пәйда булды,

Төрле төстә дугалар.

Вакыт уза барган саен

Матурая баралар!

Озак карап тордым матурлыкка,

Яңгыр тынды, кояш югалды.

Әнием әйткән Салават-күпер,

Акырын гына сүнде,таралды...

 

***

Йокла сабый,йокла энем,

Тыныч йокы, гүзәл сеңелем.

Таңнар аткач, сез керерсез,

Ишек ачып - эзләп белем.

Ишек арты - белем йорты,

Фатихада яше-карты.

Шат күңелдә кочак җәеп,

Каршы алыр-укытучы.

Тырыш укы, матур сеңлем,

Тапкырлы бул, елгыр энем.

Су кебек эч,тупла гыйлем,

Әрәм итми уку көнен...

 

***

Яшьлегемә кайтып килдем әле,

Хыялдагы акбүз атымда.

Тугайларны барлыйм күңелемдә,

Урманнарга җаным ашыга.

Эзләремне эзлим болыннардан,

Кайда икән безнең балачак?

Ялан тәпи җирдән йөгереп,

Җир җылысын алып үскән чак...

Ерак түгел кебек янда гына,

Кыңгыраулы мәктәп еллары.

Яшьлектәге юләр,кыңгыр эшләр,

Мәхәббәтнең татлы сынавы...

Еллар үткән саен онытылмый,

Хатирәләр кабат яңара.

Ешрак булыйк кунак үткәннәрдә

Җавап табып булган,узганга...

 

***

Авырлыгы,шатлыклары белән,

Бик кадерле миңа язмышым.

Шул тойгылар аша гына узгач,

Мин аңладым гомер агышын...

 

***

Карашыңны син яшермә,

Качырма күзләреңне.

Кыенсынмый әйт, кадерлем

Теләгән сүзләреңне.

Күңелеңне миңа бушат,

Тойгылардан ташканда.

Серләрең белән уртаклаш,

Алсу таңнар атканда...

Тормыш ансат, матур була

Тик сихри әкияттә.

Түзәргә кирәк бергәләп,

Бар булган галәмәткә.

Яшәешнең дәверендә

Бер-береңне тоя бел.

Гаилә уты шулай сүнмәс,

Җылы бирер, дөрләп гел...

 

***

Яшәргә дип килдек без дөньяга,

Ак биләүдә идек меңәрләп!

Үтте көннәр, акырынлап үстек,

Болыннарда уйнап, тәгәрәп.

Вакыт узгач, яшьлек килеп җитте,

Балачакны куып мәңгегә.

Кыз сөярдәй, егет яратырдай

Исләр керде танау эченә...

Татлы сөю күпме газаплады,

Саташтырды адәм баласын.

Кемдер тапты ярын,ә берәүләр,

Сизенделәр ялгыз каласын...

Көннәр ага елга комы кебек,

Вакыт бит ул бердә туктамый.

Югалтканнар гына борчый җанны,

Йөрәкләрне тырный,тырмалый...

 

***

Танылган шагыйръ, Г.Тукай премиясе лауреаты

мәрхүм Роберт абый Әхмәтҗанов

истәлегенә багышлыйм.

 

Өстәлемдә китап, шул китапта,

Күпме уйлар, хисләр язылган.

Даһиларның зирәк, алтын сүзе,

Энҗе кебек тезеп басылган.

Бу басмага инде күпме еллар,

Тоташтыра гасыр арасын.

Вөҗданлыкка, тәртип, намуслыкка

Өйрәтәдер адәм баласын...

Өстәлемдә дәфтәр, ул дәфтәрдә,

Нинди сүзләр генә тумаган!

Сызган шәхес бозгач, тагын язган,

Илһам күзлегеннән караган...

Өстәлемдә каләм- шагыйръ язган,

Канатланып очкан җырлары.

Җырлар аша миңа дәшә, сорый

Гомерләрнең ничек узганын...

Өстәлемдә яна өстәл уты,

Шәмдәл түгел, күптән яңарган.

Ничә еллар һаман "бөкерәеп",

Иҗат өстәленә караган...

Өстәлемдә китап, кулда каләм,

Алда дәфтәр, янда яктырткыч.

Үз халкыңа рухи хезмәт итү,

Минем җаннарыма куаныч...

 

***

Көзне күрдем бүген көзгедән,

Олыгайган узган гомердән.

Йөзләремдә тулы сары сагыш,

Кашкайларым-болыт ишелгән...

Күзләремнән явам диеп тора,

Бу көзләрнең ачы яңгыры.

Чәчләремнән сыйпый мине җилләр,

Җәйләрдән соң әле талгыны...

Бит-кырымда ага ерганаклар,

Тирәнәя барып көз саен.

Өметләнеп хәрчак эзли күңел,

Көзге -тәрәзәдән яз аен...

 

***

Җәйләр буе көткән яңгыр шашып ява,

Җитүедер инде көзләрнең.

Тузан булган җирне төя,тырмый,

Эзли кебек җәйнең эзләрен.

 

Актара күк, барлый чишмә юлын,

Үтәр өчен иләк күзеннән.

Чистарынып,сихәт алып иңгәч җиргә

Бәреп чыга тауның битеннән.

 

Бу көзләр дә үтәр,кышлар җитәр,

Җәйге көннәр калды санаулы.

Тыныч үтсен көннәр, тигезлектә,

Булмасын тик дөнья гаугалы...

 

***

Очырашырга диеп килдем тагын,

Синең җаның моны аңлармы?

Фани дөньялардан килгән ахәң

Ахирәткә барып ашармы?

 

Әле һаман минем башка сыймый,

Синең мондый сәер үлемең.

Аңламыймын, кабул итә алмыйм,

Җан өшеткеч туфрак өемен...

 

Күз каршында кипте сылу тәнең,

Карашларың кинәт суынды.

Азык кабул итмәс халәтеңдә

Ачы төер килеп тыгылды.

 

Табиблар да белмәс үлем чирен,

Күпме пычак тәнне яргалый?

Бәгырьләрне телә,кисә чарасызлык,

Язмыш шулай көлә, җәзалый.

 

Им-томчылар бердәм - бозык,

Үтерергә диеп куелган!

Көндәшләрнең эше - тырышканнар,

Яшәешкә өмет җуелган...

 

Җир йөзендә эле күпме йөри

Адәмнәрнең шакшы, бозыгы.

