поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.09.2012 Мәдәният

Рифә Рахман: “Сүнмәс мәхәббәткә өметләнәм”

Бу елның 16 сентябрендә танылган шагыйрә, прозаик, публицист, тәнкыйтьче һәм галимә Рифә РАХМАНга 50 яшь тула. Аны күбрәк мәхәббәт шагыйрәсе буларак беләләр, китаплары беркайчан да сәүдә нокталарында тузан җыеп ятмый.

– Рифә апа, Сез әдәбиятка инде күп еллар хезмәт итәсез, чыгарган китапларыгыз да шактый. Белем-тәрбия биргән укучыларыгыз да меңләгән. Инде күңелегезгә канәгатьлек хисе килдеме?

– Ничек килсен?! Элек чын иҗатчы бары тик иҗат белән генә шөгыльләнә, редакциядә дә нигездә аралашу өчен эшли, хезмәт урынындагы вазифаларын башкаруга бар вакытын сарыф итми иде кебек. Педагог галимнәр дә Совет чорында күбрәк үз иткән темаларын ачу белән шөгыльләнделәр, бер юнәлештә эшләргә тырыштылар, балаларга белем бирүгә зур игътибар биргәннәрдер, дип уйлыйм. Хәзер исә алар күбрәк хисап яза, сан артыннан куа, ничек кенә чит илдә мәкалә чыгарыйм, дип баш вата. Үз халкыңа барып ирешсә файдасы зуррак булачак язмалар иҗат итәсе урынга, чит халыклар укып та карамаячак мәкалә чыгарырга кирәк. Татар филологының хәлен универсаль телле математикларныкы янәшәсендә бәяләү, аның эшчәнлегеннән «технарь»лар китерә торган табыш көтү заманы килде.

Үз гомеремдә берничә дистә фән укыттым. Кайсын – бер семестр, кайсын – бер ел. Юриспруденциягә, психологиягә, педагогикага, журналистикага да, теологиягә дә караганнары бар иде. Һәркайсының программасын эшләргә, лекцияләр язарга кирәк, фәнгә керә генә башлыйсың, анысын тартып алалар да икенчесен китереп тоттыралар. Ел буе газапланып язган дәрес эшкәртмәләреңне чүплеккә чыгарып ташлыйсың. Ничек инде гомерең буе чүплек өчен эшләвеңнән канәгать буласың ди?!

– Анысы шулайдыр. Үзегез дә бит иҗатта ничектер сибеләсез, аның һәр өлкәсенә хезмәт итәргә тырышасыз.

– Төрле өлкәләрдә үзеңне сынап карау чынлыкта да талантлы кешеме-юкмы икәнлегеңне исбатлау мөмкинлеге бирә. Табигый талантка ия кеше ул – һәрьяктан талантлы була, нәрсәгә генә тотынса да, башкарып чыга ала, югары сыйфатлы әсәрләр иҗат итә.

– Менә Сез дә бит, шагыйрә сыйфатында, С.Сөләйманова премиясен алгансыз, прозаик буларак, Ф.Хөсни бүләгенә лаек булгансыз. Һич югы иҗат уңышларыгыздан канәгатьтер бит инде?!

– Үзләре күреп бәяләгәннәре – Ф.Хөсни премиясе өчен рәхмәт. Ә менә С.Сөләйманова исемендәге кызыксындыру бүләген мин бер мыскыллау кебегрәк кабул иттем. Син әдәби иҗеккә өйрәткән укучыларың төп премияне алганда, син дә өйрән, яз, бәлки, берәр нәрсә дә маташтырырсың, дигән кебегрәк мәгънәне аңлатучы кызыксындыру бүләген бирү ул – мыскыллау белән бер. Андый бүләкне яшьләргә, мәктәп балаларына бирәләр. Танылган язучы иҗатын иң яхшы сюжет, иң йөгерек каләм яисә башка төрле номинацияләр табып билгеләп узарга була. Бу фикер төрле тип иҗат конкурсларына да кагыла, аларны өстәмә премияләр сыйфатында игълан итәргә кирәк.

Канәгатьләнү дигәннән, ул иҗат планында да юк. Теләгәнемнең, булдыра алганымның йөздән берен дә эшләмәдем, дип саныйм. Күңел тулы үзем күргән, кешеләрдән сөйләткән хатирәләр. Һич югы аларны прозага салырга иде инде. Аның бит шигыре дә йөрәктән ташып тора. Кайчан язып өлгерергә кирәк?!. Гомерем кешеләрнең әйберләрен төзәтеп, алар өчен нәрсәдер язып, ниндидер проблемаларын хәл итеп үтте.

– Анысы да начар түгел. Аның каравы дусларыгыз, Сезне яраткан, хөрмәт иткән кешеләр күп.

