|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2012 Милләт
Идел өстендәге барс үткәнебезне оныттырмасСамараның “Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фонды “Яктылык” татар мәктәбе укучыларын “Очып баручы барс” монументы янына алып барып, шунда тарих дәресе үткәрергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан иде. Фондның попечительләр советы рәисе Гомәр Батыршин сүзләренә караганда, бу мәктәптән тыш тарих дәресен ел саен сентябрьнең беренче яртысында үткәрү турында карар кабул ителгән. Мондый гамәл укучы балаларда халкыбызның тарихы белән кызыксыну уятырга тиеш, дип саныйлар чараны оештыручылар. Белгәнегезчә, быел майда тантаналы рәвештә ачылган “Очып баручы барс” монументы Иделнең уң ярындагы Ширяево авылы янында урнашкан. Тарихи документларга караганда, нәкъ менә шушында, Болгар иленең көнчыгыш чигендә, болгарларның сәүдә көймәләре тукталышы һәм таможня хезмәте урнашкан булган, диләр. Менә үткән якшәмбедә беренче шундый дәрес уздырылды да инде. Чарага Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самараның Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафин, Самара шәһәренең милли татар оешмалары җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, укучы балалар, укытучылар һәм ата-аналар җыелып барды. Аларны Самарская Лука (Самара Җәясе) милли паркының экологик тәрбия буенча директор урынбасары Мария Адрианова каршы алып, озатып йөрде. Ширяевога кадәр теплоходта барган арада татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясадылар, “Прошлое как вера в будущее” китабы авторы Шамил Галимов, “Булгарская цивилизация на Волге” китабын төзүче Фәрит Шириязданов тарихыбызга кагылышлы лекцияләр укыдылар, авторларның имзасы куелган китаплар таратылды. Шулай ук сәяхәтчеләр “Яктылык” мәктәбендә эшләп килүче иҗат коллективларының чыгышларын карап хозурландылар һәм Идел буе болгарларының тормышына, көнкүрешенә кагылышлы викторинада катнаштылар. Һичшиксез, бу сәяхәттән балалар белемнәрен арттырып кына түгел, рухи байлык та туп¬лап кайттылар. “Яктылык” укучылары өчен мәктәптән тыш тарих дәресе үткәрү чыгымнарын үз өстенә алган Гомәр Батыршин “Дуслык” оешмасы сайтына биргән интервьюсында: “Кешенең шәхси сыйфатларының иң мөһиме - ата-бабаларының мирасын, тарихын, истәлеген саклау һәм тамырларын ихтирам итү. Кайчандыр күп халыклар борынгы болгар бабаларыбызның тормышына кызыгып, исләре китеп караганнар, һәм алар күпләр өчен үрнәк булып торганнар. “Болгар мирасы” фонды тарафыннан Ширяево янында “Очып баручы барс” монументын кую, Зубчаниновка бистәсендә “Болгар мирасы” мәчетен төзү, “Булгарская цивилизация на Волге” китабын бастырып чыгару кебек эшләр тарихыбызны оныттырмау максатыннан эшләнә. Бүген бу максатта без тагын бер адым ясадык: укучы балалар күңеленә болгар бабаларыбызның тарихы белән горурлану орлыклары салдык”, - диде.
1
Самараның "Болгар мирасы" фонды җитәкчесе Гомәр БАТЫРШИН (сулда) һәм "Яктылык" татар мәктәбе директоры Радик ГАЗИЗОВ.
"Яктылык" укучылары тарих буенча лекция тыңлыйлар.
Римма НУРЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|