Язсын котылырга бу афәттән,

Кайтсын кире гомер кызыгы..

 

***

Сине күрдем бүген төшемдә,

Алсу күлмәк иде өстеңдә.

Җиңнәреңә яшел ефәк чигү,

Чигеп куйган идең үзеңчә.

 

Киселмәгән чәчләр-озын толым,

Билләреңә кадәр сузылган.

Башкаеңда шундый матур калфак,

Энҗе-мәрҗән белән коелган.

 

Елмаясың миңа нидер әйтеп,

Телсез тамаша күк, ишетмим.

Кулларымны сузам кочакларга,

Югаласың һаман,өлгермим.

 

Артларыңнан чабам, әй йөгерәм,

Аякларым никтер бара алмый.

Кычкырамын-чыкмый тавышларым,

Җан-тәнемне нидер богаулый.

 

Күз алдымнан кинәт юкка чыктың,

Агып киттең кебек диңгезгә.

Юрауларым начар, кавышмабыз ахры,

Килмәссең син минем нигезгә...

 

***

Нигә алай әле борылдың?

Нәрсәгәдер миңа суындың?

Кочагыма керер җирдән кинәт,

Киреләнеп читкә ыргылдың...

Ишеттеңме әллә гайбәт сүзләр,

Көнләүчедән хәбәр алдыңмы?

Вак чебенне филгә әйләндереп,

Шушы көнгә инде калдыңмы?

Яла яккан хаттан алып нурым,

Дегет сала күрмә кисмәккә.

Арабызга җилләр кертми яшик,

Бал-май ягып телем икмәккә!

 

***

Туган якта, әткәй, иминлекме,

Игенкәйләр ничек үсәләр?

Табигат тә коры тотты үзен

Буш булмасын амбар, кесәләр.

Олы юлга карыйсыңдыр, әнием,

Безне көтеп, тәрәзә янында.

Самоварың җырлый чакырып,

Күмәч пешә мичнең авызында...

Яшьлек тугаенда көтә кебек,

Мәңге кире кайтмас балачак.

Су буенда үскән тал-тирәкләр,

Сагынып безне кочып алачак.

Каршы алыр безне чәчәк атып,

Туган якның барча гөлләре.

Җанга дәва, сихәт биреп исәр,

Туган җирнең назлы җилләре...

 

***

Йөгерек дулкыннардай

Тундра өсләреннән,

Кар бураны уйный,котыра.

Кәрлә чыршыларны ак биләүгә били,

Салкыннардан саклый шул гына.

 

Язмаган бит,

Нәни чыршыларга,

Тайгаларда күкерәп үсәргә.

Төз гәүдәле зифа агач булып,

Болытларга менеп җитәргә.

 

Салкыннарга түзсә

Нәни ботаклары,

Тернәкләнер алар яз җиткәч.

Тамырлары җирдән назлы җылы алгач,

Кояш нурлар сибеп җан өргәч.

 

Язлар, җәйләр

Бик кыска шул,

Җылы көннәр монда санаулы.

Кодрәтебез булса,гел җәй булыр монда

Үстерербез һәрбер агачны!

 

***

Көтә адәм җомга көнен,

Көтәдер барча халык,

Кемнәрдер мәчеткә бара,

Җанын иманга салып.

Кайсылары юл җыена,

Күрергә туганнарын.

Кайталар туган якларга

Сагынып тугайларын.

Әби-бабай көтә кунак -

Балаларны кайтканын.

Оныкларның шат кунелдә

Чирәмдә аунашканын.

Авыл егете көтә һаман

Кунак кызлар кайтуын.

Кызлары да көтә кебек,

Сөйгәне озатуын...

Сизмисең дә, узып китә

Санаулы ял көннәре.

Дүшәмбедән китә тагын

Тормыш мәшәкатьләре.

 

***

Башта уйлар,чиксез сораулардыр,

Кайда бәхет, нидән гыйбарәт?

Нигә икән талый саф җаннарны

Оятсызлык, шакшы, хәшәрәт?

Бер сәбәпсез нигә рәнҗи күңел,

Таланыла хисләр букчасы?

Туң адәмнәр, шайтан аркасында

Пычырана тормыш бакчасы?

Кемнәр көйли безнең яшәү,

Җан асрый торган өлешен?

Кол булырдай итә тормышларны

Ә үзенә яза көмешне?

Авыз яба матур сүзләр белән

Урлый, алдый малны, дусларны?

Матди файда өчен сата халкын

Сөендерә безнең дошманны...

Бу комсызлык чире, рухи башбаштаклык

Оялаган зиһен түренә.

Ничек итеп аны йолкып атыйк

Илтеп күмик дөнья читенә?

Соңламыйча тәртип салыйк яшәешкә

Туң җаннарга җылы бәйләнсен.

Күңелләрдә булсын гел изгелек

Шатлык белән җирләр әйләнсен!


Сәхифәнең авторы Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№97 (853717) / 24.09.2013 18:16:58

№96 (824311) / 06.01.2013 20:42:31

Дөрли торгач янып көеп,көлгә әйләнмәсме бу егет?Яндыручысы-дөрләтучесе кем икән,беләсе иде шуны.Кайсыгыз беләәә???

№95 (821243) / 28.11.2012 04:00:30

Ялгышасын контактта битенэ кереп кара дорли ул!

№94 (821240) / 28.11.2012 02:04:43

Да монда да тынлык хокем сорэ...Эллэ шигрияте йокыга талган инде?

№93 (818414) / 27.10.2012 11:43:17


Узар өчен тормыш чатларыннан,
Бу катлаулы гомер юлында,
Яшәүләре кыен,бигерәк авыр
Ярсыз калган ялгыз хатынга...
Ир-атларның күзе комсызланып,
Йөрәгеңне ярган чагында.
Ниләр кичерә икән китек күңелең
Тормыш елгасының ярында.
Дәрья көймәсендә син бит ялгыз,
Парлап ишәр өчен кешең юк.
Язмыш иптәш эзләргә ашыкмый,
Ул битараф- гүя эше юк...
Кыйбылалардан искән салкын җилләр
Куар әле бәлкем җылысын.
Сыңар тормыш кинәт кенә туктар,
Гомерләрнең башлап парлысын!