– Әлбәттә, күп. Алары башка. Мин дусларсыз, гомумән, бу дөньяда тора алмыйм. Үз эшләрен башкаларга тагучылар дуслар, туганнар арасында булмый бит ул. Якыннарыңа кылган игелекләреңне исәпкә дә алмыйсың, анысы саваптан китә, дип сөенәсең. Әмма синнән нәрсә дә булса яздырып калдырырга тырышучылар, графоманнар, гади кешеләр арасында күп була. Алар эш эшләтәләр дә шунда ук юкка чыгалар. Кайчан да бер, йомышың төшеп, эзли-нитә калсаң, андыйларны көндез чыра яндырып та таба алмыйсың.

Канәгатьлек хисен шәхси тормышка бәйле кичерәм. Ходай Тәгаләнең бар биргәненә шөкердә. Ул мине җәмгыятебездә ким-хур итмәде, гадел хезмәт белән яшәргә, ярдәмгә чынлыкта да мохтаҗ кешеләргә кирәкле булырга, игелек кылырга бар мөмкинлекне тудырды. Ул мине бик яхшы гаиләнең баласы, саф татарча сөйләшкән кызның анасы иткән!

– Сезне укучылар әнә шул ярдәмчеллегегез өчен ярата бит.

– Укучыларга ярдәм итү – галимнең, педагогның вазифасы. Аның өчен беркайчан да үкенмисең. Ул – үзеңнән соң әдәбиятка алмаш калдыру дигән сүз. Әле бит сине кадерләп искә алырлык, еллар узгач, вафатыңнан соң, рухыңа дога кылырлык кешеләр дә кирәк. Яшь кешегә каләм йөгереклегенә илтә торган юлларны күрсәтү бик мөһим. Югыйсә әдәбиятыбызны басып киткән «телсезләр кавеме» торган саен артачак. Укучыларыма гына түгел, башка яшьләргә дә булыша алуыма, үземнең иҗат алымнарым белән таныштыра алуыма сөенәм. Әдәбиятка аяк басучы буынның язганнары белән рухланып, аларның уйларын үземнең уйларым кебек кабул итеп, күңелемдә яшь калып яшим.

– Әңгәмәбездә Ләис Зөлкарнәй исеме бер дә яңгырамый...

– Тормышыңның бер этабында яшәгән кеше күңелеңнән тулысы белән юкка чыкмыйдыр инде ул. Биографияңне яңадан яза алмыйсың бит һәм алай эшләүнең кирәге дә юк. Аның мине бик бәхетле иткән еллары булды. Рәхмәтлемен. Күземә яшь китерткән чаклары да бар иде, әмма рәнҗеш сакламыйм. Ул көннәрдә дә аны үземне бик ярата дип ышанып яшәдем, кешеләр сүзенә колак салмадым, һәм шуның белән йөрәктән бәхет хисен качырмадым.

Ләис – зур талант иясе, һәм аңа талантлылык фаҗигасе хас, ул үзенә дөрес яшәү юлы таба алмады шикелле. Үзеңне акларга, бәхетле итеп күрсәтергә, хәтта моңа кемнедер ышандырырга да була, аның белән хакыйкать юкка чыкмый. Мине бүгенге көндә бик тирән әрнеткән нәрсәләрнең берсе – аның иҗаттан тәмам китүе. Ә бит кайчандыр аны үземнең, әдәбиятның даһие санап йөрттем, Ләиснең әдәби мәйданда лаек урынын таба алуына булдыра алганча ярдәм дә иттем шикелле. Мин аны тормыш мәшәкатьләре белән борчымадым.

Мин кысан фатирыбызга риза булып, аның язганнарына сөенеп, үземнекеләрне чүплеккә ташлап яшәүдән дә бәхет таба белдем, моның өчен артыгын үкенмим. Кайчагында алай да үз-үземә, тормышыбызның кайсы мизгелендә уйламаган адымнар ясалды яисә ясалмыйча калды, дигән сораулар бирәм. Шунысына иманым камил: минем янәшәдә ул өй җанлы хуҗабикәнең Бөек Шагыйре булып калачак иде...

– Алайса, Сез нәрсәгә бик нык сөенәсез?

– Мин юк кына нәрсәгә дә сөенәм. Укучым булгач, беләсез: бер генә тапкыр да рәхәтләнеп көлмәгән дәресем бик аз лабаса! Булса да, күбрәк контроль эшләр туры килгәннәредер. Сезнең юк-бар сүзегездән дә, тексттагы хаталарыгыздан да яратып көләрлек нәрсәләр таба идем бит, сезне дә җитешсезлекләрдән шаяртып көләргә, әмма котылырга өйрәтә идем шикелле. Сезнең алдыгызда үз-үземнән дә көлештергәли һәм юктан да шатлану хисен Сезгә дә йоктыра идем дип уйлыйм. Моңсу чакта йөземне яктырткан кояш нурына да, әниемнең исәнлегенә дә, дусларымның уңышларына да, кызымның-киявемнең барлыгына да, кода-кодагыйларымның яхшылыгына да куанам. Сабактан күтәрелгән бөҗәккә дә, җим чүпләп йөргән әтәчкә дә, бакчада куып йөрткән бал кортына да бер кызык табып карап торам.