№92 (817819) / 20.10.2012 00:11:22

минем фикер!
Син күп кыен ашама,
әйдә тормоз ясама!
Таратсын пәрдәсен төн,
Уян инде, өн бу өн!
Хисләрең тулып ташсын,
Татлы хыял чынга ашсын!
Яшәүләрдән туйма әле,
Уйла,уйла,уйла әле!.. 

№91 (817817) / 19.10.2012 23:17:47

кабатлау булса да:
Ну-у-у, Песи,
син барында Роза Сябитова отдыхает.
Лариса Гузеева да ял итә.
Соравыңа җавабым: юк әле

№90 (817816) / 19.10.2012 23:12:11

минем фикер, 88
Кимчелектән аралый.
Бел син: бүрәнәне артык
Шомартырга ярамый.
Юкара ул, нәзегәя,
Аннан җуя төсен дә,
Ничек бар ул, шулай ярат,
Киңәшем тот исеңдә.
Иҗатында якты төсләр
Күп, ямьсез түгел бит ул.
Ул бары тик шигърияткә
Гашыйк мәҗнүн-любитель.))))

№89 (817813) / 19.10.2012 22:43:56

минем фикер, телим хәзер
кыздырырга, ысларга)))))
контакттан эзләп табып,
кушылдыңмы дусларга? 
Мин юри күз салган идем
Кунак булып бер ара,
Исем китте,анда аның
Дуслары икән море!))))
Арада бар минем дуслар ,
Бик якын таныш та бар.
Йөрәгенең бер читендә(бәлки уртасында)
Сиңа да урын табар!
Икенче кабат кергәндә,
Урының түрдә булсын,
Туйга бизәлгән атыгыз
Иң биек үрдә булсын!)))))

№88 (817810) / 19.10.2012 21:52:20

Әйбәт.
P.S. тукмак белән тукмыйлар, таптамыйлар инде)))

№87 (817809) / 19.10.2012 21:40:53


Аңламыйлар мине күпләр,
Карыйлар никтер сәер.
Хисләремне йомар өчен,
Бирерләр иде хәер.
Тели алар күндәм итеп,
Ишек алды тотырга.
Сүзләр теккән дәфтәремне
Зур учакта ягырга.
Сүтеп атып күңелемнең
Шигеръ бәйләр йомгагын.
Салып сазга,чыгарырлар
Таптар өчен тукмагын...
Юк шул инде- мин яшимен,
Иҗат тормышын сөям!
Шигеръ юлларын җиткерәм,
Ходай рәхмәте белән!

№86 (817340) / 14.10.2012 13:13:03

Роберт,(№ 82)
"Горур"татар кызлары.на кадәр көчле, соңгы куплетың бер нәрсәгә ярамый.
Коры чакыру гына.
Соңгы куплет ул шартларга тиеш, истә калырга !

Күпме өйрәтәм инде..

№85 (817334) / 14.10.2012 11:51:15

рифмачлар тусовкасы икән))) киттем))) кызыгы юк....киттем.

№84 (817332) / 14.10.2012 11:33:40

Хәтер көненә туры китереп язгансың бу шигереңне,урынлы,яхшы булган!Гомумән алганда иҗатыңда барлык темаларда бар,уңышлар сиңа энем!

№83 (817230) / 13.10.2012 15:27:12

Песи :((Роберт, хәзер сиңа әйтәм,
Бу Фикердән уңасың,))

Ну-у-у, Песи,
син барында Роза Сябитова отдыхает.
Лариса Гузеева да ял итә.

№82 (817217) / 13.10.2012 12:17:25


Татар диеп мактанабыз,
Ә безнең нәрсәбез бар?
Килер вакыт масайганга
Бу дөнья тотып сытар.
Язабыз ошбу сүзләрне
Урысчага ияреп.
Яши телдә чит-ят сүзләр
Рәхәтләнеп,киләнеп.
Милләтебез торгызуда
Хәлләребез чамалы,
Татар өчен көрәшергә
Инде кеше калмады...
Динебезне хөрмәт итеп
Бик дөрес алдыралар.
Тик,хәергә маллар җыеп,
Көлкегә калдыралар.
Дүрт-биш тапкыр мода куып,
Бара диндар Мәккәгә.
Хаҗ кылырга тилмергәннәр
-Нигә алар,нәрсәгә?
Заманалар нык үзгәрде
Сафлык,намус югалды.
Урамнарда тәмәке тарта
"Горур"татар кызлары.
Халкыбызга ярдәм кирәк,
Без шуны ныклап уйлыйк.
Изге гамәл,саф фикердә
Бу тормышны без корыйк!

№81 (817162) / 12.10.2012 17:29:33


Әле кайчан җаным каршыладык,
Алсуланып таңнар атканын.
Шәфак нурлар арасында без аңладык,
Йөрәкләрнең бергә атлауын...
Уйландык без йолдызларга багып,
Тормышларда язмыш барында.
Башта бер уй-язмыш аермасын,
Бу катлаулы гомер юлында...
Гашыйк булдым чәчкәм күзләреңә,
Алар шундый серле карыйлар.
Караңгыда нур сибелә үзләреннән
Гүя алар юлны барлыйлар.
Әй син җиһан,әй табигатъ тыңлагыз сез!
Мин бит аны өзелеп яратам!
Баштан- аяк чәчкәләргә күмеп,
Юлларына гөлләр таратам!

№80 (817158) / 12.10.2012 16:28:53

Күңеле чиста бу егетнең,
Эхем-эхем, юрама.
Мин дә илһамланып киттем -
Әллә ниләр уйлама.
Синең өлешеңә тигән
бу егеткә димәгән.
Озын гомерле булучан
кемнедер мин димләгән)))
Минем фикер, сиңа сүзем,
Син идең бит Гадел сүз.
Асыл егетләр барында
Ник яшәргә кадерсез?
Егетнең бит исеме бар,
Тормышта реаль кеше.
Контакттан эзләп тап та
Дуслыкка билге төшер.
Колаклары урысчадан
Болай: по уши влюблен(а)))).
Шуны сораган идем мин:
\"Татарча ничек була?\"
Роберт, хәзер сиңа әйтәм,
Бу Фикердән уңасың,
Әзер шигырьләреңә дә
Редакторлы буласың.
Кызыбызның күңеле нечкә,
Момент җебеп төшүчән,
Ләкин көчле рухи яктан,
Акыллы да һәм эшчән.
Бездә хәзер мондый кызлар,
мондый егетләр сирәк.
Теләсә нинди эш өчен дә
Уртак тырышлык кирәк.


 

№79 (817153) / 12.10.2012 14:54:42

Роберт әле кырык бердә генә,ә җитмеш бишкә җиткәч җавапсыз мәхәббәт шигырьләренең күз яшенә бата-калка йөзгәннәрен язачак .Ох,күрәсегез алда әле!

№78 (817151) / 12.10.2012 14:47:47

Роберт.
75 тәге шигыреңнең соңгы юлын срочно алыштыр !

№77 (817149) / 12.10.2012 14:38:04

Миро №58 (816793) / 07.10.2012 / 22:38
Такташ белән Кутуй буталган ахры шыгыйребез башында, \"Тапшырылмаган хатлар\" белән \"Киләчәккә хатлар\" шикелле )))))))))))))

Әле генә радиодан диктор туташмы,ханыммы сөйли: "бу җырны тыңлагач, Ә.Еникинең "Сагыну" нәсере искә төште әле, ди һәм Еникинең "Кем җырлады?" хикәсенең сюҗетын сөйли башлады,сугыш вак-да ничек егет белән кыз янәшә поездларда булып та күрешми калганнарын!

№76 (817148) / 12.10.2012 13:56:29

песи гә
""Колакларына кадәрле
Минем фикер бит гашыйк!)))
Минем фикер, гадел сүз!))) әйт,
Дөрес сүзне табыштыр,
Колакларына дигәнне
Татарчага алыштыр.)))""
__------------
колаклары матур бит,ник алыштырасың әле аны

№75 (817141) / 12.10.2012 11:21:34


Үзем ерак,күңелем-сездә,
Хөрмәтле туганнарым.
Минем барлыкны сагынып,
Юксына торганнарым.
Гәүдәм җилләрдә йөрсәдә,
Җаным сездә-җылыда.
Йөрәгем сезгә ыргыла
Яклау эзләп куенга...
Хис-тойгылар тулган чакта,
Карыйм офык артына.
Шәфак нуры белән иңә
Сездән шәфкатъ каныма.
Башкаемда-чишмәс эшләр,
Язмыш-кыен чагында.
Ярдәм итә дус,туганнар,
Якынайтып безне тагында...

№74 (817081) / 11.10.2012 11:11:08

Бу бит чакыру авазы,
Хәбәр биргән тавыштыр.
Әй,Матбугат, изгелек кыл,
Ялгызларны кавыштыр!
Алар инде бер-берләрен
Бик ерактан тоядыр,
Хыял корабларын бизәп,
Ал җилкәннәр куядыр.
Берүк, Роберт, йоклап калма,
Әйдә кармак сала тор,
Хыялдагы гүзәлеңнең
Чын исемен таба тор!

№73 (817074) / 11.10.2012 08:50:16


Язлар саен көтә идем сине,
Җәйдә үтте, нигә килмәдең?
Бу көзләрнең сары сагышында,
Саргаядыр минем хисләрем...
Карашларың байтак күрмәсәмдә,
Миңа җылы,якын тоела.
Сагыну сәләмнәре кебек синнән,
Сары яфрак җиргә коела...
Татлы тавышынны мин тоямын
Һәр мизгелдә,Һәрбер иртәне.
Соры,гади диеп саныйм,
Синнән башка үткән көннәрне.
Саташамын-төшләремдә күреп,
Буй-сыныңда тәнем адаша.
Серле итеп миңа елмаясың,
Көләч йөзең-күзләр камаша!
Җаным нидер сизгән чакларында,
Йөгереп чыгам юллар чатына.
Чыксам-син юк,бары язмыш
Мине үртәп- таган атына...
Әй син язмыш!Мине битәрләмә,
Чынлап сөю-яну хакына!
Соңгы тапкыр бирче инде өмет,
Башлар тормыш- гомер язында...

№72 (817059) / 11.10.2012 00:56:53

Кояш күктә көн дә чыга,
Безгә шатлык өләшә.
Робертка гашыйк булган дип
Нур-улы да көнләшә.)))))
Әйтим әле, белми калма,
Сер бүлешергә ашык.
Колакларына кадәрле
Минем фикер бит гашыйк!)))
Минем фикер, гадел сүз!))) әйт,
Дөрес сүзне табыштыр,
Колакларына дигәнне
Татарчага алыштыр.)))

№71 (817058) / 11.10.2012 00:37:50

Өстәп:

Ул нинди 40 яшьтә "дәрт сүнде" дип язу ул ?!

Кырык яшьлек ир-ат кыныдан чыккан кылыч кебек була, диләр.

Сынатма!

№70 (817057) / 11.10.2012 00:33:21

Менә-ә-ә, Роберт, җиңелчә эротикалы шигырь язып ташлавың булды, мәхәббәт хатлары килә дә башладымы..

Бу теманы ташлап бетермә инде..

№69 (817053) / 10.10.2012 23:09:19

Әллә инде безнең Песи
Гашыйк булган Робертка:
"Әйдә бергә эчик!" - диеп,
Сөт китергән обедка.
Ак болыттай сөтне болар
Чөмерәләр бергәләп:
Дөресе - Роберт чөмерә,
Песи эчә бүлгәләп.
Сүздән корылган сарайда
Сүздән корылган өстәл,
Боткасы да пешерелгән
Сүздән корылган сөттән.

№68 (817050) / 10.10.2012 22:56:15

Исеме аның Роберт,
Елмая да тора бит.
Тәнкыйтьчеләргә бирешми,
Һаман кире бора бит,
Ишек-тәрәз уя-уя,
Сүздән сарай кора бит.
Сөйгәне бар - Поэзия,
Ә үз исеме -Роберт.

№67 (817044) / 10.10.2012 21:33:16

-да-дә не дә язарга өйрәнсә була да!

№66 (817039) / 10.10.2012 21:17:18


Очыраштырды безне язмыш,
Күпме юллар узылган.
Кичерешләр,хатирәләр
Күнелләргә уелган.
Кичә генә сөйгән кебек,
Күпме еллар үтсәдә.
Тик син диеп яна йөрәк,
Синнән ерак типсәдә...
Бергә узган минутларның,
Сагынып барлык җылысын.
Бәргәләнеп эзли җаным,
Үткәннәрнең тойгысын.
Талган күзләр сине күзли,
Начар,тонык күрсәдә.
Сизгер тәнем сине сорый
Яшьлек дәрте сүнсәдә...