– Укучы шул куанган хәлләрегез – кызыгыз, киявегез, гомумән әйткәндә, гаиләгез турында күбрәк сөйләвегезне теләр иде.

– Әйе, балалар – гаиләм инде ул. Алланың биргәненә шөкер кылам, мин алардан, тормышларыннан хәзергә канәгать, артыгын мактарга куркам. Сөйгән-сөенгән нәрсәләрем еш кына юкка чыкканнандыр инде. Кызым Таңгөл дә, ире Наил дә Мәскәүдә танылган чит ил аудиторлык компаниясендә эшли, шунда ук белем дә алалар һәм янәшә рәвештә югары уку йортында магистратурада да укыйлар. Алар – яңа заман кешеләре. Болай да инде ике юнәлештәге белемнәре бар. Аларның тирән белемле булуларына, чит телләрдә генә түгел, ана телебездә дә иркен, саф һәм матур сөйләшүләренә сокланам. Бигрәк тә, авылда үсмәвенә карамастан, Наилнең догалы-намазлы булуын хуплыйм. Казанда чакта иптәшләре белән җомга намазларына киткәндә, күңелгә җылы иңә.

Сагышка салган нәрсәләр дә юк түгел. Таңгөл кайчандыр иҗат та итә (бии, җырлый, яза) иде, туктады һәм бизде, чөнки ул болай да – тәүлекнең егерме сәгатен эштә һәм укуда. Тагын шунысына куанам, икесе дә – язганнарымның фанатлары. Кызым миңа мәктәптә укыганда ук болай ди иде: «Әни, мин егерменче гасыр башы әдәбиятын, бу чордан аерым әсәрләрне һәм синең иҗатыңны тулысынча яратам». Баланың шушы сүзе гел язарга әйдәде сыман. Киявем кайчак мине машинада көтеп утыргалый. Эшләрем бетеп килгәндә, еш кына кулында яңа проза җыентыгым була. Иҗатың тормышчанлыгы, теле белән тарта, ди. Яшь кешеләрнең, бигрәк тә миңа һәрвакыт дөресен сөйләргә тырышкан якыннарымның мондый бәясе бик тә үсендерә. Ә бит хәтта Чыңгыз Айтматовның Англиядә белем алучы кызы да бервакыт телевизордан, мин әти язганны укымыйм һәм яратмыйм, инглизчә китаплар гына укыйм, дигән иде...

– Алайса, Сез нәрсәгә нык борчыласыз?

– Татарның рухи кризисы чорында яшибез бит. Киләчәгенә өметне үзгәртеп кору елларында татар мәктәпләрендә укыган яшьләребез, халкыбызда әхлакый бозылып бетмәгәннәрнең барлыгы уята. Ничек тә булса татар мәктәпләрен саклап калырга иде, һич югы язмыш яңа күтәрелешләр өчен шартлар тудырганга кадәр.

– Татар язмышын прозагызда ни дәрәҗәдә чагылдыра алдым дип әйтерсез икән?

– Мин анда татар авыл кешесенең үткәнен тудырдым дип әйтә алам. Соңгы вакытта язган хикәя һәм повестьларда СССРда халыкны юкка чыгаруга юнәлтелгән вакыйгаларны тасвирлауга зур урын бирелгән икән, бу геноцид үзәгендә – минем татарым һәм аның кебек үк басып алынган милләтләр.

– Сезне мәхәббәт шагыйрәсе дип саныйлар.

– Күпмедер дөреслек бар. Гомерең буе мәхәббәт темасын ышандырырлык итеп ача алсаң, зур бәхеттер ул. Шулай дип атаганда, төп темалар тирәсендә ярдәмчеләре барлыгын да онытмаска кирәк. Укучы ярату турындагы әсәрләрне бик үз итә, димәк, син аңа шул темаларда башканы да ирештерә аласың.

– Гомер буе яратып яшәү мөмкинме соң?

– Мөмкин! Кирәк! Яратуның ниндие дә уйларны сафландыра, тәндәге күзәнәкләрне яшәртә, хисләрне җетеләндерә. Ярату дөньяның матурлыгын аңларга ярдәм итә, чөнки сине гашыйк иткән кешеләрнең шул дөньяның бер кисәге икәнлеген беләсең.

– Кешегә нәфрәт хисе кирәкме?

– Анысы да кирәк! Комсызларга, имансызларга, денсезләргә, милләтен-телен сатканнарга ничек нәфрәтләнмисең?! Яратканда да, нәфрәтләнгәндә дә чама хисен югалтмау бик мөһим. Шулай санасам да, минем өчен ярату диңгезенең чикләре юк!

– Кичәләрдә шигырьләрегезне тыңлаучыларга, китапларыгызны алып укучыларга, газета укучыларыбызга әйтер сүзегез бармы?

– Мин аларны да яратам. Шигырьне аңламаган кеше тыңларга да, укырга да теләми. Әмма ярату, укый торгач, һәр кешегә барыбер килә. Укучыларым белән ике арадагы сүнмәс мәхәббәткә өметләнәм! 


Азат ЮСУПОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»