№65 (816902) / 09.10.2012 15:43:22


Роберт №63 (816896) / 09.10.2012 / 14:56

№64 (816898) / 09.10.2012 15:11:43

килешләрне бутама

хезмәттә үскән кешеЛӘР
ялкауДАН инде гарык

№63 (816896) / 09.10.2012 14:56:54


Көнләшмәгез булганнардан,
Тырышкан адәмнәрдән.
Маңгай тирен сөртеп алып,
Хезмәттә көн күргәннәрдән.
Көлмәгез юк сәбәп табып,
Кулыннан эш килгәннәрдән.
Алган юлын туры тотып
Талмаган кешеләрдән.
Сабырларны мыскыл итеп
Чайкамагыз сез авыз.
Яшертен аяк чалмагыз,
Булмагыз көнче,явыз...
Карамагыз төлке сыман
Бүре карашы салып.
Хезмәттә үскән кешегә
Ялкаулар инде гарык!

№62 (816873) / 09.10.2012 00:02:59

"Яратам бит.
Яратмасам, бәйләнмәс идем",-диде ди бер җегет кызының атасына.

Мин дә шул җегет сыман "неравнодушно дышу" инде шигырь күрсәм.

"Шигриятнең сагында торучы дустым"
дип зурлаганыңа күңелемнең борыны җебеде.

Но мин үз фикеремдә калам:соңгы куплетың беренчесеннән көчлерәк булсын.

Ярар, мин тренер , син спортсмен түгел дигәндәй, үзең чамала инде
финишка ничек килүне: башны чөепме, әллә телне салындырыпмы - кайсы матуррак күренә?

№61 (816871) / 08.10.2012 23:32:06

Шигриятнең сагында торучы дустым!Рәхмәт туры сүзләреңә.Кызыл сызык менәр чамалый ул-Дети начинаем писать с красной строки,татарчасы-Балалар бу җөмләне кызыл сызыктан шушы суз белән башлыйбыз...Язган сүзләр генә тарткалаша,Кызыл сызык менәр чамалый.Мәгнәсе-Язган шигри сүзләрем алга,өскә үрмәләргә ниятли.

№60 (816868) / 08.10.2012 23:13:26

1 нче куплетыңа -5ле
2 нчесенә -4 ле
3 нчесенә -3 ле и т.д.

нәрсә ул

Кызыл сызык менәр чамалый...?

№59 (816866) / 08.10.2012 22:35:53


Шигриятем яңа туып кына,
Яткан иде рухи бишеккә.
Тәнкыйтъ дигән кырыс көчләр,
Төртте бармак кинәт ишеккә...
Әй хисләрем!Инде ниләр итик?,
Адаштык күк юлны табалмый.
Язган сүзләр генә тарткалаша,
Кызыл сызык менәр чамалый...
Йөрәгемдә булган кичерешне,
Җиткерергә әзер җырларда.
Тик,иртәрәк кебек шигриятсез,
Утырырга тулып моңнарга...

№58 (816793) / 07.10.2012 22:38:10

Такташ белән Кутуй буталган ахры шыгыйребез башында, \\\"Тапшырылмаган хатлар\\\" белән \\\"Киләчәккә хатлар\\\" шикелле

№57 (816792) / 07.10.2012 22:32:53

Нәкъ мин әйткәнчә булган бу.
Беренче ике юлың күрәләтә слабый, ә калганнарына бер сүз юк.

Күз алдына да китермим
Синсез гомер агышым..

Тот та көй яз да
Бәширә я Вәсиләгә бир.
Җырлаячаклар.

№56 (816784) / 07.10.2012 21:21:54

Утырамын сагынып,
Хисләремә абынып,
Яратуым гүя кояш,
Китәр кебек кабынып...
Юксынудан саргаямын,
Көзге яфраклар кебек,
Кайтуыңны төнгә кадәр,
Көтәмен какмый керфек.
Мизгел саен колак салам
Килмәсме дип тавышың.
Күз алдына мин китермим
Синсез гомер агышын...

№55 (816780) / 07.10.2012 20:45:36

Роберт!
Бу юлы да изюминкаларың күп күренә.
1 нче куплетың һәрвакыттагыча көчле, нидер өмет иттерә торган.
(Күп кеше хитрый бит ул ,сразы чыгарып бетерми, азакка калдыра иң көчле сүзләрен)
Ә синең шигырең, минемчә, выдыхаться итә, финишка хәлен сакламаган спортсмен шикелле.
Син дә хитрить итеп кара әле.
Уңышлар.

№54 (816779) / 07.10.2012 20:35:58

Шәп әйттең,Флёра :
язарга т е л ә к кенә түгел,
әйтергә с ү з е ң булу да кирәк !

Мин өстим:
ү з с ү з е ң, өр-яңа фикерең булу да кирәк.

№53 (816773) / 07.10.2012 19:51:46

Эй тиргилэр, эй сойлилэр!
Бер уйласан, бар да хак!
Башын иеп утырганны
Китерлэр иде тапап!
Берсе мактый, утереплэр
Урынсызга, кай вакыт.
Авыртамы, дип колэлэр
Жаннарына таш атып…
Карама, Роберт, берсенэ!
Бары жанына кара!
Жанга улчэп язсан гына
Ижат ул алга бара!
Бу сузлэр барысы хак ул,
Чонки донья козге бит.
Хэркем анда узен курэ,
Узен генэ кузли бит!
Надан – наданлыкны курэ,
Кончел курэ хыянат,
Яхшы кунел – яхшылыкны,
Булганга узе тыйнак!
Узе яза алмаганнар,
Кеше эшен озгэли.
Узе язган, уныш тели,
Начарлыкны эзлэми!
Язырга телэген бар икэн, эйтер сузен бар икэн, яз, Роберт, берсенэ дэ карама! Унышлар телим сина!

№52 (816768) / 07.10.2012 18:27:55

54,
ә мин нәрсә дидем?

Туфан белән башлаган, Тукай белән бетергән: Татар үлгәнме, әллә йоклаган гынамы ?
Ә үзенеке кая ?
суверен = сувенир мы ?
Болай булмый инде, җегетләр.
45.

№51 (816766) / 07.10.2012 17:57:29

Курыкмый икән тагын куйган,кухняда гына укып утырмый!Куркырлык җире юк,маладис.

№50 (816764) / 07.10.2012 17:52:23

Сез ниффигада анламыйсыз икән әфәнделәр,кызганыч кемнеңдер сүзен аерып кую ул бит чагыштыру түгел!Да народ пошел.уянмаса харап!

№49 (816763) / 07.10.2012 17:50:16

Тәнзилә, мондагылар һәммәсе дә бер-ике юл шигыр яза белә, монда шигыр яза белми торганнар җук. Әгәр җук яза белмиләр дисең икән, җук дигәнгә мондагылар күптән инде тук. Вәт.

№48 (816750) / 07.10.2012 16:36:47

Сүз дә юк, Хәсән Туфанныкы әйбәтрәк !

№47 (816744) / 07.10.2012 15:58:52


Бирде дөнья кирәкне
Еламаска өйрәтте.
Кайсыгызның кулы җылы
Бәйлисе бар йөрәкне?
Х.Туфан

Елар чаклар инде узган
Тәгәридер дөнья йомгагы.
Йөрәк бәйләр жылы куллар катакан
Нык суынган күңел учагы.
Дахиларны зурлау-ул күптән юк,
Үлеп бара татар дөньясы
Суверен без!-дигән горур сүзләр
Сувенирга калып югалды.
Юкка чыкты вөҗдан, хаклык
Намус сүзе череп таралды.
Тутырдылар илне рухи пычыракка
Канун килгән тормыш тукталды.
Әй син халкым, кайчан күтәрелерсең?
Уянырсың махмыр йөкыдан ?!
Йолкып атып түрә богауларын
Чыгарсыңмы якты тормышка?

№46 (816731) / 07.10.2012 14:35:46

Поэзия - это стекло..,но
стекло увеличительное, чтобы легче было отбросить камушки и оставить только изумруды

Поэзии должно быть мало и к месту, как лекарство..
(Вл.Золотухин)

№45 (816730) / 07.10.2012 14:28:10

абзагыз № 38
((аяк чалмагыз юк-бар сүзләр белән))

Дөрес сөйләмисең.
Роберт шигыр.ләрен монда элгән икән, ул публичный кешегә әйләнгән,димәк, үзе турында да, шигыр.ләре турында да яхшымы-начармы сүз ишетергә риза булган.
Киресенчә булса, шигыр.ләрен кухнясында гына укып утырыр иде.

№44 (816727) / 07.10.2012 14:12:13

Радифэ, колдермэ эле,сина кирэк эшлэми торган эш бетте бит куптэн

№43 (816725) / 07.10.2012 13:42:07

Эш злим,табып бирегезче.

№42 (816724) / 07.10.2012 13:00:05


Түзче җаным,чыда йорәк,
Узганнарны актарма,
Язмышларның улагында
Пычырак кер чайкама.
Азапланма тузан сөртеп,
Тормыш бусагасыннан,
Бәйләнерлек сәбәп эзләп
Йөрмә күңелем артыннан...
Елмай көнгә,сөен төнгә,
Үткәннәрне каргама.
Узган,беткән үпкәләрне
Киләчәктән арала...

№41 (816710) / 07.10.2012 06:14:32

Бигрәк кеше күңелен кайтарырлык сүзләр язып утырасыз.Бик белдекле булгач, үзегез нигә язмыйсыз? Өстәвенә чын исемегезне дә атый алмыйсыз.Телегезгә нәрсә туры килә,шуны язасыз.Башта үзегез 1-2юл шигырь язып карагыз.(Тулы исемегез белән, ә түгел ниндидер исем астына качып) Робертка килгәндә,булдыра егет!Аның шигырьләре зур уңышка ия!!!

№40 (816636) / 06.10.2012 09:58:15


Кулда китап,йөзем бик шат,
Укыр өчен яшем азырак.
Хәзер карыйм матур сүрәт,
Укуларым-бераз соңрак...
Мин укырмын инде тиздән,
Керер өчен мәктәп-көздән.
Ә хәзергә белем алам,
Карап китап,сорап сездән...

№39 (816625) / 06.10.2012 01:02:44

Кара, ничек кызып киткәннәр, утырдылар башта төнбоек чәчкәләре кебек авызларына су кабып. Хе, илһам килгән аларга, имеш. Әйтсәм каты әйтәм бит мин, әйтмим генә. Күп сүләшергә ярамый, кайчак телне тыйганда да чакка гына килә әле, ату оятка калдыра башлый. Менә шуңа күрә тик вакыт-вакыт тик кенә торам. Бер сүз әйтмим, яз энем, туктама, булдырасың. Алга таба җиткезеп тә яза башларсың әле.

№38 (816622) / 05.10.2012 23:31:20

Нигә тынып калдыгыз әфәнделәр?Чәйнәрлек азык беттеме?Шулай шул,чын талант беркайчанда югалмый,сынмый җилләрдә һәм таралмый!Язсын рәхәтләнеп тик аяк чалмагыз юк-бар сүзләр белән!Яз Роберт энем,шатландыр гади,эчкерсез сүзләрең белән!!!

№37 (816547) / 05.10.2012 17:01:59

күкегә,
Челли /чүлли - Минзәлә ягында аракыны шулай әйтәләр.Тоткан булмагач, күләмен әйтә алмыйм.Әллә 1/2, әллә чирек .
"Белгеч"ләр әйтер ансын

№36 (816545) / 05.10.2012 16:56:14

Челли!!!
Бусын да ишетмәгән идем!
Тагын да "текәрәк" сүз!

№35 (816542) / 05.10.2012 16:49:39

Беренче тапкыр селәү сүзен Илдар Юзидән ишеттем.Ул башкорт ягында таралган ахрысы.Татарча суалчан буладыр (бәлки кармакка киерткәнедер,белмим).Бездә аны гади генә челли диләр.

№34 (816541) / 05.10.2012 16:48:32

Рэхмэт!

№33 (816539) / 05.10.2012 16:47:29

Күке,  СЕЛӘҮ-янгыр суалчаны, Минзәлә, Актанышлар сулай сөйләшә.))))

№32 (816537) / 05.10.2012 16:42:19

Үземә тимпәсәләр,аяк күтәрә торган гадәтем юк.
Шигырьгә талант та юк.Шуңа көндәшлек төшеп кала.

Аннан килеп,оят булса да сорыйм әле,нәрсә соң ул СЕЛӘҮ???

№31 (816533) / 05.10.2012 16:28:53

Аны аңлата алмассың Авыл апае,бәйләнерлек аңлатырлык бернәрсәдә юк...Үзем гомер буе укыттым,лаеклы ялда,шулкадәрле күңелемне әйләндереп салдың,рәхмәт энем!Кат-кат укыйм +5ле үзеңә!Ә чәнчеп язганнарга-сөен,көнлиләр димәк көнләрлек язасың!Иҗади уңышлар сиңа Роберт энем!

№30 (816531) / 05.10.2012 16:14:07

күке!
синдә синдром кукушки түгелме:
көндәшләрне оядан тибеп төшереп, селәүне үзең генә сосу теләге.
Бигайбә.

№29 (816530) / 05.10.2012 16:08:36

м.да, ә җук, дәрт бар, дарман җитми, дигән кебек, таланты бар аның, таланты булмаса бу кадәр тезмә сырламас иде. Нәрсә җитми? Белемеме әллә дәртме? Шуны аңлатып булмый.

№28 (816528) / 05.10.2012 15:53:59

Әй талант ияләре бәйләнмәгез инде!!

Әйтерсең Такташлар,Туфаннар утыра арагызда!
Үзегезгә ни җитмәвен бөтенләй онытасыз!!!

№27 (816525) / 05.10.2012 15:45:57

"Җук, менә җитеп бетми, нәрсәседер җитеп бетми, җитми тек җитми."
Нәрсәсе җитми-талант юк,шул җитми,и всю!

№26 (816523) / 05.10.2012 15:41:56

Җук, менә җитеп бетми, нәрсәседер җитеп бетми, җитми тек җитми. Чибәр генә, акыллы гына җегет үзе, менә мактыйсы да, салып таптыйсы да килми. Ну, мәҗлесләргә бата, дусларга, таныш йөзләргә ярый, гади халыкка да ярый торгандыр шәт, ләкин рухны күтәрә, канатланып оча торган түгел. Үпкәләмә, энем.

№25 (816516) / 05.10.2012 15:19:26

Минем фикер.
Гөлнур Айзетуллова әйткәнчә, "җирский" генә шигырь килеп чыккан инде алайса.
Карт укытучының "җыерчыклары"н иренмичә санап чыккансың.Кияүгә чыкмый калганын әйтергә дә онытмагансың.
Мең бывший укучысының сирәк-мирәк(!) кайтуы да - кимчелек булып ишетелә - баксаң да, кайтсак та дип санап китәсең бит.
Берәр поддержка сүзен жәлләгәнсең шунда азакта.
P.S.Конкрет берәр таныш укытучы турында түгелме бу ?

№24 (816515) / 05.10.2012 15:19:22

Роберт!Даһ(h)иланып утырма инде,пужалысты!

№23 (816514) / 05.10.2012 14:46:40

минемчә бар...ялгыз укытучыга укучылары килеп тору оптимизм тугелме???ана ясалма сузлэр белэн орден бирдериемме я берэр ялгыз укытучы табып...(гафу итегез)шундый фикер эйттергэнгэ.Анлаган кеше болайда анлар.

№22 (816513) / 05.10.2012 14:13:23

Роберт !!
Тагын азагы юк бит инде шигыреңнең.
Тагын бер аккорд җитми калган.
Оптимизм уята торганы.
С/б Минем фикер.

№21 (816512) / 05.10.2012 13:33:29


УКЫТУЧЫМА.
Чал чәчләреңне сыйпап,
Һава торышын юрап,
Хәтирәләрне яңартып
Белем йортына карап,
Утырасын укытучым
Узган елларны санап...
Мөгәллимә булып килдең
Сугыш еллары узгач,
Әфәт узган тормышларда
Бар хәләт ауып,тузгач.
Ятимнәргә бирдең гыйлем
Белемсез яшәп туйгач...
Гомереңнең бар мизгелен
Сабый балалар карап.
Әти,әни назы биреп
Тамга,билгеләр санап,
Кузен ачтың бу дөньяга,
Күпме сабыйны аңлап...
Еллар узды,акты алар
Тормыш елгасы буйлап.
Аямыйча үз-үзеңне
Мәктәп турында уйлап
Ялгызың шулай картайдың
Кормыйча тормыш зурлап...
Тормышларның һәр иртәсен
Ялгыз ишек ачсаңда,
Начарланган күзләр белән
Китап,дәфтәр баксаңда.
Яныңда без меңәрләгән!
Сирәк кенә кайтсакта...

№20 (816187) / 01.10.2012 07:12:49

Роберт! Мин Сезнең шигырьләрегез белән күптән таныш һәм искиткеч матур эчтәлекле шигырьләрегезне укып бик сокланам.Шигырьләрегез бик эзлекле. Мин аларны бары тик югары бәялим.Алдагы иҗат юлыгызда иҗат чишмәгез сүнмәсен һәм сүрелмәсен! Иҗат юлыгызда яңадан-яңа уңышлар Сезгә! Сезнең шигырьләргә күпләр гашыйк. Яңа шигырьләрегезне һәркөн көтеп алабыз.Аларны укып җанга сихәт табабыз.

№19 (816171) / 30.09.2012 20:16:24

Роберт эфэнде эфарин!Кабат-кабат укыйсы,шигри доньянда адашып йорисе бик килэ!!!Темалар торле,мавыктыргыч,рифмага килгэндэ менэ дигэн синен сузлэр гади калыпка сыймый,мин синен ижатны Роберт Эхмэтжановнын ижатынын дэвамы диеп тоям килэчэктэ!!!Унышлар бары тик унышлар,сезнен шигерлэрне укырга бик куплэр мохтаж...

№18 (816169) / 30.09.2012 17:32:11

Булган бу,Роберт ! "5"ле с + !

Өстәрәк Гөлнур Айзетуллова язган белән бик үк килешеп бетәсем килми:
"Робертның шигырьләре зур хәрефтән языла торган Җирски тезмәләр алар!!!!!!!!!!"

Минемчә, шигырь сәнгатьнең бер төре буларак, "җирдән" әз генә күтәрелеп торырга тиештер.
Серлелеге, изюминкасы югалырга тиеш түгел.

"Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы"н ошатучылар да бардыр, бәхәсләшмим.Бу минем фикер генә.
Уңышлар.Яңа иҗат газаплары сиңа.

№17 (816168) / 30.09.2012 16:59:44

МИНЕМ ФИКЕР иясенэ.
Ул шигеремне цензура озгэн ахырын,менэ болай ул тулысынча:

Сөйләшмә дип бәләкәйдән,
Куялар ябып авыз,
Беләсе килгән сабыйның
Калдырып үзен ялгыз.
Йөзәрләгән сорауларга
Тели җавап табасы.
Балачакның шат илендә,
Гыйлем алып чабасы...
Яшьлектә дә сорама дип,
Әйтәләр көткәннәргә.
Сөюенә җавап эзләп,
Тилмереп йөргәннәргә...
Күп сорашма!Әмер бирә
Гаскәр башы хезмәттә.
Өегездәй иркәләнеп,
Яшәмәссез рәхәттә...
Түрәләрдә авыз яба,
Алдап-майлап халыкны.
Телен тыя,ана телен,
Куар өчен сарыкны.
Телсез калсак без- милләтсез,
Эндәшмәсәк без -сарык.
Әйт сүзеңне төпле итеп,
Булмасын тормыш гарык!

№16 (816158) / 30.09.2012 14:48:22

Шигырьләреңнең башы көчле генә башлана(мисалга 1,4 нче куелганнары), изюминкасы да сизелә...күбрәкне өмет иттерә..ләкин азагы башы кебек көчле булып чыкмый.. тапталган темага ("авылыма кайтам" һ.б.)әйләнеп кала.
Минемчә, шигырьнең ахыры башына караганда да көчлерәк булырга, истә калырга тиештер.

№15 (816154) / 30.09.2012 14:05:05

Кайда икән безнең узган гомер,
Сагындыра яшьлек узган чак.
Мизгел булып керә төшләремә
Ялан тәпи йөргән балачак...
Кайтмас хатирәләр искә төшә,
Якынайтып еллар арасын.
Арабыздан киткән,югалтканнар
Сыкырата йөрәк ярасын.

№14 (815953) / 27.09.2012 21:11:40

Кунеллэрне кузгата шигырьлэрегез!!!Кон дэ кереп укып жаныма дэва алам)))Рэхмэт матур шигырьлэрегез очен)))*Ижат чишмэгез саекмасын!!!

№13 (815773) / 25.09.2012 23:51:45

Робертнын шигырьлэре гади сузлэр белэн язылган, мэгънэле, оста! Кочэнеп, сузлэрне рифмага сыйдырып утырганнардан тугел ул. Эйтэсе килгэн сузлэре чишмэ кебек ургылып агып чыгып тора! Бу чыннан да Ходай биргэн талант! Ана бары тик язарга да язарга! Ижади унышлар телим мин сина, Роберт!

№12 (815585) / 24.09.2012 00:51:54

Шулай дисеңме? ;)

№11 (815583) / 24.09.2012 00:39:55

Оушен, песи дә, рифма да хатын-кыз затыннан булырга тиеш.

№10 (815579) / 24.09.2012 00:23:58

Бу безнең Песи я Рифма түгелме икән дип тә уйлап куйдым әле мин:)))

№9 (815578) / 24.09.2012 00:18:35

Роберт абый искиткеч матур яза!Анын шигырьлэре укырга жинел,анлаешлы хэм шул ук вакытта тирэн мэгънэгэ дэ ия!Язу тематикасы буенча барлык кешелэргэ дэ диярлек кагылган,якын темалар!Э анын шигырьлэрен тэнкыйтьлэучелэрне хич кенэ дэ анламыйм!Алар Роберт абыйнын суз байлыгына,осталыгына конлэшэлэр яки ижатта берни дэ анламыйлар,минемчэ.Лэкин,аларны гаеп иту дэ дорес эш тугелдер..чонки хислэр дулкынында тирбэлу,шигъриятькэ гашыйк булу барлык кешелэргэ дэ хас тугел

№8 (815305) / 21.09.2012 17:19:22

Шигри юлдагы сузлэр халыкка анлаешлы,гади булырга тиеш,чонки ул гади татар кешесе укыр,жанына сихэт табыр очен языла.Автор искитмэле гади сузлэр белэн гэжэеп шигерлэр язган!Э заумный сузлэр белэн тел галимнэре очен язылган язмалар халыкка бик анлашылмый.Зэвыклы шигерлэре очен рэхмэт,ижади унышлар телим!

№7 (815112) / 19.09.2012 20:23:45

* га.
Шул канаудан алдым купме сабак,
Ургып керде борын эченэ.
Кырык елым кырык конлек булганына,
Жаным елый,кунелем укенэ...

№6 (815009) / 18.09.2012 20:56:04

Афәрин Роберт абый! Ниһаять сезнең шигырьләр монда! Чиксез шатмын!
Сезнең иҗатыгызны һичшиксез күбрәк кешеләр күрергә, аларның тирән мәгънәсенә төшенергә хакы бар.
Мин сезнең иҗатны һәм үзегезне дә хөрмәт итәм. Безне иҗатыгыз белән ешрак таныштырыгыз, алар хәзинә тик яшереп ятмагыз!
Сезгә алга таба да зур уңышлар телим!

№5 (814981) / 18.09.2012 16:23:13

Шигърияткә гашыйк авторның шигырьләреннән гадилек, гадәтилек, ихласлылык бөркелеп тора. Үлчәмнәрне сакларга тырышкан, рифма күп урыннарда аксый, темалар төрлелеге сизелми, изюминкасын табып булмый, шигырьләрнең үзенә тарту көче юк, шуңа күрә халык өстән-өстән күз йөртеп чыккач, тиз генә ябып куя. Сүз әйтерлек тирәнгә төшеп тормый. Үзләренә өермә кебек алып кереп китә торган шигырьләргә тәнкыйть тә мулдан ява, уңай фикерләр дә күп була.Халык иҗаты рубрикасына куярга ярыйдыр.

№4 (814976) / 18.09.2012 15:42:01

Искиткеч, укып туеп булмый, чып-чын талант иясе!!!

№3 (814952) / 18.09.2012 11:34:02

ә миңа ошый шигырьләре! бәйләнә алмыйм!

№2 (814928) / 17.09.2012 23:40:12

Смысл?

№1 (814926) / 17.09.2012 23:36:58

Нигэ манчымыйсыз халык??? Ничек тузеп утырасыз?

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar